Казанда - караҗимеш

Казанда - караҗимеш

(Югослав халык әкияте)


Бервакыт Алдакчы белән Мактанчык очрашкан. Юл уртасына басканнар да бер-берсенә үзләре күргән-белгән хәбәрләрне җиткерергә тотынганнар.

– Безнең авылда бер имән үсә, – дип сөйләп киткән Алдакчы. – Ул шундый биек ки, яңгыр ява башласа, аның башына үрмәләп менәбез дә себерке белән болытларны куабыз. Имәннең ботакларында чикләвек урынына караҗимеш үсә. Һәр җимеш күктәге ай зурлыгында. Авыл халкы җимеш төшләре эчендә яши, анда рәхәт, җылы. Бездә хәзер йорт берәү дә салып азапланмый.

Мактанчык аны башын селкә-селкә тыңлап торган да, үзенекен сөйләп киткән:

– Беләбез без ул имәнне! Әле узган атнада гына аның җимешеннән компот кайнаттык. Безнең бер акыллы казан бар. Караҗимештән компот кайнат әле, дисәң, торып баса да, сезнең теге имән янына килеп, җимеш җыя башлый. Аннары елга кырыена йөгереп барып, су тутыра. Казанның бик зур икәнлеген әйттемме әле? Бөтен елга суын җыеп алырга мөмкин ул. Үзе утын яра, учакны да үзе тергезеп җибәрә. Кайчакта ул учакка урмандагы агачлар да җитми. Компот өлгергәч, без аның белән тәмләп сыйланабыз. Аннары казанны әйләндереп каплыйбыз да астына кереп ятабыз. Бөтен авылыбыз белән шунда сыябыз. Сыерларыбыз, сарыкларыбыз да сыя. Казан эчендә җылы, ул кышын да суынмый. Кунакка кил, имәнегездән караҗимеш җыеп алып килергә онытма. Компот пешерербез.

Алдакчы белән Мактанчык әнә шүлай сөйләшкәннәр дә, иртәгә очрашканчы, дип, саубуллашканнар. Иртәгә тагын бер-берсенә яңа хәбәрләр алып киләчәкләр әле алар.