ЗУР ГӨНАҺЛАР (Гөнаһе кәбаир) Роман (1890)

Заһир Бигиев
Тулы исеме Заһир Бигиев, Мөхәммәдзаһир
Һөнәре язучы

I үзгәртү

Хикәябезгә Габделгафурның катнашы булганлыктан, аның кем һәм ниндирәк кеше икәнлеген язып үтик. Габделгафур Мансуров - мулла-имам баласыдыр. Атасының исемен фаш итмичә, романыбызда аны Нәкәс мулла дип кенә йөртербез. Нәкәс мулла угылы Габделгафурның төп ватаны-Нижгород губернасы Сергач өязе авылларыннан бер авылдыр. Нәкәснең чын исемен язмаган кебек, әлеге авылның исемен дә, тулысынча язмыйча, фәкать "К" хәрефе белән генә атап йөртербез.

"К" авылы кешеләренең тормыш өчен а+сыл хезмәте игенчелек хисапланса да, күпчелеге башка шәһәрләргә - мәсәлән, Нижний, Казан, Мәскәү, Петербург һәм Ростов-Дон кебек җирләргә китеп, сәүдә һәм башка төрле хезмәтләр белән шөгыльләнә иде. Югарыда әйтелгән авылда өч мәчет һәм дүрт имам бар иде. Башкаларында эшебез юк, Нәкәс мулла исә байтак заманнардан бирле "К" авылында имам булып, хәйләи шәргый[1] һәм хәрам кәсепләр, ришвәт һәм риба юлы белән мал казанып, хәзерге вакытта авылның башка имамнары белән чагыштырганда шактый бай тормышта яшәгән, ике хатынга ир һәм биш балага ата булган бер кеше иде. Без бәян итәчәк унҗиде яшьлек Габделгафураның өлкән баласыдыр, кискен бер угландыр.

  • * *

Җомга көн. Җомга намазы вакыты җитеп килә. Нәкәс мулла мәхәлләсе кешеләре берәм-берәм мәчеткә җыелалар. Араларында гаять фәкыйрь кыяфәтле кешеләр дә күптер. Шуларның берсе-Габдеррәзак бабай. Ул, тәһарәтләнеп, аягына кияргә булмаганлыктан, яланаяктан гына мәчеткә барырга чыккан. Әмма юл бик пычрак-баткак, шуңа күрә ул, мәчет ишеге төбенә килеп җиткәч, комган хезмәтен үтәгән бер савыт белән су китереп, иң элек аягындагы пычрак-туфракны тазартып юды, шуннан соң гына мәчеткә керде. Болай Хода юлында йөргән намуслы фәкыйрьләр булган шикелле, әлеге авылда мордар һәм намазсыз фәкыйрьләр дә аз түгел. Намазга, җомгага, тәравихка[1]барырга чакырсаң, алар сиңа:

- Алла кием һәм байлык бирсен, шуннан соң мәчетегезгә, намазыгызга да барырбыз,-дип җавап бирәләр, җүнсезләр.

Азан әйтелде, кешеләр намазга тәмам әзер, тик Нәкәс мулла гына юк. Биш-ун минуттан, ниһаять, ул да килде. Килде дә, намазга керешеп, вәгазь-нәсыйхәт әйтү кайда, хотбә [2] урынына: "Әлхәмделиллаһ, әлхәмделиллаһ, әлхәмделиллаһе раббел-галәмин"[4], - дип, намазны тиз генә тәмамлап та куйды. Намаздан чыккач, мәчет янында мулла белән ике кеше кул биреп күрештеләр. Болар "К" авылы кешеләреннән булып, әле генә Ростов-Доннан кайтканнар иде. Мулла бу акчалы кешеләрне шундук үз өенә чәйгә чакырды. (... )

II үзгәртү

Якшәмбе көн җитте. Бүген

Габделгафурның Казанга китәчәк. көне. Ир-ат иртәнге намазны укып әле генә мәчеттән кайткан. Габделгафурны мәдрәсәгә озатырга дип өйгә туган-кардәш һәм якын-белешләр җыелган. Озатырга килүчеләрнең берсе - гаять кечелекле, тыйнак табигатьле, мөлаем һәм тәмле телле икенче мәхәллә имамы карт хәзрәттер. Карт хәзрәтнең Габделхак исемле угылы өч-дүрт елдан бирле Казанда мәдрәсәдә булып, атасының сүзенә караганда, уңышлы рәвештә гыйлем эстәвен дәвам иттерә иде. Хәзер исә карт хәзрәт угылы Габделхакка чәй-шикәр һәм биш сум көмеш акча җибәрергә дип килгән. Габделгафурга кечкенә төен һәм биш сум акчаны биргәндә ул:

- Менә, энем-карендәшем Габделгафур, бу әманәтләрне угылыма тапшыр һәм сәламнәребезне әйт, - диде. Габделгафур, сузылган әманәтләрне кулына алып:

- Бик яхшы, тапшырырмын, - диде. Берникадәр вакыт үткәч, карт хәзрәт, Габделгафурга карап, сүзен дәвам итте:

- Ярый, энем, сау-сәламәт бул, Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә сәфәрегезне мөбарәк кылсын... Угылыма һәркайсыбыздан сәлам әйт, икегез яхшы дус булып яшәгез. Вакытыгызны әрәм итеп, гомерегезне бушка уздырмагыз, җилгә очырмагыз! Үзегездән кече оланнарга ихсан-ярдәм... Хәер, Казан мәдрәсәләре бөек вә олугъ мәдрәсәләрдер. Анда сездән кечек кемсә, валлаһе әгъләм[5], табылмас та. Үзегездән олугъ вә бөек оланларга һәрвакытта вә һәр урында әдәп һәм инсаф белән тәгъзыйм -хөрмәт күрсәтегез. Иншалла[6], үзегез дә олугъ булырсыз. Казан мәдрәсәләре алар зур мәдрәсәләр -анда һәр гыйлем булган кебек, шәкертләренең дә төрлесе буладыр... Начар -яман шәкертләр белән дуслык кылмагыз, мәҗлестәш булмагыз - шул вакыт аларның яманлыкларыннан сезгә, затыгызга зарар тимәс. Әмма шәкертләрнең шул мордарлары белән мәхәббәт вә дуслык итсәгез, гыйлем алу бер тарафта калып, яманлык вә бәднамыгыз[7] шундук мәйданга чыгар. " Адың чыкканчы, җаның чыксын!" - дип картларыбызның әйткән сүзләре бик тә тугъры. Бер вә ничә мең чакрымнарга сәяхәт вә сәфәр бер хәтъвә -адым белән башланган кебек, яманлык та бер кечкенә гөнаһ вә кечкенә яманлыктан башланып, аз -азлап арта барып, соңыннан "зур гөнаһлар"га әвереләдер. Менә, гыйбрәт күзе белән кара әле син безнең авылның хәзердәге хәленә вә илле ел элек булган хәленә. Без ул вакытта сезнең кеби япь -яшь егет идек, ул вакытта, хәзердәге кебек, авылыбызда мәйханә -кабаклар юк иде. Түгел аракы эчәргә, чәйне дә ул вакытта бик аз кешеләр генә белә иде. Хәзер исә унбиш -егерме яшьлек угъланнан башлап алтмыш -җитмеш яшенә якынлашкан картларыбызга кадәр, Аллаһ сакласын, аракы өчен җанын фида кылыр, туганын үтерер, атасын кыйнар... Хатыннарыбызның да аракы вә башка исерткеч эчемлекләрне сөйгәннәре юк түгел. Әмма бу "зур гөнаһлар" -яманлык вә бозыклыкларыбыз безнең өскә бердән килеп төшмәделәр. Ана карыныннан болай исерек вә сәрхуш булып тугмадык. Бер кечкенә нәрсәдән аз -азлап башланып, әйткәнем кеби, яманлыкларыбыз күбәеп вә куәтләнеп, бәрәкәт күтәрелде. Аллаһ сакласын, уттан вә хатыннан курыккан кеби, шул исерткечләрдән сакланыгыз вә куркыгыз! (... )

Карт хәзрәтнең Габделгафурга укыган бу нәсыйхәтләре тәмамланып килгәндә җигүле ат та тәмам әзер иде инде. Габделгафур, һәркем белән куллар биреп саубуллашып, эченнән: "Яңа тормыш һәм сәфәремә изге ярдәмеңне бир, Ходаем!" дия-дия, мөәзин белән бергә арбага чыгып утырды да Казанга юл алды.

III үзгәртү

...Маһруйның атасы Гали Ваһабов -даими Казан шәһәрендә яшәп, алыш -биреш сәүдәсе белән шактый күп мал -акча казанган алтмыш биш яшьләрендәге яхшы күңелле, тәкъва һәм юмарт бер кеше иде. Ул, гыйбадәт белән мәшгуль диндар адәм будып, галим -голяманы һәм инсафлы шәкерт халкын олылап хөрмәт итә, аларга һәрвакыт мадди ярдәмен күрсәтә - кыскасы, Казан шәһәренең дәүләтле һәм могтәбәр картларыннан санала иде. Гали Ваһабовның хатыны Мәрьям абыстай да, яхшы ата баласы булып, алтмыш яшьләренә җитеп килгән суфый һәм намазчыл бер хатын иде. Гали бабай белән Мәрьям абыстайның югарыда телгә алынган Маһруйдан башка бүтән балалары юк иде. Без, Маһруйның бишектәге һәм сабый бала чагындагы хәлләренә күз салмыйча, аның унсигез яшеннән соңгы тормышына тукталырбыз. Исеме җисеменә муафикъ дигәндәй, Маһруй[8] шулкадәр зифа -чибәр кыз иде ки, аның матурлыгын каләм белән язып тасвирларга да мөмкин түгел. Шулай да, героинябызны мактау өчен, чын исеме Маһруй булмаса да, без аны шул исем белән атадык. Хәмзә Агиев -уртача дәүләтле, алтмыш яшенә җиткән яхшы карттыр. Хәмзә бабайның илле яшенә якынлашкан хатыны һәм Җиһангир исемле егерме биш яшьлек улы бар иде.

Җиһангир Агиев, хикәябезнең героинясы Маһруй кызның акылы һәм тәрбиясенә хәйран, гүзәллегенә гашыйк булып, ахырда аңа өйләнү уена килде. Аталар һәм кыз тарафыннан ризалык алынып, Җиһангирның теләк-морадына ирешкән һәм бәхетле булган көне-нәкъ менә бүгенге кичәдер. Бүген яшьләрнең никах мәҗлесе булды.

IV үзгәртү

Җиһангир белән Маһруйның никах мәҗлесеннән соң бу көнгә кадәр өч ай вакыт уйды. Бүген - сентябрьнең унбере, кич сәгать җиде. Хәмзә Агиев өендә кечкенә генә бер мәҗлес җыелган. Катнашучылар - "К" авылыннан мөәзин Госман, Нәкәс мулланың улы Габделгафур, өй хуҗалары Хәмзә бай белән Җиһангир әфәнде һәм казанлы Шәфигулла абзый. Габделгафур белән мөәзин Госман хәзрәтләре әле бүген генә Казанга килеп төшкәннәр иде. Юл әйберләрен мөсафирханәдә калдырып, алар күрешер өчен шундук Хәмзә бай өенә юнәлделәр. (... )

Хәмзә бай исә, түбәнчелекле, юмарт һәм кунакчыл кеше буларак, мөсафирләрне камил ихтирам белән, олылап каршылады. Инде менә ашъяулык җәюле табын әйләнәсендә үзара сөйләшә-сөйләшә чәй эчеп утыралар. Хәмзә бай, мөәзин әфәндегә таба карап, сорашуын дәвам итте: - Бик яхшы иткәнсез, хәзрәт, егетне мәдрәсәгә алып килеп, бик яхшы иткәнсез. Мулла баласы дип әйтәсез, әткәсенең исеме ничек соң? - Әйе, әткәсе безнең мәхәлләнең имамы, Нәкәс хәзрәт, - диде мөәзин. - Кайсы мәдрәсәгә кертмәкче, кайсы мәдрәсәдә укытмакчы буласыз? - Сез, Хәмзә абзый, ничек мәслихәт кыласыз? Кайсы мәдрәсәгә керсә яхшы булыр икән?

- Әткәсе нәрсә әйтте, кайсы мәдрәсәгә мәслихәт кылды?-дип, сорауга сорау белән җаваплады Хәмзә бай.

- Хәер, әткәсе катгый өзеп бер сүз дә әйтмәде... Безнең авылның карт хәзрәт угылы Габделхак монда укый, сезгә дә килеп йөри бугай, ул фәлән мәдрәсәдә, -дип, мөәзин карт хәзрәтнең улы Габделхакның кайсы мәдрәсәдә укыганын һәм ул мәдрәсә мөдәррисенең исемен атап әйтте.-Без дә менә бу егетне-Габделгафурны шул мәдрәсәгә куймакчы булабыз. Хәмзә бай берникадәр вакыт үзалдына уйланып торды.

- Хәер, безнең Казанда һәр мәдрәсә яхшы, - диде ул, аннары, сүзен дәвам итеп. -Һәркайсысында, мәдрәсәләрдә, күп төрле гыйлем укытыла. Ләкин мин үз тарафымнан бу шәкерткә дамелла Габделкәрим хәзрәт мәдрәсәсенә керергә мәслихәт кылыр идем. Аны Күл буе мәдрәсәсе дип йөртәләр. Ул мәдрәсә, без наданнарча әйткәндә, кадимнән бирү[9] олуг мәдрәсә булып киләдер... Ничә вә ничә дана[10] вә галим мөдәррисләр шул мәдрәсәдән гыйлем алып чыкканнар. Бу мизгелгә кадәр әңгәмәгә колак салып, тын гына тыңлап утырган Шәрифулла абзый да, телгә килеп, мөәзиннән Габделгафур хакында сорашты. "Ниндирәк кеше, баймы?"-дип атасы турындагы соравына "юк" дигән җавапны ишеткәч, Казан байларына тел озайтып, гайбәтләренә төште:

- Гаять кешелексез байлар... Араларында яхшы гына бай, маллы кешеләр күп булса да, фәкыйрь шәкертләргә яки башка хосуста мохтаҗ булганнарга ярдәм вә изгелек кылганнары һич тә юк. Чиксез саран-комсыз, ач күзле, көнче үзләре, мәңгелек суы эчкән кемсәләр кеби кыланып, көн-төн дөнья малын арттыру кайгысында йөриләр, халык файдасы, дин куәте, дөнья рәхәте өчен гамь чигеп, зарарыбызның муҗибе-сәбәбе булган нәрсәләрне төзәтүгә ярдәм вә тырышлык кылганнары күренми. Араларында шундый комсызлары бар ки, түгел шәкерткә яки башка мохтаҗ кемсәгә ярдәм кылу, үзләре үк шул фәкыйрьләрнең кулыннан икмәкләрен тартып алырга тырышалар. Хәер, шәкертләр үзләре дә Мәкәрҗә вакытында...

Шәфигулла абзый байларга шулай тел озайтып утырганда дивар сәгате унике тапкыр "күк-кү" дип кычкырды. Кунаклар, хәер-догалар кылып, Хәмзә байның өеннән чыгып киттеләр.

Хәмзә бай, мөсафирләрне озатып, ярты сәгать үткәч, йокларга ятты. Җиһангир белән Маһруйның бүлмәләрендә исә төнге сәгать икегә кадәр ут сүнмәде.

  • * *

Бу кичәдән соң өч көн узды.

Нәкәс мулла угылы Габделгафур, дамелла Габделгалләм мәдрәсәсенә кермичә, "К" авылындагы карт хәзрәт угылы Габделхак укый торган мәдрәсәгә урнашты.

V үзгәртү

Яздыгыбыз вакыйгалардан бу көнгә кадәр ике ел кичте. Җиһангир Агиевның атасы Хәмзә бай һәм анасы Хәлимә абыстай, хаҗ кылу нияте белән сәфәр чыгып китеп, берсе - Мәккәй Мөкәррәмәдә һәм берсе Мәдинәи Мөнәүвәрәдә[1] дөнья куеп, шул шәһәрләрдәге Җәннәте Мөгаллә һәм Җәннәте Бәкыйга исемле зиратларга дәфен кылындылар. Маһруйның атасы Гали Ваһабов та, безнең шикелле, мәңгелек суын эчкәннәрдән булмыйча, бер авыруга очрап, ике атна чамасы хаста булып ятты да фани дөньядан мәңгелеккә китеп барды. Хәзерге вакытта исәннәр - Маһруйның әнкәсе Мәрьям абыстай, Маһруй үзе, Маһруйның кызы Фәридә һәм Җиһангир-дүртесе бер өйдә яшәп яталар. Хәмзә байның үлеменнән соңгы еллар гаять авыр булып, сәүдә һәм кәсептә күп зарар күрү һәм күп мал югалту аркасында, Җиһангирның дәүләт һәм байлыгына зур кимчелек килде. Хәзер исә Җиһангир, Казанда булмыйча, коммерция-сату-алу хезмәтләре белән Себер тарафына алты-җиде айлык сәфәргә чыгып киткән иде.

VI үзгәртү

Ибраһим белән Ягъкуб, ике бертуган, мәрхүм Габделмән байның балалары Галиевләрдер. Ибраһимы - утыз биш яшендә, өйләнгән, ике бала атасы, олуг юрист, мәкерле һәм фетнәчел кеше. Ягъкубы исә егерме җиде яшьлек өйләнмәгән егет булып, азгын һәм тәүфикъсыз бер адәмдер. Ике туган һәм школа учительләреннән Әхмерский исемле берәү Галиевләр өендә бергәләп чәй эчеп утыралар иде. Ибраһим Галиев, кунак учитель Әхмерскийдан тормыш хәлләре һәм яңалыклар турында белешмәкче булып:

- Ни хәлләр, нинди хәбәрләр бар? Сәламәтлекме? - дип сорады.

- Аллага шөкер әле, сау һәм сәламәтбез... Прогресс һәм просвещениедән башка хәбәрләр юк. Галиевләр Әхмерскийның "прогресс", "просвещение" сүзләрен бик өнәп бетермәделәр.

- Без немецча, французча әйтелгән сүзләрнең күбесен аңламыйбыз, безгә тугъры татарча сөйлә,-диде Ибраһим әфәнде, елмая төшеп. Ягъкуб әфәнде исә, чәй касәләренең берсен-кунак алдына, ә икенчесен Ибраһим уңына куеп:

- Җә, ашка да, чәйгә дә кәрәм боерыңыз!-дип ашарга-эчәргә кыстый башлады. Учитель Әхмерский бераз тын гына утырганның соңында:

- Хәбәр, хәзердәге хәбәрләр сезгә мәгълүм, - дип, имам-муллаларның русча укый-яза белүенә мәҗбүр итүче яңа тәртип турында сөйләп, патша хәзрәтләренең шул турыдагы фәрманын укырга кереште. (... ) Учитель Әхмерский падишаһ фәрманын укып тәмам итәр вакытта, ишек ачылып, бүлмәгә Галиевләрнең приказчигы килеп керде. "Әссәламе галәйкем" дип исәнләшкәннән соң ул, Ибраһим әфәндегә мөрәҗәгать итеп, сәүдә хәлләреннән хисап бирергә кереште:

- Алафузовка мең сигез йөз данә ат тиресе, дүрт йөз сиксән данә сыер тиресе бирдек,-диде ул һәм, ат тиресе фәләнчә хактан, сыер тиресе фәләнчә хактан дип, тиреләрнең нинди бәһагә сатылганлыгын әйтте. Ибраһим Галиев, " тире" сүзен ишеткәч, бөтен игътибарын приказчигына юнәлтеп, падишаһ фәрманын бөтенләй онытты.

- Әйдә, кантурга керик, хәзер хисап-счетлар бирермен,-диде ул приказчикка һәм, табын яныннан торып, "кантуры" урнашкан күрше бүлмәгә таба атлады. Ибраһим Галиев китүгә, аның алты-җиде яшьлек улы Мостафа, бүлмәгә кереп һәм Әхмерский белән Ягъкуб утырган табын янына килеп, Ягъкуб әфәндегә бер конверт-хат сузды. Ул арада, тире алу-сату хисапларын тәмамлап, Ибраһим әфәнде дә контор бүлмәсеннән чыкты һәм табын янындагы әүвәлге урынына килеп утырганда улы Мостафаны күреп:

- Нихәл, мелла Мостафа? Мәдрәсәдән кайттыңмы? Сабакны яхшы белдеңме?-дип, улына сораулар яудыра башлады. Аннары, Әхмерскийга таба борылып:-Угылым сабакны бик яхшы укый, бик мелла[12] булды,-диде дә янәдән улына эндәште:-Җә, кил әле, менә абзаңа укып кара. Әхмерский да, Мостафага карап, елмаеп:

- Җә, кил, нәрсә укыйсың? Китапларың кайда? Кил!-диде. Мостафа, "Һәфтияк"[13] белән "Аллаһ дигел бәдәвам"[14] китапларын алып кереп, Әхмерский каршына килеп басты һәм, әгузе бисмилласын да әйтмичә, "Һәфтияк"тән сабагын укырга кереште.

- Бигрәк җегет икән угылың! - диде Әхмерский, Мостафаны әтисенә мактап. Мостафа бу мактау сүзләре сөйләнгән арада бер юллык сабагын укып тәмам итте. Шуннан соң әтисе аңа:

- Җә, китабыңны да укып кара, - диде. Мостафа, "Бәдәвам" китабын кулына алып, әсәрнең баш өлешеннән - утыз тугызынчы юлыннан башлап укырга кереште:

Имансызны дуст тотма, Аңа син яхшылык итмә, Андыйн һәм яхшылык көтмә, Аллаһ дигел бәдәвам". Шул рәвешчә сабакны укып һәм үзләштереп, мактау сүзләре дә ишеткәч, Мостафа, сабак китапларын махсус урынга җыеп куеп, табын янына утырып чәй эчәргә башлады.

Ягъкуб әфәнде исә, Мостафа китергән хатны укыгач, тиз генә җыенып өйдән чыгып китте. VII

Ягъкуб Галиев, хатны укып, мәҗлесне калдырып, өйдән ашыгып чыгып киткәннән соң, ун-унбиш минут эчендә Воскресенский дигән урамга барып җитте.

Воскресенский урамы, Казанның иң зур, иң яхшы урамнарыннан булып, казанлылар анда кышын да, җәен дә саф һава суларга һәм тамаша кылырга чыга иде.

Воскресенский урамыннан бер-ике әйләнгәч, Ягъкуб әфәнде Пассажга[15] керде. Пассажда бер яшь хатын янына туры барып, аның белән саулык-сәламәтлек сорашырлык кадәр генә сүз алышты да, Пассажның Черек күл[16] бакчасы тарафына караган ишегеннән чыгып, беренче туры килгән ямщикны туктатты һәм, Пассажда очрашкан теге хатын белән шул ямщикның атына утырып, Балык базарындагы[17] мәгълүм кунакханәләрнең берсенә илтергә кушты.

Ягъкуб белән бергә кунакханәгә китеп барган бу ханым Җиһангир Агиевның хатыны - героинябыз Маһруй иде. (... ) "Яшь гомерне бушка уздырырга ярамый" дигән сылтау белән, бер карчык, бу ике яшь арасында тылмачлык һәм арадашлык итеп, аларның яшь гомерләрен әнә шулай "рәхәттә" һәм "кирәкле эштә" уздырттыра башлады. ("Яшь гомерне бушка уздырырга ярамый" диюче мондый карчыклар һәм шул кагыйдәне тотучы хатыннар Казанда аз түгелдер.)

Бүген октябрьнең егерме җидесе. Җиһангирның Казаннан китүенә нәкъ сигез ай, ә Маһруй белән Ягъкубның беренче күрешүләренә җиде ай тулган көн. Маһруй бу җиде айның беренче аенда ук йөккә узды. Маһруйның үзеннән һәм сәбәпчесе Ягъкубтан кала, бу нашәргый хәмел[18] хакында беркем дә белми иде.

Ягъкуб әфәнде, кунакханә номерына кереп, ишек ябылуга ук Маһруйны битәрләргә тотынды:

- Мин сиңа ничә тапкыр әйттем, миңа хат язма дип... Мин юк вакытта хатыңны китереп бирерләр дә, икенче кеше кулына төшеп, Алла сакласын, бу хәлләребездән хәбәрдар булырлар... Җә, әйдә сөйлә, шулкадәр ашыгыч нинди йомыш бар? Нигә хат белән чакырттың? Маһруй, Ягъкуб әфәндегә елмаеп карап, янына сыеныбрак утырды да, кулын аның җилкәсенә куеп:

- Бик шатлыклы хәбәр бар, шул сәбәптән хат язып чакырдым... Җук нәрсәләргә ачуланып маташма,-диде.

- Җә, сөйлә тизрәк, нинди хәбәр ул?.. Озак утырырга вакытым юк. Маһруй, бер минут чамасы дәшми торганнан соң, кесәсеннән бер конверт чыгарды да Ягъкуб әфәндегә сузды:

- Менә бу хатны укы... Нинди шатлыклы хәбәр икәнен белерсең. Ягъкуб, хатны кулына алып:

- Нинди хат соң бу?-дип сорады.

- Бүген генә почтадан алдым, ирем-хуҗам җибәргән,-диде Маһруй. Ягъкуб әфәнде хатны акрын гына кычкырып укый башлады. (...) Ягъкуб хатны укып тәмам иткәч, Маһруй, янәдән әүвәлге кебек елмаеп:

- Менә шатлыклы хәбәр ич!-дип куйды.-Ике ай эчендә кайтырмын дип язса да, өч айсыз да кайта алмый ул... Мине хәсрәттә калдырмас өчен, күңелемне юатыр өчен генә шулай ике айдан кайтырмын дип яза. Чынында, өч айсыз да кайта алмаячак. Ул миңа Себер җагына киткән чакта да өч-дүрт айдан кайтып җитәрмен дип әйткән иде. Менә инде Казаннан киткәненә сигез ай булды, әле һаман кайтканы юк. Җә, бик яхшы, ике-өч ай кайтмаса, бала табар вакытым җитеп, бала тапканнан соң кайтып килсә, бер нәрсәдән дә хәбәре булмый калыр. Шулвакыт кунакханә хадиме соралган нәрсәләрне поднос белән күтәреп кереп, өстәл өстенә куйды. Хадим чыгып киткәч, Ягъкуб Галиев:

- Әйе, дөрес, шатлыклы хәбәр икән, - диде һәм сүзен болай дип дәвам итте:-Әлбәттә, Җиһангирның безнең бу хәлләребездән хәбәрсез калуы синең өчен дә, минем өчен дә файдалы, бигрәк тә синең өчен... Йөкле булмасаң, бүген кайтса да бер нәрсә дә белә алмас иде. Алла сакласын, белә калса, хәлең бик мөшкел булыр. Йөгең кемнән икәнлеге беленсә, миңа да яхшы булмас. Ничек кенә булса да, кешегә белгертмичә, йөгеңнән котылу юлын тап, һичкем шикләнерлек булмасын. Минем дә бу кичә синең белән аулакта ахыргы күрешүем булсын... Хатлар язып мәшәкатьләнмә, чөнки ике-өч көннән мин үзем дә йомышларым белән Мәскәүгә китәмен. Бер йә ике айсыз Казанга кайта алмам. Мин кайтканчы, бәлкем, ирең дә кайтып төшәр. Әгәр дә бу эшләребезне беркем дә белми калса, соңыннан, җае туры килгән чакларда, очраша торырбыз. Инде дә, йөгеңнән котылганчыга кадәр, күрешергә вакыт булмас, бу кичәбез ахыргы кичәдер.

Маһруй Ягъкубтан мондый салкын сүзләр ишетергә уйламаган иде. Гаять дәрәҗәдә гаҗәпләнгән һәм көенечле бер хәлдә, ул җиде-сигез ай буе "бушка узмаган" гомеренең нәтиҗәсе һәм җимеше юк нәрсә түгел икәнлеген төшенә башлады.

VIII үзгәртү

Бала туар көннәр якынлашкач, Маһруй үзенең әнкәсенә: "Мин бер-ике атнага авылга кунакка барып кайтам ",-дип, өй чыгымнары өчен биш-ун сум акча бирде дә, әнкәсен һәм кызын калдырып, китеп барды. Кунак булып төшәрдәй туган-тумачалары берничә авылда булуына карамастан, Маһруй, авылга китмичә, Пеләтәндә (Казанның бер төбәге) бер карчыкның өенә урнашып, бала туар көнне көтә башлады. (Яшерен рәвештә бала табучы хатыннарга урын биргән һәм соңыннан балаларын тәрбия кылырга алынган мондый карчыклар Казанда юк түгелдер.)

Ниһаять, бала табу көне җитеп, әлеге карчыкның ярдәме белән, Маһруй бер ир бала дөньяга китерде.

Бала тапканнан соң берникадәр вакыт үткәч, әлеге карчык Маһруйга болай диде:

- Җә инде, кызым, әлхәмделиллаһ, сәламәтләнеп киләсең... Балаңны-угылыңны ни кылырга, кая куярга уйлыйсың? Әгәр дә теләсәң, мин балаңны васпитателни йортка тапшыра алам, яки башка җиргә дә ташларга мөмкин. Хәер, васпитателнига минем беркемнең дә баласын илткәнем юк... Алла сакласын, анда кем баласы булсын - чукындыралар. Маһруй, бераз дәшми торганнан соң, карчыкка:

- Башка җиргә дә ташларга мөмкин дип әйтәсең. Кая башка җиргә ташларбыз икән? - диде. - Йа Алла, әстәгъфирулла! Нишләрбез икән? Зәүҗем[19] кайтмадымы икән? Син, абыстай, зинһар, кемгә дә сиздерми генә бүген белеп килсәнә, ирем кайтмадымы икән? Ух!..

- Яхшы, бәбкәм, яхшы, кызым, белеп кайтырмын... Менә узган елда да бер кыз минем өемдә бала тапкан иде. Аның баласын мунчага алып бардым да, мунчага кергәч, җуынгач-чабынгач, бала бик еглый башлаган иде, мунча эчендәге бер карчыкка: " Абыстай, зинһар, шул баланы кулыңда тотып торсана, мин әнкәсен чакырып китерим әле", - дип, баланы карчыкта калдырып, тиз-тиз киемнәремне кидем дә мунчадан чыгып киттем. Әле дә, бүгенгә кадәр, баланың әнкәсен чакырып китерәм... Синең балаң белән дә шулай эшләрбез. Бу бик саваплы эш. Мин күп кешеләргә-хатыннарга шулай ярдәм итәмен.

- Мин, абыстай, үзем дә шулай-кемнең дә булса ишеге төбенә баланы ташлап китәрмен дип уйлый идем. Ләкин хәзердә кеше ишеге төбенә ташлап китүдән дә бик куркам. Яхшы, әгәр дә баланы кабул итеп, үз балалары шикелле итеп тәрбия кылсалар. Әмма, кабул итмичә, әлеге, син әйткән васпитателни йортка юлласалар, Алла сакласын, харап булыр. Гөнаһсы да бик зур ич... Менә, абыстай, мин баланы болай итәргә теләр идем, - дип, Маһруй сүзендә дәвам итте:-Әгәр дә син кабул итсәң, мин баланы синең өеңдә калдырыр идем... Син яхшы гына тәрбия кылыр идең. Мин үзем дә форсат булган вакытларда килеп карар идем; ни дисәң дә үз күз алдымда булыр иде. Алла сәламәтлек биреп, ике йә өч яшенә кадәр синең өендә торса, аннан соң, Хода ризалыгы өчен бер ятим баланы алган кебек, бу баламны мин үз өемә дә ала белер идем. Менә, әгәр дә син разый булсаң, шулай кылсак яхшы булыр иде. Ни әйтәсең, абыстай, разый буласыңмы?

- Шулай син әйткәнчә кыла алсак, кызым, бик, бик яхшы булыр иде, кызым,-диде карчык һәм сүзен болай дип дәвам итте:-Мин бик разый буламын. Балаң минем өемдә калсын, үзем тәрбия кылырмын... Балаңны кайчан алу ягын үзең карарсың, сәламәт булса, теләгән вакытта алырсың. Ләкин бу эш бик авыр хезмәттер. Миңа хезмәт хакы күпме, никадәр бирерсең икән соң?.. Менә өемә килеп бала таптың, берәү дә белмәде, шулай ук бу көннән соң да, инша Аллаһ, берәү дә белмәс. Балаң да үз кулыңдагы кебек тәрбияләнер, һәрвакыт килә-китә, күрә торырсың. Синең хуҗаң малдар[20] кеше, сездән күп сорарга да мөмкин, ләкин мин бу эшләрне савап өчен эшлим. Сиңа да бер ярдәмем булсын, бәбкәм.

- Мин, абыстай, инша, Аллаһ, сине разый кылырмын, ләкин хәзердә кулымда бер дә акчам юк, актык егерме биш сумны да сиңа бирдем. Хәзергә һичбер кайдан акча алыр җирем юк. Хуҗам кайтканчы сабыр ит, никадәр кирәк булса да яшерми әйт; ирем кайткач, инша Аллаһ, тапшырырмын,-дип, Маһруй сүзен тәмам иткәч, баланы тәрбиягә алырга ризалыгын биргән карчыгыбыз әйтә куйды:

- Син, бәбкәм, әлбәттә, минем хакымны үтәрсең, хыянәт кылмассың, ләкин иреңнең акчасын мондый җирләргә сарыф итү сиңа бер дә лаек түгел... Гөнаһы булыр, бәбкәм. Бу баланың үз атасы да бардыр ич, баланы тәрбия кылырга акчаны син, әнәтерә, баланың үз атасыннан сорап ал, аннары миңа бирерсең. Бу бик мәшәкатьле хезмәт... Әгәр дә миңа ике йөз сум көмеш акча бирсәгез, икегез дә, өчегез дә бөтен-бөтенәйгә котылырсыз.

Маһруй, бераз уйланып торгач, карчыкка:

- Белмим шул. Баланың атасын, инде бер-ике ай булыр, күргәнем дә юк. Акча бирерме икән?!-диде.

- Акча бирми чарасы булмас. Атасы кем, бай кешеме?

- Баланың атасы болай яхшы гына дәүләтле кеше, ләкин арабызга бераз салкынлык төшкән иде. Күптән күргәнем дә юк, белмим, хәзердә Казандамы икән. Аны нинди юл белән күрсәм яхшырак булыр икән?

- Җә, кызым, миннән бер дә яшереп торма, кем бу баланың атасы? Әйдә, сөйлә. Казанда барлыгын-юклыгын да үзем белермен, икегезне күрештерергә дә тырышырмын.

- Белә дә торгансың, абыстай, Ягъкуб Галиевне, менә шул җегет инде баланың атасы була.

- Җә, Ягъкуб Галиевне бик яхшы беләмен. Узган җылда бер кыз минем өемдә бала тапкан иде дип әйттем ич. Ул кыз да шул йөзе кара Ягъкубтан йөккә узган иде. Ул Ягъкуб Галиев бик мордар кеше. Теге кызны да бик җәберләгән иде. Ягъкуб хәзер дә Казанда, төнәгенәк Печән базарында[21] күрдем,-дип, карчык тагын сүзендә дәвам итте:-Менә, нәрсә эшләрбез. Син Ягъкубка, "Сине күрергә йомышым бар", дип хат яз. Мин ул хатны үз кулым берлән илтеп бирермен. Күрешергә нинди урын билгеләсә, бүген кич шунда очрашырсыз... Акча бирми чарасы булмас,-дип, карчык, утырган җиреннән торып, Маһруйга каләм-кәгазь китереп бирде. (... )

IX үзгәртү

Әби-анай, акушерка карчык, Маһруйның хатын Ягъкуб Галиевкә тапшырды. Ягъкуб, шатлыктан бигрәк ризасызлык күрсәтебрәк, Маһруй белән күрешергә вакыт һәм урын билгеләде. Билгеләнгән кич һәм сәгать якынлашты. Караңгылык төшеп, гашыйкларга юл ачылу белән, Маһруй очрашу урыны билгеләнгән җиргә ашыкты.

  • * *

Ягъкуб Галиевнең мәетен арбага салып Ибраһим Галиевнең өенә алып киткән вакытта романыбызның героинясы, кулга алынып, полициягә озатылган иде. Үтерү җинаятеннән соң Маһруйны полициягә китереп, "секретный" бүлмәгә ябып куйдылар. Бүтән гади "секретный"лар кебек үк, кечкенә генә бер бүлмә иде бу. Тимер рәшәткәле кечкенә тәрәзәсеннән яктылык аз кергән кебек, анда сулар өчен саф һава да юк иде. Маһруйның, ике газиз баласыннан, әнкәсе һәм иреннән, дәүләте һәм рәхәт тормышыннан, туган-кардәшләре һәм дусларыннан аерылып, үтерүче сыйфатында кабер шикелле тар, караңгы бүлмәгә ябылуы әйтеп бетергесез авыр вакыйга булып, Аллаһе Тәгалә аңа сабырлык һәм түземлек бирсен диюдән гайре сүзебез юктыр.

Ярты төн үтеп, полиция янәшәсендәге чиркәүдә тиз-тиз чаң кага башлауга күзеннән йокысы качкан Маһруй шәһәрнең кай төшендәдер янгын чыкканын абайлады. Бераздан полиция ихатасында да янгын атларын тиз-тиз җигеп, кешеләрнең ашыгып янгын сүндерергә китүләре ишетелде. Маһруйны шундук шомлы фикерләр биләп алды. "Әстәгъфирулла, янгын чыккан бугай! Кайда яна икән? Бәлкем, безнең йортыбыз яна торгандыр? Бәлкем, әнкәем, балам шул янгын эчендә яна торганнардыр?" - дип, ул, чынлап та баласы яна торган кеше кебек, тәмам куркуга төште; янгынның ялкыннары һәм шул ялкыннар эчендә калган әнкәсе һәм баласының "Әнкәй!", "Кызым!", "Тизрәк, ярдәм ит!" дип ачыргаланып кычкырган тавышлары колагына ишетелә һәм ут капкан гәүдәләре күзенә күренә шикелле булды. (... )

XII үзгәртү

Ягъкубның абыйсы Ибраһим Галиевнең мәкерле һәм фетнәчел кеше икәнлеген язган идем. Энесе Ягъкубның үтерелүен ишеткәч, ул бу җинаятьне кем һәм ни өчен эшләвен, Ягъкубтан туган баланың бер карчык тәрбиясендә булуын һәм ул карчыкның торган җирен сорашып белеште дә, икенче көнне үк, кояш баер алдыннан, шул карчыкны эзләп китте. Ибраһим Галиев, үзе эзләгән йорт янына килеп җитеп, капкадан чыгып килүче бер хатынга очрады да аңа: "Абыстай, фәлән карчык кайсы өйдә тора?" - дип, акушерка карчыкның исемен әйтте.

- Ул карчык нигә кирәк, Ибраһим абзый? - диде хатын һәм бераздан: - Мин буламын ул карчык. Әйдә, рәхим ит, Ибраһим абзый, - дип, олуг юристны өенә алып керде. (...)

- Мин, абыстай, сиңа зур йомыш белән килдем, - диде Ибраһим әфәнде, карчыкның өенә кергәч. - Монда өйдә бүтән кеше юкмы? Карчык, Ибраһимның сүзләреннән шөбһәгә калып, курка-курка гына ишекне япты да:

- Җук, җук, Ибраһим абзый, бер кемсә җук, әйдә сөйләгез. Тыңлыйм, ни җомышыгыз бар?-дип, Ибраһим әфәнде янәшәсенә урындыкка утырды. Ибраһим әфәнде, бераз тын гына утыргач, карчыкка карап сүзгә кереште:

- Менә, абыстай, йомышым үзегезгә дә мәгълүм... Озаклап сөйләшергә вакытым юк. Шул, энем Ягъкубның баласы хакында килдем...

- Баланы ни кылмакчы буласыз? - диде карчык Ибраһим әфәндене сүзеннән бүлеп.

- Әйе, Ягъкубның Маһруйдан туган баласы хакында килдем, - дип кабатлады Ибраһим әфәнде. - Аны ир бала дип әйткәннәр иде. Ул баланы Маһруй синең өеңдә тудырган икән. Кичә Ягъкуб белән Маһруй күрешеп сөйләшкәннәр. Баланы тәрбияләр өчен Маһруй Ягъкубтан ике йөз сум көмеш акча сораган. Шул хакта килдем. Бала Ягъкубныкы булгач, әлбәттә, тәрбиясе дә Ягъкуб өстендәдер. Ләкин, абыстай, син бу хәлне беркемгә дә сөйләмә, кешегә ишетелсә, үзең беләсең, яхшы түгел.

- Бик яхшы, Ибраһим абзый, баланы мин үзем тәрбиягә алам... Минем өемдә туды-кемсә белмәде, моннан соң да беркем белмәс. Үз баламны тәрбия кылган кебек тәрбия кылырмын. Бик саваплы эш ич, Ибраһим абзый... Тик минем хакымны бирерсез, - диде карчык һәм кулына шәм алып: - Әйдәгез, баланы да күрсәтим, - дип, Ибраһим әфәндене икенче бүлмәгә - бала янына алып кереп китте. Өч-дүрт минуттан алар, бала яткан бүлмәдән чыгып, яңадан әүвәлге урыннарына килеп утырдылар.

- Менә, абыстай, баланы тәрбия өчен ике йөз сум көмеш акчаны ал, - дип, Ибраһим кесәсеннән мөбарәк акчаларын чыгарды. - Ләкин, абыстай, баланың тәрбиясе өчен шушы акчаны миннән алганлыгыңа бер язу бир. Чөнки Маһруй хәзер үз өенә кайтты, синең өйгә бүтән килеп йөрмәячәк... Ул: акчаны абыстайга бирсәгез, кулыннан язу алыгыз, дип әйтте. Безнең сүзебезгә генә ышанмас, баланың тәрбиясе өчен акчаны алдым дип язу язсаң, ул язуны укыгач, эшнең уңай хәл ителүен белеп, Маһруй үзе дә сөенер... Язу яза белә торгансыңдыр бит?-дип сүзен тәмамлады Ибраһим әфәнде.

- Җә, Ибраһим абзый, ни сөйлисең, язу яза белмәскә буламыни? Яшь вакытымда балаларга сабак укыттым. Шәкертләремә гарәп, фарсы китаплары да укыта идем. Маһруйны да укырга-язарга мин өйрәттем. Маһруй - минем шәкертем ич! Балалар укыту бик саваплы эш ич! - дип, акушерка карчык, утырган җиреннән торып, каләм-кәгазь алып килде дә: - Нәрсә языйм? - дип, Ибраһим әфәнденең боерык сыман әйткән сүзләрен язарга кереште.

Язу язылып беткәч, Ибраһим Галиев аны арыслан гайрәте белән сузылып алып кесәсенә яшерде. Шул арада карчык та, бая Ибраһим бай өстәл өстенә кесәсеннән чыгарып куйган акчаларга күзләрен майландырып карап һәм: "Ибраһим абзый, бик саваплы эш ич!" - дип кабатлый-кабатлый, акчаларны ашыгып үз кесәсенә күчерде. Акча һәм язу шул рәвешчә кесәләргә кереп урнашкач, олуг юрист Ибраһим Галиев болай дип сүз башлады:

- Минем бу эштә беркадәр шөбһәм бар иде. Ләкин Маһруйның сүзләре хак икән... Кардәшем Ягъкубны, бер мәслихәттә булып, икәү бергә үтергәнсез икән! Карчык, Ибраһимның сүзләрен аңлап бетермичә, гаҗәпләнеп:

- Ни сөйлисең, Ибраһим абзый, нинди үтерү?! - дип сорады.

- Нинди үтерүме?.. Бер дә белмәгән сыман кыланасың... Кичә Маһруй Ягъкубны үтергән. Хәзер Маһруй ябылуда, хөкем тикшерүе астында,-диде Ибраһим. Шуннан соң ул, тәфсилле һәм тагы да шомлырак итеп, Маһруйның ничек Ягъкубны үтерүен һәм бу җинаятьне тәфтиш[22] вакытында аның тикшерүчегә сөйләгән сүзләрен, "Ягъкубның баласы кайда?" дигән сорауга фәлән җирдә, фәлән карчыкта дип җавап бирүен, Ягъкуб Галиевкә хат язарга киңәш итеп, карчыкның шул хатны Ягъкубка илтеп бирүен һәм, бала тәрбиясенә акча бирмәсә, шулай ит, болай ит дип Маһруйны котыртуын - һәммәсен сөйләп бирде.

Ибраһим Галиевнең сүзләреннән акушерка карчыкның күзләре, чынаяктай зураеп, дүрт булды.

- Савап эш дип кылган эшләреңнең нәрсә икәнен Себергә катр киткәч белерсең,-дип куркытуын дәвам иттерде олуг юрист.

Шул вакытны ишек шакыган тавыш ишетелде. Карчык утырган урыныннан торды да, өйалдына ашыгып чыгып:

- Кем бар, нәрсә кирәк?-дип ишекне ачты.

Ишектән бераз сәрхуш кыяфәтле мөселман бутышнигы - городовой керде.

Керде дә:

- Исәнме, сәламәтме, абыстай? Көчкә эзләп таптым,-диде.

- Нихәл, углым, ни йомыш бар?

- Ни булсын, абыстай, - диде бутышник, исерекләрчә елмаеп. - Ни хәл булсын, беләсең ич, без яхшы йомыш, яхшы хәбәр белән килмибез... Следовательдән җәлебнамә-повестка китердем... Менә карт көнендә үзеңне... Менә бу кәгазьне укып нинди хәл икәнен белерсең,-дип, һаман елмайган килеш, карчыкның кулына язулы бер кәгазь тоттырды.-Абыстай, бер ун капик акча бирсәң, ямщиккә утырып кайтыр идем... Карчык бер кулы белән кәгазьне алып, икенче кулы белән кесәсеннән раст килгән акчаны чыгарып, солдатның учына төртте.

- Җә, Ибраһим абзый, зинһар... зинһар, карт көнемдә юк нәрсәләр белән хәүфләндермә. Ни кылыйм, слидуателгә ничек җавап бирергә мәслихәт кыласың?.. Әгәр дә мөмкин булса, зинһар, карт көнемдә бу нахак бәладән коткар. Әстәгъфирулла! Ходаем, үзең кичер! - дип, карчык яңадан еларга башлады.

- Дөньяда мөмкин булмаган нәрсә юк. Сива-л-ваҗиби вәлмөмтәнигый-һәр нәрсә мөмкин. Елама, менә минем әйтәчәк сүзләремне тыңлап, минем мәслихәтемчә эшләсәң, котылырсың,-дип, олуг юрист сүзен болай дәвам итте:-Синең бу фетнәдән котылу юлың шул: следователь каршына баргач, ул синнән: "Маһруй синең өеңдә бала тудырдымы? Баланың кемнән булуын беләсеңме? Ягъкубка хат язарга котырттыңмы?"-дип сораса, син, бу вакыйгадан һич хәбәрең булмаган кеше кебек: "Маһруйның йөккә узуын Һәм кемнән йөккә узуын һич тә белмимен, минем өемдә аның бала тудырганы юк. Ягъкуб Галиевкә хат язарга Маһруйны котырту түгел, Ягъкуб белән Маһруйның араларында булган хәлләрне бөтенләй белмим",-дип җавап бирсәң һәм Маһруйның әйткән сүзләрен дә, кичергән хәлләрен дә - барсын да инкяр итсәң, Маһруйның бар сөйләгәннәре низам-закон каршында расланмыйча һәм кабул ителмичә, синең котылып калачагың шөбһәсез. Ләкин һәммәсен мин мәслихәт иткәнчә сөйлә; Маһруй ни әйтсә дә, юк, юк, дип ялганга чыгар.

- Бик яхшы, Алла разый булсын,-диде карчык, олуг юристның сүзе белән килешкәндәй итеп. Аннары:-Әгәр дә Маһруй үз сүзләренең хаклыгын шушы, миндә булган бала белән исбатласа? Яки шушы баланы минем өемнән эзләп тапсалар, нишләрмен, ни әйтермен? - диде.

- Менә, менә, минем сүзләрем-мәслихәтем беткәне юк әле,-диде Ибраһим Галиев һәм мәслихәтнең төп максатын ачып салды:-Син ул баланы ничек булса да бу кичтә тәмам кыл!.. (...) Һәм, чыннан да, фетнәчел Ибраһим әйткәнчә, әлеге мордар карчыкка баланы "тәмам" итү өчен авыр мәшәкать кирәк булмады. Галиев чыгып киткәннән соң ике сәгать чамасы вакыт үтеп, кич тәмам караңгылангач, карчык сабый баланы алып өеннән чыкты да туры Кабан күленә таба юнәлде. Ике данә кирпечне һәм баланы бер капчыкка салып, Кабан күлендә беренче туры килгән бәкегә капчыкны әкрен генә төшереп җибәрде-шул рәвешчә баланы "бөтен-бөтенәйгә тәмам" кылды.

Маһруйдан туган баланың Ягъкуб Галиев баласы икәнлеге исбат ителеп, шәригать алдында Ягъкубның мал-мөлкәтенә варис була күрмәсен һәм Галиевләрнең яманаты чыкмасын дип, Ибраһим Галиев, карчык-акушерканы алдалап һәм аны җинаятькә гайрәтләндереп, әнә шулай сабый баланың гомерен өздерде.

XIII үзгәртү

Акушерка карчык, хөкем йортыннан җибәрелгән җәлебнамә-повестканы алып, чакырылган көн, билгеләнгән сәгатькә суд тикшерүчесе каршына килгән шикелле, Маһруй да бу вакытта "секретный"дан тикшерүче мәхкәмәсенә китерелгән иде. Карчыкка гадәттәге сорауларны биреп, нинди мәсьәлә буенча хөкем йортына чакырылганлыгын әйткәннән соң, тикшерүче:

- Маһруй синең өендә бала тудырдымы? Бала хәзер синең өйдәме? Баланың Ягъкубтан булганын төгәл беләсеңме? Маһруйны Ягъкуб Галиевкә хат язарга күндереп, хатны Ягъкуб Галиевкә син илтеп бирдеңме?.. Кыскасы, бу эш хакында нәрсә беләсең, берсен дә яшермичә сөйләп бир!-диде. Тикшерүченең бу сорауларына җавап бирергә дип карчык авызын ачкан гына иде, Маһруй күз яшенә чыланган йөз, ялварулы тавыш белән карчыкка эндәшеп:

- Алла хакына... ярдәм кыл... Кара, нинди хәлгә төштем? Ярдәм кыл, коткар мине. Синнән башка беркем дә минем хәлемнән хәбәрдар түгел, бер Алла белә дә, икенчесе - син, - диде дә, аяк өсте басып торырга хәле калмыйча, урындыкка чүкте һәм үксеп еларга кереште. Мордар карчык, бу вакыйгадан бер дә хәбәре юк сыман, гаҗәпләнгән булып:

- Йа Алла, әстәгъфирулла! - дип чәчрәп чыкты. - Мин бу эшләрне һич тә белмимен... Минем өемдә беркем дә бала тудырганы җук. Ягъкуб Галиевне дә, бу хатынны да, араларында булган хәлләрне дә - берсен дә белмим. Ягъкубның үтерелүен яңа ишетәм, бу хатынны да беренче күрүем, ул нинди хатын - һич хәбәрем җук. Карчыкның бу җавапларын ишеткәч, Маһруй:

- Йа Рабби! Минем балам шушы карчыкта! - диде һәм үз сүзләренең хаклылыгын Ягъкубтан булган баласы белән исбатларга теләп: - Карчык өендә тентү ясалсын! - дигән үтенечен әйтте.

- Теләсәгез биш кат тентү ясагыз, минем өемнән бер нәрсә дә таба алмассыз. Мин андый карчык түгел, мин һәрвакыт тугрылык җулында, һичбер вакыт җалган сүз сөйләмим. Әгәр минем өемдә бала тудырган булсаң, мин аны бер дә яшермичә хөкем каршында әйтер идем. Әйе, яшерен рәвештә бала тудырырга теләүче хатыннарга ярдәм итәмен, ләкин синең нинди хатын икәнеңне дә белмим. Карчыкның бу сүзләреннән соң Маһруй ни кылсын, баласы барлыгын ничек исбат итсен? Һәм, баланың Ягъкубтан булуы исбат ителсә дә, аның, Маһруйның, җинаяте гафу кылынырмы?

Шул сораулардан башы әйләнгән Маһруй, шашкан кеше кебек:

- И Алла! Кайда мин? Балам, балаларым, анам, кайда сез?! Сез кемнәрсез?! Минем белән ни кыласыз?! Ни өчен баламны бирмисез?! Ни өчен дөресен сөйләмисез?! Йа Рабби! Юкса әллә өнем түгел, төшемме бу?! Йа Аллаһ! Йа Аллаһ!.. - дип сөйләнергә һәм кычкырынырга тотынды. (...)

(XIV бүлекнең эчтәлеге болай: Җиһангир Агиев Себердән кайтышлый Түбән Новогород шәһәрендә туктала. Чәйханәдә тамак ялгап утырганда, Казанда бер чибәр хатын Галиевне үтергән, ире сәүдә һәм акча дәрте белән, яшь хатынын калдырып, Себер тарафына киткән булган, дип сөйләшүләрне ишетә. Сөйләшеп утыручылар Җиһангирның үз фамилиясен -"Агиев"ны да телгә алалар.-Төз. Ш. С.)

XV үзгәртү

Бу хәбәрнең хакыйкатен белә алмыйча, Җиһангир, юлга чыгып, кирәк кадәр вакыт үткәннән соң Казанга кайтып җитте. Ишеткән хәбәрләрнең һәркайсы хата булыр дигән өмет белән, үз-үзен юатырга тырышып, ул ашыга-ашыга өйгә керде дә үзен каршы алган каенанасы белән:

- Саумы, әнкәй?-дип, кулын үбеп күрешкәннән соң:-Кызым, хатыным Маһруй кайда? Өйдәме? Сәламәтләрме?-дип сорады.

- Белмим... Анда,-диде әни кеше, башы белән өй эченә таба ишарәләп. Алар шулай, башка сүз сөйләшмичә, бергәләп өйнең бүтән бүлмәләренә керделәр. Җиһангир әфәнде иң беренче булып хатыны Маһруй бүлмәсенең ишеген ачты-буш! Хатыны юк!.. Икенче бүлмәгә кергәч, кызы Фәридәне күрде. Кечкенә бала, үз әткәсен танып, шатланып, каршысына йөгереп килде- Әткәй! Әткәй! - дип, куллары белән муеныннан кочаклап, йөзен һәм башын үбәргә тотынды.

- Анаң кайда?-дип сорады Җиһангир.

Бала, әнисен искә төшерүгә, балаларча түгел, ә олыларча тыелгысыз бер үксү белән елый башлады.

- Ни булды, кызым? Нигә елыйсың?

- Әнкәбез юк!..

- Кайда соң әнкәгез?

- Белмибез... - диде кечкенә бала. Ул, тирән кайгы кичергән хәлдә, һаман үксеп елавында дәвам итә иде.

Кызы авызыннан бу җавапны ишеткәч, Җиһангирның куллары салынып, күз алды караңгыланып китте. "Йа Рабби!.. Юлда ишеткән хәбәр хакмы икән әллә?"

- дип уйлады ул һәм каенанасыннан:

- Әнкәй, ни булды?.. Маһруй кайда? - дип сорады. Маһруйның әнкәсе, бу сорауга җавап бирмичә, сабый балалардан да катырак тавыш белән кычкырып елый башлады. Фәридә исә, әбкәсенең елаганын күреп, әүвәлгедән дә артыграк яшьләр түгеп, әткәсенең кочагына сарылды. Җиһангир әфәнде үзе дә, бу "рәсемгә"-күренешкә түземлеге калмыйча, күзләреннән ихтыярсыз аккан яшьләрен тыя алмады. Өйдәге өч кешенең өчесе дә яшь урынына кан коялар иде. (... )

XVI үзгәртү

...Тикшерүче яныннан кайткан көнне Маһруй ашамады-эчмәде. Кич булгач та, күзенә йокы кермичә, ярты төнгә кадәр йокламады. Маһруйның йокысыз үткәргән шул кичне аның ире Җиһангир да, Казаннан өч-дүрт сәгатьлек ераклыкта булып, йокысыз һәм тынычсыз бер хәлдә, ямщик атлары белән өенә кайтып килә иде.

Инде Маһруйга нишләргә? Хөкем алдында хурлыкка калудан һәм түбәнлеккә төшүдән, аннары Себергә каторга хезмәтенә китүдән аны нәрсә генә коткара ала соң? "Юк, Аллам сакласын, бу рәхәт, мул тормыштан Себер китеп, каторга хезмәтенә тарыганчы, күпергә барып, күпер өстеннән суга ташлану биш мәртәбә хәерлерәк. Юк, юк, кабер хәерлерәк. Бу кадәр авырлык һәм кимсенүләргә сабыр итәр, чыдар хәл калмады. Әҗәл... ләхет биш мәртәбә хәерлерәк. Ул әҗәлне нинди юл белән табыйм? Ничек итеп үз-үземне тәмам кылыйм?"-кебек фикерләр эчендә берникадәр вакыт гасабиланып утырганнан соң, Маһруй, өстенә кигән ике итәкле күлмәген салып, шул күлмәкнең бер итәген ертып алып һәм телгәләп, бау-аркан үрергә тотынды. Ярты сәгать эчендә ике аршин озынлыгындагы бау үрелеп, бауның бер очына элмәк ясады һәм, шул элмәкне муенына киеп, асылынып үлү максаты белән, бауның икенче очын беркетер өчен дөм-караңгыга чумган "секретный" бүлмәнең дивары-стенасыннан, кулы белән капшап, берәр кадак-мазар юк микән дип эзләргә тотынды. Ләкин бернәрсә дә таба алмады. Ахырда: "Алла боерса, таң аткач нәрсә булса да табармын", - дип, муеныннан элмәкне чыгарып, бауны баш астына салды да төрле уйлар эчендә бик озак ятканнан соң гына - төнге өч сәгать ярымда йокыга китте.

Биш сәгать үлгән кеше кебек йоклагач, иртәнге сәгать сигезләрдә, өстенә кайнар су коелган кеше сыман, Маһруй яткан җиреннән янә сикереп торды. "Берәрсе күрмәсен",-дип, ашыгып-кабаланып, янә бүлмә диварыннан берәр кадак-чөй юкмы дип эзли башлады. Утлы күзләрен шулай дивар буенча йөрткәндә, аның игътибарын кечкенә тәрәзә-төннеккә куелган тимер рәшәткә җәлеп итте. Бу рәшәткә булганда кадакның кирәге юк иде инде. Һәм Маһруй, кулына бауны алып, бүлмәдәге кечкенә өстәлне тәрәзә буена китереп куйды да, өстәл өстенә менеп, бауның элмәксез очын рәшәткәгә бәйләде, ә элмәкле башын муенына киде. Шуннан соң өстәлне аягы белән тибеп аударды да, бауда асылынып калып, гаять авыр мәшәкатьләр белән әҗәл газабы кичерә башлады. Нәкъ шул вакытта ишек ачылып китеп, " секретный" бүлмәгә Җиһангир әфәнде белән бер солдат килеп керде. Җиһангир, хатыны Маһруйны асылынган кыяфәттә күреп, үз-үзен белешмәс бер халәттә өстәл өстенә сикереп менде дә, кесәсеннән пәке чыгарып, тиз генә элмәкле бауны кисте - шуның белән Маһруйны коткарып калды.

XVII үзгәртү

Җиһангир әфәнде Маһруй ябылган бүлмәгә тикшерүченең рөхсәте белән килгән иде. Тикшерүче, Җиһангирга Маһруй белән күрешергә рөхсәт бирүе өстенә, тагын Маһруйның җинаятьче-үтерүче булуын, шәһитләрнең күрсәтүләрен, Маһруйның әйткән сүзләрен һәм акушерка карчык белән күзгә-күз куеп сорау алу-тәфтиш ясалуын - кыскасы, Маһруй эшен тәфсилле рәвештә сөйләп биргәнгә, Җиһангир, үзенең хатынын үлем элмәгеннән коткарып калганнан сон, аңардан бернәрсәне дә сорашып-белешеп тормады: табиб килеп, кирәкле дәваларны биргәч, "секретный"дан китеп барды.

Инде аңа нишләргә? Маһруйны хөкемнән коткару өчен, көченнән килгән кадәр гайрәт-тырышлык күрсәтеп, берәр төрле ярдәм чарасына керешергәме? Әллә, иренә хыянәте өчен, "эзләгәнен үзе тапты" дип, мөмкин булган ярдәмне дә күрсәтмәскәме?

"Юк, - диде ул, - Маһруйның миңа хыянәт итеп эшләгән җинаяте һәм гаебе никадәр зур булса да, минем тарафтан аңа мөмкин ярдәмне күрсәтмәү кешелексезлек, хайванлык булыр иде. Минем никахлы хатыным буларак, аның миннән ярдәм һәм булышлык көтәргә хакы бар". Ул, шундый уйлар уйлап, полициянең "секретный" бүлмәсеннән чыккач, туп-туры акушерка карчыкның өенә юнәлде. (... )

Әмма, бернигә ирешмичә, карчык бүлмәсеннән чыгып, капкага таба барганда ул әлеге йортны карап торучы хезмәтчегә очрады. (... )

- Кара әле, иптәш, - дип эндәште Җиһангир хезмәтчегә, - син күптәнме бу йортта торасың?

- Күптән, хуҗам бу йортны сатып алганнан бирле шушында торам. Өчме-дүртме ел булды инде, - диде хезмәтче, аннары: - Ни өчен аны сорыйсың? Берәр йомышың бармы? - дип өстәде.

- Йомышым шул: мондагы карчыкның кайчаннан бирле бу йортта торуын беләсем килгән иде,-диде Җиһангир һәм акушерканың исемен әйтте.

- Ул карчыкмы?.. Кыскасы, ул карчык әле минем хатыным исән чакта ук монда күченгән иде... Мәрхүмә хатыным бик әйбәт кеше иде... Аллаһы Тәгалә... Кыскасы, хатыным үлгәнгә, мәрхүмәгә, ике ел булды. Менә шулай ике ел инде хатынсыз торамын. Мәрхүмә белән унтугыз ел гомер сөрдем. Тиз үлеп китте, мәрхүмә. Менә без яшь вакытыбызда... - дип сөйләнә башлады хезмәтче.

- Алайса, ул карчык ике елдан бирле сезнең йортта тора икән, - дип хезмәтчене сүзеннән бүлде Җиһангир, һәм аңардан әлеге карчыкның кәсебе һәм шөгыле турында сорады.

- Кәсебе... Юк, кәсеп кылганы бер дә сизелми. Күп вакыт яшь-яшь хатыннар белән кайнаша. Ни өчен аны сорыйсыз? - диде тагын хезмәтче. - Әле күптән түгел генә бер хатын килеп, карчык бүлмәсендә бер-ике атна кунак булган иде... Хәер, бик яшеренеп торды, һич тә бүлмәсеннән чыкмый иде. Ахырда шул хатын бер бала тапты... Карчык менә шундый эшләр белән кәсеп итә... Хәер, безгә фатир өчен акча бирсә, без башка нәрсә сорамыйбыз.

- Бала тапкан хатын хәзер кайда соң? Әле дә бу карчыкта торамы? - дип сорады Җиһангир.

- Юк, юк, хәзер күренгәне юк, дүрт-биш көн булды. Киткәндер, ахрысы. Мин һәр көн шулай, тәрәзә аша булса да, һәркайсын карый-күзәтә торам. Хезмәтебез шул ич.

- Хәзер баласы кайда? Карчыктамы?

- Әлбәттә, карчыкта булыр, башка кайда булсын, - диде хезмәтче. - Нигә син миннән шундый нәрсәләр сорыйсың?

Шуннан соң Җиһангир әфәнде, хезмәтчегә җавап рәвешендә, хатыны Маһруйның шушы соңгы вакытларда карчык өендә бала тапканын һәм бала тапканнан соң булган хәлләрне сөйләп, Маһруйның төс-кыяфәтен дә тасвирлап бирде һәм хезмәтчедән:

- Мин тасвир иткән хатын белән син карчык өендә күргән хатын арасында охшашлык юкмы?-дип сорады.

- Әйе, сез тасвир иткәнгә туры килә, ләкин мин ул хатынны бик сирәк, бары кичләрен, тәрәзә аша гына күрә идем. Бик яшерен торды, шулай да, күрсәм, мин хәзер дә ул хатынны таныр идем. Җиһангир, хезмәтче авызыннан мондый файдалы сүзләр ишеткәч, күзләренә яшьләр килеп, үзенең кайгы-хәсрәтен сөйләп бирде.

- Әгәр дә шушы миңа сөйләгән сүзләрне тикшерүче алдында сөйләсәң, иншалла, Маһруйга файдалы булыр иде, шунда сине дә риза кылыр идем.

- Сез баланы Ягъкуб Галиевтән дип әйтәсез... Ләкин... Хәер, мин ул кадәресен белмимен. Ләкин дүрт-биш көн моннан элек Ибраһим Галиев тә йәстү намазы [23] вакытында бу карчыкка килгән иде. Ни йомыш белән килгәндер-белә алмадым. Ләкин мин бу эшнең асылына төшәрмен. Үз хезмәтләрем бар иде, үткән көнне төннә мин монда юк идем-ни йомыш беләндер политсә ияртеп слидуател дә килгән булган, тик нигә килгәннәрен генә белә алмадым. Хезмәтченең бу сүзләреннән Җиһангирның өстеннән авыр таш төшкәндәй булды, ничектер хәле җиңеләеп китте.

- Мин, тикшерүчегә барып, синнән бу эш хакында сорау алуларын үтенермен, повестка җибәрттерермен. Зинһар, бар белгәнеңне аларга сөйләп бир, иншалла, моннан соң да ризалатырмын үзеңне, - дип, Җиһангир кесәсеннән бер данә "ак" кәгазь акча чыгарды да хезмәтчегә сузды.

Хезмәтче, гаять шатланып һәм гаҗәпләнеп:

- Иншалла, кадәри хәл тырышырбыз. Алла разый кылсын,-дип, акчаны кулына алып, кесәсенә тыгып куйды. Җиһангир әфәнде, хезмәтченең исем-фамилиясен язып алып, үз юлы белән китеп барды.

XVIII үзгәртү

- Кара, ниндәй аз хезмәт өчен никадәр күп акча-егерме биш сум бирде. "Хода бирсә колына, китереп бирерләр кулына" дигән мәкаль бик хак икән. Менә инде бай абзыйның сәламәтлеге өчен тиз генә барып берәрне кәгеп килсәң дә ярый, бераз буыннар да куәтләнер,-дип, хезмәтче туп-туры якындагы мәйханәгә юнәлде.

Ярым сәгатьләр вакыт үткәч, бер-бер артлы ике бөтен савытны каплаган хезмәтче тәмам "бай" булып кайтты. Йортка кайткач, туп-туры карчык фатирына керде.

- Исәнме, саумы, абыстай?

Карчык, хезмәтченең болай вакытсыз һәм исерек килеш керүенә гаҗәпләнеп:

- Әлхәмделиллаһ, саулык хәзергә. Нихәл, нигә кердең? Ни йомыш?-диде.

- Нигә кердең?-дип карчыкның сүзен кабатлады хезмәтче.-Мин хуҗа ич бу йортта... Бай мине бу йортка хуҗа итеп куйган ич... Менә... менә карарга кердем, өйне яхшы тотасыңмы икән, - дип, якында булган бер урындыкка утырды. Карчык исә, хезмәтченең мондый кыланышларына ризасызлык күрсәтеп, өстенә киемнәрен кия-кия:

- Әйдә чык... Эшләрем бар, базарга, Печән базарына барамын,-диде һәм хезмәтчене куа башлады.

- Яхшы, яхшы, чыгармын. Хәзер чыгарсаң да... менә слидуател каршына баргач күрербез... Вакыт булыр, чакырырсың да, кермәбез !-диде хезмәтче, урыныннан кузгалып.-Ярар, слидуател хозурында сөйләшербез. Мин, исерек булсам да, сезнең эшләрегезнең һәркайсын беләм.

- Җә, сабыр ит, ник юк сүзләр сөйлисең? Нәрсә беләсең, ниндәй эшләрне беләсең?-дип, хәвефкә калып сорады карчык.

- Менә слидуател каршына баргач сөйләшеп карарбыз, нәрсә белгәнемне белерсең... Ягъкуб Галиевнең баласын кая куйдыгыз?.. Исерек... исерек булсам да, һәркайсын беләм... Бүген генә монда - бу өйдә торасың. Иртәгә сиңа да, Ибраһим Галиевкә дә - икегезгә дә "акчасыз фатир" бирерләр. Менә миңа Җиһангир бай хәзер генә күпме акча бирде!-дип, кесәсеннән берәрлек, өчәрлек һәм бишәрлек бер уч кәгазь акчалар чыгарып күрсәтеп, хезмәтче ишеккә таба атлады.

- Җә, сабыр ит, кая чыгасың?.. Утыр, Әхмәди абзый, - дип, карчык, хезмәтчене туктатып, эшнең төбен белергә теләсә дә, хезмәтче, карчыкның сүзләрен гүя ишетмәгәндәй, аның тарафына кулын бер селтәде дә, өйдән чыгып, "буыннарны куәтләндерү" өчен янә әүвәлге мәйханәгә юнәлде.

Хезмәтче авызыннан шундый куркынычлы сүзләр ишетеп коты очкан акушерка исә, олуг юрист, мәкерле һәм фетнәчел Ибраһим Галиев янына ашыгып барып, аңа бөтен булган хәлне сөйләп бирде.

XIX үзгәртү

...Өч ел вакыт эчендә Габделгафур әфәнде бер мәртәбә дә "К" авылына кайтмады, Казанда гел укуда булып, зирәклеге аркасында өч елда биш-алты еллык гыйлем тәхсыйль итеп[24], бу артык зур-бөек булмаган мәдрәсәнең үзенә күрә бер оста мөназыйры[25] һәм укуда, беренче дәрәҗәдә үк булмаса да, икенче дәрәҗәдәге шәкерте булып танылды. Ләкин Габделгафур әфәнде, яздыгыбыз "К" авылы карт хәзрәтнең нәсыйхәтләренә колак салмыйча, мәдрәсәдәге эшлексез шәкертләр белән мәхәббәт һәм дуслык тотып, кечкенә гөнаһлардан башлап, карт хәзрәт әйткән "зур гөнаһлар"га да җиңел генә барып җитте-аз-азлап исерткеч нәрсәләр һәм аракы эчкәли башлады... (...) Шәкертләр һәм мәдрәсәләр хакында бу сүзләрне язудан максатыбыз -бүтәннәрнең кимчелекләрен фаш итеп, үзебезне ерак күрүче һәм күп белүче итеп күрсәтү түгел; максатыбыз - мәдрәсәләрнең рәисләре, үзләрендә мәдрәсәләргә тиеш тәртип һәм кануннар урнаштырып һәм укытыла торган гыйлемнәрне хисапка алып, әлеге шикелле шәкертләрне баштан ук яхшы карап, яхшы тәрбия кылырга гайрәт итсеннәр иде, ә һәлакәтле юлга баскан угъланнарны мәдрәсәләрдә тотмасыннар иде дип әйтү генә. (... ) Бу куылган шәкерт, ягъни безнең Габделгафур, мәдрәсәгә килгән вакытта шулай эчәргә ярата идеме? дигән сорауга, әлбәттә: "Юк, юк! Мәдрәсәгә килгән вакытта бер дә андый нәрсәләрне белми иде, аракы эчәргә мәдрәсәдә өйрәнде", -җавабын бирербез.

Алла сакласын, балаңны мәдрәсәгә җибәргәч, анда шушындый "җегетлекләр"гә өйрәнеп яки мәдрәсәдән сөрелеп кайтса, сиңа яхшы, хуш булырмы? Әлбәттә, яхшы булмас. Яхшы булмаса, мәдрәсә башлыклары мәдрәсә шәкертләренең көнкүреш хәлләренә игътибар итсеннәр, дикъкатьләрен көчәйтсеннәр. Гыйбрәт һәм дәлил итеп Габделгафурның хәленә күз салсак, сүзебезнең хаклыгы мәгълүм булыр һәм исбат ителер. (... )

  • * *

Габделгафурның мәдрәсәдән куылуыннан алып бу көнгә кадәр бер ай вакыт кичте.

Мөхәммәтгариф чыккач, Габделгафур, "К" авылына кайтмыйча, Печән базарындагы бер хәрчәүнәдә (номер-мөсафирханәне казандылар харчәүнә диләр) бер бүлмә килешеп, Казанда торып калды. Кулында булган дүрт-биш сум көмеш акчасын тотып бетергәч, теге-бу нәрсәләрне, ата-бабасы язган кулъязма китапларны сатып көн күрә башлады. Акча да, сатылырдай нәрсәләр дә беткәч, Габделгафур әфәнде, әлеге бүлмәсен ташлап, икенче бер хәрчәүнәдә мөсафир булып яшәгән дусты Мәмәт әфәнде янына торырга күчте.

Мәмәт әфәнде әүвәлдә Русия дәүләтенә табигъ[26] булып, соңыннан Иран-Персия мәмләкәтенә качкан, ике-өч ел чамасы Мәшһәд һәм Тәһран шәһәрләрендә яшәгән, аннары, Төркия мәмләкәтенә чыгып, госманлы тәбәгасенә[27] күчкән адәм иде.

Госманлы дәүләтенә табигъ булган бу Мәмәт әфәнде кебек шөбһәле затлар Русиядә аз түгелдер. Кайберләренең нәсел-нәсәбәләре, ата-бабалары мәгълүм булмаганга, мондый адәмнәр белән аралашмаган яки диннәре-мәзһәбләре ачык билгеле булмавы аркасында аларга хатын-кыз бирергә теләмәгән кешеләр ялгышмыйлар. Чөнки мондый шөбһәле Мәмәт һәм Әхмәт кебек әфәнделәр арасында русияле чуаш һәм чирмеш адәмнәрне дә, яки Русиядән мөртәд булып китеп,-Ходаем, шулардай саклый күр, - Төркиядә ислам паспортлары алгач, монда мөселман булып кайткан кемсаләрне дә күп күргәнебез бар. Әлбәттә, Русиядән китеп, Төркиядә Әхмәт һәм Мәмәт исемнәрен алган ул кешеләрнең һәммәсен чирмеш һәм мөртәд димибез. Әмма романыбызда хикәя ителгән Мәмәт әфәнде бик шөбһәле адәм булып, аның мөселман баласы, мөселман булуына шәһадәт[28] бирмибез. Паспортына карасаң: яше - утыз дүрт, мәзһәбе-дине - ислам, исеме - Мәмәт Мәхмүд углыдыр.

Мәмәтләр авыр-мәшәкатьле хезмәтләргә өйрәнмәгән һәм караңгы кәсеп белән булса да җиңел тормышта яшәргә омтылган адәмнәр булып, алар керергә ярамый торган урыннарда да табылалар.

Габделгафур мәдрәсәдә вакытта ук Мәмәт белән мәйханәләрдә һәм фәхешханәләрдә күрешеп танышкан һәм дуслашкан иде. Акчасы һәм ашарга-эчәргә азыклары беткәч, Габделгафур кай җиргә барсын да кемнән ярдәм күрсен

- ул туп-туры Мәмәт әфәнденең номерына китте һәм, аның тарафыннан кабул ителеп, менә бер атна инде алар бергә бер номерда торалар иде. Соңгы вакытта Мәмәтнең дә кәсепләре начар булганлыктан, алар, бер көн-ач, бер көн тук хәлдә, хезмәтсез һәм авырлык белән көн кичерәләр иде.

Шулай бер көнне, кайдан акча алырга икән, ничек бай булырга икән дип, ачлык хәсрәте эчендә үзара сөйләшеп утырганда, номер ишеге ачылып, бүлмәгә мәгълүмегез Ибраһим Галиев килеп керде.

- Әссәламе галәйһем!

- Вәгаләйкем әссәлам! - дип, Мәмәт белән Габделгафур, керүчене олылап, утырган җирләреннән тордылар. Акушерка карчыкның хезмәтче Әхмәдидән ишеткән хәбәрне олуг юрист, мәкерле Ибраһим Галиевкә сөйләгәнен һәм Ибраһим Галиевнең, бу хәбәрне ишетеп, "ярар" дип карчык өеннән чыгып киткәнен унсигезенче бабның ахырында язган идем. Олуг юрист, өйдән чыккач, киңәш һәм ярдәм эзләп, туп-туры Мәмәт янына ашыкты. Мәмәт әфәнденең Ибраһим әфәндегә мондый эшләрдә, зур акча бәрабәренә булса да, берничә тапкыр ярдәм иткәне бар иде инде. Саулык-сәламәтлек сорашкач, Ибраһим әфәнде Мәмәт әфәндегә:

- Синдә бик, мөһим, үзеңә генә әйтә торган йомышым бар, әйдә, - дип, Мәмәтнең бүлмәдән, Габделгафур яныннан, чыгуын таләп итте. Мәмәт әфәнде исә, Габделгафур әфәндегә карап:

- Зинһар, бер-ике минутка безне... икебезне калдыр,-диде. Габделгафур бүлмәдән чыгып киткәч, Ибраһим Галиев, кесәсеннән бер кәгазь-акушерка карчык йортындагы хезмәтченең адресы язылган кәгазь кисәген алып:


- Менә шушы язуда әйтелгән кешене... - дип, Мәмәт кулына тоттырды. Шуннан соң алар үзара пышылдап кына биш-ун сүз алышып, Габделгафурны чакырдылар. Габделгафур бүлмәгә кергәч, Ибраһим әфәнде биш данә йөзлек акча чыгарып, Мәмәт белән Габделгафурның алдына өстәлгә куйды. Мәмәт әфәнде, мөбарәк акчаларны кулына алып карап һәм Габделгафурга күрсәтеп, Галиев әфәндегә:

- Яхшы... Без риза... "Тәмам" кылырбыз,-диде.-Ләкин син безне мондый хезмәткә яллавың турында бер кечкенә кәгазьдә булса да бер язу язып бир. Ахырда безнең генә аркабызга авырлык килмәсен.

- Җә, юк нәрсәләр... Кәгазь нигә кирәк, кем белер?..-диде Ибраһим әфәнде. -Ул бу кичне исерек... дөм исерек... Кычкырырлык та, каршы торырлык та куәте юк, барырсыз да җиңел генә "тәмам" итәрсез...

- Син үткән юлы теге эштә дә бернәрсә дә булмас дип ышандырган идең,-диде Мәмәт, узган бер эшне искә алып.-Ләкин ахырда, вәгъдәңне үтәмәдең дә, мин алты ай төрмәдә яттым. Әгәр язу бирсәң - мөмкин, булмаса - икенче кеше тап. (... )

  • * *

Төн караңгылана төшкәч, Мәмәт белән Габделгафур, акушерка карчыкның йортына килеп һәм карчыктан хезмәтченең яткан җирен сорап, үлек кебек сәрхуш хезмәтчене, йөзенә ярым сәгать чамасы мендәр-ястык каплап торып, җиңел генә "тәмам" кылдылар.

XX үзгәртү

Маһруйны ире Җиһангир әфәнде үлемнән коткарып калса да, элмәк һәм хисапсыз авыр хәсрәт сәбәбеннән ул тәмам хәлсезләнгән иде. Хезмәтченең үлеме белән тикшерүченең дә тәфтише төгәлләнгәч, Маһруйны полициядән төрмә-хәбесханәгә күчереп, авыруы сәбәпле, хәбесханәнең хәстәханәсендә ятак бер караватка салдылар. (... )

Шушы хәлендә Маһруй хәстәханәдә ике атналап ятты. Аның авыруы көннән-көн көчәеп, көч-куәте тәмам бетте. Ул көчкә генә сулыш ала, үлеп барган кеше кебек, ихтыярсыз күзләре ябыла иде. Кулын күтәрергә һәм хәрәкәтләндерергә көче-тәкате калмыйча, аның кул-аяклары салкыная башлады. Шул рәвешчә күпмедер вакытлар аңгы-миңге ятканның соңында Маһруй бер көнне каты йокыга китте. Шундый йокыга ки, аның сулыш алуы да, кул тамырының кан тибеше дә ишетелми башлады.

Табиб килде, Маһруйның кан тибешен тикшерде, күзен ачып карады:

- Үлгәнме? - дип сорады аңардан фельдшер.

- Әлбәттә, үлгән. Күрәсең ич, - диде табиб һәм, китәр алдыннан, Маһруйны, мәетләр өчен билгеләнгән бүлмәгә күчерергә боерык бирде.

- "Ни сөйлисез, мин үлмәдем... Мин сәламәт, һәр сүзегезне ишетәм",-дип, Маһруй кычкырырга теләсә дә, сүз әйтү түгел, иренен дә кыймылдата алмады. "Йокы бу, үлем түгел... Ләкин үзем йокыдан уяна алмыйм. Йокым тәмам булыр, уянырмын",-дип уйлап, Маһруй хәрәкәтсез ятуында дәвам итте.

Ул арада хәбесханә конторы, рәсми кәгазь язып, имам әфәндегә Маһруйның вафатын хәбәр итте һәм мәетнең ислам шәригате таләбенчә дәфен кылынуын[29] үтенде.

XXI үзгәртү

Икенче көнне икенде намазы вакытында "тере мәет" һәм имам әфәнде каберстанда әзер булсалар да, 1888 - 1889 нчы елларның кышы гаять салкын һәм карсыз килүе сәбәпле, җир бик туңган булып, кабер тәмамланмыйча, нибары бер аршин тирәнлегендә генә казылган иде.

- Ничек булса да күмәргә кирәк. Әйдә, казыгыз,-дип әмер бирде имам хәзрәтләре. Кабер казучылар имамга кардәш тиешле кешеләр иде.

- Җук, хәзрәт, җук, берничек тә бүген казып бетерә алмабыз. Карагыз, җир теш кадәр генә булып куба, бик туңган. Бүген күмә алмабыз, хәзрәт, - диделәр алар.

- Ничек булса да дәфен кылырга кирәк. Бераз казыгыз да, ярар... ләхет алырсыз...

- Җук, хәзрәт, артык казырга тәкать тә, куәт тә калмады, кич тә җитте. Салкынга һич чыдарлык түгел, көне буе шул салкында торабыз.

- Бүген дәфен кылмасак, мәетне нишләтербез икән? - диде хәзрәт.

- Мәетне монда калдырырбыз. Иртә намаздан соң килеп, каберне казып бетерербез дә күмәрбез.

Шулай дип, кабер казучылар, биш-ун минут эчендә әйбер-коралларын җыеп, атны чанадан тугардылар да, Маһруйны өстенә ябылган иске киемнәре белән чанада калдырып, ахшам намазы вакытында каберстаннан кайтып киттеләр.

  • * *

...Маһруйны каберстанда калдырып киткәннән соң ярты сәгать чамасы вакыт үткәч, ул айный-уяна башлады. Биш-ун минут эчендә тәмам уянып бетеп: "Йа Рабби, кабер эчендәменме?!" - дип, бераз хәрәкәтләнеп, кулы белән кәфенен ачты да: " Аллага шөкер! Күмелмәгәнмен икән!" - диде. Бераздан ул торып утырмакчы булды, ләкин хәле-куәте юклыктан, гәүдәсен күтәрә алмады. Бу сәгатькә кадәр көн гаять суык булса да, Маһруй уянган вакытта, хикмәти Хода, һава үзгәреп, тәмам җылынып киткән иде.

Шул рәвешчә тагын ун-унбиш минутлар вакыт үтте. Ниһаять, Маһруй, бөтен көч-куәтен җыеп, яткан җиреннән торды, өстенә ябылган иске киемен зур мәшәкать белән киеп һәм кәфен кисәкләрен аягына чорнап, каберстаннан чыкты да өенә таба юнәлде.

XXII үзгәртү

Себер якларында ук чирләгән Җиһангир, авыр кайгыларга түзә алмыйча, хәстәханәдә авырып ята. Дәваланып чыккач, төрмәгә барып, Маһруй турында сораша. Әмма: "Маһруй вафат булды", дигән җавапны ала. Җиһангир, өенә кайтып, каенанасы һәм кызы Фәридә белән елашалар. - Ш. С.) Болар шулай елашып утырганда, Маһруй, авыр мәшәкатьләр чигә-чигә каберстаннан өйгә кайтып җитеп, җир астыннан чыккан җен кебек, ап-ак кәфенгә төренгән килеш, бикләнми калган ишектән әнкәсе һәм ире утырган бүлмәгә килеп керде.

  • * *

Икенче көнне каберне казып бетерергә һәм мәетне күмәргә килгән кешеләр, Маһруйның мәетен кабер янындагы чанадан тапмыйча, этләр-кочыклар алгандыр дип, каберстан буйлап эзләргә тотындылар, һәм, таба алмагач, хәлне имам әфәндегә җиткерделәр. Имам әфәнде йөгерә-чаба шундук каберстанга килеп, курку катыш бер гаҗәпләнү белән: "Йа Аллаһ, әстагъфирулла, харап булдык. Карарга кирәк, шундадыр кайда да булса",-дип, үзе үк мәетне эзләргә китте. Ләкин, сезгә мәгълүм ки, бер нәрсә дә таба алмады. Шуннан соң имам:

- Мәетне җеннәр алгандыр,-дип, буш каберне күмәргә боерды.

- Алла сакласын... Белә күрмәсеннәр, юкса һәркайсыбызга Себер булыр, - дип сөйләнде имам хәзрәтләре һәм, кулына көрәк алып, каберне күмешә башлады. Кабернең буш - мәетсез күмелүе башка беркемгә мәгълүм булмаган кебек, Маһруйның исән һәм сәламәт калуыннан да һичкемнең хәбәре булмады.

XXIII үзгәртү

Габделгафур белән Мәмәт, акушерка карчык йортындагы хезмәтчене "тәмам" иткәннән һәм тотылмыйча иректә калганнан соң, җиңел килгән акчаны җиңел генә туздырырга керештеләр. Ләкин берәр ай үткәч, аларның акчалары бетә -"тәмам" була башлады. Менә бүген алар, Мәмәт белән Габделгафур, бер касә "кәшша-фелкъолуб"[30] алып, чәйханәнең "сәттарелгойуб"[31] бүлмәсендә утыралар. Габделгафур гаять тә кайгылы кыяфәттә, елар дәрәҗәгә җитеп, күзеннән тамчы-тамчы яшь тама.

- Әйдә боер,-диде Мәмәт, Габделгафурның кулына касәне тоттырып.-Юк нәрсәләр белән башың ватма... Хәзер син әүвәлге Габделгафур түгел. Юк-бар нәрсәләр уйлап, әнкәй-әткәй дип елыйсыңмы? Әнкәң сиңа хәзер ярдәм итә алмый.-Бераз тынып торганнан соң: - Әткәең нәрсә язган? Бир әле хатыңны, карыйм, - дип, Габделгафурның әткәсеннән килгән хатны сорады. Габделгафур кесәсеннән конвертлы хатны чыгарып Мәмәт әфәндегә бирде. (... ) Мәмәт хатны укып бетереп, Габделгафурга кире бирде дә, бераз уйланып торгач:

- Юк, сиңа өйгә кайтырга туры килмәс... Авыл-иген хезмәтенә сәләтең юк. Булса да, мәдрәсәдән куылып өйгә кайту бик хурлыклы эш, - диде. Аннары сүзен болай дип дәвам итте: - Менә мин әйткән эшне "тәмам" кылыйк... Күп акча алырбыз, бик бай урын... Соңыннан - туп-туры Истанбулга һиҗрәт[32]. Алладан ярлыкау сорап, тәүбә кылырбыз да, яхшы кешеләр кебек, чалма һәм хилгат[33] киеп, алыш-бирешсез генә яши башларбыз.

Габделгафур, Мәмәтнең сүзләренә җавап бирмичә, әткәсеннән килгән хатка төбәлеп, кылган эшләре һәм үз хәле турында уйланып утыруында булды. Мәмәт сүзен дәвам итте:

- Бер-ике ел Истанбулда торып, соңра өйгә кайтсаң да ярый. Яшьлектә булган гөнаһларны халык һәм Аллаһы Тәгалә үзе кичерер... Тугры юл - истикамәттә булып кайтырсың. Әткәең урынына имам да булырсың. Ләкин бу килеш өйгә кайтсаң, хәлең бөтенләй башкача булыр. (...)

  • * *

Шул кичнең төнендә Мәмәт белән Габделгафур, сөйләшенгән "эшне" тәмамлау өчен, Печән базары мәчете янындагы чиркәү эченә үтеп керделәр дә, анда булган акча, алтын-көмеш әйберләрне алганда кыска гына вакытка ут-шәм кабыздылар. Чиркәү сакчысы, бина эчендә ут яктысы күреп һәм эшнең яхшы булмавын аңлап, городовой белән тагын дүрт-биш кешене ярдәмгә чакырып китерде. Мәмәт белән Габделгафур акча һәм алтын-көмешне урлап чыгып килгәндә, посып-көтеп торган сакчылар, алар өстенә һөҗүм итеп, каракларның икесен дә әйберләре белән тотып алдылар.

XXIV үзгәртү

Мәмәт белән Габделгафурны урланган әйберләре һәм урлау кораллары белән бергә чиркәүдән туры полициягә юлладылар. Полициядә, кыска гына сорау алудан соң, каракларның янында һәм кесәләрендә булган нәрсәләрне барлый башладылар. Габделгафурның кесәсеннән

Габделгафур исеменә бирелгән иске паспорт һәм әткәсеннән килгән хат белән дүрт сум сиксән тиен акча табылды. Мәмәтнең кесәсеннән исә, Мәмәт идеменә бирелгән Госмания паспорты һәм кырык биш сум акчадан тыш, акушерка карчык йортындагы хезмәтчене үтерү шарты рәвешендә Ибраһим Галиевтән алынган язу-кәгазь чыкты. (... )

  • * *

Мәмәт, Габделгафур һәм Ибраһимның җинаятен тикшерү тәмам булгач, хәбесханәдә аларның өчесен бергә бер бүлмәгә яптылар. Ябылуларына инде менә өч атна үткән иде. Бүген өчесе бергә бүлмәдә сөйләшеп утыралар. Ибраһим, Мәмәт белән Габделгафурга эндәшеп:

- Эшләребез начар... Тизме окружныйда каралыр икән? - диде.

- Әлбәттә, начар... Безне унбишәр елга каторжный хезмәткә һичшиксез хөкем итәчәкләр, - диде Мәмәт һәм сүзен болай дип дәвам итте:

- Төрлечә уйлап карадым, әмма каторжный хезмәттән котылырга һич тә бүтән юл таба алмадым. Безнең өчен иң җиңеле, хәерлесе-моннан, хәбесханәдән качу... Юкса хәлебез мөшкел.

- Качарга?! Качу, әлбәттә, яхшы булыр иде, ләкин ничек качарга?!-дип сорады Ибраһим.

- Инша Аллаһ, качып була... Ничек качарга икәнен үзем өйрәтермен, ләкин моның өчен кырык-илле сум акча кирәк. Синдә акча бармы? - диде Мәмәт.

- Акчадан тоткарлык булмас, тик качарга юл гына тап. (Ибраһимнан 25 сум акча алгач, Мәмәт, төрмәдә эшләүче буяучылар төшке ашка киткәндә, аларның җитәкчесе Гомәрдән аракы алып килүен үтенә һәм шәһәрдәге бер иптәшенә язу язып җибәрә.-Ш. С.) XXV

Ике сәгать чамасы вакыт үткәннән соң, Гомәр абзый һәм башка буяучылар хәбесханәгә кире әйләнеп кайттылар. Гомәр абзый Мәмәт әфәндегә әйтелгән өч савыт аракыны да, кәгазьдә язма рәвештә соралганны да алып килгән иде. Гомәр абзый башта Мәмәткә аракыларны бирде, аннары кечкенә генә кәгазь кисәгенә төрелгән нәрсәне тапшырганда:

- Монысының кешесен көчкә таптым, бик ерак тора икән... Моннан чыккач, ашарга да бармыйча, туры аны эзләп киттем,-дип куйды.

- Бик яхшы, бик яхшы... Дуслык шулай була ич... Инша Аллаһ, мин дә сине онытмам, - дип, Мәмәт аракыны һәм әлеге кечкенә кәгазьдәге нәрсәне алды да, ашыгып, Ибраһим белән Габделгафур янына китеп барды.

Буяучы Гомәр абзый исә, бернинди шик-шөбһә тотмыйча, кәгазьгә төрелгән нәрсәнең ни икәнен белмәде дә, кызыксынмады да. Мәмәт, ябылу бүлмәсенә кайткач, аракы савытларының берсен ачып һәм берике рюмка аракысын эчеп, кулындагы кәгазьдә булган порошокны аракы савытына салды да, яхшы гына селкеп-болгап: "Догада булыгыз !"-дип, шул аракылы савытны алып буяучылар бүлмәсенә юнәлде. Анда кергәч:

- Менә, иптәшләр, аз булса да гаеп итмәссез... Шушы тереклек суын эчеп җибәрегез әле! - диде. Буяучылар: "Бу зур гөнаһ ич... Без аракы эчмибез", - дип тормадылар, аракылы савытны дүртесе дә шатлык белән кабул итеп, Мәмәт бүлмәдән чыгып киткәч тә тамчысын да калдырмый эчеп бетерделәр.

Аракы савытына салынган порошок йоклаткыч дару-дурман иде. Аның тәэсире шулкадәр көчле булды ки, биш-ун минут эчендә буяучыларның дүртесе дә, һуштан язып егылган кешеләрдәй, бер-бер артлы аяк өстеннән идәнгә авып, үлем йокысы белән йоклый башладылар. Алар шулай йокыга талгач, бүлмәгә Мәмәт, Габделгафур һәм Ибраһим кереп, үз киемнәре урынына буяучыларның эш киемнәрен өсләренә киделәр дә, кулларына тегеләрнең коралларын тотып, буяучылар сыйфатында, "Йа, кичерүче Алла! Үзеңә тапшырдык!" дия-дия, хәбесханә бинасыннан чыга башладылар. (... ) Капканы саклаучы солдат алардан:

- Кемнәр сез?-дип сорады.

- Кемнәр сез?! Күрәсез ич: буяучыларбыз... Капканы ач!-диде - Мәмәт.

- Ярар, ярар, сабыр итегез,-диде капка сакчысы һәм: "Әйдә, рәхим итегез, боерыгыз !"-дигәнне аңлаткандай, каерып капканы ачты.

Ялган буяучылар, күңелләреннән Аллага шөкерләр әйтеп, капкадан чыгып җиткәндә генә, арттан тагын:

- Сез буяучылармы?-дип сораган тавыш ишетелде. Качаклар борылып карадылар. Мәмәт, эндәшүченең хәбесханә караучысы икәнен танып:

- Әйе, без буяучылар, - дип җавап бирде.

- Бик яхшы... Эшләрне бетердегезме? Дүрт кеше идегез, берегез кайда?

- Юк, эш бөтенләй үк бетеп җитмәде әле. Без алданрак киттек, мунчага барабыз. Беребез калды, калган эшләрне тәмам итәргә, - диде Мәмәт.

- Менә минем эш бүлмәсендәге тәрәзәләрне буярга кирәк иде... Әйдә кереп карагыз әле.

- Зинһар, безне туктатмагыз, иртәгә карарбыз.

- Юк, юк, бүген карап чыгыгыз. Иртәгә кирәкле буяуларны алып килеп буяп та алырсыз,-диде хәбесханә караучысы, үз сүзендә нык торып.

"Йа Аллаһ, мәдәд[34]!" - дип, буяучылар хәбесханә караучысы белән бергә аның эш бүлмәсенә керделәр. Анда нәрсәләрдер язып хәбесханәнең сәркәтибе утыра иде. Ул, ялган буяучыларны күреп, шөбһәле тавыш белән хәбесханә караучысыннан:

- Болар нинди буяучылар?-дип сорады.

- Болар хәстәханәнең өстәмә бүлмәсендә эшләүче буяучылар,-диде хәбесханә караучысы.

- Юк, юк! Болар ул буяучылар түгел... - диде сәркәтиб. - Ул буяучыларны мин иртә килгән вакытларында күргән идем. Болар ул кешеләр түгел.

Бу сүзләр качаклар өчен шактый куркынычлы булса да, Мәмәт курку-каушау әсәре күрсәтмичә: - Юк, без иртә якта килгән буяучылар түгел... - дип аңлата башлады. - Алар өйгә ашарга кайткач, хуҗабыз аларны профессор Закталовның өен буярга җибәрде... Алар яхшы, оста буяучылар... Хуҗа безне алар урынына хәбесханәгә юллады, - дигән вакытта хәбесханә сакчыларыннан берәү, бүлмәгә йөгереп кереп: - Тизегез!.. Тизрәк, әйдәгез!.. Әйдәгез!.. Арестантлар качтылар!..-дип сөрән салды. - Кемнәр?! Кайчан качтылар?!-диде хәбесханә караучысы, тәмам каушап калып. - Әйдәгез... үзегез карарсыз...

Сакчының шул җавабыннан соң, хәбесханә караучысы белән сәркәтиб, буяучыларны бөтенләй онытып, куркынычлы хәбәрне китергән сакчы артыннан, кемнәр һәм нинди юл белән качканлыгын белер өчен, ашыгып төрмә бинасына таба элдерттеләр. Мәмәт, Габделгафур һәм Ибраһим исә, сабырлык белән, ашыкмыйча гына атлап, хәбесханә караучысының бүлмәсеннән туп-туры капкага таба юнәлделәр һәм, Исраил балалары судан коры чыккан кебек, хәбесханәдән "коры" чыгып котылдылар.

XXVI үзгәртү

Үлемгә тиң мәрт йокысы аркасында хәбесханәдән котылып калса да, Маһруй электәге авырулары яңарудан һәм каберстанда яткан чагында, аннары аннан өйгә кайтканда салкын тидерүдән, кул-аяклары өшүдән шактый заманнар хәстә булып ятты. Җиһангир белән Маһруй, тәмам терелеп, сәламәтләнеп җиткәч тә, Казанда тору мөмкинлеген тапмыйча, шәһәрдән китеп гаиб булдылар[35]. Кай җиргә, нинди шәһәргә һәм ничек киттеләр-бу эшләр шулкадәр яшерен эшләнде ки, моны "Зур гөнаһлар" исемле романны язучы автор үзе дә белә алмады.

  • * *

Олуг юрист, мәкерле һәм фетнәчел Ибраһим Галиевнең һәм Габделгафур белән Мәмәтнең качканнан соң кичергән хәлләрен киләчәктә язачак "Мөртәд" исемле романымда сөйләрмен***.


Искәрмәләр үзгәртү

  1. Тәравих - уразада кич белән укыла торган намаз.
  2. Xотбә - вәгазь, нотык.