Булмаса
АВТОР Габдулла Тукай

Булмаса


Кем белер кадреңне, җаным, дәртле күңел булмаса?
Наз итәр кемнәргә гөл — каршында былбыл булмаса?

Сурәтеңнең иң чыгы, бел: шагыйрең күңлендәдер;
Көзгеләрдән чын төсеңне күрмисең — ул булмаса.

Бирмәде Ләйлә кеби мәхбүбәгә дөнья бәһа;
Ул болай бер кыз гына — каршында Мәҗнүн булмаса.

Һич килештермим синең төсле гүзәллек шаһына,
Ичмасам, бер хисле шагыйрь дә килеп кол булмаса.


?