Бәхре сани (Тукай)

Бәхре сани
АВТОР Габдулла Тукай

Бәхре сани


Мондыйн соңра Фатыймапай ирсез калды,
Ашсыз-сусыз һәм дә йортсыз-җирсез калды;
Инде карыйк, нишләр икән, чирсез калды,
Калган гомре ничек үтәр, карыйк имди.

Инде иркен чыгып йөри урамлара,
Барып ята яфрак асты урманлара,
Исеме керде хикәячек, романлара,
Үткән хәлен көйләп-көйләп язам имди.

Эш үткән шул, бик күрәсе килә ирен,
Балаларын, гомер иткән йортын-җирен;
Белде инде карт шәйтанга булу килен, —
Бигрәк тә начар эш икәнен сизде имди.

Ялгыз йөри бакчаларда, урманнарда,
Очырыйлар салкын яңгыр-бураннар да;
Гомер итә, бүре кеби, урманнарда, —
Урман — еем, урыс — ирем, диер имди.

Бу көнгәчә булган хәлне монда яздым,
Яза-яза артык язып китә яздым;
И Фатыйма, кызганамын — нигә аздың?
Азмаганны һичбер каләм язмас имди.

Тагы ниләр күрсең, шуларны язарым,
Язу язмактан ма гадә юк базарым;
һич әксүксез, язарым дигәч язарым, —
Башланган эш ташланмаса кирәк имди.


?