Тиен, ботактан ботакка сикерә торгач, агач төбендә йоклап яткан бүре өстенә егылып төшә. Бүре сикереп тора һәм аны ашамакчы була. Тиен: «Җибәр инде мине»,— дип ялына башлый. Бүре аңа: «Ярый, мин сине җибәрәм, тик әйт әле, сез, тиеннәр, нигә һәрвакыт шат күңелле? Ник миңа һәрвакыт күңелсез? Сез агач башында гел сикереп уйнап кына йөрисез»,— ди. Тиен аңа: «Син башта мине җибәр, аннан агачка менгәч, мин сиңа ни өчен икәнен әйтермен, югыйсә мин синнән куркам»,— ди. Тиен агач башына менә дә: «Усал булганың өчен күңелсез сиңа. Явызлык синең йөрәгеңә тынгылык бирми. Ә без яхшы күңелле, беркемгә дә усаллык эшләмибез, шуңа күрә без шат яшибез»,— ди.

Лев Толстой

Тулы исеме Толстой Лев Николай улы
Һөнәре язучы, фәлсәфәче