Бәхетле кеше күлмәге

Бәхетле кеше күлмәге

(Югослав халык әкияте)


Борын заманда бер король яшәгән, ди. Аның туксан тугыз чире бар икән. Иң оста им-томчылар да корольне бер генә авыруыннан да дәвалый алмаган. Шуннан соң ул барлык акыл ияләрен җыеп, киңәшмә үткәргән. Арадан берсе моңа болай дигән:

– Син дөньядан канәгать булып яши торган бәхетле кешене эзләп тап. Аның күлмәген салдырып кисәң, туксан тугыз авыруыңның барысыннан да берьюлы котылырсың.

Король үзенең хезмәтчеләрен шундый кешене эзләп табарга чыгарып җибәргән. Бөтен дөньяны актарып чыкканнар тегеләр, юк та юк икән бәхетле кеше.

Бервакыт зур гына бер болынга килеп чыкканнар болар, һәм ачык һавада ямь-яшел чирәм өстендә бик тәмләп йоклап яткан бер йолкышны күреп алганнар.

– Әй, син, уян әле, сөйләшәсе сүз бар! – дип дәшкәннәр моңа король хезмәтчеләре. – Бар нәрсәдән дә канәгатьме син? Берәр нәрсә кирәкмиме сиңа?

– Ни кирәк булсын миңа! – дип елмайган йолкыш, сәләмәләрен җилфердәтеп. – Баш түбәмдә – чалт аяз күк йөзе, аяк астымда – туган туфрагым. Бар нәрсәдән дә канәгать мин!

– Яхшылап уйла әле! – дип аптыратканнар моны. – Бәлки, шулай да, берәр нәрсә кирәктер сиңа?

– Юк дип әйтәм бит инде! Җылы кояш, яшел чирәм – шуннан артыгы нәрсәгә кирәк ди миңа! Болай да бик бәхетлемен мин!

– Алайса, әйдә, король янына киттек!

– Ни калган миңа анда?!

– Король сиңа күп итеп акча бирәчәк.

– Нигә? Акча кирәкми миңа!

Ниһаять, бик тырышып ялына торгач, йолкышны король янына барырга күндергәннәр. Моны күргәч, король бик куанган инде, терелүем шушы икән, дип уйлаган.

– Салып бир миңа тизрәк күлмәгеңне! – дигән ул, аның янына йөгереп килеп.

– Нәрсәгә ул сиңа? – дип гаҗәпләнгән йолкыш.

– Каршы дәшмә! Кем белән сөйләшкәнеңне белмисеңме әллә?! – дип җикеренгән король. – Бир миңа күлмәгеңне! Шуның өчен мин сиңа бер уч алтын бирермен.

Йолкыш бик матур итеп елмайган да үзенең ертык курткасын чишеп җибәргән. Ә аның астында бернинди дә күлмәк юк икән. Бу хәлне күргәч, король хәсрәтеннән аңын җуеп егылган.

Ә бәхетле кеше шәрә тәнен кабат иске курткасы белән каплаган да үз юлына китеп барган.