Гали белән Кәҗә

Габдулла Тукай

Тулы исеме Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев
Һөнәре шагыйрь, тәнкыйтьче, публицист
Сайт Тукай сайты

Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән, Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән. Гали аны чирәм белән кунак итә, Кәҗә рәхмәт укый — сакалын селкетә.