Ишәкне туйга дәшкәннәр

Ишәкне туйга дәшкәннәр

(Югослав халык әкияте)


Карт ишәк үзенең ятагында йокымсырап утыра икән. Аның янына, канатларын тиз-тиз җилпеп, җитез карлыгач очып килгән.

– Әйдә, Ишәк, җыен, сине туйга чакыралар, – дигән ул. Тик тегесе селкенеп тә карамаган, күзләрен генә ачып йомган. Бу хәлгә Ишәк малаеның ачуы чыккан.

– Ник туйга мине түгел, ә сине чакыралар икән, ә? Мин яшь, матур, җырны да әйбәтрәк кычкыра алам, биегәндә дә катырак тибенә беләм, – дигән ул.

– Мин яшәгән кадәр яшәп кара әле, шуннан соң белерсең, – дигән карт Ишәк. – Безнең халыкны туйга җырлап-биер өчен дәшмиләр. Су ташырга, яисә утын алып килер өчен кирәк без аларга...