Исемем искитәрлек! (Ринат Нуруллин)

Ринат Нуруллин

ИСЕМЕМ ИСКИТӘРЛЕК! үзгәртү

(Шигъри табышмак)


Гәрчә мин кош булмасам да,

Оча беләм кош сыман.

Исемемдә бер иҗекле

Өч сүз бергә кушылган.


Беренче сүз - елгаларның,

Күлләрнең текә чиге.

Йөрәк куа икенчесен,

Тамырлардан күчереп.


Өченчесе, кешни-кешни,

Чаба иркен даладан.

Йә, кайсыгыз исемемне

Әйтеп бирер иң алдан?


Кулланылган әдәбият үзгәртү

1.Нуруллин Р.Г. Альпинист үрмәкүчләр: шигъри башваткычлар / Ринат Нуруллин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. — 88 б. – 5000 д. – ISBN 978-5-298-01656-8.