Боерган төбәге авылларының килеп чыгышы
Җир йөзендә һәр әйбернең атамасы бар. Һәр атамада тирән сер, могҗиза яшеренгән. Атамалар---милли мирас, рухи байлык һәм мәңгелек. Бик борынгы заманнарда ук бирелгән атамалар буыннан -буынга күчеп, артык зур үзгәрешләр кичермичә безгә килеп җиткәннәр. Боерган төбәге авылларының атамаларын өйрәнеп, анда яшәгән халыкларның кыйммәтле тарихын, ачыклыйсым килде.
- “Шуны белдем: һәр исемнең үз җаны бар,
- Үз иясе, үз бәясе, вөҗданы бар---
- Үз мәгънәсе, дәрәҗәсе, тәрәзәсе
- Бизим дисә, үз якуты, фирәзәсе...”
Газизуллина Айгөл Рафак кызы |
Безнең бик борынгы бабаларыбыздан калган “Исеме җисеменә туры килсен дигән әйтем бар. “ Атамалар гади генә сүзләр, безгә бик әһәмиятле хәбәр алып килә.
- Туган өен белмәгән,
- Туган авылын белерме?
- Туган авылын белмәгән,
- Туган илен белерме? (Татар халык мәкале)
Туган ягыбыз Тукай районы Боерган төбәге авылларының кызыклы һәм игътибарга лаеклы тарихлары бар.
Безнең як авыллары Колыш, Боерган, Чебенле, Таулар, Туера тарихы ерак заманнардан башлана. Бу якларны куе әрәмәле Ык елгасына тоташып киткән кара урманнар каплаган булган. Туера, Таулар чокырыннан табылган мамонт теше, тур үгезе баш сөяге анда гаять зур кыргый җәнлекләр яшәвен раслый.
Ераклардан җир эзләп килгән җирсез крестьяннар бу авылларга агачларны төпләп нигез салганнар.
Туера авылына 1805 елда, Колышка 1638 елда, Тауларга 1700елда, Боерганга1810 елда, Чебенле (Тойгузино) авылына 1804 елда нигез салынган. Сазламык урын булганга “Чебенле”дигән исем кушылган. Тойнгузин дигән кеше беренче килеп утырган, аны “Тойгузино ” дип тә атаганнар. Боерган авылы исеме турында ике төрле риваять яши. Монда нигез салучы марилар, чирмеш, типтәр һәм башкортларны “браматлар” дип атаудан “Боерган ”исеме килеп чыгу беренчесе булса, монда килеп утырганда яхшы җирләр алынып бетү сәбәпле “алла боерган урын шушы ”дигән әйтемнән калган исем дип тә фикерләнә. Колыш белән Боерган арасында чирмеш зиараты булуы билгеле. “Чирмеш ”чирү”---”гаскәр дигән сүзне аңлата”. Борынгы төрки телдән кергән хәрби термин. Димәк бу якларда сугышлар булган. Сугышта халәк булганнар шушы чирмеш зиратына кермәгәннәр. Таулар авылына якындагы Игәт таулары итәгенә урнашу аркасында Таулар исеме бирелә. Туера авылы урынында вак имәнлек --- туералык үскүн булган, шуннан Туера исеме калган. Колыш авылы урыны тормыш кору өчен иң уңайлы урын була. Коры урын “Кормыш ”дип аталган, тора-- бара Колыш исеменә әверелә.
Җәмәгатьне географик атамалардан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Тойгузино авылын өйрәнү миңа кызыклы мәгълүматлар бирде.
“Көлчә ”тыкрыгы. Бу тыкрык тар урамда басу читендә урнашкан. Ике яклап читән белән тотылган. Кыш көне кар тулып эшкә барганда бата торган идек, яз көне кар эри дә су була иде. Тишек чабата, барлы-- юклы аяк киеме белән аякка су булып кайта идек, аякка салкын тиеп бетә иде.”- дип исенә төшереп сөйли минем Гөлбаһар әбием. Шул тыкрыкка багышлап әбиемнең “җыруы” бар.
- Тар тыкрык тарта ул
- Тар тыкрык өй балкытып
- Ат эчереп кайта ул.
Ибрай бабай тыкрыгы. Ык елгасының текә ярына алып төшә торган тыкрык. Шул тыкрыктан елгага су эчәргә төшеп, биш—алты сыер агып киткән.
Бу тыкрык Ибрай бабайның өе турыннан үтә. Шул тыкрык Ыкның кызыл балчыклы, комлы текә ярына илтә. Яр астында куыш булган. Шунда Ибрай бабай кирпич суккан.
Бүреләр урманы. Бу урманда бүреләр күп булган. Гөлҗамал әби белән Гөлбаһар әби басуга эшкә барганда, Гөлҗамал әби кулына чәйнек тоткан , Гөлбаһар әби утын күтәргән килеш урман янында улап яткан сигез бүрегә очраганнар. Бүреләр әбиләргә карап куйганнар, ни гаҗәптәндер, якын килмәгәннәр. Гөлбаһар әби бу хәлне шаккатып сөйли,ул аңа гаҗәеп могҗиза булып калган.
Курья - Көрҗә пристане. Кама елгасының култыгына урнашканга пристань янындагы авылны Көрҗә дип атаганнар. «Курья удмуртча «култык» дигәнне аңлата. Гөлбаһар әби бәләкәй чагында үзенең әнисе Гөлҗамал белән йомырка сатарга барганнар. Ул чагында Гөлбаһар әбигә биш яшь кенә булган. Егылып йомыркаларны ваткан. Гөлҗамал әби җаен тапкан, йомыркаларны сытып чиләккә тутырган һәм стаканлап саткан. Бабай сугыштан кайткан елны да ашарга булмаган. Яшереп күмеп куйган оннары булган, ул он кортлаган. Шул онны иләп көлчә пешергәннәр. Икесен үзләре ашаган, калган көлчәләрне 20 чакрым ераклыктагы Курья пристанена алып барып сатып кайтканнар.
Юа — җуа. Җәй башында, җуа өлгергәч, җуа белән сөтле аш пешергәннәр.
Безнең Боерган төбәге кешеләренең сөйләшүе минзәлә диалектына керә: юа—җуа, алан—җалан, Курья—Көрҗә,бозау—бодау, кызыл—кыдыл, бармый—бармай. Минзәлә сөйләшүеннән көлеп әйтелгән шундый юллар бар.
- Безнең бодау, кызыл бодау,
- Үде тада, үде дур.
Гати болыны, Гатиятулла дигән кеше шул болынның каравылчысы булган. Шуның хөрмәтенә Гати болыны дип атаганнар. Бу болында җиләк, бөрлегән күп булган. Каравылчы кешеләрне печән таптыйсыз дип куган. Бу болында Ибрай бабай печән чапкан. Башкалар болынга кермәәсеннәр дип, тунын, бүреген әйләндереп киеп, кешеләрне куркытып йөргән.
Кешеләр болынга керергә курыкканнар, ә Ибрай бабай ике кышлык ямь-яшел печән әзерләгән.
Шушы болынга Шайтанлык баткаклыгын чыгып барасы булган. Аннан чыкканда атлар арбалары белән батып калганнар. Атны тугарып, арбаларны аерым сазлыктан тартып чыгарганнар. Минем әбием дә биленнән баткан чыгалмыйча кычкырып яткан, кычкарганын ишетеп, кеәеләр килеп коткарганнар. Баткаклык кырыенда Шайтанлык әрәмәсе урнашкан. Бу әрәмәдә бөрлегәннәр үсә. Шайтанлык әрәмәсе кешеләрне адаштыра торган булган. “Шайтан кешеләрне адаштыра”--дип уйлаганнар, шуңа шайтанлык исеме биргәннәр.
Шайтанлык әрәмәсенә якын гына Озын күл бар. Бу озын күл тирән, зур. Бик озын булганга аны Озын күл дип атаганнар.
Болыннарда сырт саен Баланлык буган. Балан агачлары күп үсеп утырган урын. Әби белән бабай ат белән Баланлыкка барып, бишәр капчык балан җыя торган булганнар. Гаиләдә унбер кеше булган. Әби сигезәр балан бәлеше пешергән. Болында җиләкләр күп үсә торган урынны җиләклек дип атаганнар.
Кисен күл. Бу күлнең суы тирән, тонык, чиста. Күл кырыенда камышлар үсеп утыра. Яр буендагы камышлар шулкадәр тигез, кисеп куелган кебек. Шуңа бу күлне Кисен күл дип атаганнар. Җилсез , матур көнне тонык чиста суда яр буендагы камышларның шәүләсе бик ачы күренеп тора. Бер гаҗәеп күренеш булган. Күлнең суы нык тирән. Анда су коенырга да ярамаган. Бу күлдә кыр үрдәкләре йөзеп йөргән. Күл буенда кәлтә еланнары, кара еланнар очраган. Күл янында биек нарат агачлары , зифа каеннар үскән. Күл буендагы каен агачларыннан мунча чабынырга пиннек җыйганнар.
Фәйзи болыны. Ул болыннарга, андагы сыртларга Фәйзи бабай хуҗа булган. Гөлбаһар әбинең әтисе Гали Фәйзуллин. Гали Фәйзуллинның әтисе Фәйзи исемле булган, әнисе Биби исемле. Фәйзи бабай 65 яшендә Наратлы кичү (Минзәлә районы) авылыннан унсигез яшьлек кыз Бибине алып кайткан. Аларның биш баласы булган. Алар озын гомерле булганнар, 105 яшькә хәтле яшәгәннәр.
Идел буе кардасы. Колхоз сыерларын җәй көне болынга чыгарганнар. Сыерлар җәй буе шунда торганнар. Сыерларның җәй буе яткан урыны Карда дип аталган. Идел буе Кардасының исеме шуннан килеп чыккан. Анда эшчән кешеләр яшәгән. Алар печән чапканнар, мал—туар караганнар. Соңрак печән уңмый торган җирләрне сөреп, бодай , арыш, кукуруз үстергәннәр.
Минем Гөлҗамал әбием дә Идел буе болынында 65 яшендә дә печән чапкан. Болында самовары кайнап торган. Чәй кызуы белән бик җиңел эшләгән. Балаларын сагынганда сөйли торган шигыре булган аның.
- Шкафи җәннәтләри эчендә,
- Әлмәвәфи дигән коштыр ул,
- Газиз бәбкәйләрең читтә булгач,
- Җыламамын дигән сүзләр буштыр ул.
Бу урында Гөлҗамал әбинең каенанасы Бибинең җыры да исемә төште.
- Озын торна, озын борный,
- Җаңгырата бөтен кырный.
- Аларның бар микән моңый,
- Аный күреп алың гыйбрәт.
Гөлҗамал әбиемнең тормыш иптәше Гали бабай әбидән 12 яшькә зур булган. Урта хәлле крестьян–– Гали бабай паром тоткан. Алар үзләре эшләгәннәр, кеше ялламаганнар. Гали бабай белән Гөлҗамал әбинең дүрт балалары булган: Гобәйдулла, Хәсән, Хөсәен, Гөлбаһар. Гөбәйдулла абый яшь килеш сугышта үлеп калган. 1937 елда Гали бабайны Магнитогорскига сөргенгә җибәрәләр колхозга кермәгән өчен. Яңа гына тун тектергән булган, тунымны алмагыз дип елаганы Гөлбаһар әбиемнең исендә калган. Ипи катылары җибәрегез дип хат язган, ләкин җибәрә алмаганнар, бабай ачлыктан хәлсезләнеп баскычка сөялеп үлгән. Гали бабайны сөргенгә җибәреп, аның гайләсен йортсыз, җирсез калдырганнар. Кеше мунчаларында торып, таракан тулган катыклар ашаганнарын Гөлбаһар әбием сөйли иде. Аларның өен мәктәп итеп , әнием дә шул мәктәптә укыган.
Бондюг ягында Муллый болыны булган. Бу болынга Муллый исемле кеше хуҗа булган, шуңа бу болынга шундый исем биргәннәр. Минем Шамил бабай, әни, абый, апалар шул болында печән чапканнар.
Совхоз Карданың икенче ягында Илалый болыны. Аңа Илалый исемле кеше хуҗа булган. Курья –– Көрҗә ягында Җәүдәт болыны. Болын Каравылчысы Җәүдәт, шуңа халык бу болынга шундый исем кушкан. Бу болында болан үгезләре яшәгән. Алар турында халык шулай әйткән: “Бүредән куркып күлне йөзеп чыкканнардыр .” Таллар үсеп утырган. Тал күп җирләрдә карлыганнар үскән. Идел буенда күгәннәр күп итеп үсеп утырган җирне Күгәнлек дигәннәр. Минем әбием, әни һәм аның апа – сеңелләре күгәнне берничә капчык җыеп, өй түбәсенә меңгереп куя торган булганнар. Өй түбәсенә менгереп куя торган булганнар. . Өй түбәсендә торгач тәмләнгән, баллырак булган. Болында ябалаклар очып йөргән, әбинең хәтерендә: “Печән кибәннәренә менеп, киң канатларын җәеп утырыр иде ”,– ди. Болында тар –тар кошлары яшәгән. Ул кошлар турында халык болай әйткән: “Тар – Тар юлыннан табар. Кеше башына менер, баш миен чукып алыр.” Болын янында күл булган. Күлдә аккошлар йөзгән. Әбинең “җыруы” бар.
- Аккош күлләрдә була,
- Борыны суларда була.
- Яшь чагында кемне сөйсәң,
- Күңелең шуңарда була.
Тойгузино авылы зур. Халык телендә ике өлешкә бүлеп йөртелә: Югары оч, Түбән оч, Югары очта Олы урамда минем ерак бабам Сафа бабай торган. Аларның ишек аллары бик зур. Капкадан кергәч тә Сафа бабай коесы булган. Югары очлар шул коедан су алганнар. Түбән очта Көлчә урамында (Көлчә тыкрыгы ) Хөснетдин бабай коесы булган. Ул кое Хөснетдин бабайның капкасы турына урнашкан.
Баткак урамы. Авылны чыгып киткәндәге урам. Ферма ягына бара торган урам. Ул урамда яңгыр яуса, машиналар баткан, трактор белән генә сөйрәп чыгарганнар. Сыерлар һәм башка маллар да бата торган булган.
Борам урамы. Авылдан болынга паром белән чыкканнар. Ул урам шул тирәдә булганга, шундый исем биргәннәр. Гөлбаһар әбинең әтисе –– Гали бабай паром тоткан, үзенең паромы булган,ә совет власте елларында минем Шамил бабай бик озак еллар паромда эшләгән.
Рус телендәге паром сүзен бозып “борам ,, дигәннәр . Минзәлә сөйләменә туры килә. Паром урамында Ык буенда беренче өй–– әбиләрнең өе. Су килгән елларны бакчалар бик озак су астында торган. Тузбаш, зәһәр еланнар өйгә керә торган булган. Өй янында Ык буена таба бакча сузылган. Бакчаның яр буе ягына Шамил бабай бик күп таллар утырткан. Таллардан аста Ык буена төшкәндә чишмә булган. Шул чишмә чыга торган урынга су җыелсын өчен зур агач кисмәк утыртып куйганнар. Ул чишмәнең суы бик төче, шуңа күрә кешеләр ул чишмәдән су эчмәгәннәр. Ыктан эчэләр иде. Ул вакытларда Ык суы чистарак кебек иде. Эчәргә дигән суны авыл кешеләре көтүдән үк ташыганнар. Ык елгасының суын эчкәндә авыл кешеләре зоб авыруы белән авырмаганнар. Ә Боерганга күчеп, чишмә суы эчә башлагач, зоб белән авыручылар күренә башлаган.
Элек–электән “Аяк очында чишмә агып ятса, бәхет китерә,”– дигәннәр. Дөрестән дә, минем әби белән бабай бик бәхетле яшәгәннәр. Бабай сугыштан исән әйләнеп кайткан. Чыннан да, бу авыл кешеләре үзләренең туган җирләрендә торганга бик бәхетле булганнар. Авылны күчерү, өйләр салу аларга бик зур авырлыклар китергән, шуңа күрәдер инде яңа өйләргә күчкән күп ирләр озак яшәмәгәннәр. Шул кыска гына гомерендә күбесенә өчәр өй салырга туры килгән. Бу урында Гөлбаһар әбием үзенең шигырьләрен дә исенә төшерде.
- Ык буеннан төлке килә,
- Сазлыкларда туктала.
- Башкайларым яшь бит әле,
- Нигә болай уфтана.
- Уфтанамын, уфтанамын,
- Уфтана димәсеннәр.
- Уфтаныр көнгә кала бит,
- Бу бала димәсеннәр.
- Сандугачлар су буйлата,
- Канатларын уйната.
- Яшь чакларның шунсы читен,
- Төрле уйлар уйлата.
- Безнең Ык буе талларында ,
- Кара бөрлегән үсә.
- Җәмле Ык буйларын ташлап,
- Боерган үренә күчә.