Бүре аларны нигә ашаган?

Бүре аларны нигә ашаган?

(Болгар халык әкияте)


Бүре яшеренеп кенә абзарга килеп кергән. Сарыклар, куркып, бер почмакка сыенганнар. Зур тәкәне бугазыннан алган да аркасына салып урманга чапкан.

Сарык бүре артыннан киткән. Үзе бара, үзе җылый икән. Аңа кәҗә очраган. Ул сарыктан сораган:

— Нигә бик өзелеп җылынсын, әле, сарык дускай? — дигән.

— Ничек җыламыйм ди, бүре әтиемне алып китте. Аңардан тик муенындагы кыңгыравы гына калды. Бүрене табам да тукмап үтерәм.

Кәҗә аңа:

— Мин дә синең белән барам,— дигән.— Минем мөгезләрем шундый үткен!

Сарык кайгыдан бүренең усаллыгын да оныткан.

— Кирәкми,— дигән ул кәҗәгә.— Үземнең дә көчем җитә минем.

Шулай дигән дә, китеп тә барган. Аңа юлда эт очраган. Сарыкның кайгысын уртаклашып, ул:

— Мин дә синең белән барам,— дип белдергән.— Бүре минем ике туганымны ашады. Син бүре белән сугыша башлауга, мин аның аркасына сикереп менәрмен дә бугазыннан эләктереп алырмын.

Сарык эткә әйткән:

— Синең эшең түгел ул. Мин бер сугуда аны үзем дә юк итәм.

Сарык әнә шулай бүре янына берүзе барып җиткән икән, бүре моны шундук тотып ашаган.

Сарык өчен бүредән үч алырга дип, кәҗә дә урманга киткән. Әмма үзе дә әйләнеп кайтмаган.

Бүренең кирәген бирергә дип, эт тә урманга барган икән, бүре авызына эләгүен үзе дә сизми калган.

Ә бүре: «Менә җүләрләр,— дип алардан көлгән.— Әгәр җыйнаулап бергә килгән булсалар, нишләр идем! Мөгаен, мине җиңгән булырлар иде алар. Берәм-берәм килгәнлектән барысын да тотып ашадым»,— дип шатланган.