Йомшак башалар (Такташ)

Йомшак башалар
АВТОР Һади Такташ
Һади Такташ
Тулы исеме Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев
Һөнәре шагыйрь, драматург


Йомшак башалар


Сыйнфый сизгерлеге аяк табанында йөргән
Кайбер йомшак башлы түрәләр
Кулак зур корсаклы, коточкыч бер
Хайван була диеп беләләр...
Авылларга барып чыккан чакта
Очратырга аны телиләр,
Шундый билгеләре булган кулакларны
Авыл буйлап эзләп йөриләр...
Пилмән ашап, корсак шәрифенә
Катарр булган нечкә кулакны
Күрмәмешкә салынып үтәләр:
— Ул средняк, — диеп китәләр...
Шундый нечкәләрдән берәрсе
Налог эше белән килсәләр,
Йомшак башлар андый кешеләрне—
Элек
Баштанаяк карап үтәләр:
Нечкә булса үзе, ике күзе
Коточыргыч дәһшәт булмаса,
Йөзе елмаюлы булып, бит тирәсе
Таудай булып өелеп тормаса,
Налогын да аның киметәләр,
Хокукын да кире бирәләр...
Кулак өчен гаҗәп кул кеше инде
Шундый бөкре башлы түрәләр...
Алар: 'Авылларда сыйнфый көрәш
Юк, — дип аңлатырга телиләр.

'Сыйнфый көрәш — туплар, пулеметлар белән генә
Була ала, — диеп йөриләр...
Кулак шырпысыннан авылларда
Һәлак булган колхоз йортларын,
Игеннәрне, —
Теге йомры башлы түрәләр
Хулиганнар эше диеп күрәләр...
Алар авыл активлары үтрелүдән
Сыйнфый көрәш эзен тапмыйлар:
— 'Бу бер уголовный эш, — дип, суд залында
Кулак агайларны яклыйлар...
Кулакларның икмәк яшрүләрен
Бәрәңге күмә, дип карыйлар,
Кулак белән гуләйт итүләрне
Зарарсыз әйбер дип саныйлар...
Кулак үзен яклаучыны
'Уң' яктан да таба, 'сул'дан да,
Үсә алыр иде, эш башында
Шундый яклаучылар торганда..


?