Гыйбрәт вә нәсихәт (Тукай)

Гыйбрәт вә нәсихәт
АВТОР Габдулла Тукай

Гыйбрәт вә нәсихәт


Номерың матур булса, күсе булгай,
Һәр матурда начар якның берсе булгай;
Ансы булып җитмәсә дә, монсы булгай,—
Андин җыртык, мондин җыртык туннарым бар.

Бер адәмнең чын дошманы күсе булгай,
Икенчесен йөдәтүче кеше булгай;
Һәркемнең үзенчә бер эше булгай,—
Андин сүтек, мондин җыртык туннарым бар.


?