Ава-түнә, бик зур кыенныклар белән, мин мәктәпнең алтынчы сыныфын тәмамладым.

Валит Ильясов

Сез бу авторның фотосүрәтен йөкләп проектка ярдәм итә аласыз
Һөнәре язучы

Иң авыры минем өчен урыс теле булып чыкты. Күршедә торган урыс теле укытучысы Нәвал апа, безне 4нче сыныфны бетергәнче урыс телен укытты, миңа башлангыч мәктәпне бетергәндә син егет урыс телен берлекәдә белмисең, күршелек хакында өчлек куям, баребер өрәнәлмәссең дигән иде.

Мин берничектә аңгарып җитәлми идем, ни өчен шыр татар гына торган авылда тороп, урыс телен өрәнергә тиеш, ни пычагыма ул миңа кирәк?

Әнием, балам дөня булгач кирәгер, бәлки механизаторга укырсың, күрше абыларың кебек тракторда, комбайенда эшләрсең, урысча өрәнсәң шофергада укырсң дия торган иде.

Мин анарга, ел саен МТМ да тракторгада, комбаенгада укыталар, укытучылар татар, татарча аңнаталар, әлдә эш киемедә бирәләр диеп, сүзен бүлә идем.

Әниемнең, әбиемнең догалары бушка китмәгән ахрысы, көндә бер көнне, күршебезгә бер урыс гаиләсе күченеп килде.

Аларның татар авылына күченеп килү сәбәбе, колхоз рәисенең ике аягын бер итеккә тыгып, район түрәләре колхозда дуңгыз фермасы ачтыралар.

Авылдан дуңгызлар багарга кеше табалмагач, дуңгызларда эшләү өчен, күрше авылдан урыс гаиләсе яллылар.

Алар ирле хатынлы, бер малайлары бар, минем яшлек, үзләредә әлә ни карт төгел.

Өйдәгеләр, бу малай синең өчен бик якшы булды, шул урыс малае белән дуслаш, урысча өйрәнерсең бәлки диеп кабат-кабат миңа кабатлагач, мин бу урыс малае белән барып танышырга булдым, исме Валерий икән, Валерилар безнең авылдада батяк, чыраеда бездән мишәрләрдән аергысыз, буйга миннән азгына катеш, сары чәчләре кояшта агарып беткән, төссес күренә.

Анасы Надя апа, Надя апа дим, ник дисәң күчеп килүләренең икенче көнендә үк, тирә күрше балалары аңа апа дия башладылар, мине яхшы каршы алды, беренче танышу өчен минем урысча белүем җитте.

Мин аңгарганча Валериның анасы, мине, малаен аз гына булсада татарча өйрәтергә соралганын аңладым. Шондук ерак китмичә өйрәтергәдә тотындым, башыма әбием әйткәнчә шыр кирәкмәгән уйларгына килә торган гадәте бар иде, бу юлыда шулай булды.

Мин үзем урысча өйрәнгинчек, Валерины татарча сөйләшергә өйрәтәм, миңа булышучы бер чил авыл булачак, әлә ни баш вату кирәкмәс.

Вахыт үтә тордо, без бер аларда, бер бездә кунып нитеп йөри бирдек.

Бердә бер көн, Валерканың анасы белән атасы йортларына калды ясап, ике дуңгыз баласы алып килеп, шул ясаган калдага җибәрделәр.

Валерка миңа аңнатканча чучка балаларының дөняга килүенә биш ай чамасы булыр диде.

Атна –ун көн үткәннән соң, чучка балалары яңа җиргә тәмам ияләшеп беттеләр күрәсең, бороннары белән камыштан гына ясаган калдыны төрткәләп, төрткәләп иреккә чыгарга маташа башладылар.

Мин күрше Валерига абайла егет, чучка балаларың качмасын, сезнең йортыгыз тотып бетермәгән алны якта кабагыгызда юк дигәч,- да нет не уйдут, диеп миңа җавап бирде.

Ә дуңгыз дигәннәребезнең тырыша торгач эшләре барып чыга, җиңел-җилпегенә ясаган калдының бер ягыннан тишек ясап, чучка малае калдыдан ычкынып йортларыннан урамга чабып чыга.

Шул вахытта урамда басып торган Надя апа, дуңгыз баласының урамга чыкканын күргәч, үтеп барган балаларга- держи поросёнка, держи, тут, тут, рубель дам диеп балаларга мөрәҗагат иткән.

Ул апа сүзендә әйтеп бетермәгән, урамда булган бөтен бала –чага дуңгыз баласын ауларга тотынган.

Ул заманнарда татарлар бала үстерергә ялкауланмы иделәр, һәрбер өйдә кимендә биш-алты бала була иде.

Шуңа күрә өйдә теливизорлада, компюторларда булмагач, бар балларда урамда уйный, урам балалардан бердә буш тормый, урыс апаның сүзләре аларга яңа уен тәгдим иткән көбек тоела.

Гомерендә андый хайван күрмәгән балалар, акчага түгел бушлайда бик кызыксынып ярдәм иткән булыр иделәр, ә инде акча турында ишеткәч, колхозник балалары гомерендә унбиш тиеннән артык акча куларына тотмаганнар, аларның һәр бересе, бер сум турында ишкәч ул бер сум тик аныкы гына булачак икәненә шиге юк иде.

Чучка баласы азатлыкка чыккач, мондый күрешүгә дучар булырмын диеп ният итмәгән күрәсең, балалар түгәрәкләп аны боҗра эченә алгач, күз күрмәгән җитезлек белән балаларның аяк астыннан чыгып авыл очына таба, чабып китә, урамнан каяда читкә тайпылырлык урын юк.

Дуңгыз баласы ни булган көче белән урам буйлап чабада, чаба, читтән карап торган кешегә бу күренеш бик сәер күренергә тиеш, ник дисәң чучка баласының урамда үскән чилигәдән, алабутадан сыртыгына күренеп, күренеп ала.

Урамда басып торган авыл апалары кият Рәшитнең кызын Әлфияне туктатып.

-Я кызым ни эшлисез диеп сорауга, дуңгыз куабыз, акча эшлибез диеп җавап биргән, хатыннар арасында булган юртай Моксинә апа, Әлфия апагым, нинди дуңгыз, нинди акча диеп сорагач ник авызын ачканына үкенгәндер. ник дисәң ул кыз кара тутырлы, тәнедә капкара. аны үз әбиседә чегән арбасыннан төшеп калган диеп шаярта.

Аппагым диеп, аны тирә күрше балалары юрап итә икәнен, Моксинә апа белмәгән булып чыга.

-Син Моксинә апа үзең зур булсаңда, акылың кечкенә, тимәгәнгә тиеп көнең үтә диеп, байтак ук алныга киткән балалар төркемен җитәргә диеп йөгреп китә.

Утыз баладан артык булган балалар төркеме, әхтәләмгә түнеп, дуңгыз баласын куган килеш, авыл кырыена килеп җитәләр. Иң кырыйда Апу Халисә апаның йорто һәм яшелчә бакчасы, безнең якларда ул чакларда бакчалар бик сирәк иде, ник дисәң су үткәргечләр юк, ә Идел арты далаларында койдормыча яшелчәдән бернидә үсми.

Халисә апа үзе бик тырыш кеше булганга, аның бакчасы бар иде, рабитца челтәре белән тоткан, озонныгы егерме киңлеге ун адым чамасы булган бакчада, кыяр, помидор, кабак, петрушка, кинза, хәттә тиспе усемлегедә үсә иде.

Чучка баласы бу ниди афәт диеп, чыр-чу килгән олан- ушактан куркып нинди хәлләр беләндер бакча эченә эләгә.

Балалар белән кугында катнашучылар арасында Йомыры Вәлитедә була, ул Халисә апаның кардәше буларак өйнең ишеген ачып, Халисә апаны чакыра, Халисә апа чыккач һәм бер төркем бала күргәч,

-Вәлит бу нинди һөҗүм диеп соры.

-Апам синең бакчаңа урыс дуңгызы керде, бакча капкаң йозакка бикләгән, син аны куып чыгар бакчаңнан, без аны тотабз. Халисә апа берни уйламыча капканы ачып керә, артыннан бөтен балалар керә һәм барсыда дуңгыз баласын тотарга ташлана. Дуңгыз балалардан качам диеп килеп челтәргә бәреләдә, челтәрдән туп көбк кире атылып икенче, каршы якка чаба, аннары бу күренеш башка якта кабатлана, балалар өерләре белән аның артыннан калмыйлар.

Шулай итеп ун-унбиш минут эчендә бакчада берниндидә үсемлек калмый, тузаннар туздырып дуңгыз артыннан балалар гына чабып йөри.

Дуңгыз тәмам әлсерәгәч, ачык капкага туры килеп бакчадан чыгып кача, балаларда аның артыннан чабып китәләр.

Вәлит Халисә апага-апам бакчаңның капкасын биклиемме дигәч.

-Юк балам, ачык калдыр, әле ары кәҗәләр белән куйлар ябармын.

Балалар дуңгызны эзерекләп бер талай йөрегәч, авыл эчендә югалталар һәм кайсысы кая тетеләләр.

Урамда басып бу хәл ни белән бетәр диеп көтеп торучыларның берсе, Тарнай Ахат бабай балалардан,

-Я тоттыгызмы шул дуңгыз баласын, юкмы.

Балалар төркемендә булган күрше малае, юк бабай качты дигәч,

-Шул-шул ничек аны тотасың, нөгезедә юк, йоныда юк.

Без кичен Валерка белән инеш яры ягалый эзләп чыктык, дуңгызны бер кайдада табалмадык.

Ахры авыл этләре таныш булмаган хайванны каяда куып алып киткәндер, я дуңгыз фермасына барып чыккандыр.

Дуңгыз табылмасада, дуңгыз куган балалар үсеп җиткәч ничек дуңгыз аулап акча эшләргә маташканнарын искә алып, бер бересеннән көлешәләр, шаярышалар,ул вакыга һәрбересенә бала чагын исенә төшерә, бөгенге көнге мәшәкатләрен оноттыра.