Каз белән Аккош

Каз белән Аккош

Абдулла Алиш

Тулы исеме Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев
Һөнәре язучы
Сайт alish.ru


(Абдулла Алиш әкияте)


Очы-кырые күренмәгән болын уртасында зур бер күл булган. Тирәләре аның яшел кыяклар, шаулар камышлар белән капланган икән.

Бу күл буена кеше аягы бер дә басмаган, ул тирәләрдә аучыларның мылтыклары да шартламаган.

Шул тыныч күлдә аккош белән каз яшәгәннәр. Балык ашаганнар, су эчкәннәр, йомырка салганнар, бала чыгарганнар.

Җәйнең матур бер көнендә бу ике күрше үзләренең балалары турында сөйләшкәннәр. Киек каз әйткән:

— Улым ашны аз ашый, суны гына күп эчә! — дигән. Аккош әйткән:

— Минем балам бик яхшы ашый, зур үсә, — дигән. Каз үзенең бәбкәсен төрлечә сыйлап карый икән: тәмле-тәмле балыклар, яшел бакалар, татлы кыскычлар тотып китерә икән.

Баласы, үзе зур булса да, кулына кашык тотып ашамаган, әнисенең ашатуын көткән. Ашау аңа бик зур эш булган. Ашарга, эчәргә тотынса, ул тәмам йөдәп беткән. Ә дуга муен-аккош баласы кыстатып та тормый, кашыкны үзе тотып, азыкны кат-кат чәйнәп, тәмле итеп ашый икән. Вакытында йоклый, вакытында һавага чыга, уйный, шуңа күрә алма кебек кызарып, матур булып үсә икән.

Көннәрдән беркөнне киек каз белән аккошның балалары әниләренә килгәннәр дә:

— Әни, безгә велосипед алыйкчы! — дип үтенгәннәр.

— Ярый, барсак-барыйк, алсак-алыйк, — дигәннәр әниләре. Улларын иярткәннәр дә велосипед сатыла торган магазинга киткәннәр. Анда барып кергәннәр дә әниләре:

— Иптәшләр, безнең сөекле улларыбызга велосипед бирсәгезче! — дигәннәр. Шунда сатучылар йөгереп килгәннәр дә:

— Рәхим итегез, рәхим итегез! — дип, көмеш төсле ялтырап торган велосипедлар китереп биргәннәр. Шунда аккошның улына:

— Теләгәнеңне сайлап ал, акыллым! — дигәннәр. Аккош бәбкәсе велосипедка менеп атланган да йөгерткән дә киткән. Аңа карап сатучылар:

— Менә егет икән бу малай, тамагына шәп ашый, ахры, — дигәннәр, ә аккош үз баласының булдыклылыгын күреп, елмаеп, кәефләнеп карап тора икән. Малай велосипедны йөгертә дә йөгертә икән.

Киек каз бәбкәсенә дә чират җиткән. Ул аккош бәбкәсе белән бер яшьтә булса да, аңа караганда бик ябык, буйга да бик кечкенә икән. Аңа да велосипедның көмеш төслесен биргәннәр:

— Йә әле, акыллым, син дә йөгереп кара! — дигәннәр. Каз бәбкәсе бер атланып караган — булдыра алмаган, икенче атланырга уйлаган — егыла язган, өченче тапкыр атланырга теләгән икән — егылып ук киткән, әйләндермәгәч, велосипед та китмәгән. Магазинда эшләүче абыйлар шунда ук йөгереп килеп җиткәннәр, киек каз бәбкәсенә менә шушы сүзләрне әйткәннәр:

— Син, акыллым, ашны аз ашыйсың, вакытында йокламыйсың, һавада уйнамыйсың, ахры, шуңа күрә син ябык, буең да кечкенә, шуңа күрә велосипедка аягың да җитми, хәзергә өеңә кайтып тор, зур үскәч, килерсең, — дигәннәр һәм велосипедны да алып киткәннәр. Каз бәбкәсе бик күңелсезләнеп кайтып киткән, ә аккош бәбкәсе велосипедына атланып җилдергән.

Хәзер инде, «велосипедка аягым җитсен», дип, каз бәбкәсе азыкны да күп ашый, вакытында йоклый да, саф һавада да уйный икән.