ЗӨЛӘЙХА драмасы.

Гаяз Исхакый

Тулы исеме Гаяз Гыйләҗетдин улы Исхакый

Драма 5 пәрдәдә, 6 манзарада.

БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘДӘ ИШТИРАКЪ ИТҮЧЕ КЕШЕЛӘР:

  • Зөләйха.
  • Гыймади карт.
  • Мәхбүбә Карчык.
  • Кыз балалар.
  • Әхмәтҗан.
  • Сәлимҗан.
  • Мостафа.
  • Тимерҗан.
  • Сибгатулла.
  • Фәхретдин.
  • Хәзрәт.
  • Поп.
  • Малай.
  • Татарлар, урыслар һәм казаклар.

Вакыйга алтмышынчы елларда.

БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ үзгәртү

Зур бер өй. Диварга каршы тәрәзәләр. Сул яктагы тәрәзәләр урамга карый. Уң якта зур ишек. Почмакта төре куяр өчен өчпочмаклы киштә-шүрлек. Урам ятында дивар буйлап озын сәке. Ишекнең арт ягында зур мич. Өйне бүлмәгә, түргә бүлгән чаршау җыелып тора. Түр сәкедә бик карт карчык җеп җегерли. Урам тәрәзәсенең янына утырган кара башлы, тукызлы-унлы ике кыз курчак уйный. Бүлмә сәкесенә утырган Зөләйха аягы белән сикертмәгә элгән бишекне тирбәтә. Үзе җөй тегә. Өйдә тын. Пәрдә ачылганда авыр-авыр сулаган мич башындагы бер картның гына «Алла, Алла!» дип көчләнеп сулавы, әбинең орчык җегерләве, бишек сикертмәсенең моңланып чыгырдавы ишетелә.

Кызлар (курчак уйный-уйный). Исәнмесез диеп әйтте, :. Кунак килде, ди. Аллага шөкер, кодача, утырыңыз, дача, тукта, аш бирик дип әйтте, ди.
Карчык (орчыгыны кулына алып, кызларга карап). Кайтмадылармы?
Кызларның берсе. Юк, әби, юк. (Курчагын уйнап.) Хушыңыз, кодача, хушыңыз, шул күстәнәчләрне алып китеңез, гаеп итмәңез, кодача, диеп әйтте, ди.
Карчык (туктап тора, балаларга карап). Әй балалар! Курчактан бүтәнне белмиләр. Боларга, шул, әле ике кашык — бер тиен. (Зөләйхага таба.) Озакка калдылар. Бүген теге кара йөз дә килмәсен әле.
Кызлар. Әби! Озын чәч киләмени? (Бер-берсенә: «Тиз, тиз!» Курчакларны яшерәләр.)
Зөләйха. Килер шул.
'Карчык.' Менә, балалар, сезгә курчактан битәр сабакка ябышырга кирәк. Әнә теге кара йөз нинди бозарга маташа, кечкенә вакыттан сеңеп калган күңелдән чыкмый! Сез бернәрсә дә белмисез!
Балалар. Беләбез, беләбез!
'Карчык.' Җә, алай булса, кич ятканда нәрсә укып ятырга кирәк?
Бер кыз. Элгәре «Әгузе бисмилла» әйтергә кирәк. Аннан соң «Аллаһәммәзид»не укырга кирәк.
Икенче кыз. Юк, юк, әби. «Бисмиллаһи әлләзи» укырга кирәк.
'Карчык.' Шулай кирәк. «Әгузе бисмилла»дан шайтан кача. Аллаһе Тәгалә дошманнарның күңелен сындыра.
Бер кыз. Әби! Ул поп нигә безгә килә дә Мәрфугаларга килми?
Зәләйха. Безнең язмыш шулай!
'Карчык.' Гөнаһ шомлыгыбыз өчен, гөнаһ шомлыгыбыз өчен!
Бер кыз. Әби! Ник безне керәшен диләр? Без мөселман түгелмени?..
Зөләйха. Мөселман, мөселман! Алай дигән кешеләр үзләре мөселман түгел. Без чын мөселман!
'Карчык.' Мөселман, бәбкәм, мөселман. Алар белми сөйлиләр.
Бер кыз. Әнә көтүдә кызлар мине: «Сине урыс авылына алып китәләр, сине чиркәү суына коендыралар»,— диеп үртиләр. Ник Мәрфугага алай димиләр?
Зөләйха. Без яңа мөселман, алар иске мөселман.
Мич башыннан Гыймади (авыр гына сөйли. Суз арасында ыңгыраша). Юк, юк, без дә иске мөселман. Балаларның башын бутамаңыз. Минем әтием, бабам мөселман булган, бабамның бабасы мөселман булган. Без Мамайдан бирле мөселман! (Кызлар аптырап торалар.)
'Карчык.' Кара йөзләр безгә килеп алдап тамга алганнар да «урыс булды» дигәннәр. Без чын мөселман.
Зөләйха. Сез андый кызлар белән уйнамаңыз. Алай дигән кызлар белән дуст та булмаңыз!
Кызлар. Бар да шулай ди. Бар да керәшен кызлары, ди.
'Карчык.' Дисә, гөнаһысы үзләренә булыр. (Җеп җегерләргә тотына.)
Кызлар тагы курчак уйнарга башлыйлар.
Гыймади (ыңгыраша). Әле бусы җитмәгән кебек, тирә-күршең тагы җәрәхәтли! (Тик торалар.)
Зөләйха. Бик озакка калдылар. Әллә кайтмадымы икән? Кичә суга барганда, урман астына чиркәү салабыз диеп килгәннәр, диеп сөйләделәр. Бу поп бик усал, диләр. Минем күңелем бик курка.
Гыймади (ыңгырашып кына). Күңелең таза булса, бернәрсә дә булмас... Безне йөртмәгән җире калмады, һәр бәйрәмендә чиркәүгә алып китте. Һәр зур көндә әллә кая монастырена озатты. Монахы әллә нинди тәреләре белән имләп бетерде. Алла язмаган эш булмады. Алар тик мине «Василий» диеп язып йөртсеннәр, мин мөселманлыктан кайтмадым. (Ул тагы ыңгыраша.) Мин күргәннәрне эт күрсә — ул да үләр иде. Теге, Әхмәди абзыйлар эше белән моннан Казанга кадәр богаулап алып бардылар. Юл буе кыйный-кыйный киемемезне генә түгел, тәнемезне тКалын язылышишкәләп бетерделәр. Мескен Мирсәяф чыдый алмады, үлде. Поп алдында «Алла» диеп, иман китереп үлде. Теләсә кайда күмсеннәр, кыямәт көнне Аллаһе Тәгалә мөэминнәр гөруһыннан аермасын. Ул казаматтагы кылынышларны әйтмә дә инде! Карчык судка килгәч танымады.
'Карчык.' Танымадым. Алдыңдагы дүрт теше бердән төшкән. Бите-йөзе тирән-тирән сызыклар белән тулган. Чәче-сакалының яртысы агарган. Гыймади (балаларга). Менә, кызым, без нинди мөселман! Без — ут аша, су аша чыккан мөселман. Аллаһе Тәгалә үлгәндә газиз иманымыздан аермасын!
Кызлар. Амин!
Зөләйха. Мин әллә шул кичә бик куркып яткангамы, бик ямьсез төшләр күреп, куркып беттем.
Карчык. Хәерлегә булсын, сәдака бирерләр!
Зөләйха (тегүеннән туктап). Менә төшемдә әллә нинди көн, биниһая караңгы, карабогдай суга торган көннән дә караңгы, күзгә төртсәң күренми... Менә шунда мин зур бер урманның эчендә ялгыз. Урманда төрле урман пәриләре туй итеп йөриләр, имеш... Аюлар акыра, мәчебашлы ябалак бала кебек еглый... Шуларнын барысы да мине эзли, мине ашарга, мине тетмә-тетмә тетәргә тели, имеш... Мин зур бер агачның төбендә торам — белгән догаларымны укыйм. Телем бәйләнә дә онытам, догаларымны бутыйм. Менә кояш чыга. Көн булды, бердән тавыш бетте, мин курыкмый башладым. Мин көн булды дияргә генә өлгермәдем, бөтен урманны ут алды; урман утта кайнарга тотынды. Тагы теге хайваннарның тавышы, аю бакыруы, бүре кычкыруы белән тулды. Ут, зур дулкын кебек, акырып-бакырып, өстемә таба килә башлады. Бөтен тирә-ягым ут диңгезендә калды. Куркуымнан телем бәйләнде. Укырга, кычкырырга сүзем бетте. Чабарга, качарга аягым кыймылдамады. Менә минем яныма утырган агачны ут суырган кебек, аны йотарга теләгән кебек булды. Аңарга да ут кабынды. Куркуымның иге-чиге бетте; шул куркуга да «Алла!» дип җибәрдем, үзем дә уянып киттем.
'Карчык.' Хәерлегә булсын, хәерлегә!
Гыймади. Алла дигән сүзне онытмагансың. Бик яхшы булыр.
Кызлар (курчакны туктатып, әниләре янына килеп). Әни, мин куркам! Әни, мин куркам! (Әниләренә ышкыналар.)
Гыймади. Нинди вакытта да Алла дигән сүзне онытмаска кирәк, һәр эшне Алла үз юлына куяр.
Зөләйха (кызларының башларыннан сыйпап). Нәрсә куркасыз? Көндез куркалармыни?
Карчык. «Әгузе бисмилла» әйтсәң, шайтан да алмый, пәри дә алмый; ут та яндырмый, суга да батмыйсың. «Әгузе бисмилла» әйтеңез!

Кызлар эчләреннән «Әгузе бисмилла» әйтәләр.

Гыймади (ыңгыраша, ыңгырашкан тавыш белә). Явым-салым булыр, ахры. Бөтен сөякләрем сызлый. Алла, Алла!
Карчык. Әллә мунча ягып сылыйкмы?
Гыймади. Яшең сиксәнгә җиткәч, инде сылап-сыйпап кына булмас. Атлаһе Тәгалә газиз иманны юлдаш итсен!
Урамда ирләр тавышы ишетелә.
Кызлар. Әнә киләләр, киләләр! Зөләйха, торып, ике арадагы чаршауны төшерә. Әби яулыгын рәтләп бәйли. Мич башыннан бабай башын күтәрә. Үзе ыңгыраша. Кызлар, курчакларын җыеп, чаршау артына чыгалар. Ишек ачыла. Ир уртасы Әхмәтҗан, Тимерҗан, Мостафа; алардан яшьрәк Сибгатулла, Фәхретдин, Сәлимҗан керәләр. Кергән берсе: «Әссәламе галәйкем», «әссәламе-галәйкем»,— диеп сәлам бирәләр. Мич башындагы бабай, ыңгырашып: «Вәгаләйкем әссәлам, вәгаләйкем әссәлам!» — ди. Әхмәтҗан (бабайга). Исәнме, Гыймади дәдә? Сәламәт торамсың? (Кулын суза.) Гыймади (ыңгырашып кына). Аллага шөкер, Әхмәтҗан, Аллага шөкер. Чыкмаган җан тәндә әле. (Кулын суза.) Сәлимҗан. Утырыңыз, утырышыңыз! (Барысы да утырышалар.) Әхмәтҗан. Йә, Гыймади дәдә, дога кылыйк! (Карт кул күтәрә, аның артыннан башкалары да күтәрәләр.) Гыймади (йөзен сыйпап). Аллаһе Тәгалә һәммәбезгә иманымызны юлдаш итсен! Хәзрәте Рәсүлне шәфагатьче итсен! Мөселман каберенә күмелеп, мөселман гөруһыннан кубарылырга насыйп итсен! (Үзе ыңгыраша.) Барысы да. Амин! Карчык. (чаршау артыннан чыгып). Исәнме, саумы, Әхмәтҗан? Йөргән җирләрең исән калдылармы? Әхмәтҗан. Биргәненә шөкер, Мәхүб абыстай. Үзен сәламәтме? Карчык. Илтеп күмгәнгә кадәр торабыз әле. (Башкаларга.) Сез исәннәрме, угланнар? Бала-чагалар саумы? Карчык. Исән булсыннар! Гыймади (ыңгыраша. Бераздан башын суза төшеп). Җә, Әхмәтҗан, сөйлә безгә: нинди шатлыклы хәбәр алып кайттың? Карчык тыңларга диеп яулыгыннан колагын чыгара. Чаршау кырыеннан Зөләйха күренә. Әхмәтҗан. Урман астыннан Тубылгы тавына бардым. Анда шулай Шәмси абзый дигән кеше бар икән. Бик һәйбәт тора, тегермән тота икән. Угылы, кызы җиткән, үзе дә унсигез елдан бирле шул эш артыннан йөри икән. Эшне бәйнә-бәйнә сөйләп бирдем. Попымыз бик усал, урман астына чиркәү салырга тели, балаларны көчләп урыс монастырена җибәртә, кызларны көчләп урыска бирә, шуны нишлик, санатка прашения бирергә телибез, дидем. Шулай, бик һәйбәт, чәйне үзе хәзерләде, әйдә, энем, түргә чык, диеп түргә утыртты. Шунда ул үзенең хәлен аңгартты. Аларның поплары юаш икән. «Аңарга,— ди,— бәйрәмнәрендә ашлык җыеп илтсәң, башкада эше юк,— ди.— Без, алай-болай ачуын китермәс өчен, йомыркасыннан йомыркасыны, ашлыгыннан ашлыгыны — һәммәсене илтеп торамыз, теге безгә килергә юл чыкмасын димез,— ди.— Дошманны, килә-нитә калса, балаларга-фәләнгә күзе төшмәсен димез,» — ди. Үзләре шулай яхшы гына торалар икән. Үзләренә аерым мәсҗедләре булмаса да, бер байлары бар, җомгага туларның өйләренә җыелалар икән. Гаеткә күрше авылга баралар икән. Зур үлеккә күрше авыл мулласын китерәләр икән. «Сез дә шулай итә алмыйсызмы?» — диде. «Юк, абзыкаем, юк. Бик кире бу дин дошманы,» — дидем. Аннан, уйлап торды да: «Менә Идел буенда зур бер авыл бар, бөтен халкы безнең кебек. Шул эш артыннан йөргәндә шул авылның Галәветдин исемле бер кешесен күргән идем. Үзе солдат булган кеше, сөйләгәндә, авызыннан ут чыга, әрхиреендә дә булган, губернаторын да күргән, таш астыннан чыккан кеше, менә син инде, энем, шунда бар!» — диде. Юлны сорашып чыгып киттем. Ул якын якынын да — дүрт йөз чакрым икән. Ак Идел буенда. Шулай беркөнне иртә берлән барып җиттем. Зур авыл, мәсҗедләре булмаса да, очраган-күргән кеше бар да мөселман кыяфәтендә. Бер картка сәлам биреп: «Галәветдин абзый кайда тора?» — дидем. «Син кайдагы, кем?» — диеп сорады. Шуннан юлны күрсәтеп бирде. Капка төбенә туктадым. Бер җегет чыкты. Сәлам биреп, сораштым. «Монда»,— диде. Ул ара да булмады, аппак сакаллы, таза гына бер карт чыкты. «Кереңез»,— диде. Кердек. Аш вакыты икән. Ашка утырдык. Аштан соң: «Ни йомыш, кунак?» — диде. Мин тагы сөйләдем. Карт кызды, күкрәгенә сугып: «Мин ул канальяларны шулай итәрмен, болай итәрмен, килгәч үтергәнчә кыйнаңыз. Сары май булыр. Менә күрәсең безнең авылны. Авылның буеннан-буена хәерче төсле ашлык җыеп йөри. Бала-чаганың сабак укыганнарын ишетсә, чакыртып кыйната иде. Беркөнне сабан туе иде. Беләсең, яшьләр сырасын-балын яратучан була. Бу килгән, су сибә, ашлык җыя. Хатыннардан йомырка ала. Менә бер картыбыз бар иде. Колагы ишетми иде. Намазчан-ниязчан иде. Шул чалма белән урамга чыкмасынмы?.. Попымыз тилерде, сикерде, бакырды, тегене кыйнамакчы булды. Карт, аны аңлап, тугры килгән йортка чабып керде. Ул йорт чын мөселман йорты иде, поп килеп кенә кергән иде, кунакка җыелган җегетләр чыктылар да: «Син безне көчләп урыс ясаргамы!» — дип тотындылар... тегене, кай җире кычыта... Аның артыннан казагы кергән иде, ансын да кыйнадылар, кыйнадылар, эштән чыгардылар. Попның кул-аягы сынды, казагының кабыргалары ватылды. Шуннан соң арбаларына төяп озаттылар. Суд китте, суд китте, 62 картыбызны Себер җибәрделәр. Егерме ике кешене казаматка яптырдылар. Мин дә өч ел яттым. Халык судлаша-судлаша бәлеп бетте. Шуннан, син күр дә мин күр, попның эзе югалды»,—диде. Мин: «Без булдыра алмыйбыз, безнең халык берсүзле түгел»,—дигәч, ул: «Мин шуннан башканы белмим»,—диде. Сөйләшә торгач, бая мин юл сораган кеше килеп керде. Ул муллалары икән. Үз араларыннан, ди. Шул менә: (Һәммәсе тын да алмыйча тыңлап торалар.) «Бәләбәй шәһәрендә бик оста язучы бар, шуңарга бар, бик оста вәли, сүзе бик үтә, агасы Петербургта, бик зур бер генералда аш, чәй биреп кенә тора, ди; син инде шунда бар»,— диде. Мәхбүбә. Чибәр юл. Әхмәтҗан. Ни эшлисең, Мәхбүбә абыстай, башлагач, ярты юлда калдырырга ярамый. Кешеләр. Ие, ие. Әхмәтҗан. Киттем, доверенностьне күрсәттем. «Мин бу эшне эшләрмен, ди. Сезне көчли алмас, эшләрне миңа биреңез, үзем йөртеп чыгарам, ди. Җан башына биш тәнкә бирерсез, ди. Моны санатка бирергә, санатны күреп сөйләшергә кирәк»,— ди. Сөйли торгач, өч тәңкәгә килеште. Менә хәзер шуңарга «урман аст»лары разый булалар. Сез нишлисез? Гыймади. Хәерле эш булсын! Алла ярдәмчеңез булсын! Мостафа. Сон инде үзе шулай булырга охшыймы? Эчеп-сасып беткән түгелме? Әхмәтҗан. Алай бит бер-ике күргәндә кайдан беләсең? Кайтканда тирә-күрше мөселман авылларьша кердем, мактыйлар. Сәлимҗан. Ул бит һаман дин дошманы, алдап кына куймасын, димен. Әхмәтҗан. Юк, үзе боларның «старовер» дигән нәрсәләре икән. Сибгатулла. «Урысның атасын үтер дә акча бир»,— диләр. Анысыннан куркырга ярамый. Булдыра алырмы гына? Карчык. Болай да бит күрәсез, угланнар, дерелдәп кенә торабыз. Үләргә вакытымыз җиткән. Тынычлап үлә дә алмыйбыз бит. Ни булса да бер эш эшләңез инде. Гыймади. Теге Галәветдиннең әйткәне дөрест. Бу йөзе караның кабыргаларын санасаң, сабак булыр иде. Картаеп киттем, мин аны өйрәтер идем... (Ыңгыраша.) Әхмәтҗан. Кеше табылыр иде дә, Гыймади дәдә, беләсең бит, әле зарар итмик диеп куркабыз. Сибгатулла. Юк, дәдә, закун белән йөрергә кирәк. Прашения бирергә кирәк: губернаторына бирергә кирәк, падишаһына бирергә кирәк. Мостафа. Шулай итеп йоклаган дошманны гына уятмыйк, дим. Шулай торган көенчә торыйк, димен. Мәхбүбә (балаларны күрсәтеп). Бу балаларны нишлик? Шуның сүзе белән чиркәүгә илтикмени? Аларны сасы суга манчыйкмыни? Бүген яшер, иртәгә яшер, беркөнне күрер бит. (Гыймади дәдә ыңгыраша.) Балалар. Әни, куркабыз, әни, куркабыз. (Чаршау артына качалар.) Фәхретдин. Соң падишаһка прашения бирик. Менә безне көчлиләр, динебезне бозалар, балаларыбызны чукындыралар, диик. Карасын түрәләрне, ул динне кысмаска унике падишаһ алдында ант иткән. Әхмәтҗан. Айларга барып җитәргә юл юк шул. Шуны эзлибез әле. Әнә теге Бәләбәй урысы үзенең браты аркылы генералга сүз кичереп булыр; генерал прашениене алыр да, туры падишаһка китәр дә, манифест алыр, димез. Тимерҗан. Поп бит, сезгә урыс диненә чыгарга манифест булган, унике генерал, унике әлхирей алдында падишаһ кул куйган, ди. Мәхбүбә. Карга карганың күзен чукымый, бар да бер кара йөрәк инде. Бар да бер дошман инде, Алла гына ярдәмчебез булсын! Фәхретдин. Алай булса, хәлифә падишаһка хәбәр бирик. Монда мөселманнарны көчләп чукындыралар, кызларны көчләп урыска бирәләр, шәһри Болгарга чиркәү салалар, диик. Әхмәтҗан. Аны да ничек бирик? Ничек прашениябезне хәлифә падишаһ кулына җиткерик? Ул да җиңел түгел. Аннары, ярый ла, ул безнең сүзне тотса, аннан да файда килмәсә, болары тагын каныгыр бит. Фәхретдин. Казанда хаҗга баручы юк түгелдер. Үзебезнең хәзрәттән бәйнә-бәйнә бәян кылдырып, Әхмәди абзыйларны Себергә җибәрүләренә, Миннисаны урыска сатуларыны, Садри абзыйны төрмәдә утыртуларыны, Куян авылы хәзрәтен үлек күмгән өчен Себергә җибәрүләрене — барсын да языйк. Аңарга да ышанмасмы? Вәзирләр мәҗлесен корсын да тыйсын моны! Биләргә чиркәү салганда ник бик тиз хәлифә падишаһ кырык мен гаскәр куйгач, песи булдылар? Сәлимҗан. Шулай да итик. Хәлифәсенә дә, падишаһына да прашения бирик. Берсе булмаса, берсе булыр. Әхмәтҗан, һәммәсенә бит акча кирәк. Менә бит өч атна йөрдем, минем дә бит, җәмәгать, йортым-җирем, бала-чагам бар. Казанына да бар, Уфасына да бар. Теге Петербургка барса, санатына да бүләксез булмас. Гыймади. Булсын! Бөтен йортны сатармын да бирермен. Алла исәнлек бирсә, угланнар, мал табылыр, актык атларыңызны сатыңыз, балаларыңызны сөтсез калдырып, актык сыерларыңызны сатыңыз, юлы булса, шуны булдырыңыз! Менә, угланнар! Әле сез яшь кеше, белмисез. Менә мин көне-төне үлем көтәм. (Ыңгыраша.) Әллә кайчан үләргә вакыт җиткәнне беләм. (Җылаган тавыш белә.) Урыс каберенә күмелмәс өчен Алладан, Газраилга сабырлык бир, диеп ялбарам. Яшем сиксәнгә җитте, Аллага шөкер, Аллага шөкер, мөселманлыктан аерылмадым, Аллага шөкер, нинди вакытта да — көчләп чиркәүгә алып барганда да, көчләп сасы суга чумырганда да «Алла» сүзен онытмадым. Шуның өчен кыйнадылар, таладылар, бөтен йорт-җирне бүлдерделәр — мин чыдадым. Шуларны әнә үзем өчен генә түгел, угланнар, барыңыз өчен дә кылдым. Инде үлем көненә килдем, кабер якасына бастым. Бер — Алладан, икенче, сездән сорыйм, мине урыс мазарлыгына күмдермәңез! Миңа үләр алдыннан мөселман каберенә күмелеп, газиз баш көннәрне Коръән тынлап, рәхәтләнеп ятарлык ясаңыз! Угланнар, сиксән ел яшәдем. Бала-чага үстердем; юл кунагымы борып җибәрмәдем; кеше малына җинаять итмәдем; үлем түшәгендә тынычланырга, Газраил белән юлыкканда мөселманча юылып, мөселманча җеназам укылып, мөселман каберенә күмелергә ышанасым килә шул. Җаным тәнемдә вакыт кертә алмаган чиркәвенә минем җансыз-нисез тәнемне өстерәп илтеп тыгар диеп куркам шул. Алла! Алла! (Ыңгыраша.) Кызлар җылыйлар. Әхмәтҗан (сикереп торып, бабайга барып). Чү, чү! Ни булды? Гыймади дәдә мичкә таба ава. Аның авызыннан күбекләр чыга. Балалар тагын кычкырып җылый. Зөләйха чаршау артыннан чыга. Бөтен өй асты өсткә килә. Ирләр, торып, Гыймади бабайны күтәреп сәкегә салалар. Мәхбүбә (янына утырып, кулы белән тотып). Ут кебек яна. Әхмәтҗан. Башына суык сулы тастымал куеңыз! Береңез хәзрәткә барыңыз! Карт кешенең бары бергә. Алла сакласын! (Сибгатулла чыгып китә.) Сәлимҗан. Тиз йөр. Әхмәтҗан. Мостафа, син хәзрәт килгәнчә белгәнеңне укый тору кирәк иде. Мостафа. Безнең белгән инде, Аллаһе Тәгалә үзе кабул итсен. Карчык (балаларга карап). Үз эчеңездән «Колһуалла» укыңыз! Әнә бабаңыз ничек авырайды. (Үзе авызын селкетә: Мостафага ишарә кылып, утырырга күрсәтә. Ул, утырып, авыз эченнән Коръән укырга тотына.) Бөтен өйне курку баса. Авыр тынлык белә өй тула. Пауза. Чалмадан, чапаннан хәзрәт, аның артыннан Сибгатулла керә. Хәзрәт. Әссәламе галәйкем! Халык. Вәгаләйкем әссәлам! Сәлимҗан. Хәзрәт, бабай авырып китте. Әхмәтҗан. Исәнмесез, хәзрәт? Башкалар да. Исәнмесез, хәзрәт? Хәзрәт. Аллага шөкер, исәнме, Мәхбүбә абыстай? Мәхбүбә. Биргәненә шөкер, хәзрәт, биргәненә шөкер. Гөнаһ җыеп торабыз әле, хәзрәтем! Хәзрәт (бабайның башын тотып). Машалла! Машалла! Яна. (Бисмилла әйтеп йөзенә өферә. Бабай күзләрен ача. Башкалар тик торалар.) Бабай (һәммәсенә дә карап). Уф Алла! Хәзрәт. Гыймади агай, бала-чаганы куркыткансың! Гыймади (ыңгырашып). Вакыт, хәзрәт, вакыт! Ризык бетмәгәнгә әле дә тордым. Күптән вакыт. Уф Алла! (Ыңгыраша.) Әллә ни, хәзрәт, суда йөзгән кебек булып киттем. Шуннан ни булганын белмим. Мәхбүбә. Бөтен йөзеңә тир чыкты. Гыймади (ыңгыраша). Бөтен тәнем яна, телем кибә, су биреңез! (Зөләйха суга чыга. Гыймади тагын селкенә башлый. Авыр гына.) Тунымны салдырыңыз! (Ирләр тунын салдыралар. Зөләйха су кертә. Мәхбүбә юрган белән өстен яба. Хәзрәт башын тотып тора.) Менә, хәзрәт, Әхмәтҗан шатлыклы хәбәр белән кайтсын да тынычлап үлим диеп өмет итеп тора идем. Рәхмәт, бик күп йөргән. Теге, хәзрәт, безгә ул көнне күрергә Алла язмагандыр, ахры, ул шатлыкны күрергә безгә насыйп булмагандыр, ахры. Картайгач, хәзрәт, күңел нечкәрә икән! Актык туемның үз йортымда, дустым-ишем арасында, имам, мөәззиннең хозурында булуыны күрәсем килгән иде, угырланмаенча, качмаенча (үзе җылый), Алла диеп үләсем, Алла диеп җан бирәсем килгән иде. Кеше кебек, хәзрәт, минем җеназам да мәсҗед алдында, олуг-кечек хозурында укылып, бабайлар каберенә күмеләсем килгән иде. (Туктап торып, җылаган тавыш белән.) Мин, хәзрәт, Василий түгел, мин, хәзрәт, Гыймаддин! (Бөтен кешеләр бер-берсенә карашалар.) Хәзрәт. Әлхәмдүлиллаһ, әлхәмдүлиллаһ, Гыймаддин ага! Гыймади. Әлхәмдүлиллаһ, мин мөселман! Хәзрәт. Бик беләм, Гыймаддин ага, бик беләм. Дин өчен әллә никадәр мәшәкать, зәхмәт чиктең, әллә никадәр мыскыл күрдең. Сиңа, Алла теләсә, Аллаһе Тәгалә дин юлында сугышкан сәхәбәләр савабыны язар. Китап әйткән: дин юлында зәхмәт чиккәннәр газилар белән бергә кубарлар, хәзрәте Хәмзә разый Аллаһе ганһенең ливасы астында булырлар, дигән. (Һәммәсе баш селкәләр.) Гыймади (ыңгырашканнан соң). Ишеттеңезме, угланнар? Һәммәсе. Ишеттек, Гыймади дәдә, ишеттек! Гыймади. Ишетсәңез, шул юлдан аерылмаңыз! Нинди көчләсәләр дә, газиз динеңездән, бабаларыңызның диненнән аерылмаңыз. Дөнья дәүләтенә, дөнья ләззәтенә алданмаңыз! Ир гомере — бер көн. Үтә дә китә. Ахирәт — мәңгелек. Ахирәтне югалтмаңыз! (Зөләйха еглый. Аның артыннан балалар җылый.) Хәзрәт. Әлхәмдүлиллаһ, Гыймади агай, һәммәсе ихласында, һәммәсе шәригать юлында. Нинди авырлыкларны да күзгә алмыйча мәсҗедтән калмыйлар, балаларны мәдрәсәдән чыгармыйлар. Мостафа угылы, Сибгатулла энесе, Гыймади агай, иң тырыш шәкертләрем. Кешеләр. Хәзрәт, үзенә рәхмәт инде. Олуг башыңны кече итеп, балалар өчен тырышасың, авырлыкларыннан курыкмыйча, безне башкалардан аерып йөртмисен. Хәзрәт. Миңа, җәмәгать, һәммәңез дә бер. Әхмәтҗан белән Мөхәммәтҗан арасында, Сибгатулла белән Төхфәтулла арасында аерма юк. Китап әйткән: «Мән калә ля илаһе илля Аллаһе фәһүә мөслимү»,— дигән. Кайсымызнын Аллага якын икәнлегебез Аллаһе Тәгаләнең бер үзенә генә мәгълүм. Миңа урядник, аларга мәҗлескә барсаң, Коръән укысаң, указыңны алырмын, ди. Мин ничек мөселман кешенең үтенечене кайтарыйм? Гыймади. Рәхмәт, хәзрәт! Мәхбүбә. Рәхмәт, хәзрәт, рәхмәт! Гыймади (ыңгыраша. Юрганын өстеннән ташлап). Хәзрәтем! Бик зур йомышым бар! Хәзрәт. Кулдан килгәнне, Алла теләсә, эшләрбез. Гыймади. Хәзрәтем! Дөньяда бик күп гөнаһ эшләгәнмен. Аллаһе Тәгалә кичерсен! Актык бер теләгем бар, хәзрәтем! (Ыңгыраша. Теле тотлыга башлый.) Менә, хәзрәтем! (Җылый. Балалар җылый. Ирләр дә кайсылары күзләрен сөртә.) Өемнән җеназамны алып чыгып, мәсҗед капкасы төбендә җеназамны укып, мөселман каберенә күмсәнә! Мәхбүбә (тезләнеп, җылаган тавыш белә). Хәзрәткәем! (Балалар да кычкырып җылый.) Хәзрәт (аптырап калып). Ул бит, Гыймади агай, мөселман берлә кяферне Аллаһе Тәгалә үзе аера. Кяфер каберенә мөселман күмелсә, фәрештәләр мөселман каберенә күчерә, дигән. Гыймади (җылап). Алланың рәхмәте киң, хәзрәтем! Әле, хәзрәтем, бу поп урыс авылына иттереп күмдерә икән, диләр. Ай хәзрәтем! Күңел бик рәнҗи шул. (Зөләйха кычкырып җылый.) Мостафа. Гыймади дәдә! Хәзрәткә дә авыр шул. Ул да бит ил кешесе. Гыймади. Юк, хәзрәтем! Сиңа авырлык булуны теләмим. Ләкин, хәзрәт, күңел шул баш кичләрдә, атна-кичләрдә минем дә җаным шунда булсын иде, минем дә җаным шундагы бала-чаганың Коръәнен тынлап шатлансын иде, дим... Ай хәзрәтем! Мәхбүбә. Ай хәзрәтем! (Хәзрәт күңеленнән әллә ни уйлаган кебек тора.) Сибгатулла. Хәзрәтнең дә дусттан дошманы күп, указын алдырырлар. Хәзрәт. Бик күп мәшәкать чиктең. Мәсҗед карты булып гомер үткәрдең, Гыймади ага, ярый, синең җеназаңны васыятеңчә кылып, мөселман каберенә күмдерермен. Гыймади. Рәхмәт, хәзрәтем! Рәхмәт, хәзрәтем! Алһәм калә ля илаһе илля Аллаһе фәһүә мөслиму — «Алладан башка илаһи юк» дигән кеше мөселман була. Аллаһе Тәгалә сигез оҗмахның ишекләрен ачык кылсын! Мәхбүбә. Рәхмәт, хәзрәт, рәхмәт, рәхмәт! Без моңлыларны сөендергән өчен Аллаһе Тәгалә сиңа ахирәт шатлыкларын бирсен! (Хәзрәтнең кулын алып үпмәкче була. Хәзрәт бирми.) Һәммәсе (аякка торып, кул багълап). Рәхмәт, хәзрәт! Гыймади. Бу шатлыкны күрермен диеп уйламаган идем. Мин хәзер, угланнар, атасының куенында йоклый торган бала кебек, көлә-көлә үләм. Мин хәзер, угланнар, барыңызны да хәзрәткә тапшырып, сезнең өчен дә тынычлап җан бирәм. Хәзрәтем! Боларның аталары бул, дәдәләре бул! Боларга тугры юлны күрсәт! Әүвәл Алла, аннан соң син, хәзрәт! Хәзрәт. Дин юлыны күрсәтү безнең вазыйфабыз, Гыймаддин ага. Әлхәмдүлиллаһ, Аллаһе Тәгалә безгә шундый зур бер вазыйфа муеныбызга салды. Кимчелекләребезне үзе кичерсен! (Карт тагы тына. Кешеләр тик торалар.) Хәзрәт (Сәлимҗанга). Андый-мондый эш булып китсә, бер кешедән дә сорамыйча барыныз да кабер казыңыз! Башкасы минем эшем. Кешеләр. Рәхмәт, хәзрәт, рәхмәт! Мәхбүбә. Хәзрәтем! Угылым Әхмәт бик авырып тора ласак. Әле әнисе, бик йөдәткәч, бишеккә салды. Берәр генә төкереп җибәрмәссеңме икән? Зөләйха, ал әле! Хәзрәт. Юк, Мәхбүбә абыстай, йокысыннан уятмаңыз! Өстенә генә төкерим! Бу соң әле минем Галинең яшьтәшеме? Мәхбүбә. Белмим, хәзрәт! Казлар суйганда дүрт яшь тула. Сәлимҗан бишекне хәзрәткә китерә. Хәзрәт. Шул шул! (Бишеккә карап.) Сиңа шәкерт булырга вакыт җиткән, син авырып ятасың. (Өшкерә. Халык тик тора. Өшкереп бетергәч, дога кыла да Зөләйха, сандыкны ачып, Мәхбүбә әбигә сөлге бирә. Мәхбүбә әби хәзрәткә бирә.) Рәхмәт, Мәхбүбә абыстай, рәхмәт! (Гыймади агай карап тора. Ыңгыраша.) Гыймади (хәзрәт өшкереп бетергәч). Хәзрәт, мине дә өшкерсәң! Хәзрәт. Ярый, Гыймади ага, ярый. (Хәзрәт өшкерергә тотына.) Менә шул арада бер җегет килеп кереп: «Поп килә, поп килә!» — диеп кычкыра. Балалар еглашырга тотыналар. Кешеләр куркып китәләр. Зөләйха, су өстенә каплаган тәре тактасын алып, почмакка куя,ирләрнең Сәлимҗаннан башкасы кәләпүшләрен мич башына ыргытып, яланбаш каталар. Мостафа ыштан кесәсеннән крестен ала. Хәзрәт һаман укуында дәвам итә. Поп, аллы-артлы өч казак килеп керәләр. Алар артыннан берничә татар киемендә яланбаш кешеләр килеп керәләр. Поп (ул исе китеп, аннары ачуланган тавыш белә.) Бу ни бу? Ул кызу-кызу Гыймади дәдәнең янына килеп, аны чукындырмакчы була. Ике кулыны җәеп, Мәхбүбә әби, аның янында Зөләйха, попның юлын кисәләр. Кызлар акырырга тотына. Шул арада, хәзрәт өшкереп бетереп, догага кулын күтәрә. Поп (аяк тибеп). Бу ни бу? Бу ни бу? Мин сезне казаматта черетермен! Хәзрәт, попның тавышын ишеттермәс өчен, догасын кычкырыбрак укый; хәзрәт белән кешеләрнең бик күбесе кулларын күтәрә, поп борылып карый башлагач, барысы да кулларын төшерәләр. Поп (аптырый, кычкыра). Мулла, ник монда килдең? Мин сине Себергә җибәртермен! Хәзрәт. Аллаһе әкбәр! (Йөзен сыйпый да.) Гыймади ага! «Ля илаһе илля Аллаһе Мөхәммәд Рәсүлуллаһ!» диген! (Гыймади әйтә.) Поп (тагы сикерергә тотына. Урыныннан торган муллага каршы килеп). Син ник котыртасын? Син ник христиан өенә кереп, Коръән укыйсың? Мулла. Болар — мөселман! Поп. Христиан! Мулла. Мөселман. Гыймади (ыңгыраша-ыңгыраша). Мөселман! Ля иляһе илля Аллаһе Мөхәммәд Рәсүлуллаһ. Зөләйха. Мөселман! Поп. Мөселман?! Мин сезне Себердә черетермен, төрмәдә киптерермен. Мин сезне өйрәтермен, башка юл белән өйрәтермен. Тегеләр. Без мөселман, без курыкмыймыз... Без — мөселман! Поп (бакырынып, сикереп). Христиан! Мулла (авызына кергән кебек). Мән калә ля илаһе илля Аллаһе фәһүә мөслимү — бу хәдис! Ахмак, аңладыңмы? (Попның өстенә килеп.) Аңладыңмы? Поп аптырап тора. һәммәсе аягүрә баскан. Зөләйха белән Мәхбүбә кулларына табагачлар тотканнар. Карт. Ля иляһе илля Аллаһе... (Сузып әйтә.) Пәрдә төшә.

ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ үзгәртү

Зур йорт. Сәхнәнең сул тарафында каралтылар. Уң тарафыңда капка. Сәхнәгә каршы өйләрнең ишеге күренә. Йортта такталардан тәбәнәк озын утыргычлар ясап ирләр, егетләр утырганнар. Аларга каршы якта бик күп хатыннар, кызлар. Ирләрнең дә, хатыннарның да бик күбесе яшьләр. Барысы да бәйрәмчә киенгәннәр, тирә-юньдә әллә никадәр балалар. Пәрдә ачылганда җиргә җәелгән аш урынын ике уртача хатын җыеп маташа. Скрипкәне көйләү тавышы берлә пәрдә күтәрелә. Бер яшь ир берлә бер яшүсмер зур чиләктән савытларга салып ирләргә бал өләшәләр. Көзге, кояшлы җылы көн. Балалар арасында Зөләйханың ике кызы кулларына бер малайны тотканнар. Пәрдә ачылгач та, бал өләшүче утырган бер егеткә савыт күтәреп барып: Яле, кода! (Егет ала.) Егет. Ай-ай, Әхмәди, апасы матур чыктымыни? Әхмәди. Чыкты шул! Әллә син дә өйләнеп җибәрәсеңме? Балдыз бар бит. (Кызлар көлешәләр. Икенче җегеткә бирә.) Беренче егет. Рәхмәт, Әхмәди кода. Менә элгәре музыкантка бир. Габдери. Без гел монда, син безне кайгыртма. Икенче егет. Яле, Габдери, уйнап җибәр әле. Габдери. Чү, ашыкма, өшкерим әле. (Бал өләшү дәвам итә.) Беренче егет (эчеп бетереп). Әмма шәп тә икән! Бөтен тамыр буйларыннан йөгерде. Габдери (бетереп). Миңнесафа абыстай ясадымы, Әхмәди? Беренче егет. Кем ясаса да ясады. Безнең эш аны тикшерүдә түгел, син эч тә эч. Халык. Шулай, шулай. Икенче егет (кызларга карап). Ай, кодачалар да бигрәк тә асыллар икән! Карасана шул кодачаның буена! (Берсенә күрсәтә. Кызлар арасында хәрәкәт. Көлешәләр.) Кодача. Әй мәхәббәтсез! Икенче егет. Мәхәббәтсез булса, хәзрәттән өшкертермез. (Мыегын сыпыргалый.) Беренче егет. Яле, бик моңаеп киттек, Габдери, әйттер әле. Габдери. Ашыкма, өлгерерсең әле. Беренче егет. Ашыгам шул, беләмсең, бу туй бит! Туй! Әнә кодачалар биергә тора! Бармак шартлаталар. Кызлар көлешәләр. Кешеләр күбәя, хатыннар, кызлар, балалар һаман килә бара, балны эчәләр. Егет (йырлый). Ай-һай дигән әй-й тавышка... Сандугачлар качай... камышкай... Алай шул, болай шул, чакыргачдин килдек шул, матур булгач, сөйдек шул. Син булмасаң, ул булыр... Салма башларыңны... сагышка! Матур шул кодачам, зифа шул кодачам, Кодачамны, күралмасам, төннәр буе саташам... Бер егет. Иөз яшә! Синең исәнлеккә! (Эчеп җибәрә.) Җырчы егет. Кодача исәнлегенә! (Кызлар көлешәләр.) Габдери уйнап җибәрә. Ул әүвәлге көен уйный, бары да тынлап торалар. Уйнап бетергәч: Бер егет (Габдеригә). Өздең, абзыкаем, үзәгемне!.. Әллә ниләр уйлаттың... Вакыты килер әле... (Кызларга карап.) Безнең үрамда да бәйрәм булыр. Бик борыныңны күтәрмә! (Иырчы егеткә.) Иә, абзыкаем, җырлап җибәр! (Скрипкә уйный, егетләр кушылалар.) Сусадым, җаный, сулар кайда — Дәрья суларында юк файда... Әллимсең, бәллимсең — Газиз гомерләреңне жәллимсең? Беренче егет. Бас, Мәфтуха, син басмасаң, мин басам. Бар егетләр. Инде безгә... күрешү кайда... (Кызларга таба кулын бутыйлар.) Төшләремдә күрсәм — шул файда... Әллүки, бәллүки... Сагынып җырлыйм, җанеки. Габдери көйне үзгәртә, аның артыннан скрипкә дә үзгәрә. Ай җаным, җан дустым, Синең өчен мин үстем. Җандым, беттем, киптем, көйдем — Синең өчен, җан дустым. Бер егет. Шулай! Шулай! Рәхмәт, туган! Балчы. Яле, эчеп җибәреңез! (Бар да эчәләр.) Икенче егет. Әйдә, Габдери, уйна! (Габдери уйный,) Икенче егет. Минем бәгырем түзалмый, Өметләрен өзалмый, Сыкрый-сызлый картаядыр, Үз дигәнне әйталмый. Алма пешсә — аллана, үтә пешсә — баллана. Сөйсә сөйсен егет үзе, Кызлар сөйсә — назлана. Егетләр. Шулай! Шулай! (Кызлар арасында пыш-пыш кына сүзләр ишетелә.) Йырчы егет: Җаным, җаным, җантирәк, Жаным, сиңа ни кирәк? Җаным җарып бирер идем — Сине сөяргә кирәк. Миңа каршы ник бактың? Ник элек сүз каттың? Йөрәгемә ут яктың, Керәшен дип, утка аттың. Кызлар арасында зур хәрәкәт. Алар бер-берсенә карашалар. Егетләр арасында да хәрәкәт. Беренче егет. Икенче көй, икенче көй! Туй, егетләр, бу, туй! Туй, туй! Икенче егет. Туйда эчмәсәң, кайчан эчәрмез, сал, егет! (Эчәләр.) Габдери озын бер көй уйный. Тагы теге егет йырлый: Мәдрәсәдә мин булдым — китап Коръән мин күрдем. Кайный түгел, яна йөрәк — (кызларга карап) синең өчен хур булдым. Беренче егет. Бию көе, бию көе, егетләр, бию көе! (Бер егет чыгып, кесәдән яулыгын чыгарып, биергә хәзерләнә. Скрипкә бию көенә көйләнә; икенче егеткә.) Бу кем? Икенче егет. Шакирҗан. Ул, малай, саташырга җиткән, ике ел инде Закир кызыннан өметен өзә алмый. Биюче егет. Алар безнең халыктан түгелмени? Егет. Түгел шул. Кыз да бик борынын күтәргән. (Скрипкә уйный башлый. Егет бии. Кызларның янына килеп төрле миналар ясый; бераздан соң ул бер кызның янына барып.) Әйдә, кодача! (Кыз тартына.) Егетләр. Йә, Мәрфуга, йә, Мәрфуга! Мәрфуга.„Юк, мин бии белмим. Егетләр. Йә, Мәрфуга, бие! (Берсе, торып, Мәрфуганың кулыннан тартып чыгара. Ул чыкмаска тели. Кызлар төртәләр: «Чык, чык!» — дип әйтәләр; егет берлә кара-каршы биергә тотына.) Беренче егет. Уздыра Мәрфуга! Кызы да бит! Бер кашык суда йотарсың! (Биеп туктыйлар. Мәрфуга, битләрен сөртеп, кызлар янына барып баса.) Беренче егет (торып, бер савыт бал алып, Мәрфугага әйтеп бирмәкче була. Мәрфуга алмый). Эч, эч! (Кызлар да: «Эч!». Мәрфуга аз гына эчә.) Беренче егет. Уздырды түбән очлардан, шулай, Мәрфуга! Икенче биюче. Мин кодача берлә биим, яле, кодача! Әйдә инде, кодача! Кодача. Мин белмим, мин белмим. Егет. Йә инде, Мәсрурә, безнең Куян авылын оятка калдырма! Кодача. Белмим, белмим. Балалар да сикереп биергә хәзер торалар. Тагы бии башлыйлар. Шул арада Сәлимҗан вә башка — беренче пәрдәдәге кешеләр килеп керәләр. Биючеләр бии. Яңа килгәннәргә бал бирәләр. Икенче биюче (кодачаны кулыннан тотып чыгара). Белгән кадәре җитәр. (Бии башлыйлар.) Икенче егет. Шулай, шулай, ай кодача, әллә икенчегә алыйммы үзеңне, карасана буйларына! (Кызлар көләләр. Бию бетә. Алар туктагач та, балалар һаман биеп маташа.) Беренче егет (чыгып). Йә, Сәлимҗан абзый, берне әйттереп җибәр әле. Баядан бирле сине көтәмез. Сәлимҗан. Минем бит, егетләр, вакыт үткән. Аннан, беләмсез, безнең кайгылы көннәр... Беренче егет. Юк, юк, Сәлимҗан абзый, бу туй бит, бу туй! Гыймади бабай яхшы кеше иде, Алла үлгәч тә урынын җәннәттә кылсын! Туйны онытырга ярамый; йә, Сәлимҗан абзый, йә!.. Өй хуҗасы. Сәлимҗан, Сәлимҗан, дисез. Тамакны азрак майланыз әле, майсыз кашык авызны ерта, диләр. (Бал бирә.) Сәлимҗан (эчеп). Мин бит, егетләр, картайган инде, башта да ул түгел. Икенче егет. Минем башта да... Сәлимҗан абзый... Инде туй бу! (Бераз исергән.) Янган йөрәкне салкын бал берлә сүндерәбез монда... Йә, Сәлимҗан абзый, йә... Сәлимҗан. Алай булса, «Тәфкилеф»не уйна әле. Акрын гына уйна. Габдери уйный башлый. Сәлимҗан җырлый. Беренче егет. Ай, абзыкаем, өзде үзәгемне! Габдери! Бию көе! Бию көе! (Габдери бию көенә күчә.) Бер егет (чыгып, кызлар янына барып, бер кызның кулыннан тотып). Әйдә, Зәйнәп, әйдә... Зәйнәп. Юк, юк, мин бии белмим. Кызлар. Бар, бар! Егетләр. Әйдә, Зәйнәп, әйдә. Йә, Зәйнәп, безне ары яклар алдында кимсетмә, әйдә! Йә, Зәйнәп! Зәйнәп. Юк, юк, мин белмим. (Чыкмый.) Габдери (бию көе уйнаган көенчә). Белмисеңмени? Зәйнәп. Юк! (Егет башын иеп утыра башлый.) Башка егетләр. Бии, бии! Егетне төртеп чыгаралар. Кызлар арасыннан бер кыз үзе килеп чыга. Икәү биергә тотыналар. Бик кызу биеп торганда азан әйтә, музыка да, биючеләр дә туктый. Биюче балалар гына әйләнеп маташалар. Азан тавышы ишетелә. Дога кылалар да тагы бию башлана... Беренче биюче. Яшь килен кайта, яшь килен! Һәммәсе бергә. Аяклары төкле булсын! Яшь килен капкадан яңы чиләк-көянтәле су күтәреп керә, аның артыннан җиткән кызлар, хатыннар. Хатыннар арасында Зөләйха да бар. Балалар. Яшь килен су юлыннан кайтты, су юлыннан! Яшь килен! Беренче егет. Монда, яшь килен! Монда, яшь килен! Бары да. Монда, монда! (Кызлар, хатыннар куллары берлә бутыйлар. Бер егет яшь килен янына барып әллә нәрсә сөйли; Габдери бию көе уйнарга тотына. Зөләйханы ике яктан ике кыз чорнап ала. Ул угылыны кулына күтәрә. Акрын гына атлап, яшь килен килә. Ул килеп җиткәч, бөтен кешеләр. Төкле аяк берлә, яшь килен! Яшь килен! Беренче егет. Йә, яшь килен, биеп җибәр! Яшь килен. Бик кызу уйный! Габдери сирәкләтә. Яшь килен биергә тотына. Бию арасында ерактагы кыңгырау тавышы ишетелә. Халык һаман үзен-үзе оныта бара. Һәммәсе бергә. Шулай, шулай, яшь килен! Яшә! Төкле аяк белә кил! Шул арада кыңгырау бик якынлаша. Ул туктый. Балалар урамга таба карыйлар. Халык һаман аңламый. Капкадан поп, становой биш-алты стражник, бер-ике урыс килеп керәләр. Тегеләрне күргәч, балалар чыр-чыр итеп качалар. Габдери туктый. Хатыннар, кызлар читкә чабыша. Ирләр урыннарыннан торалар. Кайсылары кача, кайсылары урынында басып кала. Килгәннәр вәкарь белән генә сәхнәгә кереп басалар да тик карап торалар. Озын гына пауза. Поп (становойга). Мин әйттем бит! Становой. Кая староста? Хәзер табып китереңез! (Берничә кеше йөгерешәләр.) Становой. Бу ни бу?! Бер кеше. Безнең авылның Сибгатулланың энесе Куян авылыннан Шәйхулла кызыны алды да туларның туе. Поп. Туй? Туй? (Становойга.) Мин әйттем бит! Становой. Өстәл чыгарыңыз монда! Кешеләр, акрын гына, бал савытларын-фәләннәрен җыялар. Балалар, хатыннар сәхнәнең кырыеннан гына куркынып карап торалар. Становой (утырып). Хәзер моңда Василийны, аның хатыны Марфа Васильевнаны, Митрофанны алып килегез. Бер кеше. Василий?.. Ул үлде. Поп. Үлде? Ничек үлде? Сәлимҗан. Ятты да үлде. Поп. Ничек үлде? Кем күмде? Ник мине чакырмадыңыз?! Сәлимҗан. Кем күмсә дә күмде... Бер кеше. Бүген, Аллага шөкер, җидесен үткәрдек. Поп (становойга). Әйттем бит мин, болар берлә башкача кирәк дип! Бу туй кем туе? Чакыр монда шуларны! (Бер кеше дә селкенми тора.) Становой. Сезгә әйтәләр! Чакыр монда шуларны! Сибгатулла (чыгып басып). Бу безнең туй! Поп. Сезнең туй? Ә... Кайда никях укыттыңыз?.. Сибгатулла. Без әле туй ук итмәдек, бу әле... болай гына... Туйдан сезне калдырмабыз... Бездә татар гадәте буенча гына... Поп. Татар гадәте буенча... Мин сезгә татар гадәте күрсәтермен! (Күкрәгенә значок таккан бер кеше, бүрегене алып, становой алдына килеп баса.) Староста нигә килми? Становой. Староста? Староста. Шул, гаспадин пристав! Становой. Хәзер бер минутта Василий, аның хатынын, ничек аның исеме? Бер кеше. Мәхбүбә. Становой. Тфү, черт! (Кәгазьгә карап.) Марфа Васильевнаны, Митрофанны, Дмитрийны, Павел Егоровны, мулланы алып кил. Староста. Василий үлде. Становой. Кем күмде? Староста. Мин белмим, мин ул көнне шәһәрдә идем. Менә кияве, шуннан сораңыз. Сәлимҗан. Мин күмдем! Поп. Син ничек күмдең? Сәлимҗан. Кабер казыдым да күмдем! Васыяте буенча күмдем. Староста чыга, бер кеше — доносчы башыннан бүреген алып килеп баса. Становой. Сиңа ни кирәк? Доносчы. Василийне мулла күмде. Боларның туен да мулла итте. Сибгатуллаларның угылларын да мулла укыта. Василийнең зиярәтен дә беләм. Теләсәңез, күрсәтермен! Поп. Мулла монда килдеме? Доносчы. Килде, чалма берлә килде. Никях укыды. Коръән укыды. Бүген Василийның җидесендә дә Коръән укыды. Барсына да бара. Мәдрәсәдә балаларны укыта. Мәсҗедтә намаз укыта, иман өйрәтә. Поп (становойга). Яз, яз! Становой (яза, доносчыга). Синең исемен ничек? Доносчы. Әхмәт Мөхәммәтшин. Поп. Син болардан түгел? Доносчы. Юк, түгел, түгел, мин чын мөселман, чын! Становой. Беттеме? Доносчы. Тагы менә, ваша благарудия, бояр кырыннан көлтә урладылар дип, минем өсттән урәтник язу куйган иде, шуны бетереп булмасмы? Пажалысты, барин, пажалысты, бәтүшкә! Становой. Кит, кит. (Теге акрын гына чыга.) Поп. Балаларны мулла укыта. Боларны барсын да җыеп алмый булмас. Староста килеп керә. Староста. Мин хәзер десятникларны җибәрдем. Мәхбүбә абызтай авыру. Мин бара алмыйм, ди. Сәлимҗан. Ие, ул авыру, йөри алмый. Поп. Мулланы китермәдеңезме? Сәлимҗан. Кирәк булса, китереңез. Становой (Сәлимҗанга). Син кем?! Поп. Бу — Митрофан. Становой. Ә алаймы? Кил монда! (Урядниклар янына киләләр.) Василий авырганда батюшканы благославить итүдән син тыйдыңмы?! Сәлимҗан. Мин түгел, үзе тыйды. Мин, диде, мөселман, мөселман булып үләм, диде. Поп. Әһә! Ул крестить ителгәнме? Син ителгәнме? Сәлимҗан. Юк! Ул да, мин дә мөселман! Становой (попка карап). Моның белән сөйләп торырга да тиеш түгел, анда полициядә сорарлар! (Стражникларга.) Ал шуны! (Ике стражник Сәлимҗанны тотып алалар.) Сәлимҗан. Мине ни дип тотасыз? Мин закунг! каршы килгәнмени? Становой. Менә күрсәтермен мин сиңа закунны! Урядниклар. Тик тор! (Камчылары белә бутыйлар. Әллә никадәр кеше килеп керә.) Староста. Менә килделәр. Становой. Марфа кайда? Староста. Зөләйха, Зөләйха! Зөләйха (кереп). Ни бар? Становой. Син кем? Зөләйха. Минме? Минем сиңа бик кирәгем бармыни? Становой. Сораганга җавап бир! Зөләйха. Зөләйха. Становой. Зөләйха, син татармы? Зөләйха. Әлхәмдүлиллаһ, дин исламда! Поп. Моны монастырьга җибәрергә кирәк, мин архирей белән сөйләштем. Алыңыз. (Зөләйханы тотып алмакчы булалар. Зөләйха кача башлый. Стражниклар тотып китерәләр.) Становой. Максим, Федор, Захар — бары да мондамы? Берничә кеше (башларын салып). Бары да монда. Становой. Менә сезне барыңызны да исправник чакырган, сөйләшәсе бар, ди. Аңладыңызмы?! Сибгатулла. Ни өчен соң, господин пристав? Без, Аллага шөкер, налогын түлибез, ил хезмәтен итәбез, күрше-күләнгә зарар китермибез, менә старостадан сораңыз. Становой. Анда баргач белерсез. (Стражникларга.) Алыңыз! (Тегеләр тота башлыйлар.) Бер кеше (чыгып). Господин пристав! Бу бит закунсыз җир түгел. Син боларны ник аласын? Алуыннан купия бир. Становой. Тик тор, синең эшең юк! Теге кеше. Юк! Минем эшем! (Кесәсеннән бер медаль чыгарып кия.) Мин падишаһка тугрылык белән 25 ел хезмәт иттем! (Аяк тибеп кычкыра.) Син не смей мине мыскыл итәргә! (Өстенә килә.) Становой. Кит моннан! (Стражникларга.) Алыңыз шуны! Аның артыннан тагы берничә кеше керә. Берничә татар (килеп). Тукта, сабыр ит! Теге кеше. Сабыр ит — бу закунсыз җирмени? (Моны уз кешеләре алып чыгып китәләр. Поп бер кәгазь чыгарып становойга бирә.) Становой (старостага). Мулла кая? Староста. Мулла намазда. Минем хәзер падишаһка дога кыла торган вакытым, башка вакытта килермен, дигән. Становой. Хәзер алып кил! Бер минут тотма. Максим, бар староста белән мулланы алырга! (Китәләр. Становой кәгазьгә карап.) Захар! Бер мөселманча киенгән кеше. Мин. Становой. Синең ике угылың бар икән, берсе Петр, берсе Федор. Шуларны быел батюшкага укырга итәргә хәзерлә. Теге кеше. Минем байлыгым юк, йорт-җир карарга кирәк. Поп. Муллага укытырга бар. (Халык тавышларга тотына. Бер кешегә.) Петр, синең Мария исемле бер кызың илә Василий исемле бер угылын бар икән. Шуларны батюшкага укытырга китер. Теге кеше. Минем андый укырга барырга балаларым юк. Алар үзем күк мужик булырлар, аларга уку кирәкми. Становой. Күп сөйләмә, хәзер китер! (Балалар арасында тавыш чыга. Капкадан әллә ничә кеше килеп керә. Шулар арасында табагачка таянган Мәхбүбә әби дә бар.) Максимов! (Бер кеше дә дәшми.) Максимов! (Читтәге кешеләр әллә нәрсә сөйлиләр.) Әхмәтҗан (становой алдына басып). Господин пристав, господин пристав! Становой. Ни бар? Әхмәтҗан. Болар барысы да батюшканың кляузы гына, аның сүзенә ышанып йөрмәңез. Безнең падишаһка биргән прашениямез бар. Становой. Мин аны белмим. Мин ни кушсалар, шуны эшлим. Менә монда унсигез бала бар икән, аннары ике җиткән кыз — ул балаларны школага озатыңыз. Озатмасаңыз, мин барыңызны да арестовать итәм. Ике кызны монастырьга җибәреңез. Берсе Марфа, берсе Федосья. Әхмәтҗан. Мәйлең, без аны эшли алмыймыз! Сәлимҗан (стражниклар кулыннан котылып). Ул кыз түгел, хатын! Минем хатыным! Зөләйха. Мин кыз түгел, хатын, минем балаларым да бар. (Становойның янына килеп басалар.) Поп. Кыз, кыз! Минем метрикада никяхы язылмаган. Сәлимҗан. Господин пристав, ул минем хатын. Ун елдан бирле минем хатын. Поп. Юк, юк! Ул кыз, менә мин бик матур жених таптым. Элгәре монастырьда тәүбә кылсын, аннары кияүгә бирербез. Сәлимҗан (Зөләйханы кулыннан тотып). Мин бирмим! Мин бирмим! Үтерәсең булса, үтер. (Становойга.) Закуның булса, үтер! Капкадан яшь кенә кеше чабып килеп керә дә становойның алдына басып: Кеше. Ни эшләгән Федосья? Становой. Син кем? Кеше. Мин мөселман! Становой. Синнән русча сорыйлар. Син кем? Ни кычкырасың? Әй, стражник! (Стражниклар килеп тота башлыйлар.) Теге кеше (карышып). Мин Федосьяның ире. Син минем хатынымны алмакчы буласын, хәләл хатынымны алмакчы буласың! (Стражникларның кулларыннан ычкынып, өстәлгә куллары берлә сугып.) Мин авызыңны җимереп бетерермен! (Тавыш күтәрелә.) Мәхбүбә әби (килеп басып). Йә, мине ник чакырдың? (Табагачка таянган. Становой аны күреп куркып китә.) Йә, мине ник чакырдың? Становой. Син кем? (Аны күп кеше чорнап алалар. Халык улый.) Мәхбүбә әби. Белмәгәч, ник чакырасың? (Попка табагачны бутап.) Әй йөзе кара, әй кара йөз! Әхмәтҗан. Акрын, Мәхбүбә абызтай, акрын! Становой (стражникларга). Алыңыз шуны, алыңыз! (Берсе килеп тота башлый, бер егет юлыны бәйли.) Егет. Бәйләнеп кара, кабыргаларыңны санарсың! Читтән бер тавыш. Нәрсә көтәбез иңде? Үлем бер, җәмәгать, безне көчләп чукындырмакчы булалар ич! Әй, егетләр! Бер кеше. Юк, юк, туктаңыз!.. Мәхбүбә әби (попка). Йә, йөзен кара, ник чакырдың?! (Зөләйханы стражниклар арасында күреп.) Сиңа ни булды тагы? Зөләйха. Менә тоттылар. Монастырьга итәбез, диләр. (Еглый.) Мәхбүбә әби (попка карап). Синме шулай иттең, кара йөз?! (Попка табагач белән суга. Стражниклар аны тотып алалар.) Становой. Бир кирәген! (Стражниклар кыйнарга тотыналар.) Балалар арасында еглаган тавыш ишетелә. Бөтен кеше җыелып попны, становойны кыйнарга ябышалар. Тавыш, кычкырыш зурая бара. Бер-ике мәртәбә мылтык тавышы ишетелә. Пәрдә төшә.

ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ үзгәртү

Бер рус өе. Дивар буйларында озын, тар утыргычлар. Ишек буенда зур гына сәке. Почмакта төрле зурлыктагы кәгазьләр берлән зиннәтләнгән тәреләр; тәреләр алдында шәм яна. Пәрдә ачылганда сәхнә буш. Тыштан чиркәү кагуы гына ишетелә. Зөләйха килеп керә. Ул иләгән тун кигән. Башына кара яулык бәйләгән. Өйгә кергәч тә, бишектәге баланы карый. Өйгә караңгы төшеп килә; өй шәм яктысы белән аз гына яктырган. Ул өстен-башын чишенә дә лампа кабыза. Төре алдындагы утны өреп сүндерә. Эскәмиягә утыра да, муенындагы крестны чыгарып, почмакка күтәреп бәрә. Зөләйха. Ләгънәт төшсен! (Туктап уйланып тора; торып «Әгузе бисмилла» әйтеп.) Иа Рабби! Кичер гөнаһларымны! Йа Рабби, кичер! Үзеңә мәгълүм, көчләнгәннән генә кылам. (Өй уртасында кулын догага күтәргән көенчә.) Ярлыка, Раббем! Ярлыка! Мин гөнаһлыны ярлыка! (Кычкырып җылый.) Ике елдан бирле... (Яшенә карлыгып.) шул кяфер белән зина кылып торганымны ярлыка! Ике елдан бирле синең гыйбадәтең урынына чиркәүгә йөрүемне ярлыка! Ике елдан бирле хәрам икмәк ашавымны ярлыка! (Кычкырып) Ярлыка! Бер Ходаем, ярлыка! (Тагын үкереп-үкереп җылый.) Минем хәсрәтемнән анам үлде. Мәрьям анамның күз яше хөрмәтенә ярлыка! Ки-чер гөнаһларымны! Каф тавыннан зур, дәрья суыннан күп булган гөнаһларымны кичер! Газиз балаларымнан аердылар, иремне, тол иремне казаматка тыктылар. Яшь урынына кан түктерделәр. Раббем! Үзең шаһит, Раббем! Үзең шуларның җәзасын бир! Кырларына боз яудыр! Терлекләренә үләт җибәр! Балаларына җәбер сал! Сал, Раббем, сал! (Акырып җылый-җылый тәрәзәләрне пәрдәләр белән каплый; сандыгыннан бөти алып үбеп кия; намазлык алып җәя, шуның өстенә утыра да кулын күтәреп дога кыла башлый. Элгәре акрын гына, тора-бара куәтләнгәннән-куәтләнеп җылый.) Адашканнарга юл күрсәтүче, сусаганнарга су бирүче, ачларга икмәк бирүче, кил! Кил! Кяфер кулында тоткарлыкта, кяфер түшәгендә зинада торучы Зөләйханы коткар! Коткар! Юлыны югалткан кемсәгә юл күрсәтүче, ач бүрегә җим бирүче Ильяс! Кара урыс, кара кяфер арасында адашкан Зөләйхага юл күрсәт! Күрсәт! Күрсәт! (Кычкырып җылый.) Хатыннарны карый торган, ятимнәргә ана була торган, үксезләргә ата була торган, мөселман гаскәренә суда күпер була торган, корыда кала була торган гаиб иреннәр шул баласыз калган анага, ирсез калган толга, дин дошманына кол булган хатынга ярдәм ит, ярдәм ит, ярдәм ит! (Кычкыра.) Бөтен әүлиялар, бөтен пәйгамбәрләр, дин юлында шәһид булган бөтен мөселманнар, еглый-еглый күзләре беткән, агарга яше кипкән шул хатынга шәфагатьче бул, бул! (Тагы җылый, үкереп-үкереп бик озак җылый; бераз сабыр иткән көенчә.) Мин монда, урыс өендә, кара урысның түшәген бүлештем. Балаларым, белмим, кайдалардыр, атасыз-анасыз сөренәләр. Кем белсен... бәлки, капчыклар асканнардыр да хәер сораша торганнардыр... Бәлки, әллә кемгә хезмәтче булганнардыр да кичен җеп җегерли, көндез бала карый торганнардыр... Сукыр анам, угылсыз, кызсыз калган анам, бәлки, урамнан урамга, йорттан йортка теләнеп йөри торгандыр... Ирем, хәләл ирем, әллә кайларда... кош очып җитмәс җирләрдә богаулы аягы белән чалдыр-чолдыр таш кисә торгандыр... Мин моңда! Мин монда урыс тоткарлыгында! (Уйланып торып.) Алла һәр эшне күрә, һәр яхшылыкны, һәр начарлыкны белә; һәркемнең күңелен сизә, ул һичкемне онытмый, һичбер нәрсәне хәтереннән чыгармый. Гөнаһ шомлыгыбыз беткәч, безгә дә рәхмәтен ирештерер, ирем белән кавыштырыр, бала-чагамның янында картайтыр, карт анама үлем түшәгендә авызына су салырга насыйп итәр. Язмышны күрми хәлең юк. Болытлы көннең бер аязы да булыр әле. Без дә кеше кебек үзебез теләгәнчә укып, теләгәнчә үсеп, теләгәнчә үлеп гомер итәрбез әле. Тыштан дөбердәгән тавыш ишетелә. Зөләйха, бик тиз торып, намазлыгын яшерә. Ишектән Петр кереп килә. Ул исерек. Петр (селкенә-селкенә). Мин килдем, мин! Беләсен, мин кем? (Селкенә-селкенә почмакка таба бара. Кулыны төртенергә күтәреп, утның юклыгын күреп.) Кайда, кайда, дим? (Егылыр-егылмас утыра. Өстәлгә сугып.) Мин азау тешләреңне суырырмын. Мин, беләмсең, кем? (Өстәлгә сугып.) Мин синең сасы татарын түгел. Әй, Марфа? Марфа, дим! (Зөләйха дәшми. Петр, торып, Зөләйханың янына килеп, кул күтәреп.) Ник дәшмисең? Ник дәшмисең? Сугармын да көл итәрмен! Зөләйха. Сук! Сук! Петр. Ә-ә, алаймы? Алаймы, йомшадыңмы?.. (Көлеп, кулыннан тотып, кочакламакчы була. Зөләйха төртеп җибәрә. Петр аз гына җыгылмый. Петр кулын күтәреп килеп.) Татарыңны сагындыңмы? Сасы, черек! (аяк тибеп кычкыра.) Як шәмне! Як димен! Әй, Марфа, Марфа, аракы китер! Зөләйха. Үзең бар, йөз өсте белән кит! Петр (тагы янына барып). Ә-ә? (Сугып җибәрә, Зөләйха егылып китә; Петр барып тагы кыйнарга тотына.) Дуңгыз! Хәерче! Зөләйха (кычкырып). Алла! Петр. Ә, Алламы, Алламы? Менә синең Аллаң, менә Аллаң! Зөләйха. Үтерә, үтерә! Караул! Тыштан тавыш ишетелә, ишектән бер карт урыс, ике марҗа, алар артыннан бер яшь урыс килеп керәләр. Карт урыс. Дурак! Кеше үтерәсең! (Хатыннар барып ябышалар, Петр һаман кыйнавында дәвам итә. Зөләйха кычкыра. Карт урыс, аерып алып, Петрны читкә илтеп утырта. Башы-кузе канлы көенчә, Зөләйха икенче якка барып утырып җыларга тотына.) Дурак! Кеше үтерәсең! Себергә китәсең киләмени? Петр. Ул кешемени?! Ул — эт! Ул — татар эте! Мин аның измәсен измәсәм... (Торып, тагы бармакчы була; марҗалар кычкырына башлыйлар; карт урыс тотып утырта. Петр Зөләйхага.) Аллаң ярдәм иттеме? Ә? Мин күрсәтермен Аллаңны! (Марҗалар Зөләйха янында башларын селкеп торалар.) Карт урыс (Петрга). Оялырга кирәк! Праздник булды исә урамны тутырып сугыш чыгарасың. Мин членга әйтермен! Хатынын үтерә диярмен. Петр. Ул минем хатыным түгел. Ул — татарныкы. Ул ник шәм яндырмаган? (Марҗалар карашалар.) Ул ник миңа аракы китермәде? Яшь урыс. Яндырсын! Ул ничек алай шәм яндырмый ала? Бу татар авылы диеп беләмени? Ныграк, Петр, ныграк! (Петр тагы йөгереп барып сукмакчы була. Зөләйха тагы кычкыра, карт урыс Петрны җибәрми.) Марҗалар. Үзебез күрдек, бүген чиркәүгә барды. Син эчеп йөрисең. Петр. Барса, ул анда чукынамыни?! Ул эченнән гел усаллыгында, ул Алласын күңеленнән чыгармый. Төнлә торып намаз укый. Яшь урыс. Син йомшак, Петр. Мин аңарга ничек динне мыскыл итәргә өйрәтер идем. Зөләйха. Мин мыскыл итмим. Марҗалар. Алай булгач, ник татарча гыйбадәт кыласын? Ник? Карт урыс. Ул татарга күрә татарча гыйбадәт кыла. Син аны урыс диеп белдеңмени? Поп талап алып кияүгә бирү белән генә дин бетә диеп белдеңмени? Петр. Күрсәтермен мин динне! Татар эте! Гомеремне әрәм итте. Минем яныма ятмый. Мин өйрәтермен! Захар, өйдә берәрне кагыйк әле. Дөньяның асты өсткә килсен! (Тора башлый.) Карт урыс. Нәрсә кагасың? Ату җитмәс диеп белдеңмени? Әллә бөтен йорт-җирне эчеп бетерергә телисеңме? Петр. Мин кайгыдан эчәм. Хатының хатын булмагач — эчәрсең. Ул мине кешегә дә санамый. Бөтен көне-төне теге татар ире тугрысында уйлый. Татар эте! (Тагы торып сукмакчы була. Карт җибәрми. Петр җыларга тотына.) Поп мине әрәм итте, ул: «Петр, син Марфаны ал, мин сине ташламам. Архиерейдән сорап мин сиңа наград алдырырмын, балаларыңны укытырмын, поп булырлар, ашап кына ятырсың»,— ди. Ятты!.. Көне көн түгел, төне төн түгел. (Кулыны сугып.) Мин сине өйрәтермен! (Карт урыс Петрны илтеп яткыра. Өй тын кала.) Яшь урыс (Зөләйхага күрсәтеп). Аны монастырьга җибәрергә кирәк. Рус авылында татарча гыйбадәт кылдырып торырга... Ансыз да бу елда ягъмуры булмый, вакытыңда җиле булмый. Барсы да асты өсткә килде. Карт урыс. Минемчә, иренә кайтарып җибәрергә кирәк. Кешене көчләп дингә кертеп булмый. Марҗа. Ничек, ничек, ул бит чукынган? Карт урыс. Чукынса, аны көчләп чукындырганнар. Ул һич тә татарлыгын онытмас. Мин аны аңлыйм. Мин Польшада бунт вакытында полякларның көчләп католик ясаган бер кызны күрдем. Еглаганына полковый командир чыдый алмады. Марҗа. Мескен! Карт урыс. Монда Марфа да шулай. Ул да еглый. Һәркем үз динендә торырга кирәк. Көчләп урыс итеп булмый, көчләп татар итеп булмый. Болар бары да юк эш. Безнең поп кына чыгарды. Алхирей алдында күзгә кермәкче була. Благочинный булмакчы була. (Петр мышнарга тотына, марҗалар бер-берсенә карашалар. Карт, торып, Зөләйхага.) Син, Марфа, тагын кыйнаса, миңа кер, мин членга әйтермен. Бары да чыгалар. Зөләйха, акрын гына, аяк очы белә генә басып, кулын-башын юа. Акрын гына өстәлгә ашъяулык җәеп, аш урыны хәзерли. Аш ашый. Өйдә Петрның мышлау тавышы, тышта җилнең ыжгыру тавышы ишетелә. Зөләйха (тәрәзәне ачып карап). Нинди буран! Аллам! Юлдагыларга ярдәм бир! Мескен Сәлимҗан бу суыкта нишли икән? Яисә якмаган казаматта катып ята торгандыр, яисә Себер юлларында шакыр-шокыр туңып, авыр богауны өстерәп, арестант чикмәне белән йөри торгандыр. Әхмәтҗан абзый, Тимерҗан абзый, Мостафалар, белмим, нишләгәннәрдер... Бәлки, кем белсен, хәзрәт мескен, карт хәзрәт, каядыр... Аны да казаматта черетә торганнардыр. Бер Ходаем ярдәмче булсын! Ике ел булды. Ике ел уен түгел. Беркемнән хәбәр алганым юк, беркемнән! Былтыр бер кырык тартмачыдан гына әни сукырайганны ишеткән идем. Ул да имеш иде. Әллә нинди түрәләрнең килеп соравыннан гына, Петрның исерек вакытта мыгырдавыннан гына Сәлим-җанның казаматта икәнен белдем... Тәрәзә шакыйлар. Зөләйха сискәнеп китә. Ул тәрәзә янына бара да тик тора. Тагы тәрәзә шакыйлар. Зөләйха (пәрдәне ачып, акрын гына). Кем бар? Тыштан. Юлчы! Бик туңдым. Йылынып кына чыгарга кертсәнә. Зөләйха. Син кем? Тыштан. Алла кунагы. Сиңа зарарга килмәдем. Бик туңдым. Ишек ач, тизрәк ач! Зөләйха (аптырап). Бу тавыш таныш кебек күренә. Әллә авылдан берәр кеше... (Петрга карап торып.) Йокла әле, йокла! Дүн! (Тәрәзәгә.) Хәзер, ачам! (Ишеккә барып, акыртын гына ачып чыгып китә.) Ерактан гына сәгатькә чиркәү сукканы ишетелә. Бераздан соң Зөләйха, аның артыннан толып кигән, карга буялган бер татар — Габдулла керә. Габдулла. (Өйнең уртасына килеп басып, өйне карап бетереп, Петрны күрсәтеп). Бу иреңме? Зөләйха. Әйе. Әйдә, чишен, туңгансың! Габдулла. Тунарсың! Икенде алдыннан чыккан идем. Исәбем белән иртәгә иртә намазын ишан хәзрәткә оеп укырга иде. Алла язгач, менә кайда кунарга тугры килде. Юлдан яздым, киләм, киләм — очы юк. Өмет беткән иде. Әллә кайда ут күренде дә юлсыз-нисез тугры төштем. Ул бу авылның тегермәне икән. Миңа төнне кунарга рөхсәт булыр бит? (Үзе Петрга карый.) Зөләйха. Кунарсың, кунарсың. Ул исерек, берни белми, самавыр куйыйммы? Габдулла. Улсы синең изгелегең. Зөләйха (самавыр куя башлый). Син кайдагы? Габдулла. Мин ерактан, бик ерактан. Зөләйха. Алай да кайдан? Габдулла. Чистай диеп ишеткәнен бармы, шул яктан. Зөләйха. Бар, ник булмасын, кайсы авылдан? Габдулла. Туган авылым Әмин авылы, укыган авылым дүрт өйле, тора торган авылым Чишбаш. (Габдулла чишенеп бетереп, толыпларын салып, килеп утыра.) Зөләйха (самавыр янында). Кәсебең нәрсә? Габдулла. Алла ни кушса, шуны эшлибез. Иләктән чиләккә, чиләктән иләккә. Хәзер ишан хәзрәткә барам. Син кайдан болай татарча беләсен, әллә син керәшен кызымы? Зөләйха. Беләм инде шунда, менә син дә беләсең бит. Габдула. Мин, әлһәмдүлиллаһ, үзем мөселман. Зөләйха. Бәлки, мин дә мөселманмын. (Габдулла башын селкеп, бармагы белән Петрга төртеп күрсәтә. Зөләйха кызара да бераздан соң.) Мине көчләп алдылар, син Әминнән булгач белә торгансың, безнең авылны Карга, диләр, мин Гыймади кызы. Габдулла (исе киткән булып). Син Зөләйха? Зөләйха. Әйе, Зөләйха! Габдулла. Хәзер шуның белән разый булып торасыңмы? Зөләйха. Разый булмасаң, ни эшлисең, язмыш шулай булгач? Габдулла (башын селкеп). Син Зөләйха, ә? Петр йокы арасында әллә нинди тавышлар белән ыңгыраша. Зөләйха. Акрынрак, уянса, сугыш чыгарыр. (Габдулла янына килеп утырып.) Син безнең авылда күптән булдыңмы? Минем әнине күрдеңме? Минем кызларым кайда, беләсеңме? (Габдулла Петрга борылып карап тора.) Ул йоклый. Курыкма! Тизрәк сөйлә. Ике елдан бирле бер хәбәр алганым юк, бер хәбәр! Габдулла. Күрдем, күрдем. Мин хәзер тугры сезнең авылдан. Әниең бик сәламәт, күзе генә бетте. (Зөләйха күзләрен сөртә.) Зөләйха. Кызларым? Габдулла. Кызларың? Алар да сәламәт. Алар өчен кылмаганны калдырмадылар. Бөтен авылны тентеделәр. Алар кул-күз җитәрлек, ерак түгел. Зөләйха. Исәннәр? Габдулла. Исәннәр, туп кебек тәгәрәп үсәләр. Зөләйха. Угылым? Габдулла. Угылың? Угылың бит юк. Аны бит монда — синең яныңда тора, диләр. Зөләйха (яшен сөртеп). Алай булгач аны әллә кайда олактырганнар инде. Монастырьга җибәргәннәрдер. (Петр тагын әллә нинди тавышлар чыгара. Габдулла туктый. Зөләйха, акыртын гына торып, самавыр хәзерли.) Сәлимҗан нишләде? Габдулла. Сәлимҗан казаматта! Син соң бер дә белмисеңмени? Зөләйха. Кайдан белим соң, абзыкаем, алып киткәч тә, өч-дүрт көн бербуйдан аттан атка күчереп чаптылар. Чаптылар да монастырьга итеп тыктылар. Аңда тугыз ай тоттылар. Кылмаганнарын калдырмадылар. Ач та тоттылар, кыйнадылар да, үгетләделәр дә. Иртә чиркәү, кич чиркәү, әле дә ничек гакылдан язмадың, диең... Тел белмим, сөйли алмыйм, кая киттем, ни булдым. Берсен дә белмим. Шуннан соң менә шунарга бирделәр. (Габдулла башын селкеп тора) Тора торган җирем кай җир, безнең авыл кай җакта — һичберсен белмим. Былтыр бер кырык тартмачы килгән иде. Шунда гына әнинең исәнлеген белдем. Аның белән сөйләтмәделәр. Кайдан белим? Зинһар, сөйлә, мин киткәч ни булды? (Сама-вырны хәзерләп.) Сөйлә! Габдулла (Петрга күрсәтеп). Мин монардан шикләнәм. Зөләйха. Юк, юк, ул дүнгән. Сөйлә, зинһар, ни булды? Габдулла. Теге сугыштан өченче көнендә үк кырык казак белән исправник килеп авылны басты. Зөләйха. Аны беләм. Шул көнне бит мине ындырдан, салам астыннан табып алып озаттылар. Габдулла. Менә шуннан сорау башланды. Өйгә алып керәләр дә өсте-башы тетелгәнчә камчы белән яралар. Иң әүвәл Гыймади дәдәне чакырдылар. Аннан Әхмәтҗанны. Мин үз күзем белән күрдем, чыгарып каравылга биргәндә, Әхмәтҗанның теле юк иде, диделәр. Казаматка озатканда юлда үлде. Мескен, Алланың рәхмәтендә булсын, бик күп зәхмәт чикте. Аннары әллә кайдан тотып, Фәхретдинне китерделәр. Аны камчы белән кыйный-кыйный битләре чиләнеп беткәч,— беләсең сезнең авылның Мифтах солдатны,— ярый, шул кереп исправникка бик каты бәйләнде: «Син монда кеше үтерергә килгәнмени? Падишаһның «һәркем үз динендә торсын» дигән указы бар, мин Санатка язам!» — дип бик гайрәтләнде. Теле телгә йокмый. Теге дин дошманнарының күңелләренә Аллаһе Тәгалә курку салды. Шуннан соң берәм-берәм Сәлимҗанны, Мостафаны, Сибгатулланы чакырдылар. Аларны да кыйнадылар кыйнавын да, ул чикле түгел, ди. Менә һәммәсен каравылга биреп... (Зөләйха җылый-җылый тыңлый.) бетергәч, исправник: «Мулланы китереңез! Мулланы!» — диде. Ул вакытта мин дә анда идем. Халык җыелып җитте. Шул арада хәзрәт өстеннән, шул ук авылның бер затсызы бар икән, исемен белмим, шул кереп, Гыймади агайны мөселман каберенә күмде, дип, исправникка сөйләгән икән. Халык шуның кирәген бирмәсенме! Руслар һаман хәзрәтне чакыралар. Хәзрәт килми. Менә ил картлары китте. «Хәзрәт! Булмый инде, әйдә кил!» диделәр. Хәзрәт килде. Мескен мәрхүмә абыстай да калмады. Зөләйха. Абыстай үлдемени? Габдулла. Үлде, кайгысыннан үлде. Менә хәзрәтне эчкә чакыралар, халык бирми: «Менә монда чык та соравыңны ал!» — диләр. Ахырда чыкты. Бер якта руслар, бер якта халык. Хәзрәт, әле дә күз алдымда басып тора, аппак чалмадан, чапаннан. Теге якта казаклар, казаклар... Исправник килеп чыкты: «Синме мулла? Ник халыкны котыртасың?» — ди. Хәзрәт каушамаенча: «Әлхәмдүлиллаһ, мин мулла, әлхәмдүлиллаһ, ислам дине өйрәтәм»,— ди. Мифтах солдат тылмачлык итә. Түрә тагы: «Ник бунт чыгарасың, ник котыртасың?» — ди. Хәзрәт тагы: «Мин котыртмыйм, мин дин өйрәтәм, әмере мәгъруф һәрбер мөселманга фарыз»,— ди. Түрә тагы: «Ник христиан Василийне өенә килеп котырттың, ник христиан өендә Коръән укыдың?» — ди. Хәзрәт тагы: «Мин Василийне белмим. Мин Гыймади агайга бардым, ул минем мәсҗед картым, ул мөселман, безнең шәригатьтә мөселман үлгәндә Коръән уку — сөннәт, иман әлка кылу — фарыз»,— ди. Түрә тагы: «Ник син христиан Захар, христиан Василий, христиан Петр, христиан Дмитрийләрне котыртып ислам диненә керттең?» — ди. Хәзрәт: «Алар христиан түгел, мөселман. Шәригать әйтә: «Мән калә ля илаһе илля Аллаһе фәһүә мөслимү»,— ди. Аңладыңмы?» — диде. Түрә аптырап калды. Шуннан хәзрәтне каравылга бирергә теләде. Халык: «Бирмибез, ул ат урлаганмыни?» — диеп кычкыра башлады. Шуннан судебный үзенә барырга кушты. Хәзрәт: «Закун сезнеке, барырмын»,— диде. Шуннан тегеләрне алып киттеләр. Иртәгесен хәзрәт китте. Ләкин керү белән хәзрәтне тотып япканнар. Кыйнау-кыйнамауларын белмим, ләкин өч айдан соң хәзрәт үлде. Сезнең бөтен халык сөйли, хәзрәтнең яткан зинданының өстендә нур балкып тора икән, ди. Зөләйха. Мескен! Габдулла. Кайгысыннан абызтай да үлде. Хәзер мәхдүмне мулла итәргә телиләр. Ләкин теге түрәләр, атасына охшар диеп, каршы киләләр, ди. Аннан берәмләп-берәмләп сезнең ишенең барсын да алып бетерделәр. Хатыннар качып бетте. Әхмәтҗанның бер кызын монастырьга җибәргәннәр, диләр. Сине алып киткәннең икенче көнне русларны күреп куркуыннан Сибгатулланың хатыны суга төшеп үлде. Судның әле һаман да очы чыкканы юк. Теге поп дүрт ай хастаханәдә яткан, диләр. Ул хәзер әллә кая күчеп киткән инде. Зөләйха. Менә, ник мине эзләмиләр, дим, ул ничек икән. Угылым шулай югалды алай булса? Габдулла. Югалды. Кызларыңны Иделнең аръягында, бер-ике атна гына әле күрдем. Зөләйха. Бер-ике атна гына. Исәннәр? Сәлимҗан, Сәлимҗан, Сәлимҗан мескен, ни булды инде, ни булыр? Габдулла. Дошманнар Себергә җибәрергә диләр дә, Аллаһе Тәгалә ярдәм итмәсме әле. Йорт-җир бетте, һәммәсенең дә йортлары ташландык булып калды. Үләт кергән диеп белерсең. Зөләйха. Мин нишлим? Мин гомерем буе шунда торырмынмыни? (Бишеккә күрсәтеп.) Менә тагы балам булды, ни эшлим, Алла эше... Габдулла. Сабыр ит, сеңлем, сабыр ит! Хәзер болай булды инде. Без бит синең үзеңне югалттык. Мин йөрмәсәм, инде мин йөрмәсәм! Хәзрәт тәбәррек әйтте, Габдулла, бу эшне сиңа багышладым, диде. Бөтен тирә-күрше авылыны кыдырдым. Урысын, татарын сорамаганын калдырмадым, сорадым. Әллә нинди хәбәрләр чыкты. Берсе сине Оренбурда күреп кайттым дип сөйләде. Бик һәйбәт тора икән, ди. Әниең анда, белешеп-сорашып, Куян авылыннан күчеп килгән Хәмидулла абзыйга хат яздырды. «Юк» дигән хәбәр килде. Аннан берсе, кемдер шунда, сине урыс боярында тора, бөтенләй чукынган, мине танымаганга салынды, татар, татар диеп мыскыл итте, диеп сөйләде. Менә эзеңне хәзер күрсәтте. Идел аръягы савыт-сабачы бер татар Чирмешән базарында безнең авылның ат белә сату итүче белән бер өйдә кунганнар. Шул, сүз иярә сүз чыгып, безгә бер урыс кереп кунды, шул безнең авылда бер татар хатыны бар диеп әйтә, дигән. Менә ничек бит таптык. Зөләйха. Алай булгач, син мине белеп килдең? Габдулла. Мин, ялгыш булмасын диеп, сезнең авылдан бер-ике үттем инде. Синең суга барганыңны күреп, аяк атлавыңнан Мәхбүбә абыстайга охшаттым. Зөләйха. Әй мескеннәр! Әй мескеннәр! Мин монда җәфа чиктем, алар миннән биш артык чиккәннәр. Инде мин нишлим? Коткар мине бу тоткарлыктан, коткар! Габдулла (Петрга күрсәтеп). Тс! Зөләйха (карап торганның соңында). Юк, юк. Мин нишлим? Габдулла. Менә мин әниеңне күреп сөйләшим. Хәзрәттән фатиха алыйм, аннары карарбыз. (Акыртын гына.) Сәлимҗаннарны шул көндә казаматтан качырырга газапланалар, Алла морадымызга җиткерсә, озын юлга китәргә тугры килер. Хәлифә падишаһка, урыс-улак җитми торган җиргә. Син, сеңлем, сабыр ит! Аллаһе Тәгалә сиңа хәзрәти Әюб хатынының савабын, фиргавен кызы җәсарәт Асиянең савабын язар. Сабыр ит, алар күрмәгәндә намазыңны укы! Күңелеңнән Алланы чыгарма! Кая, намазлыгын бармы, мин намаз укып алыйм! Зөләйха (тәрәзәләрне каплый, чаршау тартып, Петрны чаршау артында калдыра. Габдулла намазга хәзерләнә). Мин дә укыйм! Тәһарәт алыйм. (Мич артына югала.) Габдулла. Мескен, йөрәге янган... Әлхәмдүлиллаһ, хәзер таптык. Мин чыннан да күңеле бик каралгандыр диеп, котым очкан иде. Шәехләрнең мәдәде аркасында, Алла теләсә, хәзер юлга салырбыз. Йа Рабби, мәдәд бир! Йа Рабби, кяфер тоткарлыгындагы бөтен мөселманны азат кыл! Биргәнеңә шөкер. Бу баланы ислам диненә кайтарырга миңа насыйп кылдың, биргәнеңә шөкер. (Зөләйха керә, икәү намаз укыйлар.) Габдулла (намаздан соң). Аллаһе Тәгалә хәзрәтләре бөтен мөэмин-мөселманга ике дөнья рәхәте бирсен. Аллаһе Тәгалә кяфер хезмәтендә тоткар булган мөселманнарның эшләрен җиңеләйтсен! Зөләйха. Амин! Габдулла. Ислам дине өчен зинданда ятучыларның күңелләренә куәт бир! Зөләйха. Амин! (Үкереп җылый.) Габдулла. Ислам дине өчен Себергә җибәрелгәннәрнең юлларын кыска кыл! Үлгән вакыт иманнарын юлдаш кыл! Зөләйха. Амин! Амин! (Җылый.) Габдулла. Дошман кулында грифтар булып торучыларны, дошман кулында атасыннан, баласыннан, хатыныннан, иреннән мәхрүм булып торучыларны (Зөләйха кычкырып җылый.) рәхмәтең аркасында кавыштыр! Амин! Зөләйха. Амин! Габдулла. Баласыз калган анага, атасыз калган балага, ирсез калган хатынга, йа Раббем, сабыр бир, сабыр бир! (Зөләйха кычкырып җылый.) Шул мескен, атасыз, анасыз калган, дошман кулына грифтар булган, баласыннан җөда, иреннән мәхрүм булган Зөләйханың эшләрен ансат кыл! Зөләйха. Амин, амин! Габдулла. Пәйгамбәреңнең хөрмәте, әүлияларның кыйммәте өчен шул хатынның күз яшен киптер! (Зөләйха тагы кычкырыбрак җылый.) Ислам өчен чиккән зәхмәтләрен, мәшәкатьләрен кабул итеп, баласына-чагасына, атасына-бабасына, иренә кавыштыр! Зөләйха. Амин! Габдулла кул күтәрә. Зөләйха еглаган көенчә кул күтәрә. Ул әһ-әһ диеп еглый. Зөләйха: Амин! Амин! диеп куя. Габдулла (дога беткәч торып). Инде, сеңлем, рәхмәт! Инде мин китим, юл кунагы юлда булуы яхшы. Әниеңә барып сөенеч бирим. Хәзрәткә барып дәртеңне аңлатыйм, синең өчен мәдәд сорыйм. Син инде, сеңлем, сабыр ит! Бу көнгә кадәр чыдагансың. Чыда! Алла теләсә, мәшәехләр мәдәдчемез булыр. Без сине монда калдырмабыз. Тәрәзә шакыйлар, Зөләйха куркып китә. Зөләйха (Габдуллага). Чү, тик тор! Күрше-күләндер. Бик явызлары бар. (Габдулла ишек янына поса. Тәрәзәне тагы шакыйлар. Тәрәзәгә килеп, пәрдәне ачып.) Кем ул? Тыштан. Суыктан туңып үләм! Алла хакына, җылытып кына чыгар әле! Зөләйха (куркып, Габдуллага). Бу кем тавышы? (Үзе дер-дер калтырый.) Зинһар, әйт, бу кем тавышы? Бу тавышны мин ишеткәнем бар. Габдулла. Бу дошман тавышы түгел. Зөләйха (ишек төбендә). Минем йөрәгем күкрәгемә сыймый, зинһар, әйт, бу кем? Габдулла. Мин дә кемлеген белмим, ләкин күңелем тавышның калтыравыннан дуст кеше икәнен сизенде. Аллаһе Тәгалә ярдәмче булсын, мәшәехләр мәдәдче булса, изге булыр, бар. Ач. Озак көттермә! (Зөләйха, ишеккә баргач, Петрга карый.) Буласы эш булган, ач! (Зөләйха акрын гына чыгып китә.) Бу кем? Әллә ишан хәзрәтнең кәрамәте белән миңа каршы корылган бер-бер уйны белергә килгән гаиб ирәнме? Әллә минем савабымны көнләп, шул изге эшне миннән алырга килгән бер дустмы? Ишек ачыла. Алдан, чабып кергән кебек, Зөләйха керә. Аның артыннан арестан чикмәне өстеннән тун кигән, астыннан чикмәне күренеп тора торган Сәлимҗан килеп керә. Зөләйха өйнең уртасына килеп баса, ул катып кала. Сәлимҗан (аңа каршы килә дә, бераз карап торгач). Син, Зөләйха, мине танымадыңмы? (Үзе тунын чишә. Чикмәне ачыла.) Зөләйха. Сәлимҗан! Сәлимҗан! (Муенына асыла. Үкереп җыларга тотына. Башыннан яулыгы төшә, чәче таралып китә. Сәлимҗан, бер суз дәшмичә, Зөләйханың башын сыйпарга тотына.) Сәлимҗан, Сәлимҗан! Син исәнме, бәгырем? (Үкереп җылый.) Син исәнме? Сине күрергә Алла яздымыни? (Габдулла чыгып боларга карап тора.) Бу көнне күрермен диеп уйламаган идем. Сәлимҗан (җылаган тавыш белән). Мин дә уйламаган идем. Үлгәнчә балаларны күрмәм, теге дөньяга бармыйча сине очратмам диеп өметне кискән идем. Алланыкын белеп булмый. Аллага яраган бер эшебез булгандыр. Бу көнгә әле ярдәм итте. Зөләйха (янына кысылганнан-кысыла барып). Син минем ниләр күргәнемне белмисең! Ниләр күрдем?! Ниләр күрдем!.. (Сәлимҗан бик озак үбә дә тагы башын сыйпый.) Габдулла (яннарына килеп). Менә Аллаһе Тәгаләнең ярдәме, мөшәехләрнең мөдәде аркасында кавыштыңыз! Сәлимҗан (куркып китеп, Зөләйхадан аерыла). Кем бу? Габдулла. Курыкма! Курыкма! Дошман түгел, дуст. Хәзер без алга таба карарга кирәк. Без бит монда үз йортымызда түгел, дошман илендә. (Йоклый торган Петрга күрсәтә.) Сәлимҗан. Бу кем? Зөләйха. Бу безнең дустымыз, ике ел буена мине эзләп бүген тапкан бер чын мөселман. Сәлимҗан (Петрга карап тора, әллә нинди бер фикергә килгән кебек, Петрга таба барып, аяк балтырыннан пычак чыгарып). Җәһәннәмгә җибәрим шул шайтанны! Габдулла (каршы чыгып). Юк, юк, бир пычакны! Сәлимҗан (бераз карап торгач, пычагын урынына куя да эскәмиягә утыра. Ул бик озак Петрга карап тора да Зөләйхага). Бу синең иреңме? Зөләйха. Шунарга көчләп бирделәр. (Баш ия дә җыларга тотына.) Габдулла. Аларны сөйләргә вакыт булыр. Хәзер безгә китәргә кирәк. Беләсең, Сәлимҗан, юл кунагы юлда яхшы. Ай-көн калыкканчы бер мөселман авылына җитәргә кирәк. (Өстенә күрсәтеп.) Синең бу киемең берлән көндез йөреп булырлык түгел. Сәлимҗан. Арыдым, аякларым калмады. Төн килдем, көн килдем, ике көн бербуйдан бер локмә капмадым. Зөләйха (торып). Мескен! Самавыр кайнар әле. (Чәй ясый. Сәлимҗан бер кабуда чәйне йотып җибәрә. Зөләйха икмәк, сөт бирә.) Сәлимҗан. Үтми! (Селкенеп китеп.) Салулы юлда барган кебек булды. Алла, аякларым! Габдулла. Өченче көн ычкындынызмы? Сәлимҗан. Өченче көн иптәшләр чыга алмады, мин генә бер карак белән. Анын белән дә шул көнне үк аерылыштык. Габдулла. Куа чыкмадылармы? Сәлимҗан. Төнлә белән ычкынганны сизә алмадылар. Габдулла. Мәшәехләр ярдәме. Монда кайдан белдең? Сәлимҗан. Баяр урманын кисеп тотылып бер урыс кергән иде. Бу авылныкы икән. Шул сөйләгән иде. Йорт-җирен шуннан сорашып белгән идем. (Пычагын күрсәтеп.) Менә монда йә чөк, йә бөк ясарга дип тугры килдем. Зөләйха. Мескен! Мескен! (Җылый, Сәлимҗан сөтне эчә.) Габдулла. Бик яхшы. Хәзергә бу көенчә бер эш эшләп булмый. Без синең белән китик. Урын эзләгәч, ишан хәзрәттән изен алгач, Зөләйханы алырмыз. Тор, күрешеңез! Сәлимҗан. Син белмисең, абзый, эч яна! (Күкрәген күрсәтеп.) Эч яна! Габдулла. Беләм, беләм, сабыр ит! Сәлимҗан (Зөләйхага). Тагы чәй бир! (Зөләйха чәй ясый.) Балалар кайда? Зөләйха. Менә бу абзый, ышанычлы җирдә, ди. Угылын юк, югалды, әллә кая олактырдылар, ди. Габдулла. Исәнлек булса, бары да булыр. Сәлимҗан. Әби? Зөләйха. Әни сукырайган, ди. Мин ике ел хәбәр ала алмадым. Сәлимҗан. Ник качмадың? Зөләйха. Кая? Мин ни беләм? Тугыз ай монастырьда тоттылар. Аннары монда китереп олактырдылар. Тел белмим, юл белмим, кая китим? Көне-төне саклыйлар. Сәлимҗан (өйдә күзен йөртә, бишеккә күзен төшереп). Бу да синекеме?.. Зөләйха (баш иеп, акыртын гына). Минеке. (Сәлимҗан ашардай булып карап тора, Зөләйха җыларга тотына, яшенә карлыгып.) Валлаһи газим, гөнаһым юк, көчләделәр... Мин нишлим?! (Сәлимҗан да баш ия.) Габдулла (бераз туктап карап торгач, Сәлимҗанның янына килеп, башын сыйпап). Әйдә, энем, әйдә! Күрешеңез дә, әйдә! Сәлимҗан. Йөрәк яна! Ничек үч алмаенча китим? Габдулла. Үч алу көне әле килмәгән, һәр эшнең вакыты бар. Сәлимҗан аягүрә тора, ул аз гына егылып китми. Сәлимҗан (утырып). Алла! Алла! Аякларым беткән! Мин кая барыйм? Габдулла. Алла кая кушса, шунда. Озак түгел. Үр төшәргә дә үр менәргә. Бар котыңны җый! Зөләйха, сеңлем, син сабыр ит, бер-ике көн... Күп вакыт үтмәс, аннан соң без сине коткарырбыз. Сәлимҗан (торып). Хуш! (Зөләйха кулын ачып килә. Аны кочаклый.) Зөләйха. Мине калдырасызмыни? Мине, мине шул кяфер тоткарлыгында калдырасызмыни? (Петрны күрсәтеп.) Шул дин дошманының түшәгене бүлешергә кал-дырасызмыни? (Үкереп җылый. Сәлимҗан да җылый. Габдулла аның кулыннан тарта. Ул китмәкче була. Ишеккә таба бер атлый, бер туктый. Зөләйха аягына җыгылып.) Сәлимҗан, Сәлимҗан! (Аягын кочаклый.) Аяк астында тупрак булыйм. Калдырма! (Үкереп җылый.) Калдырма! Габдулла. Сеңлем, сабыр ит, сабыр ит! Хәзер булмый. Зөләйха. Юк, юк, минем сабырым калмады. Сөлимждн аптырап тора. Петр ыңгыраша башлый, йокы арасында: «Марфа! Марфа!» — дип кычкыра. Сәлимҗан тагын пычагын ала. Габдулла (акрын гына кулыннан тотып). Тик тор! Бөтен эшне харап итәсең. (Зөләйха һаман җылый.) Сеңлем, сеңлем, сабыр! Зөләйха (тыңламый). Сәлимҗан, Сәлимҗан калдырма! Җаным, калдырма! Габдулла (ачуланган тавыш белән). Юк, сеңлем, юк, син иреңне харап ишәкче буласың. (Сәлимҗанга күрсәтеп.) Бу аяк белән, бу өст-баш белән ул кеше качырырлыкмыни? Зөләйха. Мине шул урыс тоткарлыгында калдырасызмыни? Минем күргәннәрем җитмәдемени? (Үкереп-үкереп җылый.) Сәлимҗан (алга килеп). Әйдә! Киен! Алла язмаган эш булмас! Габдулла. Әй угланнар, әй угланнар! Зөләйха тунын, катасын алып кия, бишек янына килә дә аптыраган кебек тора. Сәлимҗан. Тиз бул! Тиз бул! (Зөләйха бишек яныннан китмичә тора.) Зөләйха (сөаль иттереп бишеккә карап). Сәлимҗан! (Сәлимҗан борылып карый. Тагы селкенә, бер сүз дәшми.) Сәлимҗан! (Җылый.) Сәлимҗан (дерелдәгән тавыш белән). Ал! Ал! (Зөләйха баланы күтәрә, Сәлимҗан янына килә. Сәлимҗан ишеккә таба атлап.) Алла, Алла, аякларым! (Бер кулына Габдулла, бер кулына Зөләйха керә, акрын атлыйлар.) Габдулла. Шулай, шулай, Алла юлына тугры! Алла ярдәмчеңез булсын! Петр ыңгыраша. «Марфа!» дигән сүзе ишетелә. Тегеләр туктыйлар. Петр (сикереп торып). Ә, качарга? Ә, качарга? (Барып Зөләйханы тотмакчы була, Сәлимҗан каршы килеп баса.) Караул! Караул! (Сәлимҗан Петрның муеныннан тота. Алар сугыша башлыйлар.) Габдулла. Йа шәехем, мәдәд, йа шәехем, мәдәд! Петр егыла. Сәлимҗан Петрның өстендә бик озак аның муенын буып торганның соңында читкә китә. Петр һушсыз кала. Сөлимҗан. Җәһәннәмгә кадал! Габдулла. Йа шәехем, мәдәд! Тиз, тиз, угланнар! (Зөләйха катыбрак тора.) Тизрәк, угланнар, тизрәк! Бар да чыгып китәләр, качалар. Сәхнә озын гына буш тора. Ишек ачык кала. Петр озын гына һушсыз ятканнан соңында һушка килә. Өстерәлеп ишеккә барып кычкыра. Петр. Караул! Караул! Үтерәләр, караул!.. Бераздан бер рус килеп керә. Рус. Ни булды, ни булды? Петр. Үтерделәр, татарлар үтерделәр... Будылар үземне... аннары качтылар, качтылар... Куыңыз!.. (Тора башлый.) Караул! Караул!.. Рус. Караул!.. (Петрны торгызып алып чыгып китә.) «Караул» тавышы зурая. Чиркәү набат суга. Урамда төрле тавышлар, кычкырышлар. Сәхнә озак кына буш тора. Тавыш якынлаша, кычкырыш. Еглау кушыла. Петр Зөләйханы өстерәп өйгә алып керә. Руслар, марҗалар бергә керәләр. Петр. Ә, качарга? Татар эте! Качарга! Ә, тагы качасың! (Сугып җибәрә. Зөләйха егыла. Петр тагы янына барып.) Тор, татар эте, тор! (Зөләйха тормый, ыңгыраша. Петр аяк тибеп кычкыра.) Тор! (Марҗалар шәлләрен селкеп торалар.) Руслардан берсе. Шулай, шулай, качмасын! Петр. Миңа әйтмәсәң менә становойга әйтерсең! (Шундагыларга.) Становойга киттеләрме? Бер рус. Киттеләр, киттеләр. Петр. Танык булыңыз, минем акчамны урлаганнар. Сандыктан 25 сум акчамны урлаганнар. Бер рус Юкны сөйләмә... Сиңа 25 сум кайдан килсен! Петр. Кайдан килсен, падишаһтан килгән. Син дә татарларны якларгамыни тагы? Бер рус (теге руска). Син белмәгәнгә катышма! Поп. Җитәр, становойга аңлатырсың. (Зөләйханы күрсәтеп.) Моны хәзер болай калдырырга ярамый. Становой килгәнчә каравылга бирергә кирәк. Петр. Ә-әй, сотский, каравыл куй. Бер рус. Монда нинди каравыл? Әллә качар диеп куркасызмы? Элгәре төсенә караңыз! Зөләйха ыңгыраша. Тыштан тавыш ишетелә. Бер рус. Юк, болай ярамый, сәкегә салыңыз! Петр. Идәндә дә ятар! Бер рус. Кулын бәйлә, кулын бәйлә! (Бер рус җуан сөлге алып кулын бәйли, Зөләйха ыңгыраша. Ике рус, берсе аягыннан, берсе башыннан тотып, сәкегә салалар. Зөләйха катырак ыңгыраша.) Бер марҗа (марҗалар бар да төртенәләр). Монда эш бетте, әйдәңез! Петр. Сотский! Каравыл куй! Барысы да чыгалар. Иң ахырдан марҗалар чыгалар, алар бер-берсенә, бер Зөләйхага карап чыгып китәләр. Өй тын кала. Зөләйха тагы ыңгыраша. Менә тагы тыштан Петрның: «Үтер, үтер!» — дигән тавышы ишетелә. Арыш суккан кебек кыйнаган тавыш ишетелә. Шулай итеп шактый озак дәвам итә. Кыйнау тавышы һаман өзелми. Ишек ачыла, тыштан: «Юри кылана, юри дәшми!» — дигән тавышлар килә. Картрак кына бер марҗа керә, Зөләйха янына килеп баса. Марҗа (бераз карап торганнан соң). Марфа! Марфа! (Зөләйха ыңгыраша.) Марфа, Марфа! Марфа! Мескен, нишләгән! (Зөләйха күзен ача. Марҗа шуны күреп.) Марфа, Марфа! Марфа! Зөләйха. Мин кайда? Мин кайда? (Ыңгыраша.) Марҗа Өендә! Өендә! Зөләйха. Өемдә?.. Өем кайда? (Ыңгыраша.) Марҗа. Су биримме? Зөләйха (ыңгыраша. Үз-үзенә). Мин кайда? (Селкенә, тормакчы була, кулын селки алмый.) Марҗа, суны куеп, Зөләйханың кулын чишә. Зөләйха кулы белән таяна да марҗа биргән суны эчә. Су эчкәч, бераз карап тора. Шул арада тыштан бик нык тавыш ишетелә. Зөләйха (теге марҗадан). Анда ни бар? Марҗа. Теге сине урлаган татарны кыйныйлар. Зөләйха (селкенеп китә. Сикереп торырга теләгән кебек була, ләкин тора алмый. Бераздан соң үкереп җыларга тотына). Йа Рабби! Мин башына җиттем! Мин башына җиттем! (Теге марҗа бераз карап тора да акрын гына чыга; ишектән тагы тавыш килә.) Үтергәннәрдер инде мескенне, үтергәннәрдер инде!.. Алла! Алла! Йа Рабби! Ни гөнаһ шомлыгым өчен боларны күрдем? Әй Раббем! (Кычкырып җылый.) Тыштагы тавыш якынлаша. Зөләйха тагы ята. Ишек ачыла. Бер канлы кешене — Сәлимҗанны — бер ике-өч рус тоткан килеш килеп керәләр, канлыны идән уртасына ташлыйлар. Петр. Менә кач! (Руслар тирә-ягына җыелып карап торалар.) Берсе. Кирәген бирдек! Берсе. Сотский, каравыл куй, без тегесен тотарга китәбез. Әй җегетләр, атларны хәзерләңез, тимер сәнәкләрне алыңыз. Берсе (Зөләйхага карап). Бусы ятамы? Ята, ят! Юк, бик тиз кача алмассың! Берсе. Әйдәңез, әйдәңез, тизрәк! Татар авылына кергәнчә артыннан барып җитик. (Чыгалар.) Тыштан. Каравыл куй, каравыл куй! Өй тын кала. Тыштагы тавыш җырагая. Бара-бара бетә. Зөләйха (акрын гына баш калкытып, өенә карый. Ыңгыраша-ыңгыраша утыра. Башын сузып карый да канга буялган Сәлимҗанны күрә). Сәлимҗан! Сәлимҗан! (Бик акрын гына, тотына-тотына сәкедән төшә. Сәлимҗанга карап тора-тора да, янына тезләнә, үкереп-укереп җылый. Ыңгыраша Сәлимҗан! Сәлимҗан! Үлмәгән, үлмәгән, үлмәгән! Йа Раббем, ярдәм бир! (Башын күтәреп үбә-үбә дә егылып китә. Сәлимҗан ыңгыраша. Зөләйха торып, су алып килеп, Сәлимҗанның авызына кашык белән сала.) Сәлимҗан (бер-ике йотым йоткач). Алла! Зөләйха (башын итәгенә алып). Сәлимҗан! Сәлимҗан! Сәлимҗан (күзен ача). Алла! Алла! Мин кайда? Зөләйха. Сәлимҗан, Сәлимҗан, мине танымыйсыңмы? Сәлимҗан (ыңгыраша). Су бир, су! (Зөләйха тагы су бирә. Сәлимҗан күзен ачып.) Мин кайда? Зөләйха. Оныттыңмыни? Мине танымыйсынмыни? Мин — Зөләйха! Сәлимҗан (ыңгырашып). Эчем, эчем! Шул аягыма нәрсә баскан, алып ташла! (Зөләйха җылый. Сәлимҗан, күзен ачып, Зөләйханы күреп.) Зөләйха, синмени? (Кулын селкетә. Бик авыр сулап.) Ай, кулым! (Зөләйха башын күтәрә. Сәлимҗан ыңгырашып.) У-у, эчем, эчем! Ни булды моңар? Сиңа ни булды, сиңа ни булды, Зөләйха? Мин кайда? Казаматтамы? (Ыңгыраша.) Син ник монда? Әллә мин саташаммы? Зөләйха. Бисмилла әйт! Сәлимҗан, Сәлимҗан, бисмилла әйт! Күзеңне ач! Сәлимҗан (күзен ачып). Ни булды сиңа? Сиңа ни булды, Зөләйха? Ник йөзең канлы? Алла, Алла, эчем! Зөләйха. Син белмисеңмени? Без качтык бит, безне тоттылар, кыйнадылар. Сәлимҗан. Кыйнадылар... Казаматта кыйнадылар... Әхмәтҗан абзыйны да кыйнадылар... Фәхретдинне дә кыйнадылар... Хәзрәтне дә кыйнап үтерделәр... Мин кайда?.. (Зөләйха кычкырып җылый.) Сәлимҗан (айныган кебек, күзен ачып торып). Зөләйха, Зөләйха! Габдулла абзый кайда? Зөләйха. Качып котылды. Качты. Сәлимҗан. Аллага шөкер икән! Зөләйха! Мин хәзер бабайны күрдем. Син күрдеңме? Ул акбүз атка атланган. Зөләйха. Бисмилла әйт, бисмилла! Сәлимҗан (бисмилла әйтә. Ул тагы ыңгырашып). Зөләйха! Зөләйха! (Ул тагы күзен өйдә йөртеп, тәрене күрсәтеп.) Капла! Капла! Фәрештә керергә куркып тора. (Зөләйха чүпрәк белән каплый. Сәлимҗан исенә килеп.) Зинһар, кил! Кил! (Зөләйха килә.) Өшкер мине! Өшкер! (Зөләйха бисмилла әйтеп өшкерә.) Зөләйха! Бир кулыңны! Бир! Мин үләм! Әлхәмдүлиллаһ, рус кулында шәһид китәм. Әлхәмдүлиллаһ, әлхәмдүлиллаһ, Алла! Алла! Эчем! Мин үләм. Мин бу дошманнарның кулыннан котылам. Син каласың. Син шулар кулында каласың, Зөләйха, син шулар кулыңда каласың. (Ыңгыраша. Зөләйха кычкырып җылый.) Коткардык бир! Коткарлык бир! Зөләйха, Зөләйха, мин үләм. Күрсәң, әбидән бәхиллек сора. (Ыңгыраша.) Балаларга миңа Коръән укырга куш! Мин урыс каберенә күмелсәм дә, күңелем гел аларда булыр. Мине моңда ялгыз калдырмасыннар. Алла! Алла! Бөтен тәнем үземнеке түгел, Зөләйха! Коръән укы! Минем җаным чыкканда, Коръән белән чыксын! (Зөләйха укырга тотына, үзе үкереп-үкереп җылый.) Еглама, Зөләйха! Миңа хәзер рәхәт. Тәнем дә авыртмый, мин хәзер майда йөзгән кебек булдым. Әнә бабай иярле ат тотып тора. Зөләйха (җылап). Сәлимҗан, Сәлимҗан! Синең болай булуыңа мин сәбәп булдым. Мин! Бәхил бул! Сәлимҗан. Бәхил, Зөләйха, бәхил, бердән меңгә кадәр бәхил! Алла! Алла! Зөләйха. Әйт, ни васыятең бар? Сәлимҗан. Васыятемме? Васыятем шул: бу рус белән торма! Ни күрсәң күр — бу рус белән торма! Зөләйха (җылап). Тормам, тормам! Сәлимҗан. Әссәламе галәйкем! Бабай, исән торасынмы? (Көлгән тавыш белән.) Аллага шөкер, бик сәламәт! Хуш, бабай, хуш! Хәзрәт исәнме, бабай? Ник килмәде,бабай? Ә, килә диең... килә диең... Килсен, килсен сабак хәзрәтебез. Зөләйха. Саташа! Саташа! Сәлимҗан. Әйе, үзем генә җыенам инде. Хатын-кыз белә, хаҗ сәфәре озын бит, бабай. Ә, манифест, диен!.. Чыккан, диең!.. Безнең хакта әле... (Тагы ыңгыраша.) Алла! Алла! Зөләйха! (Җан бирә.) Зөләйха (бераз карап торгач). Үлде, ахры!.. Үлде! (Маңлаен үбә.) Йа Раббем! (Дога кыла.) Синең юлында үлгән ирем хөрмәтенә мине коткар! Коткар! Йа Рабби, шул канга буялып үлгән шәһиднең каны хөрмәтенә коткар! Коткар! (Җылый. Бераздан соң торып.) Раббем! Моны күрсәттең! Сабыр итәм. Әлхәмдүлиллаһ, савап дәфтәренә моны да яздың! (Акрын гына тора. Егылып китә башлый. Мичкә тотына-тотына барып, бер сандыкны ача. Аннан бер салфет, бер Коръән алып килеп, йөзенә салфет яба; баш очына Коръән куя, үзе тагы тезләнеп, кул күтәреп, авыз эченнән дога кылырга тотына. Үкереп-үкереп җылый. Бераз сабыр итеп.) Инде, Раббем, мине кемнәр кулына калдырдың? Теге абзыйны да тотсалар, тагы башым олага инде. Нишлим? Йа Рабби, үлем бир, бир! Йа Рабби, бир! Ник мине кыйнап үтермәделәр? Йа Рабби, җанымны ал! Шул минут, шул секундта ал! Шул дин дошманнарын тагы күрергә язма! Раббем, ярдәм ит! Изге ирләр, изге хатыннар, шәфәгатьче булыңыз, шәфәгатьче булыңыз! Җанымны ал! Җанымны ал! (Туктап җылый. Бераздан.) Инде нишләрмен? Йа Рабби, гафу ит! Торыр хәлем калмады, үзең гафу ит! Бик зур гөнаһ эшлим, рәхмәтен киң, Раббем! (Акрын гына барып, сандыктан чүпрәккә төргән мышьяк ала. Мышьякны суга салып.) Раббем! Бөтен серләрем үзеңә мәгълүм. Кич шул гөнаһымны, йа Рабби! Бу дөньяга күземне ачып карарга күзем калмады. Өметләнеп яшәргә өметем калмады. Бөтен дуст-ишем, якын хәләлем теге дөньяга китте. Мин дә китәм, үз якама үзем кулымны салам. Йа Рабби! Кич, кич! (Мышьякны бутый.) Дөньяда күргән михнәтләрем, зәхмәтләрем өчен җанын фида иткән шул хәләлемнән аерма! Шуның куенында җанымны көчләп чыгаруымны гафу ит! Үзеңә мәгълүм, Раббем, сабырсызлык түгел, ни биргәнеңә разый, дөньяда торырга хәлем калмады, калмады! Мин дә әнә ул үлгәндә күргән әтиләр, хәзрәтләр арасына барасым килә, кич, Раббем!.. Ишек ачыла. Петр килеп керә, ул исерек. Петр (әвенә-түенә, Зөләйханы күргәч). Әх, әх, качтыңмыни? (Зөләйха акыртын гына тора, чынаяк белән суны да ала. Сәлимҗанга.) Ә, качырдыңмы? Качыр, качыр! (Үзе селкенә-селкенә йөри.) Кач, Марфа, ә, кач! (Сәкегә утыра.) Юк, әле становой алдында болай гына булмас! (Кулын сәкегә суга.) Мин күрсәтермен! Марфа! Марфа! (Зөләйха эндәшми.) Марфа! Марфа, дим! Су бир! Зөләйха (мич янында торган чынаякка таба бер-ике атлый. Туктый. Ул әллә нәрсә уйлаган кебек була. Ахырдан тиз-тиз бара да чынаякны алып). Мә! (Петр голт итеп йота. Зөләйха халыкка карап.) Ходаның язмышы шулайдыр! Петр (эчеп бетереп). Бу ник әче? (Төкеренә. Бераздан йоклап китә.) Зөләйха. Эчем бушап китте. Өстемнән тау кадәр йөк төшергән кебек булдым. (Сәлимҗан янына килеп, салфетын ачып.) Рәхәт йокла! Мин синең үчеңне алдым. Петр (ыңгыраша башлый. Ул бердән сикереп торып, күкрәген тотып). Яна! Яна! Су бир! Яна! (Ул сикереп йөри башлый. Зөләйха мич янына поса. Петр уларга тотына.) У-у, үләм, яна! (Тунын салып ташлый, күкрәгенә кулын суга.) Бөтен күкрәгем яна. Инде эчем яна! Бөтен тәнем яна! Марфа! Марфа! Су бир! Су, су! (Сикереп йөргәндә, Сәлимҗанга абынып егыла.) Су! Су! Янам, су! Зөләйха шул чынаяк белән су китерә. Петр эчә, җыгыла. Берникадәрле вакыт кычкырына. Аякларын бутый, чәчләрен йолкый, күлмәкләрен ертып бетерә. Петр. Уф! (Үлә.) Зөләйха (акрын гына чыгып, ерактан гына Петрны карап). Үлде! Җәһәннәмгә китте! Мин бер кайгы, бер шатлык арасында калдым. (Кыңгырау тавышы килә. Тавыш якынлаша. Атлар туктый. Сүзләр ишетелә.) Килделәр, килделәр! Килсеннәр, мин үз эшемне эшләдем. Күңелем тыныч! Кая алып китсәләр дә китсеннәр! Ул ике үлекнең башлары очында басып тора. Ишек ачыла. Иң өүвөл фонарь күтәргән бер стражник керә, өй яктырып китә. Аның артыннан толыптан становой керә. Аның артыннан — башка руслар. Становой. Кайда ул качкын? (Ул, ике үлекне күреп, баскан җирендә аптырап катып кала; башка руслар да аптырыйлар. Зөләйха дәшми. Руслар аптырап торгач, берсе шашасын салып төртенә. Урядник та, башкалары да салалар.) Бу кем? Бер рус. Петр! (Марфага күрсәтеп.) Моның ире! Бер рус (килеп, Петрның башын тотып карый). Үлгән! Кышкы квас кебек суык! Становой. Тегесе? (Сәлимҗанның өстеннән салфетын алалар да, урядник фонарь китереп карый. Становой тартынып китеп.) Бу да үлгән?.. (Зөләйхага.) Бу ник үлде? Син шуны әйт! Бу ник үлде, дим? Зөләйха (Сәлимҗанны күрсәтеп). Бу ник үлде? Становой. Каналья, син үтергәнсең! (Зөләйха дәшми. Урядник аның йөзенә фонарьны китереп карый. Аның канлы йөзе ап-ачык күренеп тора.) Староста! Кара шул татарны, кем ул? Руслар Сәлимҗанны актара башлыйлар, анын арестант чикмәне күренә. Становой. Ә, менә ул кем икән!.. Бүген, төрмәдән качкан, диеп эзләргә приказ килгән иде, менә ул кайда! Руслар һәммәсе җыелып карыйлар. Становой (Петрга карап). Караңыз, шул үлгәнме? Руслар (беравыздан). Үлгән, үлгән! Становой (торып). Кая, син сөйлә әле, хатын, исемең кем синең? Зөләйха. Зөләйха. Становой. Нинди Зөләйха? Руслар. Марфа! Марфа! Становой. Җә, сөйлә, бу синең иреңме? Зөләйха (Сәлимҗанга күрсәтеп). Бумы? Әйе, ирем. Хәләл ирем. Становой. Черт, ул түгел, менә бу! (Петрга күрсәтеп.) Иреңме? Зөләйха. Түгел. Становой. Ник үлде? Зөләйха (Сәлимҗанга күрсәтеп). Ул ник үлде? Становой. Ул минем эшем түгел, сораганга җавап бир! Зөләйха. Мин үтердем! (Күкрәген сугып.) Мин үтердем! Мин җәһәннәмгә җибәрдем, аңладыңмы? Илтәсе җиреңә илт, кыласы җәзаңны кыл! Становой (бер урыска). Богауларны алып кереңез! Зөләйха. Алып кереңез! Курыкмыйм. Үтереңез! Кыйнаңыз! Кыйнап үтереңез! (Сәлимҗанны күрсәтеп.) Менә моны үтергән кебек үтереңез! Становой. Күп сөйләмә! (Богаулар алып керәләр. Урядникка.) Богаула кулларын! (Бер руска.) Әй, шуның арестант халатларын салдыр! Приказда халатын да табарга кушканнар. Казна малы югалмый. Ха-ха-ха! (Көлә. Руслар Сәлимҗанның халатын алалар.) Урядник (богаулап бетерә). Бетте! Становой. Шул халатны кидереңез! (Зөләйхага канлы чикмәнне кидерәләр.) Кайда стражниклар? Керсеннәр! (Ике стражник керә. Зөләйха кулы богаулы килеш сәхнәгә карап тора.) Шуны алыңыз! Шәһәргә илтеңез! Полициягә, теге качкынны да таптык, халатын да таптык, диеңез! (Стражниклар Зөләйханың ике ягына икесе басалар.) Әйдә, марш! (Зөләйха уртада, стражниклар ике ягында атлый башлыйлар.) Пәрдә төшә.

ДҮРТЕНЧЕ ПӘРДӘ үзгәртү

Бер кечкенә генә өй. Өйнең эче ак балчык белән сыланган. Зур мич күренә. Өй пөхтә генә. Дивар буенда сәке. Икенче, өченче пәрдәдәге өйгә охшый. Сәхнәгә таба икегә бүленгән: берсе зур бүлмә, берсе кечкенә. Ике арада ишек бар. Зөләйха инде Карчык. Зөләйха (акрын гына идән буеннан килеп, җәйгән урынына утыра). Әлхәмдүлиллаһ, биргәненә шөкер! Бу көнне дә күрдек. (Акрын гына, ыңгыраша-ыңгыраша урынына кереп ята.) Инде бу дөньяда бер генә теләгем калды. Газраил якадан тотканча, кызларымны күреп калсам, тынычлап җан бирер идем. Аллаһе Тәгалә ярдәм бирсә, күрермен. Алла теләсә, күрермен! Габдулла бабай табар, Алла теләсә, табар. Кеше әйтеп, кеше ышанмас бит. Егерме ел балаларыңнан аерылып тор, имеш... Егерме ел бит... Бер кеше гомере. Йа Рабби! Биргәнеңә риза — кимчелекләремез күп булгандыр. Үзен кичер! Егерме ел диң... Атасыз, анасыз калган бу сөкүте тәмам кара урыс булып беткән. Йа Рабби, шул хәтеремә төшсә, йөрәгем ярыла. Шулай ук дин дошманы булып калыр микәнни? Йа Рабби, үзең ярдәмчем бул! Алла! Алла! Бүген хәлем бигрәк начар. Бөтен җирдән тәнем бердән, берьюлы зур чуан кебек авыртканы гына җитмәгән, сөякләрем аерым-аерым сызлый. Әллә бөтен тәнем инде тузылып китәргә тели. Әҗәлгә сабырлык бир дә, шул кызларымны күреп актык васыятемне әйтеп калыйм. Бер рус керә. Карт. Рус. Исәнме, Марфа? Зөләйха. Менә, күрәсең, исәнлек кайда, мин кая? (Торып утыра төшеп.) Утыр! (Рус аптырап тора.) Утыр! Син әле мине качмады микән диеп карарга килгәнсең? (Көлеп.) Качтым, качтым. (Куллары дерелди.) Менә бу кул-аяк, бу исәнлек белән качарсың!.. Рус. Юк, Марфа, юк, мин үзем генә кереп чыгыйм, дидем. Зөләйха (көлеп). Шулаймы? Утыр! Кунак итәргә исәнлегем юк. Рус. Рәхмәт, мин китим! Зөләйха. Старостага барып әйтәсең бармыни? (Көлә.) Качкан диең, качкан, эзләү чыгарсын! (Ыңгырашып.) Сез миңа иркенләп үләргә дә ирек бирмисез, күрәсен. Рус. Миндә бит гаеп юк. Мин нишлим? Безнең кушканны эшләми хәлебез юк. Староста әйтә, без бөтен ил белән аны сакларга булып калдык, мин ил пичәте басып сакларга сүз бирдем, мин башымны Себер җибәрәсем килми, ди. Һәр атнаны начальствога хәбәр биреп торырга кирәк, ди. Зөләйха. Йә соң, үзең кара инде, өйдә аяк атлый алмый торган кеше кача ала диме соң? Тагы мин качып кая барыйм? Мин йөрисе җиремне йөреп бетердем. Әлхәмдүлиллаһ, биргәнеңә разый, егерме ел йөрдем, мин йөргәнне синең старостаң йөрсә, табаннары тузар иде. Мин күргәнне Аллаһе Тәгалә кяфер дошманыңа да күрергә язмасын! Рус (акрын гына утырып). Синең эшләрне бездә хәзер әкият итеп сөйлиләр. Син җиде кеше үтергәнсең, имеш! Зөләйха. Сөйләсеннәр, гөнаһыма кәффарәт булыр. (Бераз торып, катырак тавыш белә.) Бар да ялган! Бар да ялган! Мин Петрдан башка берәүне дә үтермәдем. (Ыңгырашып, тагы ята.) Алла! Алла! Теге рус (торып). Хуш бул! Зөләйха. Хуш! Рус чыгып та өлгерми, яшь кенә, шәһәрчә киенгән бер кыз кереп килә, рус аңар баш ия. Бүрек ала. Бераз тора да чыгып китә. Кыз. Исәнмесез! Зөләйха. Акрын гына. Кыз (янына утырып). Сез, түтәй, һаман авырыйсыз. Зөләйха. Язмыш шулайдыр шул. Кыз. Сиңа докторга күренергә кирәк иде. Зөләйха. Мин синең дуктырьща күренгәнчә, хәзрәткә барып өшкертер идем дә шул, ирек бирмиләр. Кыз. Ник алай дисең, түтәй, әле дә бит иңде шул тискәрелегең өчен әллә ниләр күргәнсең. Зөләйха. Тискәрелек өчен түгел, дин өчен! Дин өчен! Мине үз динемнән, хак диннән чыгарырга теләделәр, көчләп алып, ирем бар өстеннән руска иргә бирделәр. Көчләп чукындырдылар. Көчләп ата-анамнан, бала-чагамнан аердылар. Мин, әлһәмдүлиллаһ, барсына да чыдадым, барсына да! Дин ислам өчен мин зәхмәт чиктем. Кыз (аптырап карап). Шул эшләрең өчен бер дә үкенмисенме? Шул бушка үткән гомереңне кызганмыйсыңмыни? Зөләйха. Юк, үкенмим. Алла юлында сугышка үткәргән гомер буш түгел. Әлхәмдүлиллаһ, хатын булсам да, күп ирләргә насыйп булмаган дин сугышында булдым. Егерме ел бербуйдан сугыштым. Кыз. Егерме ел бербуйдан!.. Зөләйха. Егерме ел бербуйдан, төрмәдән каторгага, каторгадан Себергә, Себердән Себер аръягына... Кыз. Мескен, бәхетсез! Ничек, түтәй, шуңарга арымадың? Бервакытта да шул кылганнарың бушкадыр диеп үкенмәдеңме? Зөләйха. Юк, үкенмәдем. Хәзер дә үкенмим. Безнең китапта әйткән, Аллаһе Тәгалә дин юлында күргән бер авырлыкка ике җиңеллек бирер, дигән. Кыз. Менә бирми ич! Син, шәт, егерме ел мәшәкать чиккән, син эт гомере белән яшәгәнсең, бу көндә дә поднадзор торасын. Ашарыңа ашың, эчәреңә чәең юк. Зөләйха (ыңгырашып). Көне килеп җитмәгәндер. Әле тагын күрәселәрем бардыр. Гөнаһыбыз күптер. Алланың хикмәте бик зур. Без белә алмыйбыз. Кыз (аптырап карап торгач). Түтәй, җә сөйлә әле, зинданда ниләр күрдең? Андагы начарлыкның исәбе-хисабы юктыр инде. Зөләйха. Күрмәдем түгел, күрдем. Бик күп нәрсә күрдем. Ләкин иректә күргән начарлыкны төрмәдә күрмәдем. Ниләр булмады, ниләр баштан кичмәде. Кыйналдым, мыскыл ителдем, суктырылдым. Бөтен тән җәзаларын күрдем. Ләкин мондагы кебек, иректәге кебек күңелемә каравыл куймадылар. Теләгәнчә намазымны укыдым. Теләгәнчә рузамны тоттым. Катышкан кеше булмады. (Ыңгырашырга тотына. Кыз карап тора. Бераздан акрын гына Зөләйха егларга башлый. Кыз аптырап кала.) Кыз. Әллә бер-бер нәрсә биримме? Зөләйха (яшь арасыннан). Юк, юк, күңелем нечкәреп китте дә чыдый алмадым. Бетте хәзер. (Ыңгырашырга тотына. Кыз тик тора.) Син яшь әле, аңламыйсын. Менә минем дә синең кебек кызларым бар иде. Кем белсен, хәзер кая? Угылым бар иде... ул да... юк... Син әле ана бәгырен аңламыйсың! (Зөләйха җылый.) Кыз. Захар Петрович бар ич! Зөләйха (баш селки, бераз кычкырыбрак җылаган тавыш белән). Юк, ул минем угылым түгел, түгел... Аңлыймсың, мин Зөләйха. Мин — Гыймалдан кызы Зөләйха! Мин мөселман! Минем Захар атлы угылым юк, юк! (Бераздан.) Минем Әхмәт атлы угылым бар иде, югалды. Поплар олактырдылар. (Тагы җылый.) Шул арада Захар килеп кере. Зөләйха да, кыз да аны күрмиләр. Кыз. Шул синең угылын инде, һәммә кеше шулай ди бит. Зөләйха. Минем урыс угылым юк! Захар килеп алдына баса, Зөләйха юрганын томаланып ята, юрган эченнән ыңгырашкан тавыш белән җылаган тавыш кына ишетелә. Сәхнә тын кала. Кыз торып, күзен тутырып Захарга карап, бер сүз дә дәшмиләр. Кыз (акрын гына Зөләйханы күрсәтеп). Ул синең белә сөйләшми? Захар. Юк. Аны әллә нинди муллалар бозып бетергәннәр. Кыз. Мескен, бәхетсез хатын! Захар. Нәрсәсе бәхетсез? Тискәреләнмәсен! (Ыңгырашкан тавыш ишетелә.) Кыз (баш селкә). Юк, юк. Захар (идән буенда йөрергә тотына. Ул әллә нәрсә уйлый. Шул тынлык байтак дәвам итә. Захар бер килүендә кызның янына килеп туктый да Зөләйхага күрсәтеп). Ул минем атамны үтергән. Кыз. Тс! Ул йоклый, акыртын! Захар (утыра. Бераз карап торгач, тагы башлап). Минем атамны үтергән! Кыз (башын селкеп). Ул кызганыч! Син аның хәлен белмисең, ул ниләр, ниләр күрмәгән! (Акыртын сөйли. Ыңгырашып йоклаган тавыш килә.) Захар. Күрсә, үз тискәрелегеннән күргән. Кем кушкан анар татар булып маташырга!.. Ул бит крещеный. Алла аңарга диннән чыкканы өчен шулкадәр зәхмәтләр чиктергән. Кыз. Кызганыч, бик кызганыч! Минем дә синең кебек кызларым бар иде, ди. Белмим, хәзер кайда йөри торганнардыр, ди. Үзе еглый. Синең туталарың бармыни, Захар Петрович? Захар. Белмим, белгәнем, күргәнем юк. Булса, шунда, әллә кайда татар булып йөри торганнардыр... Әйдә, бу мәсьәләне ташлыйк әле, беләсең, ул мәсьәлә — минем авыру җирем. Семинариядә иптәшләр әллә кайдан белеп, татар, татар, диеп еглатканчы үртиләр иде. Улсы җитмәгән кебек, менә монда бусы кайтты... (Тик торалар.) Кыз. Мин иртәгә Максимовканың батюшкасына бәйрәм котлап барабызмы диеп килгән идем. Захар. Иртәгә барабыз, барабыз. Җә, тагы ниләр бар? Кыз. Берни дә юк. (Захар аның кулын ала.) Күрер! Захар. Юк, йоклый. (Үзе кызны кулыннан тартып үбә.) Йә, сөйлә! Беләмсең минем нинди кәефсез икәнемне! Сөйлә, ичмасам, кәефне китер! (Тагы үбә.) Кыз (Захарның муеныннан кочаклап). Әни белән тагын да сөйләштем. Әти һаман синең читкә китәргә теләвеңә разый булмый: «Монда приход зур. Ул булма- са, башкасы була, ят кеше килгәч приход бозыла»,— ди. Захар. Мин инде ул сүзне кырык ишеткән. Мин монда поп булып калырга разый түгел. Синең әтиең мужикларны талый-талый әллә никадәр акча җыйса да, үзенә дә шулкадәр дошман җыйган. Авылда аның сүзен тыңлый торган бер кеше бармы?! Аның нәсыйхәтен колагына ала торган бер христиан бармы?! Ул һәрнәрсәне базарга чыгарган. Гыйбадәт өчен дә акча бир, никях өчен дә бир, үлек өчен дә бир! Авылны диннән биздереп бетергән, поплыкны сатучылык, кулаклык дәрәҗәсенә төшергән! Юк, мин ул теләгәнчә поп буласым килми. Мин чын поп булам. Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсын, диләр. Мин дә аның кебек хатыннарның актык йомыркаларын, мужикларның актык орлыкларын дин өчен диеп җыеп йөрим, ди!.. Юк, ансы булмас. Мин поплыкны үзеңнең якыныңа хезмәт итү диеп аңлыйм. Иисус ничек аңлаган булса, шулай аңлыйм. (Зөләйханы күрсәтеп.) Менә шул хатын сиңа никадәр ят булса, синең әтиең дә миңа шулкадәр ят, аңладыңмы? Кыз. Аңладым, аңладым... Ул кадәр тискәре булырга ярамый. Син никадәр яратмасан да, ул — синең анаң! Күз карашлары белән сиңа никадәр охшамаса да, ул — минем атам. Балалык хисе булырга кирәк. Захар. Атам, анам — христианлык! Минем уем — приходыма хезмәт! (Торып йөри башлый.) Кыз (паузадан соң). Димәк, син мине сөймисең? Захар. Ул тагы ни дигән сүз ди... (Кызның кулын алып үбеп.) Сөймәгән кеше шулай буладыр димени?! (Тагы үбә.) Ләкин мин үтерсәләр дә, бу приходта калырга разый түгел, шуны бел! Мин сине никадәр сөйсәм, үземнең идеалымны шулкадәр сөям. Онытма, минем тамырларымда бит татар каны! Гөнаһлы бабадан бабага гөнаһлы татар каны ага! (Анасына төртеп күрсәтеп.) Христианлыкны шулкадәр мыскыл иткән шул хатынның каны ага. Шул канны юар өчен, шул нәселдән нәселгә килгән гөнаһны бетерер өчен бик күп изгелек, бик күп гыйбадәт кылырга кирәк. Аңладыңмы? Шуның өчен миңа тыныч, гөнаһтан ерак приход кирәк. Шуның өчен синен кебек яхшы, шәфкатьле христиан хатын кирәк. Шул юлда минем белән барырга разый булсаң гына минем берлән бар! Кыз. Разый, разый! Мең мәртәбә разый! (Үбә, үбешәләр, бераз тын.) Захар. Алай булса, мин үзем батюшка белән сөйләшермен. (Тагы кочакланып үбешәләр.) Кыз. Җә, иртәгә барабызмы? Захар. Барырбыз. Кыз (торып). Мин киттем. Захар. Мин сине озатыйм. (Чыгып китәләр.) Өйдә тынлык. Зөләйха ялгыз. Зөләйха (ыңгыраша). Алла! Алла! (Ул саташа.) Габдулла абзый, хуш килдең! Әлхәмдүлиллаһ, хәзрәти Рәсүлнең шәфәгате белән яшибез... Ашаңыз әле! Әни, менә сиңа юлдан... Ник мине көчлисез? Мин — мөселман!.. Мин — Зөләйха! (Кычкыра һәм уянып китә. Юрганын ачып.) Уф Алла! Әллә нинди төшләр күреп бетердем! Төшемдә Габдулла абзый кып-кызыл буйлы-буйлы яулык китерде. Юл була торган иде. Кызларым, бәлки, килә торгандыр... (Акыртын гына торып карангалый да.) Шул кара йөз юкта намазымны укып алыйм. (Акрын гына, тотына-тотына идән буйлап йөри, су янына килеп, тәһарәт ала. Битен сөртеп.) Өй дә суынып киткән, әллә азрак ягып алыйммы? (Аксап-аксап кына барып, мичкә ут төртә. Яна башлый. Үзе почмактагы тәрене каплап, баш очыннан намазлык алып, баш очыннан «Һәфтияк»не күтәреп, намазлыкка утыра. Җирдә төшкән ут яктысы аны каплап ала, күккә таба кулын күтәреп, авыз эченнән дога кыла. Догага күтәргәч, башы бертуктамый селкенә. Дога арасында ыңгырашып җибәрә. Акрын гына, тын тавыш белән.) Йа Раббем! Биргәннәреңә риза! Бердән меңенә кадәр риза! Азыксыз, ризыксыз, Раббем, озын юлга чыгам. Башымнан ашкан гөнаһ дәфтәремне күтәреп, синен каршыңа киләм. Пәйгамбәрләрнең, әүлияларнын, мөселманлык өчен сугыш сафларында кан агызган хәзрәти Гали сәнҗагы астында күтәрелә торган Шәһидләрнең хөрмәте өчен мине дә ярлыка! Рәхмәт диңгезең киң, Раббем, шул гөнаһына баткан, рәхмәтенә сусаган бәндәңне дә пәйгамбәрнең Шәфәгатеннән мәхрүм итмә, биргәнеңә разый! Гөнаһлы күңелем белән каршыңа барырга, тез чүгәргә (җылый), актык теләгемне сорарга батырчылык юк, Раббем! Рәхмәтең киң, шул кяфер дөньясында җаным чыкканда, шул гөнаһлы тәнемнән мөселман җаным аерылганда, йа Рабби, иманымны юлдаш кыл! Баш очымда угылым, кызымны күрергә насыйп ит! Гөнаһлы җанымны Коръән, «Ясин» тавышы белән ал! Атам үлгәндә күзен тутырып-тутырып мине эзләгәндер, анам үлгәндә актык сүзене «Зөләйхам» диеп җан биргәндер, мине дә шулай итмә! Күрсәт кызларымны! Актык сулышымны синең исемең белән алыйм, амин! Күкләрдәге фәрештәләр, урыс өенә керергә куркып тора торган фәрештәләр, минем белән амин диеңез! Амин! Һатифтан зур бер хор тавышы килә. Амин! Амин! Зөләйха (аптырап кала. Як-ягына карана. Куллары калтырый, тагы калтырап кына). Амин! Һатифтан. Амин! Амин! Зөләйха (тормакчы була. Аягы калтырый. Аз гына егылмый. Тагы тора, кул күтәрә). Каф тауларыннан зур, мөхит диңгезләреннән киң, күктәге йолдызларыңнан күп гөнаһым бар... Синең биргән ризыгыңны ашап, синең биргән матур кояшыңда җылынып, синең биргән саф һаваңны сулап, сиңа каршы көфране нигъмәт кылдым. Үземнең каршымда (кычкырып җылый) мөселман дошманы үстереп, ике аяклы, ике куллы Захар... (Шул арада ишектән Захар килеп керә; Захар басып тора, Зөләйха күрми.) шайтанны тудырдым. Мөселман анадан мөселман дошманы — кяфер тудырдым. (Җылый, Захар катып тора.) Атасы Сәлимҗанның дин өчен күргән михнәтләре хөрмәтенә шул балага һидайәт бир! Шул балага иман нуры яудыр, амин! (Хор ишетелми.) Амин! (Як-ягына карап.) Фәрештәләр, амин! (Хор тагы ишетелми. Зөләйха кул төшереп, баш иеп карангалый башлый, Захарны күреп.) Син, кяфер! Син минем фәрештәләремне качырдың! (Кулын селкеп.) Имезгән сөтем хәрәм булсын! Ләгънәт сиңа! Захар (кызу-кызу килеп). Үз өемдә мин үз динемне мыскыллатырга ирек бирмәм! Былчырак чүпрәкләрең белән божий матерны капларга, аның рәхмәтләреннән мине мәхрүм итәргә разый булмам! (Барып, чүпрәкне алып ыргыта.) Җитәр, күп мыскыл иттең! (Зөләйха тик тора. Захар килеп, кулыннан «Һәфтияк»ен тартып алып мичкә ыргыта.) Зөләйха (куллары белән аңа ябышмакчы була). Алла! (Кычкырып, намазлыгына егыла.) Захар (шарт-шарт басып, идән буенда йөри-йөри дә күрше бүлмәгә кереп китә. Сәхнә тын кала, урамнан шакылдатып каравылчы уза. Аның тавышы озакка кадәр ишетелә. Зөләйха ыңгыраша. Күрше бүлмәдә Захар берәр бүлмәне әйләнә дә тәре алдына барып тезләнә; кулын тәрегә таба күтәреп тора. Озак кына торганның соңында кычкырып җылап җибәрә). Ярлыка! (Үксеп-үксеп җылый.) Ярлыка! Динсез анадан, динсез атадан туган колыңны ярлыка! Шул ана, шул ананың... чында да мин шул татар баласымыни? Мин Захар Петрович түгелме? Бу хатын... бу ана... минем атамны үтергәнмени?.. Мин кем соң? Гөнаһлары тамырларыннан ага торган бәндәңне ярлыка!.. Христианлыкка каршы ителгән таулар, ташлар кадәр аталар, бабаларымның гөнаһын юып бетерергә, тәүбә кылып бетерергә юл күрсәт! Юл күрсәт! Көч бир, Ходаем, көч бир! (Җылый, озак җылый да, урынына барып ята. Утны сүндерә.) Аның җылаганы, Зөләйханың ыңгырашканы ишетелә. Мич янып-янып сүнә. Бераз тынлыктан соң ерактан гына «Тәфкилеф» көенә йомшак бернәрсә уйналганы ишетелә. Аннан соң бер җыр җырлана башлый. Шактый озак җырлаганнан соң, бүлмә яктыра башлый. Яктыра-яктыра, берәм-берәм әллә нинди кызларга охшаган зәңгәр канатлы фәрештәләр күренә. Алар һаман йырлыйлар. Берсе башкаларыннан матур да, зур да, өстеннән нур чәчелеп тора. Рәхмәт фәрештәсе Микаил туктаган вакыт. Зөләйха ыңгыраша. Фәрештәләр, Зөләйха, Захар. Захар (үз бүлмәсендә сикереп торып). Бу нәрсә? Нинди музыка? Бу нинди тавыш? Чү, чү!.. Бу көйне мин әллә кайда ишеткәнем бар... бар... бар... (йырлыйлар.) Хәзер, хәтерлим... Юк... Кемнәр йырлыйлар?.. Фәрештә акрын гына торып ишекне ача, ишектән нур дулкыны кереп, бүлмәне яктырта. Захарның күзләре камашып, читкә китеп баса. Җыр туктый. Йомшак кына музыка тавышы дәвам итә. Ул да туктый. Рәхмәт фәрештәсе вә башкалар Зөләйханың янына киләләр. Рәхмәт фәрештәсе (Зөләйхага карап). Йоклый! Бу хатын, туганнар, егерме биш ел үзенең дине өчен тартышты; бу хатын атасыннан, анасыннан аерылды, иленнән, йортыннан җәда булды; иреннән тол калып, баласыннан-чагасыннан мәхрүм булды. Алланың, пәйгам-бәрнең исемене, үзенең динене ташламады. Бүген ул үлә. Аллаһе Тәгалә буның өчен фирдәүс оҗмахында сарай хәзерләргә кушты. Моны каршы алырга хәзрәти Гомәр үзе яңа хөлләләрен киенде. Фирдәүс кавеме Гайсә анасы Мәрьям, Хәсән, Хөсәен анасы Фатыйма оҗмах ишеге төбенә каршы алырга җыенды. Моның түккән бер бөртек күз яшенә Аллаһе Тәгалә җитмеш мең фәрештәнең меңъеллык гыйбадәтенә язды. Бер фәрештә. Ай, мин дә шул хатын булсамчы! Башкалары да. Ай, мин дә шул хатын булсамчы! Рәхмәт фәрештәсе. Дин юлына аягына тимер богау тагып атлаган һәрбер адымына җиде шәһид савабын язды. Дәрәҗәсен бөтен христиан гаскәренең котын алган Сәлахетдин әл-Әюбинең, Истамбулның Фатыйхи солтан Мөхәммәдиең дәрәҗәсеннән биек кылды. Фәрештәләр. Ай, мин дә шул хатын булсамчы! Ай, мин дә шул хатын булсамчы! Рәхмәт фәрештәсе. Менә Аллаһе Тәгалә сезгә үзенең рәхмәтеннән, мәрхәмәтеннән шул хатынның аякларындагы яраларын юарга әмер итте. Китер рәхмәт суын! Бер фәрештә комган кебек нәрсә, берсе тас кебек нәрсә күтәреп килә. Рәхмәт фәрештәсе Зөләйханың канлы, шешкән аягын ача. Фәрештәләр (бердән). Уф! Уф! Бу изге хатынның аягын кемнәр шулкадәр канаткан? Безгә рөхсәт бир, шуларга ләгънәт укыйк! Рәхмәт фәрештәсе. Аның кебек адәм балалары. Фәрештәләр (бердән). Әлхәмдүлиллаһ. Әле дә адәм баласы булмаганбыз, әлхәмдүлиллаһ, адәм баласы булмаганбыз! Рәхмәт фәрештәсе. Күп сөйләргә вакыт юк. Тасны куй. (Бер фәрештә куя.) Син рәхмәт суы сал. (Бер кыз сала. Рәхмәт фәрештәсе юа.) Бу су белән мин Җәбраил фәрештә белән хәзрәти Мөхәммәдиең йөрәгендәге кара канны юган идем. Бу рәхмәт суы белән мин Әюб пәйгамбәрнең кортлар ашаган битен юган идем.и Фәрештәләр. Нинди изге кешеләр! Йа Рабби, ник безне адәм баласы итеп яратмадың! Рәхмәт фәрештәсе юа. Бер фәрештә. Туган, бу изге хатынның аягы ни берлән болай җәрәхәтләнгән? Рәхмәт фәрештәсе. Тимер белән! Буның аягына тимердән ясалган чылбыр кигезгәннәр. Ул тимер, агачны ашый торган корт кебек, моның сәламәтлегене ашаган, җилеген киптергән. Фәрештәләр. Рөхсәт бир, Аллаһе Тәгаләдән нияз итик, Аллаһе Тәгалә адәм балаларыннан тимерне бетерсен. Микаил. Мин байрагым астындагы җитмеш мең фәрештә белән җиде йөз ел: «Йа Рабби! Адәм балаларына тимерне белдермә!» — диеп гыйбадәт кылдым. Аллаһе Тәгалә кабул итмәде. Аллаһе Тәгаләнең хикмәтен без белмибез. Дөнья яратылуның без серләрен аңламыйбыз. Фәрештәләр. Алай булса, рөхсәт бир: без шул тимерне зарарга тотучыларга ләгънәт укыйк! Рәхмәт фәрештәсе. Юк, юк! (Рәхмәт фәрештәсе юып бетерә. Зөләйха ыңгыраша. Захар катып тора.) Без җир йөзенә рәхмәт иңдерәбез, ләгънәт безнең эшебез түгел. Бер фәрештә. Туган, миңа шул изге хатынның шул канлы чүпрәген алырга рөхсәт бир, мин аны бөти итеп янымда йөртер идем. Рәхмәт фәрештәсе. Юк, Алланың әмере юк! Беттеме? Моның хәзер гомере кояшның сөңге буе күтәрелүе кадәрле генә калды. Шул вакытта моның кызлары килеп җитәргә кирәк. Әнә күрәмсез, киләләр. Барыңыз, барыңыз! Газраилга әйтеңез, тый зәмин кылсын! Фәрештәләр. Мин, мин. Мин! Рәхмәт фәрештәсе (берсенә). Бар син! Башкалар. Ай, мин шул булмаган, ай, мин шул булмаган! Захар акрын гына, үзене көчләп, батырланып, ишектән чыга башлый. Фәрештәләр. Кяфер! Кяфер! (Качыналар.) Захар куркынып тагы бүлмәсенә керә. Фәрештәләр тагы күренәләр. Рәхмәт фәрештәсе. Бу бала — шул изге хатынның явыз баласы. Бу бала — шул изге хатынның күңелендәге иң зур җәрәхәте. Фәрештәләр. Рөхсәт бир, без аңа бер ләгънәт укыйк! Рәхмәт фәрештәсе. Юк, юк, мин сезгә әйтәм: без рәхмәт фәрештәсе, Алла аңар рәхмәт бирсен, диеңез! Тугры юлга күндерсен, тугры юлга! Фәрештәләр, канатларын ачып, дога кылалар. Захар көчкә генә аяк өстендә басып тора. Ул калтырый, тагы чыкмакчы була. Киткән фәрештә килә. Фәрештә (хәзер генә килүче). Җир кыскартылды. Хәзер ялкау юлаучының атларыны куркытыр өчен корт-кош фәрештәсе бүреләргә куарга кушты. Захар тагы чыкмакчы була. Ул калтырый. Ишек яныннан борылып китә. Тышта чана тавышы ишетелә. Фәрештәләр. Килделәр! Килделәр! Рәхмәт фәрештәсе. Әйдәңез! Музыка тавышы тагы ишетелә. Фәрештәләр югалалар, музыка ерагая-ерагая бетә, ишек шакыйлар. Захар калтыраган көенчә бүлмәгә чыга. Аяк өстендә басып тора алмый. Захар ялгыз. Захар. Бу ни бу? Минем шулкадәр ышанган юлым дөрест түгелмени?! Бу ни булды? Ходаем, ярлыка! Үзең тугры юл күрсәт! Ишек шакыйлар, Захар, һаман илтифат итмичә, ишеккә тотынып җылый. Шул арада ишек ачыла. Алдан фонарь тоткан Габдулла абзый, ике хатын, бер ир килеп керәләр. Захар. Килделәр! Килделәр! Тегеләр әйткән сүз дөрест чыкты, килделәр! Бүлмә яктырып китә. Зөләйханың йөзенә ут яктысы төшә. Габдулла. Менә шул өй инде! (Төртеп күрсәтеп.) Менә шул инде сезнең әниеңез! (Кызлары янына килеп тезләнәләр.) Бер кызы. Әнием бәгырем, әнием, бәгырем, сине күрер көнем бар икән! (Җылый.) Икенчесе (кулы белән кочаклый). Энекәем! Әнием! Габдулла. Чү, чү... йоклый! (Кияве тик тора. Захар ишектән карап тора.) Зөләйха (уянып). Әлхәмдүлиллаһ! Әлхәмдүлиллаһ! Чү, чү, бу кем? Бер кызы. Әни, мин! Бу — без, синең кызларың, бәгырем! Без, әнием, сине күрергә килдек. (Кочаклап.) Әнием, әнием, бәгырем, Ходай бу көнне күрергә насыйп иткән икән. Зөләйха. Сез... сез... (Кулыны әле берсенең, эле берсенең башына куеп.) Зур булган икәнсез, Алла тәүфыйк, бәхет бирсен! (Үзе тормакчы була.) Хәлем беткән... (Кызлары торгызалар, аркасына мендәр салып утырталар. Зөләйха карангалап.) Бусы кем? Бер кызы. Бу, әнкәй бәгырем, киявем инде, минем ирем, әлхәмдүлиллаһ! Зөләйха. Алай икән, кил, бәбкәм, кил. Син инде угылым булгансың, кил! Әхмәдулла килеп тезләнә. Зөләйха (башын сыйпап). Угылым юк иде, менә, Аллаһе Тәгаләнең рәхмәте киң, үлгәндә угылым да булды. Габдулла. Аллаһе Тәгаләнең кодрәте киң. Шәехем мәдәд бирсә, барысы да булыр. Зөләйха. Габдулла абзый, бу синме? Габдулла. Мин! Алланың гөнаһлы бәндәсе. (Кызлар җылый) Зөләйха. Йә, утырыңыз! Мин сезне барыңызны да бик күрәсем килгән иде. Йә әле, ут кабызыңыз әле, йөзеңезне күрим әле! (Кызлар торып киемнәрен салып ташлыйлар. Берсе ут кабыза.) Әлхәмдүлиллаһ! Әлхәмдүлиллаһ! Бу көнне дә күрәсем бар икән! (Өй бик яктыра. Зөләйха Гайниҗамалга.) Кара син, бөтенләй хатын булгансың! Гайниҗамал. Әйе, әйе, догаңызда! Зөләйха. Балаларын бармы, кызым? Гайниҗамал. Аллага шөкер, ике угылым, бер кызым бар. Угылымны быел әтисе хәзрәткә мәдрәсәгә илтте. Зөләйха. Син ник бик җылыйсың, Фәхриҗамал? Кил монда. (Фәхриҗамал килеп тезләнә. Зөләйха аның башын сыйпый.) Ник җылыйсын? Фәхриҗамал. Әнкәем, бәгырем, бик зур оятым бар! Киявең сигез елдан бирле синең хәбәреңне иртә-кич көтсә дә, Габдулла абзый килгәндә өйдә булмады. Шуны гафу кыл инде, әнкәем, бәгырем. Зөләйха. Мине алай кадерләнергә, иркәләнергә өйрәтмәделәр! Кызым! Алла үзе хәерле сәламәтлек бирсен! Киявең кем? Фәхриҗамал. Габдерахман исемле, әнкәем, сату-алу итә. Өченче ел, әлхәмдүлиллаһ, әнкәем, хаҗ шәрифкә дә барды. Синең өчен Мина тавында корбан чалдырып, синең өчен бик һәйбәт бер хаҗидан хаҗ кылдырган. Зөләйха. Ай рәхмәт, кызым. Ай рәхмәт! Мин үләр алдыннан шундый зур шатлыклар ишетермен диеп уйламаган идем. Гайниҗамал, самавыр куй, мин дә сезнен белән бергә берәр чынаяк чәй эчим! Гайниҗамал. Куям, әнкәй, куям! Габдулла белән Әхмәдулла чишенеп читкә утыралар. Әхмәдулла (сәгатьне ачып карап). Ай, минем сәгать туктаганмыни? (Колагына китереп.) Юк, йөри. Килдек, килдек, әллә никадәр вакыт үтте кебек булды, актык ат ашаткан җиремездән чыгуга сәгать чирек кенә булган. Габдулла. Шәехләрнең мәдәде. Әхмәдулла. Теге бүреләрнең дә ярдәме бардыр, мин чын да курыктым, Габдулла абзый. (Габдуллага Захарны күрсәтеп, әллә нәрсә пыштыр-пыштыр гына сөйләшәләр.) Зөләйха (Фәхриҗамалга). Бала-чагаң бармы, кызым? Фәхриҗамал. Балаларым, шул, әнкәем, кыска гомерле булып туалар. Үсмиләр. Киявен шул синнән шуның хакында дога алырга булган иде. Габдулла. Аллаһе Тәгалә ярдәм итсә, шәехләрнең мәдәде белән булыр. Зөләйха. Ләүхелмәхфузда язылган булса булыр, кызым. Нинди зур булгансыз! Мин сезне күрә алмаганга инде егерме елдан артык вакыт үткәндер. Кызлар (янына килеп). Әй, әнкәем, без сине сагындык, әй сагындык! (Икесе дә җыларга тотыналар.) Зөләйха (аркаларыннан сөя). Хәзер инде егларга ярамый, Алланың биргәненә шөкранә итәргә кирәк, менә, әлхәмдүлиллаһ, күрештек. Фәхриҗамал. Мин, әнкәем, сине һәрвакыт төшемдә күрә идем, бер мәртәбә сине, әнкәем, хәзрәти Рәсүл белән бер мәҗлестә итеп күрдем, әй шатландым, әнкәем, әй шатландым! Гайниҗамал. Мин дә, әнкәем бәгырем, һәрбер эштә сине төшемдә күрәдер идем. Кияүгә чыгар алдыннан, әнкәем, киявем тугрысында бик күп сүзләр ишеттерделәр. Гел егладым. Беркөнне сине төшемдә күрдем, әнкәем, син аппак киемгә бөркәнгәнсең. Миңа кияү бүләге онытма, дисең; үзең көләсең, шуннан уянып киттем дә күңелем утырды. Әлхәмдүлиллаһ, киявем бик яхшы чыкты. Зөләйха. Рәхмәт, кызларым, рәхмәт! Мине онытмаганга рәхмәт! Мин дә сезне һичбер вакыт хәтеремнән чыгармый идем. Самавыр кайный, кызлар чәй урыны хәзерлиләр. Захар ишектән чыкмакчы була, тагын тартыла. Зөләйха. Каторгада, андый-мондый суктырган вакытларында, һәм тегеләй дә, авыр хәлләремдә, һәрвакыт сезне уйлап күңелемне җуата идем. Фәхриҗамал. Әни, бик авыр булгандыр синең хәлең, безгә сөйләсәнә! Синең кайгыларыңны без дә, ичмасам, күз яшемез белә генә бүлешик. Зөләйха. Аларны, бәбкәләрем, хәтеремә төшермәңез инде! Габдулла абзый менә сөйләр! Барсын да тыңлады, барсын да ишетте. Гайниҗамал. Әнкәем, әткәйнең каберен белмисенме? Зөләйха. Аны Алла белә инде, күңелемне йомшаттыңыз. Әтиенез җаны чыкканда минем кулымда булды. Әлхәмдүлиллаһ, иманын әйтеп вафат булды, менә шул авылда аны кыйнап үтерделәр. Мин аның канына буялган чикмәнен киеп төрмәгә киттем. Өч ай бербуйдан әтиеңезнең канлы чикмәнен өстемдә йөрттем, өч ай бербуйдан зинданда шул канлы чикмәнне үбеп, кочып, күңелемне юаттым. (Кызлар җылыйлар, Әхмәдулла күзен сөртә.) Шуннан соң чикмәнне алдылар. Габдулла. Аллаһе Тәгалә шуларның барысына да шәһидлек савабы язсын! Әлхәмдүлиллаһ, Зөләйха, син бик күп авырлыклар күрдең. Зөләйха. Аллаһе Тәгаләнең мине башкалардан аерып алып шулкадәр михнәтләр күрергә насыйп итүенә мең, мең разый! Кызлар чәй урыны хәзерлиләр. Чәй янына утырышалар. Фәхриҗамал. Әни! Безнең энемез Әхмәт бар иде, ул кая китте? (Гайниҗамалга.) Беләмсең, аның күзләре нинди матур иде, без синең белән аны сөяр өчен оршыша идек. Захар ишектән чыкмакчы була, атлый, аяклары тынламаенча, тагы катып кала. Габдулла да, Әхмәдулла да Захарга карыйлар; кызлар Захарны беренче мәртәбә күрәләр. Кызлар (бердән). Әни, бу кем? Әни, бу кем? Зөләйха. Шунда бер урыс, кяфер! Гайниҗамал. Ул урысның монда ни эше бар? Фәхриҗамал. Ул ни диеп безнең мәҗлесемезне былчырата? Мәхәббәтсез! Кара әле, күзләре нинди ямьсез! Тфү! Тфү! Бисмиллаһир рахман иррахим! Захар (халыкка). Мин ни эшлим? (Калтыраган тавыш белән.) Белмим, мин кем? Мин Захар Петрович түгел! Мин шул Сәлимҗан угылы Әхмәт!.. Әнә шул хатыннарның сөйләгәннәре Әхмәт! Мин шул... мин... семинариядә бөтен рузаларны тоткан... бөтен гыйбадәтләрне... кылган... Захар... түгелме? Шулмы? Шулдыр... шул. Белмим! (Башкалар чәй эчәләр.) Фәхриҗамал. Менә, әнкәем, сиңа диеп хаҗ хөрмәсе алып килдем! Менә монысы зәмзәм суы! Менә кап әле, әнкәем! Менә монысы, әни, сумсалар! Менә монысы бәлешләр!.. Менә монысы бераз кош теле! Гайниҗамал. Әнкәем, менә монсы кортлы май!.. Сыерым бозаулаган иде. Менә чәкчәк. Менә монсы бал, үз умартамыздан. Әнкәем, кап әле! Зөләйха. Рәхмәт, бәбкәләрем, рәхмәт! Бу кадәр мәшәкатьләрдән сон зәмзәм суы белән хаҗ хөрмәсен авыз итәрмен диеп уйламаган идем. Габдулла. Ризык! Ризык өләшкән көнне синең дәфтәренә: «Зөләйха шуларны ашар»,—диеп язылган. Зөләйха. Биргәнеңә шөкер! Кияү. Менә, әби, монсын да аша әле! Мин хәзрәттән өшкертеп алдым. Өй үрдәгемез. Зөләйха. Рәхмәт, балакаем, рәхмәт! Захар (халыкка). Түгел, минем атамны динендә ныклыгы өчен кыйнап үтергәннәр, анамны, әнә шул карчыкны, бүген төнлә фәрештәләр килеп аягыны юган карчыкны, егерме ел каторгада йөрткәннәр. Минем каным алар каны. Мин ничек шул, дине өчен гомере буе күргән җәзаларына шатлана торган анамны, дине өчен корбан булган атамны ташлап, шул, чиркәүне кибеткә, гыйбадәтне сату-алуга әвергән батюшкага угыл булыйм? Юк, юк, мин алардан... (Тагы тегеләргә бара башлый. Тегеләрнең илтифат итмәгәннәрен күреп, туктый.) Фәхриҗамал. Менә, әнкәем, нинди матур мәҗлесемез. Күңелем тулмаганы булса, әнкәем, ирем булмавы. Гайниҗамал. Минем күңелем китеклеге, әнкәй, шул мәҗлестә Әхмәт булмавы. (Габдулла белән Әхмәдулла Захарга таба карыйлар.) Зөләйха. Аны онытыңыз, кызым. Минем күңелемне җәрәхәтләмәңез! Минем андый угылым юк. Сезнең андый энеңез юк! Ул кяфер, кызым! Гайниҗамал. Шул безнең матур күзле Әхмәтемезме? Шул атасы дин юлында шәһид булган, анасы егерме ел дин өчен Себердә изелгән кешеләрнең баласы кяферме? Әстәгъфирулла! Әстәгьфирулла! Фәхриҗамал. Әстәгьфирулла! Әстәгъфирулла! Әхмәдулла. Аллаһе Тәгалә дин дошманына күрсәтмәсен! Захар (кызу-кызу килеп, алларына басып). Менә мин... Әхмәт! (Калтырый.) Менә... мин... сезнең энеңез... Фәхриҗамал. Кит! Кит! Безнең синең кебек энемез юк, юк, юк... Без мөселман, әлхәмдүлиллаһ, мөселман! (Үзе еглый.) Гайниҗамал (еглап). Карасана күзләренә, бөтенләй Әхмәт! Чын да син Әхмәтмени? Ай бала! Ник син урыс булдың? (Кычкырып җылый.) Зөләйха (тавышыны күтәреп). Җитәр! (Захарга.) Җитәр, мин синнән бик күп татыдым. Монысына чыдый алмыйм. Кит, үләр алдыннан күземә күренмә! Кяфер! Ләгънәт! (Габдулла, Әхмәдулла барып Захарны тотмакчы булалар.) Захар (идәнгә тезләнеп). Мин китмим! Мин сезнең белән, мин синең угылың! (Туталары янына тезләнеп барып.) Мин сезнең энеңез! Энеңез! Кызлар. Кит! Кит! Безнең кяфер энемез юк! Захар (үксеп-уксеп җылап, Зөләйханың кулын тотып). Әнкәем! Мин синең угылың! Зөләйха (җылаган тавыш белән). Минем кяфер угылым юк! Захар. Минме? Мин... мин... кяфер түгел. Мин синең аягындагы җәрәхәтеңне фәрештәләр юганнан бирле кяфер түгел!.. Мине кичер! (Зөләйха тик тора.) Кызлар (бердән). Әнкәем, кичер! Зөләйха. Алла кичерсен! (Кулын акрын гына күтәреп, Захарның башын сыйпарга тотына. Захар җылый. Әнисенең кулларын үбә.) Захар. Минем гөнаһларымны гафу ит! (Карчык, бер суз дәшмичә, кулы белән кочаклап аркасыннан сөя.) Зөләйха. Менә Аллаһе Тәгалә ярдәм итте. Угылым да кайтты. Әхмәт тә кайтты. Захар. Кайтты, кайтты! Фәхриҗамал (Әхмәтне барып кочаклап). Әхмәт, Әхмәт, синме? Синме? Захар. Мин! Мин! Сезнеке булдым. Үлгәнче сезнең берлән бергә булырга булдым! Гайниҗамал. Карасана, күзләре нинди матур! (Зөләйха җылый.) Габдулла. Шәехләрнең мәдәде берлән һәр эш Алла кушканча булыр! Фәхриҗамал. Кил, Әхмәт! Кил, утыр, чәй эч! Гайниҗамал. Кил, кил! Менә монысы чәкчәк, менә монысы бал, үз умартамыздан. Фәхриҗамал. Менә монысы хаҗ хөрмәсе, менә монысы сумса! Зөләйха. Мин арыдым! Егерме биш ел үткәргән Себердәге тормыштан артык арыдым. Мине яткырыңыз! (Кызлар яткыралар.) Әхмәт. Мин дә, әнкәем, сезнең егерме ел Себердә үткәргәннәрегезне бер кичтә барын да башымнан үткәрдем. Белсәңез, шулкадәр озын вакыйганы кыска вакытта үткәрү никадәр кыен!.. Кызлар. Мескен! Мескен! (Фәхриҗамал аркасыннан кага.) Гайниҗамал. Җә, чәй эч! Менә боларыннан! Зөләйха. Аллаһе Тәгаләнең рәхмәте киң икән. Моны да күрермен диеп уйламаган идем. Угылым, кызым янымда, дустым-ишем тирәмдә... Рәхмәт, угланнар, инде мин тынычлап үләм. Беләсезме, балакайлар, бабаңызны, ул һәрвакыт, тынычлап үлсәң иде, әй тынычлап үлсәң иде, диеп дога кыла иде. Мин аны ул вакыт аңламый идем. Хәзер аңладым, менә мин тынычлап үләм. (Кызлар җыларга тотыналар.) Фәхриҗамал. Юк, әнкәем, юк, үлә генә күрмә! Гайниҗамал (аягын кочаклап). Юк, әнием бәгырем, юк! Әхмәт. Юк, әнием, үлмә, үлмә! Габдулла. Тәкъдирдә ни язган, шул булыр! Зөләйха. Юк, балаларым, үләм, менә сезне күреп шатланып үләм. Мин үләрмен... (Тыны тыгыла башлый.) Минем кабергә күмәрлек изгелегем булмаса да, минем тәнем этләргә ташланырга тиеш булса да, бәндәчелек, Алла гафу итсен! Кабергә күмеләсем, мөселман каберенә күмеләсем, анда бабаларыңыз, әбиләреңез белән бергә буласым килә. Мине мөселман каберенә күмеңез! Әхмәт! Сиңа васыятем! Мине урыс каберенә күмдермә! Әхмәт. Юк, юк, әнкәем, юк, юк!.. Зөләйха. Кил, кил, менә аның өчен... (Әхмәтнең маңлаеннан үбә.) Бу шатлыкны үткәрергә котым калмады. Үләм. Кил монда, кияү. (Аңар кулын салып.) Рәхмәт сиңа! Балаларыңызны минем өчен үбеңез! Әбиеңез бик күп сәлам әйтте, Коръән укырга кушты, диеңез! (Тагы торырга теләп.) Әлхәмдүлиллаһ, моны күрдем. Фәхриҗамал, иреңә сәлам әйт! Бик рәхмәт диеп әйтте диең! Әҗәлгә хәзерләнергә вакыт җитте. Төшемдә бүген хәзрәти Хәдичәне күрдем. Әлхәмдүлиллаһ! Әлхәмдүлиллаһ, бу шатлыкка ничек чыдыйм! Габдулла абзый... (Теле бәйләнә башлый.) Кил! Габдулла килеп тезләнә, һәммәсе тезләнәләр, Габдулла кул күгәрә, тегеләр дә күтәрәләр, ике кызы кулына ятып җыларга тотыналар, тагы ерактан музыка ишетелә. Тагы әллә никадәр фәрештәләр күренәләр. Микаил үз фәрештәләре белән Зөләйханы чолгап ала. Микаил барысына да төрле рәхмәт суы сибә. Җырлыйлар. Шул арада Газраил керә. Микаил вә башка фәрештәләр. Килде! Килде! Фәрештәләр (Газраилга тезләнеп). Шул хатын балалары-чагалары белән бер генә ел рәхәтләнсен! Әҗәлгә сабырлык бир! Газраил (зур тавыш белә). Юк, юк! (Музыка көен үзгәртә.) Фәрештәләр. Шул хатын балалары белән чүбердәшеп, бер генә ай торсын! Әҗәлгә мөһләт бир! Газраил. Юк, юк! Фәрештәләр. Шул бала, егерме ел анасын күрмәгән, егерме ел чит тәрбиядә үзгәргән бала бер генә атна анасы канаты астында яшәсен! Әҗәлгә мөһләт бир! Газраил. Юк, юк! Фәрештәләр. Бер генә көнгә! Газраил. Юк! юк! Фәрештәләр. Бер генә сәгатькә, бер генә сәгатькә! Газраил. Сулар сулышы Алладан чикләнгән! Юк! Юк! Фәрештәләр (янына килеп кулларын селкеп). — Мәрхәмәтсез! — Шәфкатьсез! — Мәрхәмәтсез! — Шәфкатьсез! Газраил канатын җәеп җибәрә. Фәрештәләрнең җылаганы ишетелә. Күк күкрәгән кебек була. Караңгыланып китә, пауза. Бердән яктыра. Зөләйха зур гөлләр белән тулган, әллә никадәр хатын-кыз, ирләр, фәрештәләр көтә торган оҗмахның уртасында күренә. Бер фәрештә (кычкыра). Зөләйха килде! Зөләйха тде! Сайраңыз, кошлар, сайраңыз! (Музыка тавышы килде ишетелә.) Пәрдә төшә.

БИШЕНЧЕ ПӘРДӘ үзгәртү

Кар белән капланган тигез җир. Сәхнәнең ун ягында якында гына авыл күренә. Өйләрне кар баскан. Авылның биек җирендә ак чиркәү күренә, сул ягында ике маяклы юл китә. Маяклар кардан тун киеп утыралар. Ындыр ягы, салам өемнәре, кибәннәр күренә. Ачык җир ай яктысы белән тулы. Пәрдә ачылганда икешәр ат җигелгән берничә чана, атларның җөгәннәреннән тотып тора торган берничә кеше күренә. Сәхнәнең артыннан атның селкенгәндәге тимер-томырларның шыгырдавы ишетелә. Кешеләрдә тимер сәнәкләр бар. Габдулла, җегетләр. Габдулла (сәхнәнең артыннан чыгып). Егетләр, салам артынарак кереп тормыйбызмы? Язмышка каршы, юл югалткан бер урыс килеп чыкмасын. Бер егет. Чыксын! Атасын, бабасын исенә төшерәсе килсә, чыксын! Менә генә! (Кулындагы сәнәккә күрсәтә.) Икенче егет. Курыкма, курыкма, Габдулла абзый! Алла язмаган эш булмас! Өченче егет. Килә башласалар, атка утырдык та, ку! Төшләрендә дә күрмәсләр! Дүртенче егет. Тотсын капчыгыны! Мин Зөләйха әбине алмыйча китмим, үлсәм үләм, алам! Икенче. Шулай, мин дә шулай! Берсе. Әллә син безне курыкты диеп белдеңме? Куркытырсың син моны, куркытырсың! Бәхәсләшеп, җиде төннең уртасында мәсҗедтән мулла таягын алып чыккан кеше бу! (Берничә кеше арлы-бирле йөреп торалар.) Икенче егет. Аңда бит мөселман пәрие, ә монда урыс пәрие! Өченче егет. Яхъя мулла пәрие булса да курыкмыйм! (Атының муеныннан сөеп.) Әй кашка! Нишләп моңайдың? Шулай, шулай. (Муеныннан сөеп.) Карап торырга матур булмаса да, (иптәшләренә.) бу бит Иделнең аръягында мәйдан тоткан ат! Икенче егет. Мәйданның арт ягындамы? Менә, исмасам, минем җирәнне сөйлә! Хайванга әле йөрү күп булды, өшәнеп китте. Беркөнне шәһәргә барып чәйгә-шикәргә дип өч капчык арыш салдым, шәһәрдә тарттырып кайтырга дип, ике капчык борай төше салдым, солысын, печәнен алдым, юлга чыктым. Үрне менеп киләм, арттан пар атта бер бояр килә, бүре толып киеп утырган! Атларының баскан җиреннән ут чыга! Арттан килеп җитә башлагач та минем җирән пошкыра башлады. Тегеләр килеп җиттем дигәндә генә, менә алып китте ласак! Тотып булмый. Тегенең кучеры: «Юлдан кит!» — диеп кычкыра. Кая ул! Менә ук кебек бара да бара. Теге хурланды булырга кирәк, читкә төшеп узмакчы булды. Ә минем җирән тагы элдермәсенме! (Атын сөеп.) Хайван! Шәһәргә кадәр уздырмады. Барып җиткәндә, бояры: «Стой, князь!» — ди. Туктыйм, туктатып булмый, тегеләр туктамыйча туктамады бит. Аттан төште: «Князь, син кай авылныкы? Сат атыңны!» — ди. «Юк, барин, әти-әни төсе, сатмыйм»,— дим. «Менә ал йөз тәңкә!» — ди. «Юк, барин»,— дим. «Ал йөз тәңкә өстенә шул уртадагы атны!» — ди. «Юк, барин»,— дим. Теге: «Кырган баш»,— ди. Менә бу нинди ат!.. (Иптәшләре көлешәләр.) Өченчесе. Синең бояр дигәнең шул йә бер юлаучы булгандыр, йә бер хәерчедер. Минем атым, исмасам, унике сөлге алган! Габдулла кере. Габдулла (кереп). Җегетләр, шауламаңыз! Бөтен тавыш авылга ишетелә. Бер яңы кеше. Ишетелә? Без әллә тулардан курка диеп торасың? Ансы булмас инде! Менә бервакыт урманда җиләк җыеп йөрибез, яшь вакыт, алай да инде миңа мыек чыгып килә башлаган. Мин ул вакыт инде Шәмси кызы Хәернисаның артыннан йөрим, әмма матур кыз иде! Сөйде дә инде мине! Син булмасаң, мин дөньяда тора алмас идем дия иде. Икенче егет. Бик тора да алмады инде... Түбән авылда гөрләтеп тормыймыни? Дүрт баласы бар. Яңа кеше. Син яшь әле, энекәш. Тору белән торуның аермасы бар. (Күкрәген кагып.) Эш йөрәктә, йөрәк нишли!.. Беренче егет. Йә, нишли? Яңа кеше. Яна, әвен кебек яна. Икенче егет. Әвен янамыни, әвен тәти генә. Яңа кеше (кыюланган тавыш белә). Синең дә йөрәгең төти генә. Тфү! Егет булган булып йөриләр. Менә, исмасам, без егет идек! Йөрәкләренә мүк үскән! (Ачуланып китә, егетләр көлә.) Ике картрак кеше (арттан чыгып). Җил чыгып тора, әнә анда төн ягында болытлар да бар. Себерсә шәп булыр, чана эзе югалыр иде. Габдулла (килеп катышып). Шәехләр мәдәд бирсә, бар да булыр. (Егетләр йөриләр.) Бер егет. Габдулла абзый! Ник бик озак? Габдулла. Тәкъдирдә язылган сәгать килеп җитмәгәндер. Монда сулыйсы сулышларымыз бетмәгәндер. (Чиркәү уникене суга. Габдулла кычкырып саный. Санап беткәч.) Җегетләр! Хәзер булыныз! Атларны борыңыз! (Җегетләр китә. Габдулла белән бер кеше генә кала.) Бер кеше. Угылы мөселман булды диң? Габдулла. Китап: «Мөселман каныннан яратылган кеше мөселман була, кяфер каныннан яратылган кеше кяфер була»,— дигән. Кеше. Шулай, шулай. Әле шунда йөриме? Габдулла. Ул булмаса, без нишли алабыз? Без чиркәүнең рәтен кайдан белик? Хәзрәт әйткән иде, зиярәттән казып алырсыз диеп, Аллаһе Тәгалә ярдәм итте, болай булды. Кеше. Әле эш бетмәгән. Егетләр (икесе кереп). Бар да хәзер, русларың килсен генә! Кеше. Сез, җегетләр, уйнап сөйләмәңез! Бу эш уен түгел. Бер егет. Түгел, түгел! Әле менә бервакытны тегермәннән кайтып киләм. Олуг авылның урманына кердем. Буран каплады. Анда да юл бар, монда да, урман улый, җил сызгыра... Буран сөяккә кадәрле үтә. Сәхнәгә бары да керә. Габдулла. Хәзер булыңыз! Берсе. Әллә сугыш чыгармы, нәрсә хәзер булыйк? Картрак кеше. Чыкса да чыгар шул... Егетләр (бары да берьюлы). Менә! (Тимер сәнәкләрне күтәрәләр). Габдулла. Йа шәехем, мәдәд! (Егетләргә.) Күңелләрегезгә Алла исемен төшереңез! Хәзер алып яталар. Алла ярдәм бирсен! (Пауза.) Картрак кеше. Менә җил себерә башлады түгелме? Болар бар да изгеләр догасында. (Һәммә кеше уңга таба карап тора.) Беренче егет (икенчегә). Бүген, беләмсең, Сабирларда кызлар җыены, кодачалар килгән. Икенче егет. Без калдык алай булса. Беренче. Мин, өлгерә алмабызмы әле, дим. Икенче. Булмый. Ничек була? Минем ат яхшы да бит, монда Вахит малаеның аты белән бик күпкә бара алмассың, иптәш булгач, калдырып китеп булмый. Яңа кеше (болар янына килеп). Мине курка диеп белмәңез, мин туңып киттем. Яна тунны Әхмәди малае кунакка барам диеп сорап алган иде. (Калтырый.) Егетләр. Кармазин тунны кимәдең? Теге кеше. Сез көлүдән бүтәнне белмисез. (Китә.) Бер кеше. Әнә, мин шәүлә күрдем! Габдулла. Егетләр, салам артына ышыкланыңыз! (Бар да качалар, Габдулла кала.) Йа шәехем, мәдәд! (Кулын зонтик итеп карый, берәм-берәм тегеләр чыгалар.) Кеше. Киләләрме, киләләрме? (Бары да карый.) Бер җегет. Киләләр! Икенче җегет. Мин Әхмәдулланы күрдем. Өченче җегет. Әнә бер урыс, ул кайдан килгән? Теге кеше. У, суык! (Калтырый.) Габдулла. Алладан курык! Алай сөйләмә! Ул угыл синнән-миннән мөселман! Беренче җегет. Мөселман? Габдулла. Мөселман! Киләләр, киләләр! Бер кеше. Атларны караңыз, китмәсеннәр! Егетләр йөгерешеп чыгалар. Атларның шалтыравы ишетелә. Авыл ягыннан Әхмәт, Әхмәдулла, тагы ике кеше гроб күтәреп сәхнәгә килеп керәләр. Гробны куялар. Бөтен кеше җыела. Тегеләр кайсы яулык белә, кайсы җиңнәре белән тирләрен сөртәләр. Әхмәдулла. Алла күрсәтмәсен! Җаным чыга язды! Ул чиркәүнең эче! Ул тәре, ул төре! Бары да кеше кебек карап тора. Әхмәт булмаса беткән идем. Берсе. Бар да менә кара туткылланып, өскә җикерергә теләгән кебек торалар. Өченчесе. Бөтен белгәннәремне укып бетердем. Йа шәехем, мәдәд, диеп кенә торам. Ул җен-пәри, ул җен-пәри! Күтәртмәскә телиләр. Алла исемен әйткәч, тагын китәләр. Тагын киләләр, гробның өстенә утырдылар. Күтәрелми дә күтәрелми! Шул чиркәүдән чыкканча, илле еллык картайдым. Габдулла. Әлхәмдүлиллаһ! Әлхәмдүлиллаһ! Гаиб ирәннәренең ярдәме! Шәехләрнең мәдәде. Егетләр, тиз-тиз, чаналарыңызны монда китереңез! (Җегетләр чыгып китәләр. Ике атлы бер чана керә.) Салыңыз! Салыңыз! Теге кеше (калтырый). У-у, суык! Габдулла. Нәрсә карап торасыз? Күтәреп салыңыз. (Әхмәдулла белән тагы берничә кеше күтәреп салалар.) Җә, бәйлә! Тиз булыңыз! Тиз булыңыз! Кешеләр (бәйләргә тотыналар). Ай, бу кем? Куркак кеше качып чыга. Бар да авылга таба карыйлар. Сәхнәгә яланбашлы поп кызы килеп чыга. Әхмәт аңарга каршы бара. Кыз Әхмәтнең кочагына ташлана, кешеләр исләре китеп карап тора. Кыз. Захар! Захар! Әхмәт. Маруся, Маруся, җылама! Кыз. Захар! Захар! Китмә! (Акырып җылый.) Мине ташлап китмә! Габдулла кулы белән кешеләргә бәйләргә ишарә итә. Кешеләр бәйлиләр. Маруся. Захар, Захар! Үтер мине! (Аның кулыннан котылып, кешеләр янына чабып бара.) Мине үтереңез! Мине үтереңез! (Сәнәкләргә күрсәтеп.) Шуның белән чәнчеп үтереңез! Ник тик торасыз, үтереңез! Әхмәт. Маруся, Маруся, сабыр ит! Габдулла. Безнең диндә кеше үтерү хәрам. Әйдә, утыр атка, безнең кызымыз булырсың. Әхмәт. Маруся! (Кулыннан тотып.) Маруся, аңла мине! Мин кала алмыйм! Мин бөтенләй башка кеше... Мин анам артыннан киттем... Мин булдыра алмыйм... Маруся, мин сине сөям!.. Маруся! Әйдә, минем белән, әйдә! Маруся. Синең беләнме? Кая? Әхмәт. Минем берлә, Маруся, минем берлә, әйдә, Маруся! Әйдә! Маруся (кочаклап). Синең беләме? (Маруся, Әхмәт үбешәләр.) Әхмәт. Минем белән, үлгәнчегә кадәр минем белән... Маруся. Әйдә! Әйдә!.. Габдулла. Тизрәк, атлар! Тагы бер ат килеп керә. Габдулла Марусяның башын сыйпый. Маруся Әхмәтнең кулыннан тоткан килеш җылый. Әхмәт. Утыр, Маруся! Габдулла. Тукта, тукта, менә шушы толыпны ки! (Өстеннән толыбын салып бирә. Әхмәт Марусяга толып кигезә.) Бер егет (икенчегә). Сөя дә икән, малай! Маруся утыра. Әхмәт Маруся янына утыра. Габдула. Хәзерме? Җегетләр. Хәзер! Бары да атларына менәләр. Гробны алып чыгып китәләр. Әхмәтнең атлары кузгала башлый. Маруся сикереп тора. Маруся. Юк, мин бара алмыйм! Юк, юк! Әхмәт төшә, Габдулла атны туктата. Әхмәт. Маруся, Маруся. Син мине үтерәсең! Маруся! Маруся. Юк! Юк! (Әхмәтне кочаклап үбәргә тотына.)
Әхмәт. Маруся, Маруся!
Маруся (котылып китеп). Прощай, прощай! (Китеп югала.)
Әхмәт аның артыннан чанада «Маруся» дип кычкырып җылый.
Габдулла (тышка таба). Туктаңыз! Туктаңыз! (Килгән кеше күренми. Әхмәтнең янына барып.) Ай бу яшьлек! Урынын да белми, көнен дә белми, кайда вакыты җитсә, шунда тишелеп чыга. (Әхмәткә барып) Әхмәт! Әхмәт! Бала, тор! Тор! (Әхмәт дәшми.) Тор! Тор! (Габдулла Әхмәтне күтәрмәкче була. Күтәрә алмый.) Хәлем дә беткән бит! (Чыгып китеп.) Әй, әй, җегетләр! (Чиркәүдә набат сугыла башлый; Габдулла тагы Әхмәтнең янына барып өстери башлый, булдыра алмый.) Әхмәт! Әхмәт! Киләләр! Әхмәт! (Өстери. Чана янына табарак китерә. Авылда этләр өрә башлый. «Пожар!», «Пожар!» — дигән тавыш ишетелә. Чиркәү һаман кага. Әллә никадәр кешенең тавышы ишетелә.) Иа шәехем, мәдәд! Әхмәт! Әхмәт! Бала, тор! Киләләр!
Әхмәт (башын күтәреп). Кемнәр килә?
Габдулла. Урыслар киләләр, безне үтерергә киләләр.
Әхмәт. Киләләр?.. (Әхмәт акрын гына тора. Тавыш якынлаша.)
Тыштан. Әнә алар, әнә алар!
Сәхнәгә казыклар, сәнәкләр күтәреп, ун-унбиш урыс, әллә никадәр марҗа килеп керә. «Үтер! Үтер!» — дигән тавышлар ишетелә. Кыйнарга башлыйлар. Элгәре Габдулланың: «Иа шәехем, мөдәд!» — дигәне ишетелә. Аннан кыйнау ишетелә. Халык күбәя бара, тавыш зурая бара. Маруся килеп чыга. Кыйнаучыларга барып: «Чү, чү, тр»,— диеп кычкыра. Халык туктый.
Маруся. Захар, Захар! (Өстенә егыла. Җылаган тавыш белән.) Үлгән, үлгән! Захар, Захар! (Каплана. Кешеләр тик торалар. Хатыннар күзләреннән яшьләрене сөртәләр.)
Габдулла (башын калкытып, акрын гына). Әлхәмдүлиллаһ! Әлхәмдүлиллаһ! Дин юлында безгә дә шәһид булырга яздың!
Бер рус. Ни сөйли? Үтер, үтер! (Берьюлы биш-алты кеше казыклар белән кыйный.)
Маруся (сикереп торып, Әхмәткә күрсәтеп). Сез үтердеңез! Сез үтердеңез! Мин үтердем... Сез үтердеңез!
Набат туктамый. Халык күбәя. Пәрдә төшә.