Зөбәер Мифтахов

Сез бу авторның фотосүрәтен йөкләп проектка ярдәм итә аласыз
Һөнәре язучы

Колак чамасы белән... үзгәртү

Кеше шартлау тавышын 12-15 км.дан, төнге тынлыкта самолет тавышын – 40 км.дан ишетә ала. Шулай ук: поезд тавышын – 10 км.дан, тепловоз яки пароход гудогын – 7-10 км.дан, трактор гөрелтесен – 3-4 км.дан, ау мылтыгыннан атканны – җир өслегенә бәйле рәвештә 2-4 км.дан, автомобиль гудогын, эт өргәнне, ат кешнәгәнне – 1-2 км.дан, такыр юлдан баручы йөк машинасы тавышын, кеше кычкырган тавышны – 1 км.дан, төнлә ат тоягы тупырдавын – 0.5-1 км.дан, агач ауган тавышны – 800 м.дан, балта тукылдавын, ишкәк чупылдавын, сөйләшкән тавышларны (аңламыйча) – 300-400 м.дан, савыт-саба шалтыравын, аңлаешлы сүзләрне, ютәлләүне – 30-40 м.дан ишетә. Су өстендә һәм томанда ишетү ераклыгы арта, азык чәйнәгәндә кими. Кискен җил исеп киткәндә тавыш өзекләре гадәттәгедән күпкә ераграк барып җитәргә мөмкин.

Ә Яңа ел килмәгән... үзгәртү

1996 елның 30 декабрендә, нәкъ төн уртасында Яңа Зеландиянең бер бик зур алюмин заводында электр корылмаларыннан зәңгәр төтен ургыла башлый, трансформаторлар янып чыга. Заводка 500 фунт стерлинг зыян килә. Сәбәбе – электролиз процессы белән идарә итүче баш компьютер 1996 елның кәбисә ел булуын белмәгән... 365 көннән соң аның өчен Иске ел беткән... Әмма, Яңа ел килмәгән... Шуннан, ул үз эшен шып туктаткан...

Унитаз да – милли горурлык үзгәртү

Су белән юдырыла торган унитазны 1596 елда инглиз кешесе Джон Һарриңтон уйлап тапкан. Әмма, шуңа да карамастан, безнең көннәрдә Европа берлегенең Стандарт комиссиясе бөтен континент өчен үрнәк итеп Германиядә ясалган конструкцияне кабул иткән. Нәтиҗәдә инглизләр: «безнеке аларныкыннан ким түгел, безне юри санга санамыйлар!» – дип, каты тавыш куптарганнар... Инде, кем конструкциясенең шулай да яхшырак икәнлеген кабат тикшерү өчен белгечләр 110 грамм авырлыктагы пластмасс «объект» һәм 12 кәгазь бите белән өстәмә сынаулар үткәрергә керешкәннәр.

Тишеп тамызалар үзгәртү

Америкада сыналган яңа медицина алымы буенча, лазер белән тән тиресендә 2 мм зурлык сай гына тишек ясыйлар һәм шунда бер тамчы дару тамызалар. Тамчы өч минуттан тишек аша тәнгә сеңеп бетә. Димәк, шулай итеп, организмга аз күләмле дарулар кертү, вак операцияләр вакытында анестезия ясау өчен шприц куллануның кирәге калмый.

Кояш игезәге үзгәртү

Һәр кешенең күктә үз йолдызы бар дигән шигъри образ чын дөреслеккә артыгы белән туры килә, безнең Галактикадагы йолдызлар гына да «җан башына» 2шәрдән артык. Ләкин гади күзгә күренә торган йолдызлар арасында бөтен яклап Кояш кебеге әле яңарак кына Бразилия галимнәре тарафыннан табылган диләр. Чаян йолдызлыгында, бездән 46 яктылык елы ераклыкта урнашкан ул «икенче кояш»ның массасы да, төсе, температурасы, әйләнү тизлеге, активлыгы да безнең Кояшныкы кебек, яктылыгы гына 5%ка артык икән.

Астрономнар хәзер Җирдән читтәге акыл ияләрен эзләү максаты белән Чаян йолдызлыгын радиотелескоплар ярдәмендә бик әйбәтләп тыңларга җыеналар.

Байкал киңәя үзгәртү

Гигант җир ярыгында барлыкка килгән Байкал күле һаман киңәя бара. 130 ел эчендә аның мәйданы 340 кв.км.га арткан. Ә соңгы 20 елда күлгә тагын 500 мең кубометр су өстәлгән.

Мактанырлыклары юк! үзгәртү

Гел бездә генә начар түгел икән: Англиянең башкаласы Лондонда да хәтта торбалар челтәрендәге суның 40 проценты ярыклар һәм бозык краннар аша саркып әрәм була ди. Дөрес, алар хәзер: «Тишек-тошыкларны бик тиз таба торган радар уйлап таптык!» – дип мактаналар. Ә моңарчы ни карап торганнар, шундый алга киткән ил була торып?

Язлар ашыга башлаган үзгәртү

Метеорологларның белешмәсенә караганда, дөньякүләм җылыну аркасында төньяк ярымшарда яз 20 ел элеккедән 1 атнага алдарак килә.

Бала белән – бәла... үзгәртү

Бер инглиз фирмасы ватылмый, тутыкмый, 150 м. су астында да сүнми торган электр фонаре ясаган, һәм аңа кеше гомеренә җитәрлек озын гарантия биргән. «Әмма, – дип искәрткән инструкция кәгазендә, – фонарьга акула, аю яисә 5 яшьлек бала һөҗүм иткән очракта гарантия хакы түләнми».

Дәһшәтле кара упкыннар үзгәртү

Киек Каз юлы дип атала торган безнең Галактика йөз миллиардлап йолдызны үз эченә алган, йөз мең яктылык елы кадәр диаметрлы гаять зур өермәдән гыйбарәт (Яктылык бер секундта 300 мең километр ара уза, димәк, Галактиканың аркылысы – миллиард тапкыр миллиард километр тирәсе – акыл иңли ала торган да түгел). «Йолдыз тузаныннан» торган менә шул өермә үз күчәре тирәсендә әйләнә һәм бер үк вакытта үзәктәге ниндидер «тузан суыргыч»ка тартылып керә тора. Астроном галимнәрнең космостагы Хаббл телескобы ярдәмендә алган мәгълүматына караганда, анда безнең Кояштан 2.6 миллион тапкыр зуррак массалы «кара упкын» бар. Иң якындагы йолдызлар аңа таба секундына 3000 километр тизлек белән убылалар. Кайчан да булса бервакыт, мәңгелекнең теге башында дип әйтергә мөмкин, чират Кояшка да җитәргә тиеш. Әлегә исә ул Галактиканың иң читендәге бер тармакта тыныч кына әйләнеп йөри.

Нәрсә соң ул «кара упкын»? – Мисал итеп башта җирдән өскә таба ыргытылган ташны күз алдына китерик. Ул тарту көче тәэсирендә кире төшә, ә төшмәсен, космоска очып чыксын өчен аңа 8.7 км/с тизлек бирергә кирәк. Айда бу тизлек алты тапкыр кечерәк, ә Кояшта меңнәрчә тапкыр зуррак. Күк җисеме зуррак массалы яисә тыгызрак булган саен аннан ычкыну өчен кирәкле тизлек тә арта бара. Һәм кайбер күк җисемнәрендә 300 мең км/с, ягъни яктылык тизлеге дәрәҗәсенә җитә. Андый җисемнән инде яктылык та, гомумән бер нәрсә дә чыга алмый. Анда хәтта туры сызык та бик нык бөкләнеп түгәрәккә әверелә, «ас», «өс», «уң», «сул» дигән төшенчәләр юкка чыга, вакыт та агудан туктый. «Кара упкын» менә шундый нәрсә була да инде. Әгәр космос корабы аның эченә исән-имин үтеп керә алса, корабта утырган кешеләр башта үзләрен туры сызык буенча төпсез бер коега төшкәндәй хис итәрләр, ә аннары алар өчен бөтен нәрсә мәңгегә бер урында катып калгандай тоелыр иде. Билгеле ки, бу хәл фаразда гына мөмкин.

«Кара упкын», теория буенча, массасы Кояшныкыннан кимендә өч тапкыр зуррак булган йолдыз үз ягулыгын яндырып бетереп тыелгысыз рәвештә кысыла башлаганда барлыкка килә. Кысылып беткәч, иң кече «кара упкын»ның диаметры 15 км гына кала. Ул куәтле тарту көче белән якын-тирәдә булган һәр нәрсәне үзенә суыра һәм мәңгегә кире чыгармый. Үзе читтән күренми, аның барлыгын да бары якын-тирәсендәге матдәнең суырылып «юкка чыгуы» һәм шул вакытта «читкә чәчрәгән» яктылык буенча гына белергә мөмкин.

«Кара упкын»ның тагын бер төре булырга мөмкин әле – аның диаметры да, массасы да коточкыч дәрҗәдә зур, ә тыгызлыгы бик түбән, безнең гадәти карашка буш диярлек тоелырга мөмкин. Бу җәһәттән караганда, безнең бөтен галәм үзе бер зур «кара упкын» түгел микән? Кайбер теоретик исәпләр буенча бит очып баручы яктылык нуры галәмдә әкренләп бөгелә барырга һәм ахырда үзенең чыккан җиренә әйләнеп кайтырга тиешле. Заман астрономиясендә ныгып урнашкан «галәмнең чиге юк, әмма аның күләме һәм массасы чиксез түгел» дигән тәгълимат нәкъ әнә шул күренешкә нигезләнә бит. Әгәр дә мәгәр, без шундый гаять зур «кара упкын» эчендә яшибез икән, димәк, без аннан иң кыю фараз буенча да берничек чыга алмыйбыз, шул ук вакытта, безгә читтән кемдер, нәрсәдер үтеп керергә мөмкин...

Ә бәлки, безнең Галактикадагы кечерәк «кара упкын»нар да геометрик юнәлешләрнең бик нык бөгелүе аркасында эчтән киңәеп, чиксезлеккә таба җәелеп китә торганнардыр? Һәм алар эчендә безнеке булмаган башка дөнья йолдызлары, планеталары, бәлки хәтта тереклек бардыр?

Үкенеч, әмма кешеләр бу турыда беркайчан да төгәл генә белә алмаслар шикелле...

* * * үзгәртү

Моннан йөз еллар элек Америкада хатын-кызларның итәк астына яшерелә торган җыелмалы урындык – турнюр дигән нәрсә модага кергән булган. Ләкин дөнья буйлап киң таралып китә алмаган. Чөнки шул ук чорда җиргә тиеп торган, калын тукымадан тегелгән итәкләр әкренләп юкара һәм кыскара башлаган. Процесс әле дә дәвам итә...

* * * үзгәртү

Күренекле Америка иллюзионисты һәм телерепортеры Джеймс Рэнди моннан дистә ел чамасы элек сәер генә конкурс игълан итә: кем дә кем нинди дә булса парапсихологик яисә экстрасенсор күренешне шикләнмәслек итеп күрсәтеп бирә ала, шуңа үз хисабыннан 10 мең доллар бирәчәге турында белдерә. Телепатия, күрәзәлек, левитация, ягъни әйберләрне акыл көче белән генә күчерү дә ярый, теге дөнья белән спиритик контакт, буш кул белән хирургик операция тәкъдим итәргә дә мөмкин, чынлыгы гына хак булсын, ди.

Бераздан Рэндиның конкурс фондына тагын 260 кеше һәм оема кушыла, аның суммасы 1 миллион 112 мең долларга җитә. Әмма шунысы гаҗәп: төрле могҗиза һәм шифа сеанслары үткәреп кәсеп итүчеләр дөньяда санап бетергесез булса да, конкурс акчалары инде ничә еллар һаман банкта ята бирә ди. Фәнгә билгеле булмаган бәләкәй генә бер нәрсә күрсәтеп миллионер булырга теләүче кеше һаман юк та юк ди...

* * * үзгәртү

Диабетиклар куллана торган инсулин препаратын шприц белән кадамаска, кашыкка салып эчәргә дә мөмкин икән хәзер. Эзләнә торгач, Америка галимнәре хәйләсен тапкан: шифалы матдә ашказанында таркалмасын өчен аны... холера агуы белән бергә кушарга кирәк икән.


Ә икенче бер төркем галимнәр томау китереп чыгара торган аденовирусны рак күзәнәкләрен үтерергә өйрәткәннәр. Механизмы катлаулы, кыскача гына аңлатырлык түгел, әмма беренче сынаулар шактый уңышлы үткән: рак белән авыручы 19 кешедән 5сенең шеше үсүдән туктаган, 6сыныкы икеләтә кимегән. Ракны каты томау алыштырган ләкин анысына гына түзәргә була инде, үтерә торган чир түгел.

* * * үзгәртү

Җир тирәли орбитадагы Хаббл телескобы белән табылган иң ерак галәм объекты бездән 13 миллиард яктылык елы кадәр ераклыкта урнашкан. Физик теорияләр буенча, дөнья моннан 15 миллиард ел чамасы элек бик каты «олы шартлау» нәтиҗәсендә барлыкка килгән һәм шуннан бирле киңәюен дәвам итә. Бүген без галәмнең кырый чите дип күргән нәрсәләр чынлыкта аның «яшь чагындагы» күренеш булып тора, һәм, кем белә, тагы да көчлерәк телескоплар белән берәр вакыт кешеләр бәлки «олы шартлау»ның үзен дә күрерләр...

* * * үзгәртү

Заманча көнкүреш техникасының, телевизор, компьютер, магнитофон, факсларның электр шнурын гел тартып алмасаң да була, бер кызыл күзе генә янып калган бәрәкәтле режимда алар энергияне юк дәрәҗәдә аз сарыф итәләр. Еш сүндереп кабызмасаң, аппаратның янып чыгу ихтималы да нык кими. Шуңа күрә, хәзер Америкада һәм алга киткән Европа илләрендә электр өзгеч кнопка турында инде онытып баралар. Әмма, дөнья бик киң булу сәбәпле, бәрәкәтле режимның да тулаем куәте бик зур, бөтенесен кушып санаганда, «кызыл күз»ләр 5 млн. квт, ягъни уртача зурлыктагы 5 электростанциянең энергиясен йоталар икән.

* * * үзгәртү

Бездәгегә охшаш саулык саклау системасы әллә кайчан кертелгән Франциядә клиникаларда дәваланучыларның кайда 20, кайда 60 проценты... ачлыктан зарлана. Байлыгын кая куярга белмәгән, «туеп сикергән» илдә югыйсә.

* * * үзгәртү

Америка басуларында калын сабаклы люцерна сортын күпләп чәчә башлаганнар. Махсус машина белән аның яфракларын сыдырып алып малга ашаталар, ә сабагын электр станцияләрендә ягулык итеп файдаланалар. Берничә дистә фермер өчен уртак бер шундый станция гадәттә 75 мегаватт энергия бирә ди.

Без генә, кайчанга чаклы мондый нәрсәләр турында Американы язып сокланырбыз, ә үзебез муеннан тирескә батып ятарбыз, шул ук вакытта «Газпром» кебек энергетика аждаһаларына бурыч түли алмый интегербез икән?

* * * үзгәртү

Ә Франциядә бензинга биштән бер өлеш су кушып, аерылмый торган эмульсия ясау җаен уйлап тапканнар. «Аквазоль» дип аталган мондый катнашма мотор цилиндрын азрак кыздыра, нәтиҗәдә агулы азот оксиды, төтен һәм корым азрак барлыкка килә, мотор бәрәкәтлерәк эшли. Ләкин, катнашма ясауның кайбер технологик кыенлыклары аркасында, «аквазоль» әлегә гади бензиннан чак кына кыйбатрак тора ди.

* * * үзгәртү

Берничә елдан Англиядәге барлык автомобильләрдә борт компьютеры куелган булачак. Аның өчен әзерләнгән кайбер программаларны исә әкият итеп сөйләрлек. Берсенә, мисал өчен, Англиянең барлык юллары һәм андагы юл билгеләре кертелгән. Программа бер дә ялгышмыйча автомобильнең әлеге моментта кайда булуын хәтеренә теркәп бара. Тизлек чикләнгән участок туры килсә, әйтик, шоферга шуннан да кызурак куарга ирек бирми, керү тыелган җиргә керми, һәм башкалар. Томан, бозлавык кебек климат күренешләрен ул ясалма юлдаш аркылы ала һәм тиешле нәтиҗәләр ясый...

* * * үзгәртү

Археологлар Иерусалим янында 1400 ел элек эшләгән бер монастырьның зиратын тикшереп, кызыклы гына ачышлар ясаганнар. Сөякләре анда яткан кешеләр таза гәүдәле булганнар, ләкин барсы да буыннар артритыннан интегәләр икән. Җитмәсә, барсының да тез капкачлары юри ялтыраткан кебек ялтырап тора ди...

Борынгыдан калган китаплар ярдәмендә моның сәбәбе дә ачыкланган. Сәбәп монахлар өчен гади генә: алар көненә алты тапкыр тезләнеп дога укыганнар, көн саен биек күтәрмә буйлап изге тау куышына төшкәннәр, аның һәр бусагасында йөзәр тапкыр тез чүгәргә тиеш булганнар...

* * * үзгәртү

(2000 елгы) Замбия президенты Фредерик Чилуба, уйлана торгач ниһаять үзенең... ялгыш һөнәр сайлавын аңлаган. «Минем Ходай биргән чын талантым – Иблискә каршы көрәшү, калган гомеремне шул эшкә багышлыйм, – поплыкка китәм!», – дип, җыена ук башлаган ди...

* * * үзгәртү

(2000 елгы) Латвиянең Прейли шәһәреннән Владимир Иванов дигән бер кеше элек шактый киң билгеле сәясәтче Владимир Ленинның бронза бюстын 6 мең долларга бер инглиз коллекционерына саткан. Бу турыда ишеткәч, Британиянең антиквариат белгечләре «беркатлы юләр!» дип, рәхәтләнеп Ивановтан көлгәннәр генә, чөнки, бюстның чын бәясе кимендә өч тапкыр артык икән.

...Сездә дә берәр артык Ленин бюсты аунап ятмыймы алай-болай?

* * * үзгәртү

(2000 елгы) Популяр немец җырчысы Һарольд Юнке, озак кына алкоголизмнан дәваланып чыкканнан соң, концерт куярга булган. Тик, кичкә чаклы чыдый алмаган, эчкән... Шуның аркасында, сәхнәгә чыгу белән абынып егылган. Эчсә дә акылы үзендә кала икән мәгәр: торып баскан да, алдан игълан ителгән җыр урынына: «Абынсам да, егылсам да, куркып-өркеп йөрмимен!», – дигән икенче бер җырны сузып җибәргән.

* * * үзгәртү

(2000 елгы) Швециядә әхлак темасына бик зәһәр яңа скандал купкан: илнең хәрби-диңгез кораблары, Швеция ярларын Россия су асты көймәләреннән саклыйсы урында, үзләренә ышанып тапшырылган кыйммәтле аппаратурадан явызларча файдаланып... шәрәләр пляжында кызынып ятучы хатын-кызларны видеотасмага төшереп йөриләр икән!

* * * үзгәртү

Польшада бер кешене авыр җинаятьтә гаеплиләр, шаһитлар да беравыздан: «Шушы кеше иде, тик башында көлтә хәтле чәч иде», дип баралар икән. Ә шиккә алынган кеше: «Димәк, җинаятьче мин түгел! Мин бит таз!», – дип әйтә ди. Шуннан, аерым бер кечерәк суд ясап, тазмы-түгелме икәнен төгәл ачыклау өчен моны бер бүлмәгә ябып, кырынгыч-фәлән бирмичә бер ай каравыл астында тотарга «хөкем итәләр». Соңгы нәтиҗә безгә билгеле түгел, үкенечкә каршы.

* * * үзгәртү

Гел игътибар һәм тәрбия сорап тора торган электроник «Тамагочи» уенчыгы турында беләсездер инде. Табыш турында гына кайгыртучы япон эшкуарлары хәзер шул ук принципта эшли торган «Дигимон» уенчыгы ясаганнар ди. Монысының эчендә чебеш түгел, яман бер гыйфрит утыра, аны һәрвакыт җәфалап, үчекләп, икенче бер гыйфриткә каршы котыртып торырга кирәк икән. Олылар өчен дә махсус уенчык бар: аның эчендәге хатын-кызны төрлечә юмалап, комплиментлар һәм «бүләк»ләр тапшырып, аның «мәхәббәтен» яуларга кирәк...

* * * үзгәртү

(2000 елгы) Саратов эшкуарлары үз якташлары Чернышевскийның атаклы әсәре хөрмәтенә «Нәрсә эшләргә?» дигән аракы чыгарганнар. Алардан күрмәкче, хәзер Ульянда Володя Ульянов-Ленин әсәре хөрмәтенә «Нәрсәдән башларга?», ә мәскәүлеләр Герцен һәм Огарев хөрмәтенә «Кем гаепле?» аракысы чыгарырга җыеналар ди...

* * * үзгәртү

Ә Кытайда кеше күп, шуңа күрә «иң шәп» бизнеслары да кеше сатуга корылган. Мондагы бер төркем эшкуарлар Юннань һәм Гуйчжоу провинцияләрендә чибәр кызларны ата-аналарыннан очсыз хакка алып... Цзянсу провинциясенең бай крәстиәннәренә кыйбат хакка хатынлыкка сату белән кәсеп иткәннәр.

Кытайның халык традициясе буенча кызлар сату җинаять түгел, гади бер бизнес төре булып тора. Әмма хөкүмәт башка карашта: «органнар» сизеп алса, кәсепчеләрне төрмә, ә кызларны кире ата йорты көтә.

* * * үзгәртү

(2000 елгы) ...Швейцариядә тыныч кына актык көннәрен көтеп ятучы картлар күп, һәм бәлки шуңа күрәдер, бер төркем елгыр бәндәләр... крематорийда яндырыласы мәетләрне затлы табуттан начар табутка күчереп салу белән кәсеп иткәннәр. Табут барыбер әрәм була, янәсе, ә затлы табутны яңа «хуҗа»га сатсаң, уртача 1500 франк аерма кала...

* * * үзгәртү

(2000 елгы) Бөтен дөньяда бирелә торган ришвәтләрнең тулаем күләме 80 миллиард долларга җитә. Бу сумманың күпчелек өлешен Көнбатыш фирмалары «үсә баручы» Көнчыгыш илләрендәге чиновникларга бирәләр. «Кем күбрәк түли, шул уңышка ирешә» дип үзара ярышу аркасында, бер үк «яхшылык» өчен бирелә торган ришвәт күләме дә артканнан-арта: Берничә ел элек «прейскурант» барлык табышның 10%ы кадәр булса, хәзер инде 30%ка җитеп ашкан. Ришвәтчелеккә баткан илләр арасында беренче урыннарда Нигерия һәм Боливия, алардан соң барлык БДБ илләре һәм Пакистан килә...

* * * үзгәртү

(2000 елгы) Япониянең атаклы рэкетиры Рюити Контэ бервакытта да пистолет яисә пычак белән эш итмәгән. Эре фирма хуҗаларын ул... акционерларның еллык җыелышына кереп, сызгырып һәм кычкырып утыру, тавыш-гауга куптару белән генә куркыткан. Мондый вак хулиганлык өчен «15 тәүлек» белән кисәтүләргә, әлбәттә, көлеп кенә җавап биргән. Ә барыннан бигрәк престиж өчен борчылучы эре бизнесменнар аның янавыннан коелып төшеп, зур-зур суммалар «бүләк иткәннәр».

* * * үзгәртү

(2000 елгы) 39 яшьлек Көньяк Африка адвокаты Абдул Акюны бервакытны зур этлек эшләгәне өчен 5 ел төрмәгә хөкем итәләр. Шуннан, алып баралар моны төрмәгә, ә 170 кг гәүдәле бу җинаятьче гадәттәге камера ишекләренә сыймый икән... Җитмәсә, чак-чак кыймылдый, бик авырлык белән сулыш ала һәм ике-өч сәгать саен доктор чакырта. Ике атна шулай йөдәткәч, төрмә башлыклары амнистия комиссиясенә ялварулы хат язарга мәҗбүр булалар.

Хәзер Абдул иректә яши, һәм: «Әл дә кеше коткысына бирелеп диетага утырмаганмын, юкса бүген төрмәдә утырыр идем!» – дип сөенә ди.

* * * үзгәртү

(2000 елгы) Сөекле кешеләргә чәчәк бүләк итәләр. Ә сөймәгән кешеләргә, хыянәт итүчеләргә ни чара күрергә? – Шулай ук чәчәк бүләк итәргә, – дип саный австралияле Эвард Клиппенберг, – тик бу очракта шиңеп корышкан чәчәкләр таләп ителә. «Шушы чәчәк кебек корысаң иде» дигән мәгънәне «бүләк алучы» бик яхшы төшенәчәк.

Үзе яшәгән Сидней каласында Эвард «Үле чәчәкләр» исемле махсус кибет ачкан, һәм әнә шундый үч алу букетларын әзерләү, заказ буенча илтеп тапшыру белән шөгыльләнә. Эше бик шәп бара, рәнҗешле клиентлар аеруча өстенә кара-кучкыл шоколад түгелгән 13 сулган розадан торган шомлы бер букетны «яраталар» ди...

* * * үзгәртү

(2000 елгы) Мадрид каласында автобуста тотылган үсмер яшьтәге «куян»нарга бик оригиналь җәза бирә башлаганнар: аерым бер китапханәгә алып кереп кулына китап тоттыралар да, соңыннан кәгазь битенә китапның кыскача эчтәлеген язарга кушалар икән. Шунсыз чыгармыйлар. Болай, билгеле, әдәбияткә мәхәббәт уятып булмый, әмма, властьлар фикеренчә, аз булса да уку күнекмәсе бирелә.

* * * үзгәртү

(2000 елгы) Израиль студенты Яир Соломон тавык йомыркасын 30 метр биеклектән ватмыйча ташлау юлын уйлап тапкан. Моның өчен аны повидлолы банкага, банканы пластмасс торбага, торбаны сулы баллонга салырга кирәк икән. Берничә тапкыр сынап караганнар – югарыдан төшеп җиргә бәрелгәндә бөтен башка нәрсәләр ватылып бетә, бер тавык йомыркасы гына шул көе кала ди.

Израильдә «бу мәгънәсез уен нигә кирәк» димәгәннәр, студентның акыл зирәклегенә зур бәя биреп, аны АКШка түләүсез туристик юллама белән бүләкләгәннәр.

* * * үзгәртү

Америка галимнәре ген инженериясе ярдәмендә башсыз чукмарбаш (бака яралгысы) үстерүгә ирешкәннәр. Һәм, шундый ук алым белән башсыз кеше дә үстереп була, ә аның өчен башлангыч өлге сыйфатында гади кешенең бер күзәнәген алырга мөмкин дигән фикергә килгәннәр. Бу хикмәттән файда чыгару юлы да инде чамалап куелган: махсус заказ буенча бик бай (һәм башлы) кешеләрнең башсыз копиясен булдырып, кирәк чакта аның органнарын әлеге «башлы бай»га күчереп утыртырга мөмкин! Хәзер инде мәсьәләнең мораль ягын гына җайга саласы калган ди.

* * * үзгәртү

(2001 елгы) Германиядә бер дини секта башлыгы үз кармагына эләккән 31 кешене: «8 гыйнвар көнне дөнья бетәчәк, безнең җаннарыбызны гына Сириус йолдызыннан килгән оча торган тәлинкә үзе белән алып китәчәк. Тик моның өчен без бераз алдан үлеп куярга тиешбез», – дип котырткан. Тегеләр шуңа ышанып үз-үзләрен үтерергә җыенганнар. Иң соңгы моментта, очраклы рәвештә генә аларның нияте турында полиция белеп алган...

* * * үзгәртү

Америка генетиклары тычканнар өстендә башта тәҗрибәләр үткәреп, аннары аларның күзәнәкләрен микроскоптан карап... куркаклык өчен җаваплы генның кай төштә икәнен билгеләгәннәр. Хәзер инде шуны ничектер алып ташлап, бернәрсәдән дә курыкмый торган үтә дә кыю тычкан токымы чыгару өстендә эшлиләр ди.

...Нишләсәләр дә эшләсеннәр, тик ул американнар белән сугышырга туры килмәсен инде берүк...

* * * үзгәртү

Чит илләрнең искиткеч уңайлы техник могҗизалары белән таныша башлагач, бер сокланабыз, башка якларын уйлап бер көенәбез, ә кайвакыт каты гына хәтер дә калгалый... Мәсәлән, әйтик, без бәләкәй чакта фляга белән су ташып күпме интектек. Юньле арбасы, чанасы була идеме соң әле аның... Ә Африканың суүткәргеч килеп җитмәгән ерак җирләрендә күптәннән инде су ташу өчен уртасы куыш пластмасс мичкәләр кулланыла икән. Негр малайлары шуның аркылы бау гына үткәрә дә, 50-75 литрлы мичкәне рәхәтләнеп җир өстеннән тәгәрәтә икән. Юк кына нәрсә, ә ясый белмәделәр шуны да безнекеләр...

* * * үзгәртү

Менә тагын бер «могҗиза»: велосипед күчәренә пружиналы амортизатор, ә аның бер башына бәләкәй генә динамо беркетелә. Тигезсез юлдан барганда мондый велосипедта йөрүче үзен бишектә тирбәлгәндәй хис итә, шул ук вакытта, динамо яктырту фарасына ток бирә.

Мондый җайланманы бер дә әллә кемнәр түгел, кытайлылар ясый икән. Ә без күпме калтырап йөрдек, шуңа башы һәм кулы җиткән кеше табылмады.

* * * үзгәртү

Космонавтларны да гел генә мактыйсы юк икән. – Күпме очалар галәмдә, ә бер тапкыр да кораб эчендә... шырпы кабызып карамаганнар! Бары теоретик яктан гына уйлап, авырсызлык шартларында һава хәрәкәтләнмәү сәбәпле ялкын үзеннән-үзе сүнә дип белгәннәр. 1997 елның февралендә «Мир» станциясенең кислород генераторына ут капкач кына шаккатканнар. Галәмдәге ялкын да кап-кайнар, нык пешерә, түп-түгәрәк булуында гына аермасы бар икән! Ярый әле, космонавтлар хәйран калып озак карап тормаганнар, Җирдән инструкция дә сорап тормастан, янгынны кул астындагы чаралар белән тизрәк сүндерергә ашыкканнар...

Шул очрактан соң гына галәм кораблары ышанычлы янгын сүндерү чаралары белән тәэмин ителә башлаган...

* * * үзгәртү

Шимпанзеның битенә буяу сөртеп, көзге каршына китерсәң, бераз вакыттан соң ул көзгедә икенче маймыл түгел, үз шәүләсе булуын аңлап, битен чистарта башлый. Ә песи, эт, кошлар, фил, дельфин, койрыклы маймыллар көзгедән үзеңне тану кебек катлаулы фикер йөртү сәләтенә ия түгелләр икән.

Кеше мондый югарылыкка яшь ярымлык чагында ирешә дип саныйлар. Әмма, бу чиста эксперимент белән расланмаган әле, чөнки, көзгедәге шәүләнең ни икәнен гадәттә балага әнисе төшендерә. Башка төрле тәҗрибәләр буенча исә, кеше баласының интеллекты олы шимпанзеныкы белән өч яшьтә генә тигезләшә.

* * * үзгәртү

Моннан 6 миллион ел элек Урта диңгез кибеп бетә язган. Хәзерге Крит утравы янында гына бик нык тозлы, гади диңгез суыннан 3 тапкыр тозлырак сулы зур күл утырып калган. Шуннан соң әкренләп күл өстенә төчерәк су җәелгән, Урта диңгез бүгенге ярларына кадәр киңәйгән. Әмма иң кызыгы – теге тозлы күлнең суы 3,6 км. тирәнлектә әле булса тик ята, элеккедәй тозлы, коточкыч озын дәвер эчендә дә өстәге су белән аралашмаган икән! Шаулы диңгез төбендә мәңгелек тынлык хөкем сөрә, димәк...

* * * үзгәртү

Җир өстендә атом бомбасы шартлатып сынауларның туктатылуы өчен барыннан элек атаклы «Кодак» фирмасына рәхмәт укырга кирәктер, мөгаен. 1951-58 елгы интенсив сынаулар чорында Америкада калкансыман биз рагы белән авыручылар саны гадәттәгедән 10 меңгә артса да, моның төп сәбәбен беркем дә белмәгән, беркем дә артык борчылмаган. Ә менә, һавага таралган радиоактив кисәкчәләр аркасында «Кодак»ның фотопленкалары каралу фирма хуҗаларында шундук зур ризасызлык тудырган. Һәм алар килгән зыян өчен Пентагонны судка бирү белән янап шау-шу куптарганнар. Соңыннан аларга киң җәмәгатьчелек тә кушылып киткән.

* * * үзгәртү

(2000 елгы) Япониянең «Сони» фирмасында, 3 ел тырышканнан соң, эт кебек робот ясаганнар. Ул команда буенча утыра, ята, тәпиен бирә, туп артыннан йөгерә, кашына, хәтта шатлана һәм үпкәли белә икән. Галимнәр һәм инженерлар хәзер аның эченә үзлегеннән өйрәнү программасы да кертергә җыеналар, шуннан соң инде һәр роботның үзенә аерым холкы да булачак ди. Барсы өстенә, робот ашамый, пычратмый, бетләми... Чын этләрне кызыл китапка язып, зоопаркка бикләп куймасалар ярый берәр вакыт...

* * * үзгәртү

Диңгез хайваннарының иң акыллысы дельфин түгел, ә сигезаяк дип саныйлар кайбер галимнәр. Чыннан да, карап торышка бик ямьсез күренгән бу тереклек иясенең хәйләкәрлеге, алдан исәп кора белүе турында төрле легендалар йөри. Тәҗрибәләр вакытында да сынатмаган ул: катлаулы лабиринт аша бик җиңел үткән, әйберләрнең формасын һәм төсен яхшы аерга, шартлы рефлексларны бер-ике кат сынауда ук үзләштергән. Үзенең гадәттәге тормышында ул диңгез төбендәге ташлардан түгәрәк корылма ясап, шуның уртасына кереп ял итә, өстенә дә җәлпәк таш каплап ята. Ауга чыкканда да дошманнардан саклану өчен кармавычына бер таш эләктереп йөри. Диңгез кабырчыкларын кешенеке төсле хәрәкәтләр белән каерып ача. Холкына килгәндә – диңгез буенда яшәүчеләр аны кайвакыт мәкерле һәм кансыз, кайвакыт итагатьле һәм сабыр, үз ишләренә карата нечкә күңелле һәм кайгыртучан була дип саныйлар...

Гомер ничек үтә? үзгәртү

«Сьянс э ви» исемле француз журналының язуына караганда, бүгенге Европаның уртача кешесе үзенең 70 еллык гомерен түбәндәгечә үткәрә:

30 елын – аяк өсте;

23 елын – ятып;

17 елын – утырып;

16 елын – йөреп;

8-9 елын – эшләп;

6-7 елын – ашап;

3-6 елын – шәһәр транспортында һәм 170 тәүлеген тукталышта;

2 елын – сөйләшеп;

6 елын – телевизор каршында;

623 тәүлеген – көлеп;

560 тәүлеген – ашарга әзерләп;

504 тәүлеген – хатын-кызлар (ирләр) белән «мәхәббәт куертып»;

440 тәүлеген – үзлегеннән укып (мәктәптән тыш);

405 тәүлеген – мәктәптә укып;

420 тәүлеген – чирләп;

375 тәүлеген – бәйрәм итеп;

305 тәүлеген – төрле анкеталар тутырып;

250 тәүлеген – кызыклы китап укып;

180 тәүлеген – телефоннан сөйләшеп;

ир кеше 177, хатын-кыз 531 тәүлеген – киенеп;

140 тәүлеген – чиратта торып;

ир кеше 140 тәүлеген – кырынып;

ир кеше 112, хатын-кыз 528 тәүлеген – ваннада юынып;

110 тәүлеген – секс белән шөгыльләнеп;

108 тәүлеген – таранып;

98 тәүлеген – теш чистартып;

50 тәүлеген – елап;

3 тәүлеген – сәгатькә карап.

Шулай үтә ди аларның гомерләре.

Хәвефтә шифа бар... үзгәртү

Сүздә һәр кеше тыныч кына, рәхәт кенә яшәүне өстен күрә. Ә чынбарлыкта бернинди дә борчусыз шартларга килеп тарысаң ничек? «Эт эченә сары май килешми» дигән әйтемдәге сыман килеп чыкмас иде микән кайберәүләр белән?

Тып-тынычка чыдамау, артык иминлектән качу, аңсыз рәвештә хәвефкә таба тартылу – организмның генетик нигезенә үк салынган үзлек ул. Бәләкәй генә бер мисал: юл читендәге бордюр буйлап бер дә яза басмый гына шактый ерак китеп була, ләкин әгәр шундый ук тарлыктагы сукмак ун-егерме метр биеклектән узса, махсус күнекмәгән кеше бер-ике адымнан ук мәтәлеп төшәр иде... күз карашы ук кешене куркыныч якка магниттай тарта... Киресенчә: бер тавыш та ишетелми, бер яктылык нуры да керми торган «сурдокамера»га урнаштырылган кеше анда озак та тормый акылдан яза (шундый экспериментлар үткәрелгән диләр). Күселәр өстендә тәҗрибә ясау нәтиҗәсендә исә, даими рәвештә куркытылып-өркетелеп торылган төркемдәге хайваннарның тып-тыныч төркемдәгеләргә караганда озаграк яшәве ачыкланган...

Хәвефкә тартылу үзлеге беренче карашка зарарлы тоелса да, яшәү өчен көрәштә өстенлек бирә: әгәр безнең борынгы бабалар күсәк белән аю яки мамонт ауларга йөрмәсә, аяк астыннан тапкан чүп-чар белән тукланып тыныч кына тау куышында утырса, әлегә кадәр кешеләр үлән ашаучы бер примитив хайван булырлар иде. Ләкин, кемнәрнең организмында тыныч рәхәтлектән бизеп хәвефле көрәшкә ташлану дәрте көчлерәк булган, ахыр чиктә дөнья йөзендә шуларның нәселе калган.

Безнең бу заманда, ниһаять, хәвеф дәртенең дә молекуляр нигезенә барып җителде. Израиль галимнәренең ачыклавы буенча, кискен хәлләрдән тәм табу сыйфатын баш миендә барлыкка килә торган «допамин» ферменты китереп чыгара икән. Ул бигрәк тә комарлы уен яратучыларда, спортчыларда, альпинистларда, каскадерларда, алкоголикларда, наркоманнарда күп була ди. Шул ук вакытта, нәкъ шулар организмында рәхәтлек тойгысы тудыра торган «тираменаза» ферменты җиткелексез була. Ә ул үзе «адреналин» дигән, стресс вакытында канга бүленеп чыга торган киң билгеле фермент нигезендә ясала... Димәк, шулай итеп, асылда бөтенесе гап-гади: кеше аңсыз рәвештә рәхәтлеккә омтыла, ә моның өчен аңа хәвефкә ташланырга, тавыш-гауга куптарырга, ярамаган берәр эш кылырга, гомумән, йөрәген җилкетергә һәм башын куркыныч астына тыгарга кирәк...

Ә бит чыннан да. Ипле генә тормышта, «эшләми торган» эштә, югарыга үрелми, «күктән йолдыз тотмый» гына яшәргә яратучылар бар, һәм бәлки аларның организмында «тираменаза» ферменты җитәрлек күләмдәдер, алар шуның тәэсирендә рәхәт кенә оеп гомер итәләрдер. Ә Колумб, Амудсен кебек кыю сәяхәтчеләр, Шумахер кебек дуамал узышчылар, Сергей Ковалев кебек тәвәккәл хокук яклаучылар һәм... «пан или пропал» дип «ва-банк» баручы бурлар канында шул фермент нормага тулып бетмидер?

Кыюлык рекордлары үзгәртү

(Гиннес китабыннан)

  • Швейцария полковнигы А.Форбос 1936 елда 120 метр биеклектәге дирижабль бортыннан Констанса күленә сикерә.
  • 1989 елда Мишель Менан исемле берәү 3150 метр биеклектә тартылган бау буйлап уза.
  • 1990 елда Рой Кастл самолет канатына утырып Бөекбританиянең Көнбатыш Суссекс графлыгыннан Франциянең Ле-Бурже шәһәренә кадәр 3 сәгать тә 23 минут буена оча.
  • Дж.Бакунус исемле кеше 79.71 метр биеклектән коры җир өстенә парашютсыз сикерә.
  • Америкалы Дэвид Смит 1995 елда ядрә урынына туп көбәгенә кереп утырып, 54.94 метрга атыла.
  • 1976 елда 17 яшьлек Дэвид Сандеман Атлантик океанны бер ялгызы аркылы йөзеп чыга.

Мәеттән туган бала үзгәртү

Галимнәр киләчәктә кешеләрне пробиркада күпләп үрчетә башлау белән куркыталар... Заказ буенча үз балаңны чит хатын-кыздан таптырту инде киң практикага кереп китте... Шулай ук, малай яки кыз бала табуга да заказ биреп була ди хәзер... Куркынычлы һәм шомлы хәлләр... Кеше җаны өстендә мондый ясалма могҗизалар белән шаяруны тыярга да күпме тырышып карадылар, тик файдасы булмады. Кайда бала табуга сәләтсез байларның акчасына кызыгып, кайда аннан башка гына да искиткеч җавапсызлыкка бирелеп, корылган бөтен киртәләрне бик уңышлы рәвештә җимерә торалар.

Шулай да, бала таптыруның югарыда әйтелгән алымнары әле гаепсез бер медицина хәйләсе генә булып калырга мөмкин: коточкыч мистика фильмнарын да уздыра торган тагын бер хәтәр алымы да бар ди инде хәзер бу эшнең! Дөньяда балаларны... әллә кайчан үлгән кешеләрдән дә ясата башлаганнар ди!

...АКШта яшәгән Верноффлар гаиләсенә көтмәгәндә бәхетсезлек килә: өйләнешүләренә бер ай да үтмәстән, яшь ир автокатастрофага эләгеп, түшәктән торалмый ята башлый, ә тагын бераздан авыртуны баса торган даруны күп куллану аркасында дөнья куя. Тол калган Габи Вернофф шул вакыт үзенең балага узмый калуы белән кинәттән борчылып, тиз генә шәхси врачын чакыртып китерә... Үлгән кешенең орлыгы ике тәүлек буена бозылмыйча саклана икән: врач мәеткә «операция» ясый һәм алынган орлыкны пробиркага салып суыткычка куя... Ә тагын ел ярым вакыт узгач, тол хатыннан алынган күкәй күзәнәкне шул орлык белән аталандыра һәм кире тиешле урынына кертеп урнаштыра. Нәтиҗәдә исә – тугыз айдан соң Габи Вернофф теп-тере, нормаль кыз бала таба.

Бу бер очракны гына алганда, Габиның соңарган бәхетенә сокланудан әзрәк яшь түгеп алырга да мөмкиндер. Ләкин, мәсьәләгә киңрәк караганда... Әгәр берзаманны үлгән кешеләрнең орлыгын суыткычка салып кую киң практикага кереп китсә? Әгәр шулай туңдырылган «ата»ларны сертификатын-ниен сугып теләгән бер хатын-кызга сата башласалар? Берьюлы дистәләгән ерып чыккысыз проблема килеп туачак, җәмгыятьнең гасырлар буена урнашып килгән тәртипләре кырылып бетәчәк бит! Безнең аннан башка да коточкыч болгавыр бу дөньяга мәеттән туган балалар гына җитмидер шул!

Папканы арт яктан ачканнардыр... үзгәртү

(2000 елгы) Херсон шәһәрендә яшәүче Алексей Зверикка «Физика в школе» журналыннан гонорар килә... «Минем беркайчан да журналга мәкалә язганым юк, хата килеп чыккан!» – дип уйлый Алексей. Шулай да кызыксынып, китапханәгә бара, үз фамилиясе чыккан журнал санын алып карый.

Мәкаләгә күз салгач кына аның кинәт исенә төшә: язган булган икән бит тәки! Тик шуннан соң узган 28 ел вакыт эчендә бөтенләй истән чыгарган...

Шыр май – азык түгел үзгәртү

Ни өчен кеше майлы бәлешне һәм майлы ботканы ярата, ә шул көе генә май ашарга яратмый?

Чөнки, май матдәсен танып, май эшкәртә торган ферментлар чыгарырга кирәклеген хәбәр итә торган рецепторлар кешенең эчәклегенә урнашкан. Ашказанында алар юк, һәм шуңа күрә, яңа гына ашалган чип-чиста май азык дип кабул ителми. Организм аны ашказаныннан эчәккә үткәрми, кайвакыт хәтта кире чыгарып ташларга да мөмкин. Ләкин, әгәр шунда май белән бергә чак кына аксым, углевод та булса, бөтенләй башка хәл: шуларга «алданып» клапаннар ачыла, үзен таный торган рецепторларга үтеп чыккан май да ничек кирәк шулай эшкәртелә башлый.

Швабрага җитми инде... үзгәртү

Себерке әйбәтрәкме, тузан суырткычмы? – Һәркайсының үзенә хас яхшы яклары да, начар яклары да бар, әлбәттә. Суырткыч белән чистарак, тизрәк, аның каравы, себерке тавыш чыгармый, аның артыннан электр шнуры өстерәп йөрергә кирәкми...

Америка фирмаларының берсендә хәзер «тузан суырткыч себерке» ясап чыгаруга керешкәннәр ди. Ул башта озын саплы себерке яисә швабра кебек «эшли». Чүпне себереп бер өемгә җыйгач кына, тузан суырту механизмы эшкә кушыла. Әзер өемне суыртып алырга гына күп энергия кирәкми, шуңа күрә, яңа аппаратны эшләтү өчен зур булмаган аккумулятор да җитә.

Хәер, дөньяда аннан яхшырак «аппарат» та күптән билгеле инде. Аласың швабра, урыйсың чүпрәк, чылатасың суда... Һәм бер кимчелеге дә юк, гел өстенлек кенә!

Шартламыйлар бит әй! үзгәртү

Йортларга газ кертү мәсьәләсе бездә ниндидер мистик ритуалга әйләнде. Бу турыда, ни сәбәптер, кешеләр квартирларга урнашып беткәч кенә искә төшерәләр, ә аннары газ краннарын тикшерү өчен бөтен ишекләрнең бер үк вакытта ачык булуы таләп ителә... Газ плитәсе тимер торбага мәңге кузгалмаслык итеп тоташкан, аның белән файдалану өчен имтихан бирергә кирәк, һәм башкалар.

Ә менә Канадада бу «коточкыч» мәсьәләгә дә бик җиңел карыйлар. Анда хәзер һәр бүлмәгә диярлек газ розеткалары куя башлаганнар: плитәнең резин торбасын шул розеткага тыгып, кранны гына боралар. Бер газ розеткасын ачык һавада гриль яисә куырдак (шашлык) пешерү өчен йорт янындагы бакчага да чыгарып куялар ди хәтта. Ничек шунда шартлашып бетмиләр?..

«Япон радиосының язуына караганда...» үзгәртү

(2000 елгы) Япониядә кул сәгате кебек кенә телевизорлар да гап-гади нәрсә, һәм шул ук вакытта, ни гаҗәп – япон радиосы да һаман сөйләп тора. Әмма, безнекеннән аермалы буларак, ул махсус радиоалгычларның экранына чыгару өчен өстәмә информация дә тапшыра. Сыек кристаллардан торган шундый экранда исә һәрвакыт иң кайнар берничә яңалык, һава торышы язылган була. Радиодан җыр тапшыра башласалар – җырның исеме һәм авторлары языла. Шул гына җитмәгән – 30 кәгазь битенә сыярлык информация радиоалгычның хәтеренә салып куела, аны иркенләп соңыннан укырга да мөмкин.

Күпме суда батып була? үзгәртү

Таш өеме булсын өчен иң кимендә 4 таш кирәк. Ә юеш су булсын өчен – иң кимендә 6 су молекуласы кирәк икән. Инглиз галимнәренең махсус тикшерүләренә караганда, 6 су молекуласы эчендә нинди дә булса бер атомны «батырырга» мөмкин.

Начар ашау яхшы түгел... үзгәртү

Начар азык ашаганнан эч китү – гадәти күренеш, ләкин моңа бер уңайсызлык дип кенә карарга ярамый. Чөнки, бу вакытта эчәклектә яшәүче бактерияләр үзгәрә, аларның кеше организмы өчен кирәкле күп кенә витаминнарны эшләп чыгара торганнары кими, зыян китерә торганнары үрчи.

Халыкка ниләр җитми? үзгәртү

Дөнья базарында, ягъни халыкара сәүдәдә иң күбе нәрсә саталар? – һич искә килерлек түгел, әмма беренче урында – наркотиклар икән. Икенче урында – корал. Ә өченче урында – кыргый хайваннар һәм үсемлекләр. Ел саен барлыгы 350 миллион баш «экзотика» чит илгә чыгарып сатыла ди.

Гарьлек эшләр үзгәртү

Хайваннарга ни кылса да килешә дип уйлау – ялгыш фикер. Япониянең Хоккайдо утравында яшәүче маймылларда, мәсәлән, олы маймылга балалар кебек кар тәгәрәтеп уйнау килешми, бер дә яхшы түгел, гарьлек инде менә. Шул ук вакытта, балалар уйнап ташлаган йомарлак белән бераз әвәрә килеп алу ул кадәр гаеп эш саналмый.

Чүп караклары үзгәртү

Калифорниядә өр-яңа җинаять төре – чүп-чар урлау дигән күренеш барлыкка килгән. Эш шунда ки, биредәге йорт хуҗалары чүп-чарны макулатурага, пыялага, тимер-томырга аерып, һәркайсын үз контейнерына салалар. Ә караклар шуларның урлап, чүп-чар эшкәртү заводына тапшыралар, һәм ару гына табыш алалар икән...

Көлү – җиңел эш үзгәртү

Ни өчен көлгәндә рәхәт, кайгырганда яки ачуланганда күңелсез? Җавабы бик гади, имеш: чөнки көлгәндә 18 генә бит мускулы тартыла, чырай сытканда исә – 43!

Хәтта ки колготки үзгәртү

Безнең илдә кайбер хәлле һәм зәвыклы кешеләр хәтта ки... ательега барып шәхси заказ буенча кәчтүм тектерәләр. Ә Япониядә хәтта ки... ательеда нәкъ үз үлчәмнәренә туры китереп колготки бәйләтәләр.

Тагын бармы? үзгәртү

Урыс филологларының бер төркеме хәзерге вакытта... аракы эчү белән бәйле жаргон сүзләрен җыеп бергә туплау белән шөгыльләнә. Фәнни хезмәтнең очы-кырые күренми ди әлегә. Безнең татар телендә ул кадәр күп түгел бугай: салу, төшерү, кәгү, яка астына җибәрү, аш астына салып кую, тамак чылату, стаканны кырык градуска бору, гөпелдәтү, түңкәрү... Әллә юкса, тагын бармы?

Урам буен да саталар үзгәртү

(2000 елгы) Бу дөньяда нәрсәне генә сатарга мөмкин түгел икән? Америкада берәү «Интернет» челтәре аша Айда җир кишәрлекләре сатуы турында игъланбиргән, һәм меңнән артык кеше инде алыш-биреш шартлары белән кызыксынып аңа мөрәҗәгать иткән ди. Монысы, әлбәттә, бер уен гынадыр, ә менә Франциядә... Зур офис һәм кибет алларында автомобиль кую урыннарын чынлап сатарга керешкәннәр. Сатыла торган урынга җир астына бата торган тумба куялар, аны батырып, өстенә автомобиль кую өчен исә акча түләп махсус электрон билет сатып алырга кирәк.

Боз астында җылыдыр... үзгәртү

Юпитер планетасының бер иярчене Европа дип атала. Ул чама белән безнең Ай зурлыгында, һәм аның өслеген 1,5-2 километр калынлыктагы боз каплаган. Бер караганда, шундый кырыс шартларда тереклек булу мөмкинлеген башка да китерергә ярамый кебек.

Ләкин, Америка космик корабы «Воядҗер» тапшырган сурәтләрдә Европаның калын боз катламын тишеп чыккан вулканнар аермачык күренә. Планетаның үзәге кайнар, димәк, боз астында шактый җылы су булырга тиеш, ә җылы суда тереклек тә бик булырга мөмкин. Һәрхәлдә, Европа – Кояш системасының тереклек өчен иң уңай урыны булып тора. Җирне исәпләмәгәндә, билгеле.

Үлмәгәч, яшиләр... үзгәртү

Кояш нуры төшмәгән мәңге караңгы урында тереклек булырга мөмкинме?

Үлмәсә, яши икән барыбер җан иясе. Румыниядә, Кара диңгездән ерак түгел, 5 миллион ярым ел элек җир тетрәү аркасында якты дөньядан бөтенләй аерылып калган бер тау куышы тапканнар. Аның төбендә күл бар, ә күлдә һәм күл буенда... кыслалар, сөлекләр, чаяннар, үрмәкүчләр һәм башка вак-төяк яши икән. Ни белән тукланалар дигәндә – күл өсте җир ярыкларыннан саркып чыккан сероводородны окисьлаштыра торган бактерияләр элпәсе белән капланган. Һәм, бер төрле организмнар шул элпәне ашый, икенчеләр аларны ашый, шулай итеп, тормыш дәвам итә.

Кемнең кемлеге йөзенә язылган үзгәртү

Йөзенә карап кына кешенең ниндилеген белеп буламы? – Юк, булмый, йөз чалымнары һәрвакытта да эчке сыйфатларга туры килеп бетми. Йөзгә карап холыкны өйрәнә торган физиономистика фәне, шуңа күрә, хәзерге заманда җитди фәнгә саналмый. Әмма аның кайбер «ачыш«ларында якынча булса да дөреслек тә юк түгел шикелле. Менә мәсәлән:

– Маңгай биек булса, бу зирәк акыл билгесе, ди физиономистика. Квадрат маңгай исә акыл гына түгел, эшчәнлек билгесе дә булып тора. Ә ике каш арасында җыерчыклар булса – димәк, мондый кешедә тирән борчуларга бирелү сыйфаты көчле.

– Күзләре якын урнашкан булса, кеше һәрвакыт эчке камилләшүгә омтылып яши. Күзләр арасы киң булган кеше күбрәк «тышка таба карый« – тормышның башкалар сизмәгән гаҗәп якларын күрә, гадәттән тыш эшләргә хирыс була. Олы күзле кеше – беркатлырак. Ә бәләкәй күзләр иясе – хәйләкәр төлке.

– Өске иреннән борынга кадәр ачык сыртлы ике дулкын булган кешедә җенси дәрт һәм, гомумән, тынгысызлык көчле була. Озын дулкынлы кеше матур киенергә, үзен күрсәтергә ярата, ә кыска дулкынлы, киресенчә, дан-шөһрәтне эш белән генә казанып була дип саный.

– Куе кашлы кеше башкалардан өстенлеккә омтыла. Юка кашлар – нечкә күңеллелек билгесе. Биек кашлы кеше үзен чынлыкта булганнан югарырак куя, күбрәкне таләп итә. Кашлар күзгә терәлеп диярлек торса – мондый кеше башкалар белән тиз танышып китүчән, башкалар тормышына катышучан була.

– Авызның киңлеге гадәттә борын озынлыгына тигез. Әгәр ул кечерәк һәм туры булса, димәк, - андый авыз иясе үзен бик ярата һәм башкаларның кимчелеген еш тикшерә торган кеше. Түгәрәкләнеп торган авызлы кеше исә нәзберек яисә киң күңелле була. Калын иреннәр, бигрәк тә ирләрдә – уртача нормадан артык җенси активлык билгесе булып торалар.

– Чыгынкы иякле кеше максатчан була, аз гына мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмый. Квадрат ияклеләр көчле оештыру сәләтенә ия булалар. Ә түгәрәк ияк кешенең йомшак холыклы, итагатьле икәнлеген күрсәтеп тора.

Иң ахырда, әйтеп үтелгән бу билгеләрнең алдына «янәсе« дигән сүз өстәп, кабат укып чыгарга киңәш итәбез. Шулай дөресрәк булыр.

Хыянәт фирмасы үзгәртү

(2000 елгы) Әгәр ир кеше төн уртасына кадәр сөяркәсе янында булса, өйгә кайткач хатынына ни дип җавап бирергә мөмкин? «Киңәшмә озакка сузылды« дипме? Ләкин бит, хатынның исбатлау таләп итүе мөмкин. Яисә, әгәр азгын ирнең сөяркә белән «пикник«ка чыгып кайтасы килсә? «Дуслар белән балык тотарга бардым« дияргәме? Ләкин, ул чагында, яңа гына тотылган балык кайда?

...Аргентинада бер фирма әнә шундый хәлләрдән үзенә бик әйбәт табыш ясый башлаган ди... Бик үк тугры булмаган нияткә төшкән ирләр фирманың «Интернет«тагы адресы буенча мөрәҗәгать итәләр (ә аларда «Интернет« һәркемдә бар), һәм фирма чарасын күрә... Я законлы хатын почтадан чыгып алырлык итеп кенә чынлыкта булмаган бер киңәшмәгә чакыру кәгазе җибәрә (хәер, анысын гына бу илдә электрон почта аркылы өйдәге компьютерга да тапшырырга мөмкин). Яисә, озаграк юк булып торырга кирәксә, курьер аркылы булмаган самолетның булмаган рейсына авиабилет китертә. Тагы да ышанычлырак булсын өчен, ирнең янәсе барган җирендә була торган берәр сувенир, открыткалар юнәтә. «Балыкка бардым« дип алдашучыга яңа тотылган балык, «ауга бардым« диючегә яңа гына атып егылган куян, хәтта ки кабан әзерләп бирә. Бөтенесе акчага, билгеле.

Ирләр дигәч тә, фирма алай җенесенә карап кеше аермый, хыянәтчел хатыннарга да ярдәм күрсәтергә һәрвакыт әзер тора ди...

Җаны кадерлерәк үзгәртү

(2000 елгы) Көньяк Африкада Рендал Магнум атлы бер сыер көн саен 120 кг сөт бирә ди. Ягъни, көн саен үз авырлыгының 1/4 өлеше кадәр! Күбрәк тә бирер иде дә бәлки – «юньлегә булмас, үлә күрмәсен» дип, хуҗасы аңа азыкны теләгән кадәр түгел, бераз кимрәк нормада бирә икән.

«Милли» саранлык үзгәртү

Салымнар күп дип хәзер бездә дөнья беткән төсле зарланалар, әмма, шул ук вакытта, тарихны белмиләр. Тарихта исә салымның капка баганасыннан да, морҗадан да, мунчадан да, «акчаның исе юк» дип хәтта әбрәкәйдән дә алыну очраклары билгеле. Ә Нидерланд дигән илдә берзаманны хөкүмәт тәрәзә пәрдәләренә дә салым салган булган. Билгеле ки, озакламый анда пәрдәләр бөтенләй юкка чыккан... Тәрәзә пәрдәсе кормау тора-бара милли гадәткә үк әйләнеп киткән. Сәер салым юкка чыккач та, бүгенгә кадәр илдәге тәрәзәләрнең күбесенә пәрдә корылмаган килеш ди әле.

Тигезлек икән тигезлек! үзгәртү

(2000 елгы) Канаданың Белвилл шәһәрендә аналы-кызлы Джойс Уорсли белән Ада Грей бер кафе-бар хуҗасын, «безгә карата кеше хокукларын тупас бозды» дип судка биргәннәр ди. Хуҗа кеше: «Трусиктан гына килеш хезмәт күрсәтүче официантлар таләп ителә», – дип гәзиткә игълан бастырган, әмма бөтен шартларга риза булган әлеге хатыннарны эшкә алудан баш тарткан икән. Имеш тә, кызына 67, анасына 86 яшь бит аларның... – Ә булса соң, демократик законнар каршында барсы да бертигез ич!

Халык күп тә, көтүче юк үзгәртү

(2000 елгы) 1 млрд. 136 млн. халкы булган Кытай хәзерге вакытта «бер гаилә – бер бала» дигән политика алып бара. Шуннан артык бала табучылар үзләре генә түгел, алар эшләгән предприятие җитәкчеләре дә хәтта мондый язык эш өчен «шәхси җаваплылыкка» тартылалар. Әмма шунысы бик гаҗәп: гомер-гомергә колониаль политика алып барып, кытайлы булмаган халыкларны изеп килгән хөкүмәт бу мәсьәләдә нишләптер зур игелеккә «юл куйган» – милли азчылыктан булган җир эшкәртүчеләргә һәм көтүчеләргә теләгән чаклы бала табарга рөхсәт биргән.

Халык күбен-күп тә, көтүче белән игенчеләр аздыр күрәсең. Һәркайда бер үк проблема...

Соклангыч рекорд үзгәртү

(2000 елгы) Ыштансыз көе кар өстендә утыру буенча яңа дөнья рекорды куелган – 42 минут та 39 секунд! Ә моңарчы 39 минут кына булган! Француз Жан-Ноэль барсына караганда озак «артын катырып» кына калмаган әле: утырган җиренә вак пыяла ватыклары да сипкән. Рекорд кына булмасын, бөтен дөнья халыклары сокланудан телсез калсын дигәндер инде...

Көймәсенә күрә түгел үзгәртү

(2000 елгы) Мак Нелли исемле, маҗара яратучы берәү Гибралтар бугазыннан океан киңлекләренә таба... 1 метрдан чак кына озынрак ваннага утырып чыгып киткән. Җилкән ярдәмендә ике көн дә ике төн йөзгәч, көтмәгәндә, Африка ярларыннан ерак түгел, ваннасы белән бер балыкчы ятьмәсенә кереп уралган. Тиздән балыкчылар үзләре дә килеп җиткән... Ләкин, котлап каршылыйсы урында, алар кыю сәяхәтчедән ятьмәгә зыян салган өчен түләү таләп итә башлаганнар. Хәтта үтерү белән янарга керешкәннәр...

Утырган әйберсе ванна гына булса да, Мак-Нелли бик үк гади кеше түгел икән мәгәр: кесәсеннән радиотелефонын тартып чыгарган да, якындагы Британия консуллыгына шалтыраткан. Һәм, ничәдер минуттан аны коткарырга дип җан-фәрман ашыгып бер хәрби катер килеп җиткән.

Карындашлар, бавырдашлар үзгәртү

(2000 елгы) 7 яшьлек Америка малае Николас Грин ата-анасы белән Италиядә ял иткән чагында фаҗигале рәвештә талаучылар пулясыннан үлә. Коткарып булмасмы дип, аны тиз генә клиникага китерәләр, тик инде соң була. Врачлар аның үлемен генә теркиләр. Һәм... кайгыга төшкән ата-анадан Николасның таза органнарын авыр хәлдәге башка пациентларга күчереп утыртырга рөхсәт сорыйлар.

Рөхсәт алына, шуннан соң мәрхүм малайның йөрәге, бавыры, ашказаны асты бизе, бөерләре, күз пыяласы төрле кешеләргә күчереп утыртыла. Хәзер алар барсы да сау-сәламәт, Гриннар гаиләсе белән даими очрашып, бертуганнарча яшиләр ди.

Ак тәнле негрлар үзгәртү

Һәр мең ярым африкалының берсе дөньяга альбинос, ягъни ап-ак тәнле, ак чәчле, кызгылт күзле булып туа. Дөресен әйткәндә, бөтен дөньяда шул ук хәл, ләкин негрлар арасында альбинос аерата нык күзгә ташлана. Берничә дистә ел элек кенә әле аларны «шайтаннан туган» дип санап, туу белән юк итә торган булганнар. Цивилизация заманы ныгып урнашкач, хәзер инде алай итмиләр, альбинослар исән кала гына түгел, мәктәптә һәм югары уку йортларында белем алып, җаваплы урыннарда да эшләргә мөмкин.

Тик, Ходай бирмәгән бәхетне цивилизация белән генә алыштырып булмый икән ул барыбер: альбиносларга Африка кояшында озак булырга ярамый, һәм алар күп вакытларын түбә астында үткәрергә мәҗбүр, төрле авыруларга да бик еш тарыйлар. Күзләре начар күрә. Шулар өстенә, аларга карата булган хорафатларны бернинди яңа заман да бөтенләй бетерә алмаган: альбиносны мәктәпкә укырга кергәнче үк мыскыл итә башлыйлар да, гомере буена шикләнеп кырын карыйлар ди.

Читнеке чигүлерәк үзгәртү

Тарихта билгеле булган иң борынгы фарсы келәме 1949 елда, Алтайның Пазырык үзәнендә, 2500 ел элек күмелгән бер юлбашчы кабереннән табыла. Ә Алтай, билгеле булганча – безнең төрки бабаларның ватаны ул. Димәк, шул чакларда ук инде төркиләр ерак илләр белән сәүдә иткәннәр. Һәм, күрәсең, нәкъ бүгенгедәй, чит ил малына хирыс булганнар.

Актык галәмәтләр үзгәртү

(2000 елгы) Эт һәм песи азыкларын гәзитләрдә «буржуаз таркалу галәмәте» дип яза торган чаклар кайчан гына иде, ни арада алар иң гади әйберләр кебек безнең базарларда сатыла башлады. Инде менә, тагын бер галәмәт белән шаккатыралар: имеш, Германиядә этләр өчен махсус туңдырма тәкъдим итә торган кафе ачканнар. Идея нимесләргә һәм аларның кадерле «һунди»ларына ошап киткән, эт туңдырмасын азык-төлек кибетләрендә дә күпләп сата башлаганнар ди. – Башкасы-башка, әмма монысы, чыннан да, буржуаз череп таркалуның да иң актык галәмәте инде, билләһи!

Ах, кишер капчыклары! үзгәртү

Урыслар Европа халыкларын «аракыны аз эчә, каты итеп сүгенә дә белми» дип «кимсетәләр». Әмма чын дөресен белеп бетермиләр булса кирәк. Голланд теленең әшәке сүгенү сүзлеге, мисал өчен, 270 биттән тора ди. Шундый сүзлек бастыру белән бергә, анда халыкның иң пычрак телле катламнары да гыйльми тикшеренүләр үткәреп билгеләнгән: беренче урында футболчылар тора, алар артыннан фахишәләр, ресторан сакчылары һәм зеклар килә икән. Европалы булуның бер матур үрнәге дә бар ди, шул ук вакытта: 7 ел элек пычрак теллелеккә каршы көрәш буенча махсус оешма барлыкка килгән һәм аңа инде 21 мең голландлы әгъза булып кергән. Мәгәр тырышлыклары өметсез сыман тоела: чөнки алар, мәсәлән, халык яратып әйтә торган Shit (бук) сүзе урынына «рододендрон», Verdorie (җен алгыры) урынына «кишер капчыгы» дип сүгенә башларга чакыралар...

Үзе әйткән, үзе кылган үзгәртү

Мали дигән Африка иленең бер министры дәүләт перевороты ясарга җыенган. Билгеләнгән «икс көне» алдыннан исә, соңгы шикләрне таратырга дип, илнең атаклы бер күрәзәсенә киңәшкә барган. Күрәзә үзенчә фал ачкан булып, эшнең начарлык белән бетәчәген әйткән. Һәм, министр боегып кына өенә кайтып киткәч тә, моның явыз ниятләрен тиешле органнарга җиткергән. Министрны тиз генә кулга алып хөкемгә тартканнар. Шулай итеп, атаклы күрәзә үзе ачкан фалны үзе үк тормышка ашырып куйган ди...

Комарлы уен үзгәртү

Бездә яңа гына популярлашып килгән ат чабышларыннан, тотализаторлардан Көньяк Африкада күптән туеп гарык булганнар ди инде. Тотализатор уенының тагы да кызыклырак өр-яңа төренә күчкәннәр ди. – Уен өчен зур бер крикет кыры алына һәм 4200 квадратка бүленә. Тотализаторда һәр квадрат 50 рант, безнеңчә 6 сум тора дип бәяләнә. Иң кызыгы шунда ки – уен барышында бу мәйданга өч фил кертәләр, һәм тотализаторда катнашучылар кайсы филнең кайсы квадратка... тизәк салып китәчәген алдан белергә тиешләр!

Былтыр берничә турда узган уеннарда 20 мең рантка кадәр акча отучылар булган. Оештыручылар да өлешсез калмаган – 300 мең рант саф табыш казанганнар ди.