Дусларга бер сүз (Тукай)

Дусларга бер сүз
АВТОР Габдулла Тукай

Дусларга бер сүз


Менә, дустлар, мин сезләргә бер сүз сөйлим,
«Йосыф-Ягъкуб китабы»ның көен көйлим;
Ушбу милләт ертыгының җөен җөйлим,—
Җебем — кара, инәм каләм булсын имди.

И кардәшләр, кул тотышып алга барыйк,
Башка милләтләрнең хәлен карап карыйк;
Мәдәният мәйданында урын алыйк,—
Егла-тора алга таба атлыйк имди.

Гыйлем белмәс хайваннарга без охшамыйк,
Тырышмактан, тырмашмактан һич бушамыйк;
Диңгез якасында торып, без сусамыйк,—
Хөрриятнең диңгезләре ташый имди.

Чиновниклар безнең канны бик күп имде,
Имәлмәсләр, җитәр инде, җитәр инде!
Мәзлүмнәргә якты, нурлы көннәр килде,—
Азатлыкның кояшы тугъды имди.

һәр милләтләр Максудларын хасил итә*,
Депутатлар ясап, Петербургка китә;
Инде нәүбәт без бичараларга җитә,—
Җыйлып-җыйлып депутатлар сайлыйк имди.


Бездә күзе ачык кешеләр дә бардыр,
Бу заманда гафилләргә дөнья тардыр;
Бу хөррият — Манифесте государьдыр,—
Кадрен белеп, кирәкләрне сорыйк имди.


?