Гайбәт теле (Такташ)

Гайбәт теле
АВТОР Һади Такташ
Һади Такташ
Тулы исеме Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев
Һөнәре шагыйрь, драматург


Гайбәт теле


Безгә дошман кешеләр шатлык белән
Пычрак бер сүз йөри күтәреп:
— 'Планнары бетми үтәлеп!.. '
Алар һәр очраган җирләрендә
Теш ыржайтып бездән көләләр:
— 'Болар нәрсә төзи беләләр?'
— 'Прорыв бара бөтен фронтта!'
— 'Промфинплан китәр курортка!'
— 'Ә бишьеллык инде гробка!'

һәрбер безгә дошман кеше теле
Пычрак бер сүз йөри күтәреп:
— 'Планнары бетми үтәлеп!.. '

Бүген газета буйлап, күзем йөртеп,
Процент цифрларын санадым,
Уңышларны үлчәп карадым;
Күп заводлар безнең күптән инде
Планнарын тутырып ташлады,
Алгы өчен эшли башлады!
Кызыл байрак алып җиңеп чыккан
Эшче полклар һаман арталар
(Артып тора кызыл такталар).
Планнарын үти алмый калган
Заводлар да бездә күренә,
Алар гына менә оялмыйча
Гайбәт бирә дошман теленә.

Дошман теле:
— Иха
   ха-ха...
      килә,
Пычрак бер сүз йөри күтәреп:
— 'Планнары!..
— Ха-ха-ха!..
— Планнары бетми үтәлеп!.. '
Өзеклек ул җиңелү түгел,
Ләкин
Ул туктата җиңү үсешен,
Һәрбер эшче менә бу нәрсәне
Хурлык диеп белсен үзе өчен!.
 


?