Гөлҗимеш ник чәнечкеле булган? (риваять)

(Гөлҗимеш ник чәнечкеле булган битеннән юнәлтелде)

Көннәрдән бер көнне дөньяга үсемлекләр, хайваннар, кошлар яралганнар. Икенче көнне аларга кием-салым өләшенә башланган, ди. Менә бөтен үсемлекләр дә үзләренә тиешле матур-матур чәчәк-яфрак, йон киемнәрен киенеп алганнар. Ул һәртөрле кош-корт, җәнлек-хайваннар да үзләренең төрле төстәге каурый-төкләрен тагып алганнар. Инде көн дә кич булган, бары да үз төсен алган, тик гөлҗимеш куагы белән сандугач кына бер ни дә алмыйча калганнар. Белмим, алар үзләре бик юаш, бик тыйнак булганмы, безгә дигәне калыр әле дип, үзләренә буласы купшы киемнәрен көтеп утыралар икән. Ул арада карасалар, менә сиңа мә, анда инде икесенә бары бер генә купшы кием калган, ди. Шундый матур, шундый асыл, ди. Тик моны кайсына бирергә? Анда алаймы уйлаганнар, болаймы уйла-ганнар, кайсы бу төнне йокламый чыкса, таңда бу киемне дә шул алыр, дигәннәр.

Сандугач әйткән: — Дөньяда иң матур тавышлы, иң матур сайраучы кош мин булыйм да, иң нәфис кием дә минеке булмасын, имеш. Әлбәттә, мин киенермен,— дигән.

Гөлҗимеш аның бу һавалануын яратмаган: — Кайсыбызга булыр бит әле. Бәлки, мин синнән дә матуррак булырмын,— дигән.

Сандугач әйткән: — Менә хәзер кич була, син төн буе йокларсың, ә мин төнлә йокламыйм, сайрыйм да сайрыйм гына. Шулай булгач, купшы кием дә минеке булыр,— дигән.

Гөлҗимеш моңа каршы бары: — Ай-һай, бик һаваланасың, киемнән коры калмагаең,— дигән дә тынган.

Шуннан...

Менә төн булган, ай да калыккан. Сандугач һаман сайраган да сайраган. Миңа буласын гөлҗимеш алмасын дип, көнләшеп керфек тә какмый саклаган. Тик бары таң алдыннан бер салкынча гына рәхәт җил аңа тиеп киткән. Тиеп тә киткән, бичара арыган сандугач бер генә тынга сайравыннан туктаган. Туктаган да төн белән таң арасында ул чак кына, тик бер генә тынга күзен йомып җибәргән, бу аның черем итеп алуы булган.

Шунда ук таң да сызылып киткән, сандугач та күзен ачып җибәргән. Караса, ни дип әйтеп әйтсен, янында гына басып торган әлеге йолкыш гөлҗимеш шундый киенгән, шундый матур булган, әллә нинди хуш исле, әллә нинди алсу-алсу чәчәкләргә генә күмелгән, ди, малай! Сандугач, мескенем, үзенең өстенә караса, ни булсын бизәк, ни булсын гөлләр... Өстендә әлеге шул бер сары күлмәк... Шунда ул гөлҗимешкә карап, бер аңа соклануыннан: ах! иткән, бер көнләшүеннән: уф! иткән. Бөтен эче аңа каршы үпкә-кинә белән тулып калган.

Тик ул үз күңелендә бер дә ачу сакларга яратмый икән, шундук аны гөлҗимешкә әйтеп тә салган: — Әй, гөлҗимеш, син нихәтле генә гүзәл, нихәтле генә хуш исле булма, мин барыбер сиңа кунмам, баштанаяк чәнечкеле бул! Чәчәкләрең коелгач та сине эт чыбыгы дип йөртсеннәр! — дигән.

Сандугач моны әйтеп кенә калмаган, ул эчендәге барлык үпкә-кинәсен ялкынлы җыр белән куак өстенә түгә дә түгә, һәрбер кинәсе гөлҗимешнең нечкә сабакларына энә булып кадала икән. Күз ачып йомганчы шул энәләрдән аның куагы баштан аяк чәнечкеле булып әверелгән.

Шуннан хәзер инде сандугач төннәр буе ачынып-ачынып сайрый. Гәүдәсе дә шул йокысызлыктан ябыгып, тәне дә шул сагыштан саргаеп калган, һәр җәйне ул гөлҗимеш чәчәк атар төнне аның белән телгә килә:

— Төн йокламый саклармын үземә буласы киемне, барыбер синеке булмас, бу җәйне үзем киярмен,— дип бәхәсләшә икән. Һәм ул төнозын саклый, йокламас өчен һаман сайрый да сайрый. Менә төн белән таң арасында ниткәндер бер татлы, рәхәт җил исеп китә дә, ул бары тик шул исеп киткәнче генә түзә алмый, җырыннан туктап, беркавым күз йомып ала икән.

Менә шуннан башлап, кешеләр таң алды йокысын яки бик тиз йоклап ала торган бала йокысын «сандугач йокысы» диләр.

Хәйләкәр гөлҗимеш шуны гына көтеп тора, сандугач күзен ачканчы, ул яшерен генә аллы-гөлле чәчәк атып куя. Шул чәчәк киемнәрен киенгәндә, гөлҗимеш шулхәтле матур була, сандугач аңа сокланып туя алмый. Алай да ул аңа ничек кунсын? Аның әнә үзе дә йөзе: мин сиңа кунмам дип әйткән сүзе бар, күңелендә кинәсе бар, гөлҗимешнең энәсе бар... Шунлыктан сандугач аңа тик читтән карап яна, саргая. Ул аңа ерактан гына гашыйк...

Шуннан бирле гөлҗимеш куагы үзе дә шулхәтле чәнечкеле булып калган, хәзер алма бакчасына бала-чага кермәсен өчен аны кырыйга, койма урынына утырталар. Ул матурлыгы өстенә чәнечкеле тимерчыбык хезмәтен дә үти. Гөлҗимеш кенә түгел, эт чыбыгы да ул. Шагыйрь Дәрдмәнд тә әйткән:

АДЕЛИЯ