Казлар-аккошлар

(Рус халык әкияте)


Бер карт белән бер карчык торганнар, ди. Аларның бер кызы белән| бер бәләкәй малайлары булган, ди. Бервакыт карт белән карчык базарга барырга җыенганнар.

— Кызым, кызым! Без базарга барабыз, син өйдә утыр, кечкенә энеңне кара, ул беркая да китеп йөрмәсен. Без сиңа яңа күлмәк алып кайтырбыз,— дигәннәр.

Тиздән кызның әтисе белән әнисе чыгып киткән, ә кыз, әнисенең әйткәннәрен онытып, энесен тәрәзә каршындагы чирәмгә утырткан да, үзе урамга чыгып киткән. Уен белән мавыгып, ул энесен бөтенләй исеннән чыгарган. Шулчак, көтмәгәндә, әллә кайдан казлар-аккошлар килеп чыкканнар, малайны канатларына утыртканнар да алып та киткәннәр.

Кыз өйгә кайтса, энесе юк! Кычкырып та карый, әле тегендә, әле монда йөгерә, ә энесе юк та юк!

Шуннан ул басуга йөгереп чыга; еракта, бик еракта казлар-аккошлар очып барганын күрә. Кошлар тиздән кара урман артына кереп юк булалар. Кыз, минем энемне шулар алып киткәннәрдер әле дип, алар артыннан китә. Казлар-аккошларның бәләкәй балаларны алып киткәләүләрен ишеткәне бар иде аның.

Кыз бик озак йөгерә, йөгерә торгач, басуда бер мич очрата.

— Мич, мич, әйт әле: казлар кайсы якка очтылар?

— Минем арыш кабартмамны ашасаң, әйтәм.

— О, өйдә мин бодайныкын да ашамыйм әле. Мич кызга берни әйтми.

Кыз тагын йөгерә башлый — шул чак бер алмагачны күрә.

— Алмагач, алмагач, әйт әле: казлар кайсы якка очтылар?

— Минем кыргый алмамны ашасаң, әйтәм.

— О, өйдә мин бакчада үскәнне дә ашамыйм әле. Алмагач бер сүз дә әйтми.

Кыз тагын йөгерә башлый, сөт елгасына килеп чыга, елганың ярлары кесәлдән ясалган була.

— Елга, елга, әйт әле: казлар кайсы якка очтылар?

— Кесәл белән минем сөтемне ашасаң, әйтәм.

— Юк, өйдә мин каймак та ашамыйм әле. Елга бер сүз дә әйтми.

Кыз тагын йөгерә башлый. Аңа басулар буенча бик күп йөгерергә, урманнарда бик күп адашып йөрергә туры килгән булыр иде, бәхетенә каршы, керпе очрый. Ул аны тибеп җибәрмәкче була, ләкин энәләре кадалудан курка, шуннан соң:

— Керпе, керпе, күрмәдеңме син казларның кайсы якка очканын? — ди.

— Мин күрүен күрмәдем,— ди Керпе.— Шулай да мин сиңа бер йомгак бирәм, ул кая тәгәрәсә, син шунда бар, казлар-ак-кошларны табарсың.

Кыз, керпегә рәхмәт әйтеп, йомгакны ала да аны тәгәрәтеп җибәрә, ул бик тиз тәгәрәп китә, кыз аның артыннан йөгерә башлый.

Йомгак, тәгәри-тәгәри, урманга килеп керә.

Урманда тавык аяклары өстендә төрле якка борылып бер йорт тора. Йорт эчендә убырлы карчык — сөяк аяк утыра. Ә кызның энесе тәрәзә каршында сәкедә алтын йомыркалар белән уйнап утыра. Апасы бәләкәй энесен күреп ала, посып кына килә дә күтәреп алып китә.

Убырлы карчык башын күтәреп караса — малайдан җилләр искән! Ул алар артыннан куарга казларны җибәрә. Казлар-ак-кошлар очып китәләр, кыз артыннан куалар болар.

Инде кая барырга? Алда сөт елгасы агып тора, ярлары гел кесәл генә. Кыз аңа:

— Елга, елга, яшер мине! — ди.

— Аша минем кесәлне! Башка чара юк, кыз ашый.

Елга аны яры астына яшерә, казлар күрмичә очып узалар. Кыз, качкан җиреннән чыгып, елгага рәхмәт әйтә дә энесе белән алга таба китә. Ә казлар кире очып киләләр, тагын боларны очраталар. Инде нәрсә эшләргә? Кыз алмагачны күреп ала.

— Алмагач, алмагач, яшер мине! — ди.

— Минем кыргый алмамны аша! Кыз тиз генә алманы да ашый.

Шунда алмагач аны ботаклары белән ышыклый, яфраклары белән каплый, казлар аны күрмичә очып китәләр.

Кыз моннан чыга да энесе белән тагын алга йөгерә башлый, казлар аны тагын күреп алалар, тагын артларыннан куа башлыйлар.

Шул арада кыз юлда бер мич күреп ала.

— Мич, мич, яшер мине!

— Минем арыш кабартмамны аша!

Кыз тиз генә арыш кабартманы ашый да энесе белән мичкә кереп утыра һәм мичнең капкачы ябыла да.

Казлар, кычкыра-кычкыра очып йөриләр-йөриләр дә, бернәрсә таба алмагач, кире очып китәләр.

Ә кыз, энесен алып, өйгә йөгерә. Тиздән әтисе белән әнисе дә базардан кайтып керәләр.