Интикадка мөтәгалликъ (Тукай)

Интикадка мөтәгалликъ
АВТОР Габдулла Тукай

Интикадка мөтәгалликъ


Булса ялган, тик кәгазьләрдән ясалган бер чәчәк, —
Билгеле, үз өстенә яңгыр явардан куркачак.

Чөнки яңгырда җебеп беткәч вә киткәч төсләре,
Һичберәүнең чәчәккә инде китмәс исләре.

Куркъмый яңгырдан, әгәр булса табигый, чын чәчәк,
Чөнки ул яхшы белә: яңгыр аны яхшыртачак.

Ушбуның күк, куркыталмый чын талантны интикад:
Ник үзенә игътимады һәм сүзенә — игътикад.

Тик китә кайчакта кәйфең, хакимең булса ишәк,
Бер татарга ят, мәхәббәтсез күсәк һәм килмешәк!


?