Кайчакта
АВТОР Габдулла Тукай

Кайчакта


Була кайчак бөтен уйдан күңел буш,
Туза уйлар, мисале гыйһне мәнфүш.

Күңелдә яткучы изге хәзинә
Вакытлыча китә үз мәэхәзенә.

Бушап күңлем, була рухымда тәгътил,
Ителми берни дә тәхкыйк вә тәхлил.

Менә шул чак кешеләр шелтәлиләр:
«Нигә син язмыйсын, һичнәрсә?» — диләр.

Җавабымда: «Вакыт юк,— дим аларга,—
Бушамыйм бу арада язгаларга».

Шулай, кайчак кесәгезнең төбендә
Беләсез юклыгын ярты тиен дә,

Сораучыга дисез бит: «Миндә вак юк!»
Шулай ук мин дә әйтәм, дип: «Вакыт юк!»


?