Икмәк

(Төрекмән халык әкияте)


Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер егет. Ул бик ярлы булган. Картайган әнисеннән башка беркеме дә — сеңелләре дә, энеләре дә булмаган. Егет бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр байга эшләгән, ләкин бай аңа хезмәт хакы түләмәгән, ашарына да бик аз биргән.

Беркөнне әнисе улына әйткән:

— Бай сине ачка үтерергә тели. Эшкә чыкма. Тауга утынга бар. Мин утынны ярлыларга сатармын. Аларның да акчалары аз, билгеле. Ләкин бу эштән килгән акчага без ничек тә яши алырбыз.

— Синеңчә булсын,— дигән егет.

Ул иртән иртүк, кояш чыкканчы торган да, бау, балта асып, әнисе белән саубуллашып, өйдән чыгып китәргә җыенган.

— Улым минем,— дигән карчык,— менә бу ипи кисәген дә ал әле. Башка бернәрсәбез дә юк безнең. Ләкин син аның балга әйләнгәнен көтеп тор. Шуннан соң гына ашарсың.

Егет ипи телемен яулыкка төреп алган да тауларга таба киткән.

Егет төш җиткәнче эшләгән дә эшләгән. Арыган. Бик нык ашыйсы килгән. Кичтән үк авызына бернәрсә капмаган булган. Төенчекне алган да чишеп караган: ипи балга әйләнмәгәнме, янәсе. Ләкин ипи һаман да ипи булып калган. Бик ашыйсы килсә дә әнисенең үтенечен бозарга теләмәгән егет.

Ипине күкрәгенә яшергән дә яңадан эшли башлаган. Караңгы төшкәнче утын кисүен дәвам иткән.

— Хәзер ипи балга әйләнгәндер инде,— дип әйткән ул үз-үзенә һәм төенчекне тагын чишкән.

Караса, ипи һаман да ипи булып калган, ди. Егетнең күңеле төшкән. — Әни мине алдаган,— дип уйлаган һәм ипине ашый башлаган. Кабуы булган, балдан да тәмлерәк булып тоелган ипи.

Егет әнисеннән оялган:

— Кичер мине, әни. Ипи тәмле, бал кебек татлы,— дигән ул.