Гали, Вәли һәм марсияннар-1

(юмореска)

Әле генә безнең Кәкрекаен авылы кешеләре марсияннар белән дуслыкта яши, ә танышкан вакытта эш башка якка борылырга мөмкин иде бит. Хәтта, галәмнәр сугышы да була язды. Һәм барысы да авылыбызның ике “шешәдәш дуслар” Гали белән Вәли аркасында килеп чыга да язды инде бу ике планета арасындагы конфликт.

Эш менә ничек булды.

Кызу гына җәйнең ямьле бер көне иде.

Гали белән Вәли урманга, бу матур акланга ни өчен килеп кергәннәре дә инде хәтерләрендә юк иде. Тик өйдән чыгып киткәндә генә Гали, “урманга утынга барам”, дип балта, ә Вәли, “печәнгә барам”, дип сәнәк кенә эләктергәннәр иде. Ә менә урманга килеп кергәндә аларның кулларында балта да, сәнәк тә юк иде инде. Кайда калдырганнарын бер шайтан гына белә. Ул кораллар урынына Галинең кулында тозлы кыяр белән берничә помидор, ә Вәлинең култык астында ярты чирек сәмәй иде.

Шундый матур акланга килеп чыкканарына үзләре шатланып туялмадылар. Шундук, сузылып ятып, бәйрәм итә башладылар. Чирекләренең төбенә җитеп килгәндә көтелмәгән хәл килеп чыкты.

Берзаманны, аклан өстендә зур табакка охшаган оча торган аппарат күренмәсенме. Бу “табак” нәкъ менә безнең “геройлар” утырган акланга акрын гына, “аякларын” чыгарып килеп төшмәсенме.

Ике дус авызларын ачтылар.

- Юк, Гали дус, бу эчүне ташларга кирәк, - дип Вәли дустына карады.

-Әйе, элек яшел кешеләр генә күренә иде, хәзер менә зур табаклар да оча башлады...

Менә “табакның” беръягында ишек ачылып китте дә, җиргә табан баскыч сузылды. Баскычтан, бер метр чамасындагы, яшел чит планета кешесе күренде. Аның артыннан икенче, шундый ук яшел чит планета кешесе җир өстенә килеп төште. Вәл бу хәлне күреп:

- Юк, Гали дус, безнең күзгә күренгән яшел “шайтаннары” монда да бар икән, - дип күзен уды. Ләкин теге “яшелләр” генә югалмадылар, ә киресенчә, икәүләшеп, аларның алдына ук килеп бастылар.

- Исәнмесез, җир дусларыбыз! – дип башлады иң элек беренче “яшел кеше” тимер тавыш белән. – Без Марс планетасыннан килдек. Сезнең белән дуслык урнаштырырга...

- Исәнмесез!- дип кенә әйтәлделәр ике дус.- Шатбыз... Ә үзләренең авызлары әле һаман да ябылмаган, ә эчкән сәмәгүннәре, шундук чыгып бетеп, айнытып та җибәргән иде аларны. Икенче марсиян сорап куйды:

- Кайда сезнең башлыгыгыз? Вәли:

- Минеке юк иде бугай,-дип як-ягына каранды. Гали:

- Әнә минеке, - дип читтә үлән арасында яткан кепкасына күрсәтте.

Теге марсияннар бер-берсенә карашып алдылар. Беренчесе:

- Юк, безне дөрес аңламадыгыз. Хуҗаларыгыз кайда, дип сорыйбыз без сездән? Ике дуска шунда гына барып җитте.

- Ә-ә! Хуҗа дисезме? Персидәтелме? – дип Вәли сорап куйды.

- Персидәтел әнә тегендә, авылда,- дип Гали авыл ягына табан күрсәтте.

Ике марсиян рәхмәт әйтеп, авыл ягына табан борылып күздән дә югалдылар. Дөресрәге, очып киттеләр, чөнки аларның аяклары җиргә тимичә бара иделәр.

Марсияннар киткәч тә берничә минут Гали белән Вәли һушларына килә алмый утырдылар.

-Чынлап та марсияннар булдылармы алар?- Вәли үз күзләренә үзе әле дә ышанып бетмәде.

-Әйе, бугай, Вәли дус.- Гали чиректә калганны бүлеп салды да эчеп җибәрде. Вәли дусты артыннан калышмады.

Алар тордылар да марсияннарның “табагы” янына килделәр.

- Вәт аппарат ичмасам! - Гали оча торган корабның салкын металыннан сыйпап куйды.

- Бу булса, тракторың да кирәкми инде, әйме? – Вәли, карый-карый, кораб астына ук кереп китте.

- Әйе! – дип Гали корабны тирә яклап караштыра башлады.

Вәли кораб астыннан ниндидер краник тапкан кебек булды. Борып җибәргән иде, тегеннән ниндидер сыекча ага башлады. “Горючий, яндыргычтыр инде монысы”, дип үз-үзенә сөйләнде. Теге сыекча танауларны өтеп аның үпкәләренә үк үтеп керде. Кинәт кенә башын күтәреп тә җибәрде, шап итеп кораб төбенә бәрелеп тә алды. Аннан дүрт аяклап, йөгереп дигәндәй, кораб астыннан килеп тә чыкты.

- Кара әле, Гали дус.- Вәли янына дусты йөгереп тә килгән иде инде. – Гали дус, тегендә чиста спирт ага бит! Гали аңа ышанмады әлбәттә:

-Кит әл, юкны сөйләмә!

-Әйдә, үзең кабып кара, - дип Вәли кире кораб астына кереп китте. Гали аның артыннан иярде.

Краннан аккан сыекча чынлап та чиста спирт кебек үк “каты” сыекча булып чыкты. Тиз арада дуслар, калган закускаларын алып, кораб астына кереп тә яттылар: бәйрәмнәре яңадан дәвам итте.

  • * *

Председатель “уазигы”, марсияннарны утыртып, кораб янына килеп туктаганда, корабның күп кенә сыекчасы, “каты сәмәйгә” әйләнеп, Гали белән Вәлинең корсагына кереп яткан иде инде.

Бу хәлне күреп ике марсиян ачулана ук башладылар. Председатель дә коелып төште: эш планетаара конфликта табан бара иде бит. Гали белән Вәли генә, гаепләрен танып булса кирәк, марсияннарга да яндыргыч сыекчасын салып бирделәр дә кыстый ук башладылар. Чит планета кешеләре башта баш тартып торсалар да, ике дус кыставына тиз үк күнделәр. Берәрне тотып та куйдылар. Үзләре чырайларын да сытмадылар. Председатель дә аларга “иярде”.

Шулай итеп, корабның яндыргычын агызып, марсияннарны да, үзләрен дә сыйладылар ике дус - Гали белән Вәли...

Күктән икенче бер зур кораб барлыкка килеп, ике исереп яткан марсиянны, яндыргычы беткән аппаратны күккә күтәреп алып киткәнне Гали белән Вәли дә, каен төбендә изрәп йоклап яткан председатель дә күрми генә калдылар..