Йомры икмәк

(Рус халык әкияте)


Әби белән бабай бик тату яшәгәннәр. Бервакыт бабай әбигә карап:

— Карчык, икмәк пешерер идең? — дигән.

— Нәрсәдән пешерим соң, он юк бит.

— Эх, карчык, әрҗә төбеннән кырып, бура почмакларыннан себереп, бераз җыелмасмы?

Әби, кечкенә генә канат белән әрҗә төбеннән, бура почмакларыннан себереп, бер-ике уч он җыйган.

Әби шул оннан йомры икмәк пешергән дә тәрәзә төбенә суытырга куйган.

Икмәк тәрәзә төбендә тора торгач, кинәт сәке өстенә тәгәрәп төшкән, сәке өстеннән идәнгә, идән буенча ишеккә, аннан, бусага аша сикереп, өйалдына, өйалдыңнан тышкы баскычка, тышкы баскычтан ишегалдына, ишегалдыннан урамга чыгып, юл буйлап тәгәрәп киткән. Икмәк юл буйлап тәгәрәп барганда, каршысына бер куян килеп чыккан:

— Икмәк, Йомры икмәк, мин сине ашыйм!—дигән аңар Куян.

— Син мине ашама, Кылый куян, мин сиңа җыр җырлармын,— дигән дә шунда ук җырларга тотынган.

— Мин — Йомры икмәк, Йомры икмәк, мине әрҗә төбеннән кырдылар, бура төбеннән себерделәр. Каймак белән тугладылар, майда бастылар, тәрәзә төбендә суыттылар. Мин бабайдан да качтым, мин әбидән дә качтым, синнән дә, Куян, кыен булмас качуы! — дигән дә, үз юлына тәгәрәп китеп барган, куян аны күреп кенә калган...

Йомры икмәк һаман тәгәрәвен белгән. Менә бервакыт аның каршысына бер бүре килеп чыккан.

— Йомры икмәк, Йомры икмәк, мин сине ашыйм!

— Син мине ашама, Соры бүре, мин сиңа җыр җырлармын.

— Мин — Йомры икмәк, Йомры икмәк, мине әрҗә төбеннән кырдылар, бура төбеннән себерделәр, каймак белән тугладылар, май белән бастылар, тәрәзә төбендә суыттылар. Мин бабайдан да качтым, мин әбидән дә качтым, мин куяннан да качтым, синнән дә кыен булмас качуы! — дигән дә алга тәгәрәгән, бүре аны күреп кенә калган.

Йомры икмәк тәгәрәгән дә тәгәрәгән. Менә бервакыт аның каршына бер аю килеп чыккан.

— Йомры икмәк, йомры икмәк, мин сине ашыйм!

— Кайда ул сиңа, Кыйшык аяк, мине ашарга! Мин — Йомры икмәк, Йомры икмәк, мине әрҗә төбеннән кырдылар, бурадан себерделәр, каймак белән тугладылар, майда бастылар, тәрәзә төбендә суыттылар. Мин бабайдан да качтым, мин әбидән дә качтым, мин куяннан да качтым, мин бүредән дә качтым, синнән дә, аю, кыен булмас качуы! — дигән һәм йомры икмәк тагын да алга таба тәгәрәп киткән, аю аны күреп кенә калган.

Йомры икмәк тәгәрәгән дә тәгәрәгән, аның каршысына бер төлке килеп чыккан:

— Исәнме, Йомры икмәк, син нинди гүзәл икән?! Аңар каршы йомры икмәк җырлый башлаган:

— Мин — Йомры икмәк, Йомры икмәк, мине әрҗә төбеннән кырдылар, бурадан себерделәр, каймак белән тугладылар, майда бастылар, тәрәзә төбендә суыттылар. Мин бабайдан да качтым, мин әбидән дә качтым, мин куяннан да качтым, мин бүредән дә качтым, мин аюдан да качтым, синнән дә, төлке, кыен булмас качуы!

— Нинди яхшы җыр! — дигән Төлке.— Тик мин, Йомры икмәк, картайдым инде, бик начар ишетәм; минем борыным өстенә утырып тагын да бер генә җырлап күрсәт әле. Кычкырыбрак җырла.

Йомры икмәк төлкенең борын өстенә менеп утырган да шул ук җырны кабатлаган.

— Рәхмәт, Йомры икмәк, яхшы җыр. Мин тагын да тыңлар идем. Минем телем өстенә утырып соңгы тапкыр җырлачы! — дигән Төлке һәм телен чыгарган.

Йомры икмәк уйлап-нитеп тормаган, төлкенең тел өстенә сикергән, ә төлке аны шунда ук «һам!» итеп йотып та җибәргән.