Уем зәкъкум булып агыла
Коры, кансыз тамырлардан;
Хыялым бер тирән сахра,—
Суык җилләр исә анда.
Йөрәгем мәңгегә сүнде
Кылыч, уклар ярасыннан;
Үләм мин дә китәм инде
Явыз «җеннәр» арасыннан.
Калыгыз инде иркендә...
Китәм мин, ташлыймын җирне.
Фәхеш җир! Куеныңа шомлы
Еланнар ояласын инде!
Очам күккә — кайда пакьлек,
Керәм анда җуеп эзне,
Йөрермен анда мин ялгыз
Ләгънәтләп мәңгегә сезне.
Китәм, юк, төшми калмас бу
Минем каргыш, сагышларым,
Тыныч бирмәс, ерактан
Иштелер ямьсез тавышларым.
Зәкъкум — агу