Боткалы чүлмәк

Боткалы чүлмәк

Бертуган Гриммнар

Тулы исеме Якоб Людвиг Карл Гримм һәм Вильгельм Карл Гримм
Һөнәре филологлар


(Бертуган Гриммнар әкияте)


Бар иде, ди, бер кыз. Ул кыз урманга җиләк җыярга барган җирдән бер карчыкны очраткан. Карчык аңа:

— Исәнме, кызый, җиләк бирче миңа,— дигән. Кыз:

— Мә, әбекәй,— дип җиләк биргән. Карчык җиләкне ашаган да кызга әйткән:

— Син миңа җиләк бирдең, мин дә сиңа бер бүләк бирим әле. М1енә сиңа чүлмәк. Син аңа:

— Бер, ике, өч.

Ботка, пеш! — дин әйткәч тә, ул бик тәмле ботка пешерә башлар. Ә инде:

— Бер, ике, өч,

Тукта, җитте ич!—дисәң, ул ботка пешерүдән туктар,— дигән. Кыз:

— Рәхмәт, әбекәй,— дип, чүлмәкне алып, әнисе янына кайтып киткән.

Әнисе ул чүлмәккә бик куанган. Мәшәкатьсез-нисез генә аш янында һәрвакыт шундый тәмле ботка булып торгач, куанмыймы соң инде!

Менә беркөнне кыз каядыр чыгып киткән булган, ә анасы, чүлмәкне каршысына куеп:

— Бер, ике, өч,

Ботка, пеш! — дигән икән, чүлмәк ботка пешерергә тотынган. Бик күп ботка пешергән. Кызның анасы ашап туйган. Ә чүлмәк ботканы пешерә дә пешерә икән.

Аны ничек туктатасың?

— Бер, ике, өч,

Тукта, җитте ич! — дип әйтергә кирәк иде дә, анасы ул сүзләрне оныткан, ә кызы өйдә юк икән. Чүлмәк пешергән дә пешергән. Инде бөтен бүлмә ботка белән тулган, инде ботка алгы бүлмәгә дә, ишек төбенә дә, урамга да ташып чыккан, ә чүлмәк пешерә дә пешерә икән. Кызның анасы, куркып, кызын эзләргә йөгереп чыккан икән дә, юлны аркылы үтә алмаган — анда кайнар ботка елга булып ага башлаган. Ярый әле, кыз үзләренең өеннән ерак китмәгән икән. Ул, урамдагы хәлләрне күреп, өенә йөгергән. Ничек кирәк алай баскыч башына мен-гән дә, ишекне ачып:

— Бер, ике, өч,

Тукта, җитте ич!—дип кычкырган.

Чүлмәк шунда ук ботка пешерүдән туктаган. Ә ул ботканы шул чаклы күп пешергән икән, авылдан шәһәргә баручыларга үзләренә ботканы ашап юл салырга туры килгән.

Тик бу эштән берәү дә зарланмаган, чөнки ботка бик тәмле булган була.