Газаптан соң (Тукай)

Газаптан соң
АВТОР Габдулла Тукай

Газаптан соң


(Майковтан мокътәбәс)

Мин бәхетле бәндә, чөнки тормыш алдымда һаман
Барча шау-шу һәм дә барча күрнеше берлән тәмам.

Алдагы михнәтнең урнын әллә истикъбаль ала?
Тормыш инде яктырадыр, кузгала һәм җанлана.

Таң атып, чәчсә кояш нурлар — шулай ук кузгала,
Яктыра, шаулый ерак җирдән күренгән зур кала.

Үземә сөйнеч бирәм инде бәхет, гыйззәт белән;
Уйлыймын үткән газапларны хәзер ләззәт белән.

Булмадымы шул газаплар бәхтемең ачкычлары!
Җитмәкемнең изге максудка ләгыль баскычлары!


?