Гелнәзек (татар халык әкияте)


Борын-борын заманда яшәгән, ди, Гелнәзек исемле бер эшлексез ярлы кеше. Ялкау вә ярлы булса да, Ходай аңа балаларны күп итеп биргән. Мондый байлык була торып, мич башында ятып булмый инде. Гелнәзек түзмәгән, нинди ялкау булса да, хәерче оясыннан урманга качарга уйлаган. Кайчандыр балаларына дип ясаган җәя белән укны алган да, аягы кая атласа, шул якка китеп барган.

Бара икән бу, бара икән. Бара торгач, моңа бер дию пәрие очраган. Әлеге дию нәкъ Гелнәзек ише икән — дәү булса да, үз шәүләсеннән үзе курка торганы. Ләкин дию бит! — моны күргәч, Гелнәзек тә бик курыккан. Шулай да курыкмагандай кыланган бу: җәясен күтәреп, угын күз күргән якка төбәп тора икән.

Куркуын җинеп, дию сораган моннан:

— Кем син, — янәсе. — Урманда нишләп йөрисең?

— Мин диюләр аулаучы! — дип мактана башлаган Гелнәзек. Көн саен егерме диюне атып кына алам, — ди икән. — Бүген менә унтугызны гына аттым. Син якын тирәдә берәр дию күрмәдеңме?

Дию куркуыннан чинап җибәрә язган. Шулай да аңлап алган: бу аучы тәганәсе аны дию дип тә танымый, күрәмсең!

— Юк, күрмәдем, — дигән дию. — Аргансыңдыр, талгансыңдыр, әллә безнең өйгә кайтып, бераз ял итәсеңме?

Куркуын чак кына басып, Гелнәзәк диюгә ияргән.

Кайтып кергән болар дию өенә. Дию хатыны мул итеп табын әзерләгән. Дию табак-табак итне бүсә генә икән, ә Гелнәзәкнең куркудан тамагыннан аш үтми.

Табын шар тәгәрәтерлек буш калгач, дию кадерле кунакка үзенең ятагын биргән. Үзләренә тышта бер агач төбенә урын җәйгәннәр. Үзара сөйләшәләр икән дию белән хатыны.

— Их, карчык, — ди икән дию. — Бәлага тардык бит без. Нишләргә хәзер?

— Таш белән бастырып үтерик үзен, — дип, дию хатыны кыйммәтле киңәш биргән. — Йоклаган булса, сизмичә калыр.

Сөенгән дию мондый кыйммәтле киңәшкә. Хатыны белән зур таш алырга йөгергән.

Ә Гелнәзәк барысын да ишеткән. Сикереп торган да, үзе урынына агач бүкәннәре куеп, тун белән ябып та куйган. Үзе мич артына яшеренгән.

Бераздан зур бер ташны көчәнә-көчәнә күтәреп, дию белән хатыны кайтып кергән. Әле генә Гелнәзек яткан төшне болар таш белән бастырып та куйган. Бүкәннәр Гелнәзек сөяге кебек шатыр-шотыр килгәннәр.

Мондый тавышка диюләрнең күңеле булган инде. Зур бәладән котылдык дип, иртән торып, тәннәрен язып ятканда, ишектә Гелнәзек күренгән. Киерелеп алган да ул, тавышын куертып әйткән:

— Тыныч кына йоклап булмады, — дигән. — Сез миңа юри ул урынны бирдегезме әллә? Төне буе кандала тешләп интектерде. Бу юлы кичерәм инде үзегезне, югыйсә, бөтен оягызны туздырып ташлыйсы идем дә...

Диюләрнең хәтта тез буыннары калтыраган.

— Харап итә күрмә, — дип ялварган алар. — Телисеңме, без сиңа бөтен хәзинәбезне бирәбез?

Алтын-көмеш савытларны, алардагы мөлдерәмә тәңкәләрне күргәч, Гелнәзекнең тәмам күзе кызган. Тик хәзинәне алып кайтырга кирәк бит. Ә Гелнәзек аны ничек күтәрә алсын? Шулай да башына бер фикер килгән.

— Безнең халыкта кунакны өенә кадәр озаталар, — дигән ул диюгә. — Берочтан хәзинәне дә күтәреп барырсың.

Ләкин урман авызына җиткәч, тукталган Гелнәзек. Әйткән диюгә:

— Кунак ашы — кара-каршы. Мин дә сине бик шәпләп сыйларга тиеш. Шуңа күрә мин башта кайтып, хатынны кисәтим, аннары сине килеп алырмын. Шушында гына тор.

Йөгергән Гелнәзек өйгә. Хатынына башыннан үткәннәрне сөйләп биргән. Әйткән хатынына:

— Мин синнән сорармын: «Кунакка ашарга китер», — дип, син миңа өч әйткәнче җавап бирмә, тик тор, мин өч тапкыр әйткәч, син әйт миңа: «Кунак алдына китерергә бернәрсәбез дә юк». Мин әйтермен: «Кичәге дию башын, өченче көнге диюнең түшен китер!», — дип.

Кире урман авызына барып, Гелнәзек кадерле кунакны өйгә алып кайткан да утырткан өстәл янына.

Тик өстәл өстендә берни юк икән. Тавышын калынайтып кычкырган Гелнәзек:

— Карчык! Ашарга ни дә булса китер!

Ә хатынының теше тешкә тими, курка икән, үзе барыбер дәшми икән. Ире өч әйткән, хатын дәшкән:

— Өйдә бер бертек ризык юк ич, балалар ач бит!

— Ничек берни булмасын ди? Ә кичә мин аулаган дию түшкәсе кайда? — дип сорый Гелнәзек. — Өченче көн алып кайтканының да башы калган иде әле.

Бу сүзләрне ишетүгә, дию сикереп урыныннан да торган, өйдән чыгып, алны-артны белмичә урманга йөгергән. Урман авызында ауган агачка абынып, чак кынамуенын сындырмаган. Ята икән шулай калтырап.

Байтак кына яткач, үз өстендә ягымлы тавыш ишеткән ул.

— Бер-бер хәл булдымы әллә, күрше? Танырлык та түгел үзеңне, бөтенләй төсең киткән.

Күтәрелеп караса, аңа күрше генә яшәүче төлке утыра икән.

— Чак үлемнән калдым, — дип көрсенгән дию. — Бер явыз аучының кулыннан котылып килүем. Ай-яй-яй! Әнә теге йортта яши ул, — дип, Гелнәзәкнең өенә төртеп күрсәткән.

Диюнең сүзләрен ишетүгә, төлке эче катып көлә башлаган.

— Дивана син, дию! Ул йортта дөньяга бер ялкау Гелнәзек яши. Куркак, эшлексез бер бәндә. Мин аларның барлык тавыгын бугазладым. Әле кичә генә соңгыларын алып киттем. Бер юлы җидене! Әйдә, киттек шунда, күрсәтик әле күрмәгәнен.

Киткән дию тагын төлкегә ияреп.

Бу вакытта Гелнәзәкнең төпчек малае тәрәзәдән урамны күзәтә икән. Ә анда аларга таба төлке килә, ә төлкегә дәп-дәү теге дию ияргән. Хәлне Гелнәзәк тә аңлап алган — тышка йөгереп чыккан да, кычкырган хәйләкәр төлкегә:

— Төлке, төлке! Кыяфәтең көлке! Нигә сүзеңдә тормыйсың? Җиде тавык өчен җиде дию алып килергә тиеш идең. Ә син бер дию биреп котылмакчы.

Бу сүзләрне ишеткәч, озак аңгыраеп тормаган дию, төлкенең койрыгыннан эләктереп, җиргә орган да кире урманга йөгергән.

Шуннан соң нәрсә? Дию хәзинәсенә тиенеп, баеган Гелнәзек. Хөрмәтле кешегә әверелгән. Төлке тиресеннән бүрек тегеп, әле дә шуны киеп тик сызгырып йөри икән урамда.