Карт артист (Такташ)

Карт артист
АВТОР Һади Такташ
Һади Такташ
Тулы исеме Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев
Һөнәре шагыйрь, драматург


Карт артист


 (Кари кичәсенә багышлап)

Менә карагыз минем йөзләремә, —
Анда нинди юллар сызылган,
Зур күзләрем эчкә кереп баткан,
Ак чәчләрем ничек тузылган...
Мин — карт артист;
Татар сәхнәсендә
Ач-ялангач килеш күп еллар
Хезмәт итәм. Менә шушы юллар —
Минем хезмәтемнең шаһите.

Салкын сәхнә минем йортым иде,
Ертык пальто, тузган киемдә
Бөтен гомрем буе хезмәт итәм.
— Кемгә?
Анысын белмим үзем дә...
Караучылар: байлар, байбәтчәләр,
Пудраларга чумган курчаклар
Көлә иделәр миннән;
Бармак төртеп көлә иделәр алар ул чаклар.
Әрәм хезмәт,
Ачлык, ялангачлык
Тормыш төбенә мине ташлады,
Зур теләкләр тулган күкрәгемне
Үлем микроблары каплады...
Менә карагызмы минем йөзләремә, —
Анда нинди юллар сызылган.
Зур күзләрем эчкә кереп баткан,
Ак чәчләрем ничек тузылган...

Бәхетле сез. иркен яшь артистлар;
Иркен сәхнә сезнең йортыгыз,
Шул сәхнәдә ярлы эшчеләргә
Хезмәт итү сезнең бурычыгыз!

Бирегез миңа шушы «Эшче картны»*!
Мин ул картны шулай уйнармын, —
Чәчләрегез сезнең үрә торыр,
Яшьләрегез агар,
Мин дә ул карт булып зур сәхнәдә
Тыела алмый үкреп елармын...
Чөнки мин дә шушы эшче карттай
Бөтен авырлыкны күрдем мин;
Аның кебек байга хезмәт иттем,
Аның кебек сөрелеп йөрдем мин...
Бирегез миңа шушы эшче картны,
Шулай матур итеп уйнармын.
А, юк!..
Карагызчы минем күзләремә, —
Анда нинди юллар сызылган,
Күзләремнән үлем карый хәзер,
Ак чәчләрем ничек тузылган...

Шул кичәдә уйналачак «Чабатаңны кемгә тукыйсың?» картын. (Һ. Такташ искәрмәсе. )


?