Иләк, чиләк һәм көянтә (Ринат Нуруллин)

Ринат Нуруллин

ИЛӘК, ЧИЛӘК ҺӘМ КӨЯНТӘ үзгәртү

(Шигъри башваткыч)


Ике иләк ал кулыңа,

Чиләк тапмасаң әгәр.

Атың булмаса, суга бар,

Атланып көянтәгә.


Суны тутыра алмасаң,

Сәнәк белән төяп тә,

Чишеп кара мондый ребус:

"ИЛӘК + ЧИЛӘК = КӨЯНТӘ".


Ребуска кергән сүзләрне

Алыштыр саннар белән,

Шул арада бер кашык су

Үзем кайтарып бирәм.


 

Кулланылган әдәбият үзгәртү

1.Нуруллин Р.Г. Альпинист үрмәкүчләр: шигъри башваткычлар / Ринат Нуруллин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. — 88 б. – 5000 д. – ISBN 978-5-298-01656-8.