Буа театры тарихы


Буа дәүләт театры 2007 елда ачыла. Аңа кадәр дә Буа төбәге «театрсыз» булмаган. 1918 елда, Буага яшь Салих Сәйдәшев килеп, музыкаль-драматик студия оештыра. Вафа Бурнаш,( Фәтхи Бурнашның энесе) чакыруы буенча Буага «Сәйяр»артистлары килә.Татар, чуваш,рус драма түгәрәкләре оеша,халык инструментлары ансамбле уйный башлый. Беренче спектакль-тамаша Буада 1917 елның 4 маенда үткәрелә. Сәхнәдә мәшһүр Барый Тарханов, Зөләйха Богданова, Барый Болгарский, Гөлсем Болгарскаялар йолдыз булып балкыйлар. Студиягә язылганнарны Фәйзи Биккинин скрипкада уйнарга өйрәтә, ә фортепианода уйнау серләренә Салих Сәйдәшев төшендерә. Шул рәвешле Буада мәдәни тормыш җайланып китә. Кызганыч,Сәйдәшев белән Биккинин Буадан бик тиз кайтып китәләр - аларны мөселман хәрби комиссиясе чакыртып ала. Әмма аларның куйган хезмәтләре эзсез калмый. 1919 нчы елда Буада музыка мәктәбе ачыла. Рус драма түгәрәгенә 12 һәвәскәр артисттан торган «Интернациональ сәнгать театры» труппасы төзелә. Казаннан килгән музыкантлар, профессиональ артистлар Буадан китеп барсалар да, эш тукталмый. Буа театры труппасы Габдрахман Габитов, Самат Газизов,Фәхри Хафизова, Зәйнәп Шаһидуллина, Газизә Ханзафарова, Хасирә Габитова, Сания Ишмөхәммәтова, Малик Минкин, Сәгъдәт Рәхмәтуллина исемнәре белән бәйле.

Бурнашева Р.Г. Гулия Завдат

1924-1925 елгы сезон-Буа театры өчен күтәрелеш чоры. Янәдән Барый Тарханов,Зөләйха Богданова, Барый Болгарский, Гөлсем Болгарская Буага киләләр, сүнә башлаган театр учагын дөрләтеп җибәрәләр. Әйтергә кирәк, З. Богданова гомеренең соңгы минутларына кадәр бәрәкәтле Буа җирендә кала. Аңа Хезмәт Герое исеме бирелә, шәһәрнең бер урамы Зәләйха Богданова исемен йөртә.

1927-1930 нчы колхозлашу елларында да театр үз эшен туктатмый. 1933 нче елдан Бөек Ватан сугышына кадәр Буа театры айга кимендә ике спектакль куя. Сугыш башлангач, Буа театры башта һәвәскәр театр, аннан Буа колхоз-совхоз статусы белән үз хисабына яшәүче театр буларак торгызыла. Сугыштан соңгы елларда, кызганыч, театр эшчәнлеге сүлпәнәя, район җитәкчеләре тарафыннан да аңа карата игьтибар кими башлый. Нәтиҗәдә, 1949 елның язында Буа колхоз-совхоз театры эшен туктата.

Театр ябылса да, илаһи сәнгать, һәвәскәр драма түгәрәкләре беркайчан да бетми. Район мәдәният йорты мөдире булып эшләүче Сәет Кальметов яңа драма коллективы оештыра. Буада гына түгел, районның һәр авылында диярлек драма түгәрәкләре һәм агитбригадалар эшләп килә.

21 нче гасырга аяк басканда Буа театры яңа сулыш ала, үсә, республикада үзен таныта. Буа театрына яңа заманда җан өрүче - Раил Илдар улы Садриев. 2002 елның 16 февралендә 13 һәвәскәрдән торган төркем Т. Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре» спектакленең беренче репетициясенә җыела. Болар - драма түгәрәгенең «беренче карлыгачлары».

2007елның 30 мартында Буа халык театрына “Буа дәүләт драма театры” статусы бирелә. 78 кешелек эш урыны булган Буа дәүләт драма театры бүген дә тулы көченә хезмәт куя: зур-зур проектлар, 24 илне берләштергән

«Идел – Буа -Урал: диалог киңлегендә» фестивальләре, Буа Раштуа минифесты... Бу җитди чаралар Мәскәү, Питер, Казан театр белгечләре, театр тәнкыйтьчеләре «Алтын битлек» Милли премиясе экспертлары катнашында уза.