Иң матур җир — бездә ул

Түбән Кама шәһәрендә 1979 елдан бирле яшибез. Безнең биш катлы йортыбыз иң уңайлы урынга төзелгән. Аның тирә-ягы, ишек алды үзе бер матурлык дөньясы. Фатирыбыз тәрәзәләреннән кояш чыгуы да,батуы да бик ачык күренә.Шуңа күрә безнең йортта салкын кыш та сизелми.Тәрәзәләрдән карасам да,йорт тирәсенә чыксам да гүзәлеккә чумам. Урамга чыгып картина да ясап куйдым инде. Өй артындв тезелеп утырган юкәләр куңелгә рәхәтлек бирә. Ишек алды ягына карасаң,кояшка җитәргә тырышып үскән сылу каеннар яшәргә көч биреп, салкын җилләрдән саклыйлар. Каен ботакларына кунган матур-матур кошлар да балкон тәрәзәсеннән очып кереп әйләнеп чыкмасалар күңелләре булмый ахры. Салкын кышларда ашатам мин аларны,алар миңа рәхмәт әйтәләр сыман. Миңа Ижау шәһәрендә дә яшәргә туры килде. Бездәге матурлык юк андагы йорт тирәсендә.Кешеләргә килсәң төрле:әйбәт , ягымларын да күрдем,усаллары да җитәрлек. Ә мин яшәгән йортта бер начар кеше дә юк ахры, җыештыручыларыбыз да татарча, күңелгә ятышлы итеп исәнләшәләр,күршеләребез белән рәхәтләнеп сөйләшәбез.

Газизуллина Айгөл Рафак кызы

Минем әбием әйтә иде:-"Күршеләремә итәгең кыек дип тә әйткәнем юк." Шуңадыр инде минем әбиемне бөтен авыл ихтирам итә иде. Әбиемнең тагын бер әйтеме бар иде:"Җимешле агач җимеше пешкән саен башын ияр, җимешсез агач тәкәбберләнеп,кукыраеп, тырпаеп торыр." Җимешле агач-сабыр, зирәк, аңлы кешеләргә туры килә. Гүзәл табигатьнең рәхәтен тояр өчен җимешле агач булырга кирәк.

2010 елда "Шинник " спорт сарае янында парк ясап куйдылар. Парк ясый башлагач: "Яшеллекне әрәм итәләр".