Карбыз кыры (Ринат Нуруллин)

Ринат Нуруллин

КАРБЫЗ КЫРЫ үзгәртү

(Шигъри табышмак)


Ике төркем малайлар

Кырда уңыш җыялар.

Чабыша алар тыз-быз,

Тәгәрәтәләр карбыз.


Хисмәт кенә йөгерми,

Капка алдында йөри...

Күн карбызны ятьмәгә

Нигә Хисмәт кертмәгән?



Кулланылган әдәбият үзгәртү

1.Нуруллин Р.Г. Альпинист үрмәкүчләр: шигъри башваткычлар / Ринат Нуруллин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. — 88 б. – 5000 д. – ISBN 978-5-298-01656-8.