Даһигә
АВТОР Габдулла Тукай

Даһигә


Күз карашыңда синең дөнья күренде мәңге төн;
Киттең эзләп син, аны яктыртмага, идеал утын.

Гайрәт иттең, армый-талмый йөрдең ушбу юлда син,
Чын сөбатлә алга бардың, бакмый уңга-сулга син.

Мин әле хәйран һаман да, белмәдем ни булганын;
Нәрсәгә артка карыйсың, утка калгач бер адым?

Ялтырау күрдеңме артта? Ут түгел ул — алтын ул;
Юк мөкаддәс нур да анда, юк җылылык — салкын ул.

Изге юлны һәрвакыт алдап шулай кыскарта ул,
Син сатылмассыңмы дип, фикрең үзенә тарта ул.

Артка бакма, даһием, идеал һаман да алда ул;
Алга барганнарга тик табыла табылса — алла ул!


?