Йорт анасы (абзар иясе) ишек алдында йә булмаса ат абзарында тора. Йорттагы терлекләрне баш-күз итә. Ул кай чагында кеше кыяфәтендә, кай чагында бер-бер терлек сурәтендә кешегә дә күренә. Аны ерактан гына, төнлә генә күреп була. Йорт анасы терлекне генә карый, бигрәк тә ул атларны ярата. Сөйгән атының ялын тарый, читтән аңа җим алып килә, кай атларны ул бер дә яратмый, яратмаган атын төн буе борчый, җөдәтеп бетерә. Төн буе аңа атланып йөри, аның алдындагы җимне алып китеп, үзе сөйгән ат алдына илтеп сала. Йорт анасы сөйми торган атлар арыкланып, боегып бетәләр, бик өшәнәләр. Мондый атларны бөтенләй бетешкәнче ул йорттан читкә озатудан яхшысы юк, шунда гына котылсаң котыласың.

Абзар иясенең күңелен калдырырга бер дә ярамый. Ара-тирә генә булса да аның күңелен таба торырга кирәк. Аның кәефен бер бозсаң ул бөтен йорттагы терлекләрне үтереп бетерә икән. Йорт анасы ат тагарагын пычратканны барыннан да бигрәк яратмый икән. Йорт анасы бер борчылып китсә, аны ипкә китерү өчен аның атын атап бутка пешерергә кирәк, ди.

Йорт анасын мин үзем дә күргәнем бар, кешеләрдән дә ишеткәнем бар. Безнең бер ак атымыз бар иде. Урак өсте җитәрәк, көлтә кертергә кирәк булыр дип, икенче туры ат алдык. Менә шул яңа туры атымыз көннән-көн ядаулана, арыклана бара. Алган чакта симез, нык, уйнап кына тора торган ат безгә килеп бер атна-ун көн торгач бөтенләй эштән чыгып бетте. Карап торырлыгы калмады. Ни чаклы аерым ашатып сыйлап карасак та, ат кыяфәтенә кертеп булмады. Менә бер тапкыр, төнлә кайтып ишек алдына керсәм, ат абзарында иң озын кеше шикелле бер карагай тора, ат кешни... Тиз генә өйгә йөгереп кердем дә ут алып чыктым, ни күзем белән күрим, әлеге яңа туры атымызны йорт анасы тагаракка чалкан яткырган, тагарактагы туры атка салган кибәкнең барысы да ак ат алдына күчкән.

Берәү сөйләгәне бар:

Безнең әти барында ике көрән атымыз бар иде. Әти үлгәннән соң боларның берсен бик картайганнан, йөккә ярамый башлагач, чалдым да аның урынына кара туры ат алдым. Хикмәт, шул кара туры ат көннән-көн арыклана, ябыклана барды, тора торгач бөтенләй эшлектән чыкты. Безгә килгәндә яллары үрелгән иде, безгә килгәч яллары сүтелеп тә, кырылып та бетте, бөтенләй ялсыз калды. Бер елдан бу атны ярты хакына саттым да, аның урынына яңадан көрән ат алдым. Менә бусы килгәндә начар гына иде. Безгә килгәч тә бөтенләй җан керде, таный алмассың, шулай төзәлде... Йортымызга кара терлек кертергә ярамый иде. Йә үлә, йә имгәнә иде. Шул безнең йорт иясе кара терлекне яратмый икән. Әле инде кара терлекне капкамнан да эчкә атлатмыйм...