Ертык юрган (Ринат Нуруллин)

Ринат Нуруллин

ЕРТЫК ЮРГАН үзгәртү

(Шигъри табышмак)


Ак юрганда ике такта,

Һәр аяк һәр тактада.

Хисмәт, ике таяк болгап,

Юрганны ертып чаба.


Ямаучы ямый юрганны,

Яңа тукыма өстәп...

Шушы чорда агачдарда

Яфраклар нинди төстә?


 

Кулланылган әдәбият үзгәртү

1.Нуруллин Р.Г. Альпинист үрмәкүчләр: шигъри башваткычлар / Ринат Нуруллин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. — 88 б. – 5000 д. – ISBN 978-5-298-01656-8.