Иттмфакъ хакында (Тукай)

Иттифакъ хакында
АВТОР Габдулла Тукай

Иттифакъ хакында


Күрен патша хәзрәтен,
Җуйды халык хәсрәтен;
Күргәч фетнә кәсрәтен,
Киңлек бирде, бәдәвам.

Файдаланыйк киңлектән,
Ваз кичик мин-минлектән;
Көчле-көчсез тиңлектән
Файда алыйк, бәдәвам.

Тырышыйк, и хас вә гам,
һәр көн үзгәрә заман;
Җитәр, йокламыйк һаман, -
Таңнар атты, бәдәвам.

Кызганамын сезләрне,
Ник ачмыйсыз күзләрне?
Киләчәктә бәхетләр
Көтә безне, бәдәвам.

Итик, дустлар, иттифакъ,
Бетсен, кадалсын нифакъ;
Тәнемез айрым булса да,
Бер җан булыйк, бәдәвам.

Якты көннәр алдале,
Җәһел безне алдалый;
Бүлик без бер алманы
Биш кисәккә, бәдәвам.

Җыйналып мәҗлес ясыйк,
Бер-беремездән качмыйк;
Наданлыкка юл ачмыйк, —
Бик күп изде, бәдәвам.

Кайчанга чаклы татар
Ушбу уйкуда ятар;
Бер-берсенә ук атар,
Иттифакъсыз, бәдәвам.

Ачыйк иттифакъка юл:
Ушбудыр иң тугьры юл;
Сыңар җиңнән ике кул
Чыгарыйк без, бәдәвам.


?