Зөһрә йолдыз (риваять)

Заманында Зөһрә исемле бик матур, бик акыллы, бик эшчән кыз булган. Аның булдыклылыгына, уңганлыгына, һәр эшне белүенә, кешеләргә карата игелекле булуына бөтен тирә-як исләре китеп сөйли икән. Ләкин ул үзенең матурлыгы, уңганлыгы белән бер дә ирәмсенмәгән, эреләнмәгән. Аның бик усал үги анасы булып, ул Зөһрәдән бик көнләшеп, һәрвакыт юк сәбәпләр белән аны тирги, ачулана, кыен эшләр куша икән. Иртәдән алып кичкә кадәр эшләгән Зөһрә. Юри, кешеләрнең җылан, ерткыч күп дип сөйли торган куркыныч урманнарга Зөһрәне коры утыннар җыярга җибәрә икән үги анасы. Зөһрә бер дә карышмый, үзенә кушылган эшләрне эшли, аңар һич ни булмый икән. Ничаклы ачуланса да, ничаклы эшләтсә дә, Зөһрә үги анасына бер дә усаллык кылмый икән. Күңеле һәрвакыт изгелектә генә булган. Кулыннан килгән эшләрне көн димәгән, төн димәгән эшләгән, ничек тә үги анасын ризалатырга тырышкан. Зөһрәнең шундый сабырлыгы, шундый түземлеге үги ананы бигрәк тә ачуландырган.

Шулай бер көнне, иртәдән кичкә кадәр эшләп бик арып кайткач, Зөһрәне үги анасы төпсез савытка су ташырга кушкан, үзе бик ачуланып: — Әгәр дә таң атканчы тутырмасаң йортыма аяк басачак булма, кыйнап үтерермен,— дигән. Зөһрә бер сүз дә әйтмичә көянтәсе белән чиләкләрен күтәреп суга киткән. Көн буе эшләүдән куллары талган, аяклары йөрүдән көчкә-көчкә генә атлыйлар, җилкәләре буш чиләкләр күтәргәнгә дә сызлана икән. Бик матур айлы кич булган. Ай күктән көмештәй ак якты нурларын җиргә коя, бөтен җир йөзе нурга чумып иркәләнеп тын гына ята икән.

Яр буенда Зөһрә, бер аккан суга, бер күктәге айга, бер тирә-ягына карап уйга чумган. Туган әнисенең ягымлы сүзләре, җылы куены, исенә төшкән. Шунда үзенең бәхетсезлеген уйлап кайнар яшьләре бит буеннан җиргә тәгәрәгәннәр. Ул ялгыз үксеп-үксеп җылаган да, «Уф»... дип сулап, чиләкләре белән су алган. Сулы авыр чиләкләр аның җилкәләрен тагын да авыррак басалар икән. Ул тагын айга караган. Ай һаман нурланып йөзә икән. Үзенең бәхетсезлегенә кызның җаны әрнегән, ләкин бәхетсезлеге өчен берәүне дә гаепләмәгән. Күңелендә үги анасына бер усал уе юк, тик аңар миһербанлык кына тели икән. Шунда бер йолдыз атылып, дөнья тагын да нурланыбрак киткәндәй булган. Зөһрәнең күңеленә дә әллә нишләп җиңел була башлаган. Күңеле һәрвакыт яхшылыкта булганга Зөһрәне бер якты йолдыз һәрвакыт күзәтеп торган икән, менә шул җиргә атылып аны нурларына чолгап күтәрә башлаган. Зөһрә үзе дә кайдадыр күтәрелгәнен сизгән, чиләкләре җиңеләйгәндәй булган. Аның йөрәгендәге авыр төен беткән, күңеленә бик йомшак, бик җиңел, бик рәхәт булган. Шунда озын керфекле күзләрен ачып җибәрсә, үзен ай уртасында күргән.

Сез әгәр дә тулган айга игътибар белән күзләрегезне текәп карасагыз, ай уртасында көянтәсенә чиләкләрен аскан Зөһрә кызның басып торганын әле дә күрерсез. Ә ай янында ялтырап яна торган йолдыз булыр, бусы инде Зөһрәне күккә күтәргән йолдыз. Аны «Зөһрә йолдызы» дип йөриләр.