Кадер кич
АВТОР Габдулла Тукай

Кадер кич


(Сурәи кадердән)

Бу кадер кич елда бер кич — барча кичләр изгесе;
Сафланыр таптан бу кич мөэмин күңелләр көзгесе.

Сафланыр ул, пакьләнер,— бик зур ходайның дәүләте;
Һәм төшәр ул көзгеләргә күк капугы шәүләсе.

Шул капугъдан күндерермез тәңремезгә без теләк,—
Бер кадер кич тәңре каршында мең айдан изгерәк.

Җон, мамыктай әйләнер җирдә бу кич әрвах вә рух;
Һәм фәрештә сафлары җирдә йөрер меңнәр гөруһ.

Ул мәлаикләр җыярлар тол, ятимнәр яшьләрен,
Барча көчсезләр, зәгыйфьләрнең аһын, каргышларын.

Күз яшеннән, төрле рәнҗештән ясап зур энҗеләр,
Ул мәлаик гарше-көрсине бизәр һәм энҗеләр.

Таң сызылганча йөрерләр, әйтмичә һичбер кәлям;
Тик диерләр: «Барча мөэмингә, мөселманга сәлям!»


?