Кашык бушмы? (Ринат Нуруллин)

Ринат Нуруллин

КАШЫК БУШМЫ? үзгәртү

(Шигъри табышмак)


«Буран»нан «бура» бурыйлар,

«Карама»да «кар» ята.

«Бүрек»тә «бүре» утыра,

«Ат» сүзе бар «нарат»та.


«Тубал» тулы «бал» булганда,

Кашыклап аша балны.

Бал беткәнче, әйтеп бирче,

Буш кашыкта аш бармы?


 

Кулланылган әдәбият үзгәртү

1.Нуруллин Р.Г. Альпинист үрмәкүчләр: шигъри башваткычлар / Ринат Нуруллин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. — 88 б. – 5000 д. – ISBN 978-5-298-01656-8.