Бичура хатын затыннан була. Буе аршин ярым, иңе аршин була. Башына өрпәк салып йөри, бәрәңге базларында, идән асларында, ташландык мунчаларда тора. Бичура бар кешенең дә өенә ияләшми. Бичура ияләшкән өйләрдә аңа үзенә аерым бүлмә калдырулар да булгалаган. Бичура төнлә өйгә кереп аш табакларын, юмый калдырылган ашлы савыт-сабаның барысын да ялап чыга. Кай чагында савыт-сабада күңеленә ошамаган бер нәрсә очраса кулына эләккән бер әйберне төрлесен төрле якка ыргыткалап, бәреп, ватып, сындырып чыгып китә икән. Күңелен табар өчен бичурага үзенә аерым бер табак, берничә кашык алып, табакка калдык ашлар салып, кеше йөрми торган бүлмәгә кертеп, тирәсенә кашыклар тезеп төнгә куялар. Иртәгесен табак коп-коры булып, ашның барлыгын бичура ашаган, ялаган була. Шулай сыйласаң да кайбер чакта чирләп китеп, шушы үзенә куелган табак белән кашыкларны ыргытып бәреп чыгып китә икән. Андый чакта бигрәк котырып китеп, шундагы барлык әйберне дә кырып китә икән. Шуңа күрә бичура ияләшкән өйдә бик сак торырга кирәк. Аның теләгәнен белеп кенә эш итәргә кирәк була.

Бичура өйдәге ир кешеләрне, бигрәк тә ялгыз тора торган егетләрне, тол ияләрне шаяртырга бик ярата: йә йоклаганда килеп муеныннан буа, йә аңсыздан төчкереп куркыта, йә тикмә тиккә өстенә утын агачы ыргыта, йә киез итек белән, йә кирпеч белән бәрә. Бичураның кайберсе шулай бик шаяручан булганга, өйдә торырлык чама калмагач, хуҗалары өйне бөтенләй дә ташлап китәләр.

Авылдагы бердән-бер мулланың йорты бар, хатыны юк икән. Ялгыз кайта да түшәккә берүзе ята икән. Менә моны бичура йөдәтә башлаган. Төн уртасы гына җитә дә, мич башыннан бер нәрсә шап итеп төшә ди. Мулла торып эзли икән, эзли икән — өйдә беркем дә булмый икән. Төн саен шул эш була башлагач, мулла бөтенләй йөдәгән, аптыраган, ди. Мулланың бер мылтыгы бар икән, беркөн шуны яраштырган да мендәр астына куйган. Төнлә яткан да бичураның бер-бер әйбер ыргытканын көтеп торган.

Төн уртасы гына җиткән, мич башыннан бер кирпеч мулланың түшәгенә килеп төшкән. Шуннан мулла тиз генә мылтыкны алган да мич башына төзәп аткан. Моның белән дә бичурага берни дә булмаган, мулланың түшәгенә тагын бер әйбер килеп төшкән. Мулла тагын аткан, тагы бер әйбер төшкән. Шулай итеп мулла ата торган, аның өстенә мич башыннан киез итекләр, читекләр, утын агачлары, оеклар, иске бүрекләр, чыралар явып кына торган. Мулла аптырагач туктаган, шуннан соң мич башыннан:

— Хәзрәт, син укымышлы кеше, фәлән доганы укып атсаң, эшең пешә,— дип, хатын-кыз тавышы ишетелгән. Шуннан соң мулла мылтыгын алган, мич башына төзәп, доганы укып, атып җибәргән, мич артында ыңгырашкан тавыш ишетелгән дә, шуннан соң мулланы мазалаучы булмаган, ди. Мулла исә әле дә тыныч тора, ди, тыныч йоклый, ди...

Бичураның кайбер яхшылары да очраштыргалый икән. Алар барысы да йокыда булган кеше өстенә әйбер ыргытып, шаярып кына тормый икән. Бичура кайбер кешеләргә ияләшсә өй хуҗасы байый ди. Ни кирәк булса, бичура барында табып китерә икән. Бичура бар чагында бай гына торган кешеләр, яхшы бичура китсә, бөтенләй ярлыланып китәләр икән.

Борын-борын чакларда бер мулла булган. Менә шул муллага бичура ияләшкән. Шуннан мулла көннән-көн байый башлаган: акчасы да арткан, терлекләре дә күбәйгән. Терлекләре тук икән, эре икән. Карап карасаң, төнлә белән бичура күршеләренең акчасын урлый икән дә, муллага китерә икән. Күрше басуларыннан, күрше ындырларыннан, келәтләреннән, амбарларыннан солы урлап килә икән дә, мулланың атларына да, терлекләренә дә ашата икән. Менә мулла тора торгач бик баеп киткән, бичурадан бик туйган да, бичураны өйдән куарга уйлаган. Күрше авылда бер имче карчык бар икән, шул карчыкны мулла чакыртып китергән дә, имләп йортны өшкертеп бичураны куарга кушкан. Имче карчык өшкергән, имләгән дә киткән. Нәкъ шул кичне мулланың йортына ут капкан, барлык каралтылары, сыерлары, куйлары, игеннәре, өйләре янып беткән, мулла үзе күлмәкчән чыгып котыла алган... Йортка ут төртүчесе дә беленмәгән, ишек алдында ут белән йөргән кеше дә булмаган. Мулланың йорты янып беткән, күршеләренең бер казыкларына да, бер чыбыкларына да ут капмаган.