Имән бармак бармак саный (Ринат Нуруллин)

Ринат Нуруллин

ИМӘН БАРМАК БАРМАК САНЫЙ үзгәртү

(Шигъри башваткыч)


Чәнти бармак чәчү чәчә,
Атсызы иген игә.
Урта бармак чигү чигә,
Баш бармак бишмәт тегә.

Имән бармакны син нигә
Искә алмадың? - димә.
Аны күрдем кичә генә,
Трамвайда кайттык бергә.

Килеп чыккан иде Имән
Бияләй тишегеннән.
Аның ихлас сәламенә
Мин дә кайтардым сәлам.

Хәл-әхвәлләрне сорашып,
Корып бардык әңгәмә.
Алдык хәттә бәхәсләшеп
Бер кыен мәсьәләдә.

- Беләсеңме, - диде, - нигә
Без саныйбыз унарлап?
Чөнки бөтен кешенең бар
Ике кулда ун бармак.

Ә хәзер мондый сорауга
Тәфсилләп бир син җавап:
Аяк-тоякларда түгел,
Ун кулда ничә бармак?

- Унны унга тапкырласаң,
Йөз бармак була, - дидем.
Килешмәде Имән бармак:
- Бармаклар саны илле!

Бәхәстә мин бик түземле -
Бирәммени сүземне!
Юлдашым да катгый торды
Карашында үзенең.

...Күпне күрә, күпне белә
Карап торучы читтән.
Әйтеп бирмәссеңме безгә,
Кайсыбыз хаклы икән?!


 

Кулланылган әдәбият үзгәртү

1.Нуруллин Ринат. Өч бүре һәм өч сарык: Шигъри башваткычлар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. — 79 б. – 5000 д. – ISBN 5-298-01326-0.