Ике улым бар (Алиш)

Ике улым бар
АВТОР Абдулла Алиш

Ике улым бар


Алмаз белән Айвазга

Һәрбер эшне җитез зшли торган
Корыч кебек ике улым бар,
Ике кулым кебек үсеп килгән
Булышчым бар, ике улым бар.

Ике күзем минем үткен күз,
Күрә кайда дошман посканын,
Ике күзем кебек ике улым
Сизгер саклар илнең постларын!

Шуышмасын дошман тирә-якта,
Колакларым яхшы ишетә,
Мин үлсәм дә, ике улым кала,
Алар ишетер икесе ничек тә.

Ике аягым минем чыдам булды
Ерак поход чыккан чакларда.
Аякларым кебек ике улым да
Сынатмаслар әле ятларга!


?