Ит базарында тәрәкъкыи (Тукай)

Ит базарында тәрәкъкыи
АВТОР Габдулла Тукай

Ит базарында тәрәкъкыи


Җиһанда «сез» сүзе бар «без»гә каршы,
Шикәр, бал бар керән һәм тозга каршы.

Мокабил барча әшья бер-беренә:
«Бәянел хак» чыга «йолдыз»га каршы.

Әгәр тезсәм, тезәргә күп мисаллар:
Карангы төн туа көндезгә каршы.

Вә «Ялт-йолт» та һәр унбиш көн саен бер
Чыга тәмсез «Чүкеч» һәм «Без»гә каршы.

Мөселман казлыгы чыккан базарга —
Шәригатьтә хәрам дуңгызга каршы.


?