Ике иптәш арасында (Тукай)

Ике иптәш арасында
АВТОР Габдулла Тукай

Ике иптәш арасында


— Җәле, иптәш, ни ишеттең, бер хәбәр сөйләп җибәр:
Кайда, кемнәр нишләгәннәр? Юкмы яңа бер хәбәр?

— Китсәнә, иптәш, йөдәтмә, эшләрем бит бар минем;
Юк хәбәрләрне сөйләп тормакка вактым тар минем!

— Сөйлә инде, ни хәбәр бар, иптәшем, назланмачы;
Әллә нидә бер соравымны да җиргә салмачы!

— Кит, димен, иптәш, йөдәтмә! мин беләм тик: син — җүләр;
Нәрсәсен сөйлим моның мин — инде бу иске хәбәр!


?