Карга ни өчен исемен әйтеп бетерми?

Карга ни өчен исемен әйтеп бетерми?

(Башкорт халык әкияте)


Бердәнбер көнне карга күке белән очраша. Алар бер-берсенең хәл-әхвәлен сорашканнар. Күке карга белән хушлашып, үз юлына китә. Очып барып, бер агачка куна да бик матур итеп:

— Күк-кү, күк-кү,— дип кычкыра башлый. Карга моны ишетеп көнләшеп куя.

— Мин күке кебек үз исемемне әйтеп бетерә алмаммыни? Минем тавышым да көр, сыным да матур,— ди ул.

Шуннан соң карга: «Кар-га, кар-га»,— дип кычкырып йөри башлаган.

Бервакыт карга азык эзләп йөргәндә бер тургайны эләктереп ала да авызына каба. Шулчак тургай каргадан болай дип үтенә башлый:

— Агай, мин барыбер үләм инде. Шулай да исемеңне белеп үләсем килә. Син миңа үзе исемеңне әйтә күр инде,— ди. Моңа карга томшыгын кысып кына:

— Kapp, каррр,— дигән. Тургай:

— Минем колакларым бик бәләкәй, ишетмиләр, кычкырыбрак әйтә күр,— дигәч, карга авызын зур итеп ачып:

— Кар-га, кар-га,— дип кычкырган. Шуны гына көтеп торган тургай карга авызыннан очып чыгып та киткән. Карга тургайны куып караган, әмма яңадан эләктерә алмаган.

Шулай итеп, тургай үлемнән котылып калган. Карга үз исемен әйткәнгә бик үкенгән. Шуннан соң ул үз исемен бервакытта да тулысынча әйтми икән. «Kapp, карр»,— дип кенә кычкыра икән.