Бизнес мәктәбе (юмореска)

– Исәнмесез. «Юныш» фирмасы шушы буламы?

Зөбәер Мифтахов

Сез бу авторның фотосүрәтен йөкләп проектка ярдәм итә аласыз
Һөнәре язучы

Галәмәт зур тимер ишекне көчкә-көчкә ачып, эче такта-токта өемнәре белән тулы озынча каралтыга килеп кергән ыспай киемле, ундүрт-унбиш яшьләрдәге малай үз тавышын үзе дә ишетмәде. Чөнки, каралтының урта бер җирендә җан өзгеч тавышлар чыгарып циркуляр пычкы үкерә иде.

Малай бермәлгә югалып калды. Фирма булгач, биредә матур офис, секретарь, ике катлы ишек артында олпат кыяфәтле директор булырга тиеш иде бит, югыйсә. Хәер, әтисе боларның исеме генә фирма, чынлыкта исә бер пычкы да ике йолкыш әдәм дигән иде, дөрес икән шул...

Ул муенындагы кара күбәләкне тарткалап куйды, күкрәген тутырып тирән сулыш алды, һәм махсус бизнес мәктәбендә өйрәнгән сәламләү сүзләрен яшелле-зәңгәрле тавышлар чыгарып, бар көченә кычкырды:

– Исәнмесез!! «Юныш» фирмасы шушы буламы?? Мин сезгә «Акчабар-кредит» инвестиция компаниясенең җаваплы вәкиле буларак, ике арада төзелгән контракт шартларының үтәлешен тикшерергә килдем!!

Бу юлы тавышы үзенә ишетелде. Ә циркуляр пычкы янында маташкан ике әдәм ишеттеме-юкмы, әмма алар берни булмагандай тагын биш-алты тактаны ярдырттылар әле. Менә ниһаять, әдәмнәрнең берсе ишеккә таба ишарәләп ияк какты. Икенчесе борылып карады.

– Эш бетте, Әлбирт, – диде ул, малайны күргәч, өметсезлек белән кулын селтәп. Ринат Хисамычның улы бу, әтисе безнең сыртны тунарга җибәргәндер... Малай бизнес мәктәбендә укый дигән иде бервакытны, практика үткәртә инде алайса. Мин аның үзе белән ничек сөйләшергә белер идем, олы кешене төрлечә җайлап була. Ә моның белән, белмим шул... Кәгазьгә ни язылган булса, шуннан чыкмас, хет үкереп җыла...

– Шушы маңка малаймы? – дип, Әлбирт тәмәкесен кабыза-кабыза кыт-кыт көләргә тотынган иде, кинәт кенә «ык» итеп туктап калды, төшенде булса кирәк эшнең асылын. Хәтта кабызган тәмәкесен төкереп кире сүндерде, төпчеген кая куярга белми аптырап, кесәсенә тыкты.

Малайны җаваплы кешегә тиешле хөрмәт белән каралты эчендәге бердәнбер өстәл янына чакырдылар. Әлбирт тиз генә өстәлдәге һәм өстәл янында торган урындыктагы агач тузанын җиңе белән сөртеп алды. Ул арада малай тәмам тынычланып, үз роленә кергән иде инде – тузан сөртүчегә теш арасыннан кыска гына «рхмт» сүзен кысып чыгарды (тутырып әйтсәң артык күп була), кулына тоткан дипломатыннан өстәлгә кара тышлы папка, амбар кенәгәсе, калькулятор, затлы каләм чыгарып салды. Аннары ипләп кенә утырып, сүз башлады:

– Мин «Акчабар-кредит» инвестиция компаниясенең җаваплы вәкиле буларак, ике арада төзелгән контракт шартларын тикшерергә килдем. «Юныш» фирмасының директоры Юныс Шәриф улы...

– Шәрәфетдинов! – дип элеп алды утырырга да онытып өстәл янында басып калган әдәм, өлгеремлек белән. – Әйе-әйе, без булабыз. Контрактлар дип, аның ниен, шартларын без әтиең белән, Ринат Хисамыч белән дим, әйбәтләп кенә бер сөйләшкән идек инде. Ул ни дигән иде...

– Борчылмагыз, монда бар да язылган. Хәзер карыйбыз. Менә, өч ел элек сез өлешләп түләү шарты белән «Акчабар-кредит» инвестиция компаниясеннән ике йөз дә егерме биш мең сум кредит алгансыз. Түләү графигы үтәлмәү сәбәпле, сезгә...

– Ну, хет пине салмагыз инде, зинһар өчен! Әтиеңә әйткән идем бит инде, ярар дигән иде бит инде! Күреп торасың бит үзең дә, эш бара! Эш бара! Күп дигәндә тагын биш, ну... ун айдан тиенгә-тиен каплыйбыз бурычны!

– Ә гарантия?

– Нинди гарантия ди инде тагын, күрәсеңме – такта, күпме такта! Эш бара! Заказ гына юк әлегә, чөнки халыкта акча юк. Халыкта акча булу белән, эш китәчәк!

– Такта турысында аерым контракт: сез безнең компания аркылы үзара исәпләшү һәм бартер операцияләре башкарып, арадашлык өчен конкрет эш һәм продукция белән түләү бурычын өстегезгә алгансыз. Үтәү срогы чыккан, һәм димәк, көн тәртибенә сезнең мөлкәткә арест салу мәсьәләсе килеп баса.

...Әңгәмә шул рәвешле дәвам итте, фирма өстенә яңадан-яңа финанс гаепләре өстәлә торды. «Юныш» директоры Юныс әфәнде аларга каршы «бәреп егарлык» сәбәпләр табып, үгетләп, ялынып карады, ләкин файда юк иде. Бу малайны бизнес мәктәбендә чак кына да әзрәк «кыеш-мыеш»ка өйрәтмиләр микәнни соң? Туп-турыга гына яра да сала бит, каһәр суккан. Үзе әллә ниләр белә, җитмәсә. Фәлән законның фәлән статьяларын да еш телгә ала, «арбитраж суд», «недоимка», «тышкы идарә» дигән була. Азакка таба банкротлык эше кузгату белән янауга ук күчте. Башны бетерә бит, малай актыгы...

...Өстәл янындагы такта өеменә терәлеп баскан Әлбирт әңгәмәне шым гына тыңлап тора иде, эш хәтәр ноктага ук барып җитә башлагач, чыдый алмады тәки:

– Карале, син, яхшыдан яман туган! – дип, беренче сүзеннән үк кызып ябышты. – Син нәрсә, монда бер дигән эшләп торган предприятиене бетерергә килдеңме, ә?! – Бер кызгач кабына торган гадәте бар иде аның, була бит шундый кешеләр. Сүз белән генә да калмады хәтта, кырыс тавышыннан болай да коты очкан малайның янына килеп, колагыннан борып алды:

– Я, әйт әле, кем өйрәтте, кайда өйрәтте сине бу эшкә?! Япь-яшь башың белән закон тикшерергә, хөкем чыгарырга, ә?!

Юныс әфәнде мондый борылышны һич көтмәгән иде, ык-мык итте, нидер әйтергә маташты, тик авызыннан сүзе чыкмады. Әлбиртне тыярга да укталып карады, тик, тәмам өметсезлеккә төшеп, кулын гына селтәде. Хәзер ничек тә барыбер, беткән баш беткән иде инде...

– Бизнес, мәктәбендә өйрәттеләр, – диде мизгел эчендә усал түрәдән мескен бер сабыйга әйләнеп калган малай, еламсырап, яхшы кәчтүм җиңе белән күзеннән атылып чыккан яшьләрен сөртеп.

– Бизнес мәктәбендә өйрәткәннәр аны! Атаң урынында булсам, күрсәтер идем мин сиңа бизнес мәктәбен! Атан соң, бер нәрсәгә дә өйрәтмимени сине, ә?!

– Өйрәтә дә... Мин әти өйрәткәнгә барып җитмәдем бит әле...

– Нәрсәгә барып җитмәдең?.. – Әлбиртнең ыргактай бармаклары үзеннән-үзе малайның колагыннан ычкынды. Ул арты белән чигенеп, янәдән такта өеменә барып терәлде. – Я, я, бетте-бетте, мең гафу, бүтән катышмыйм, алайса. Әтиең өйрәткәне дә булгач, дәвам итегез, пажалысты...

Малайның түрәлеге ничек тиз шиңгән булса, шулай ук тиз яңадан кайтты. Усал агайның колак боруыннан соң тавышында гына бераз яшелле-зәңгәрле төсмер арта төште:

– Әти әйтте, әгәр каршы килмәсәләр, диде, «Юныш» фирмасы белән «Акчабар-кредит» инвестиция компаниясе арасында тагын бер эшлекле контракт төзергә тәкъдим ит, диде.

– Ягъни мәсәлән?

– Аның шартлары мондый. «Акчабар-кредит» сезгә биш процент еллык белән бер миллион сум кредит бирә. Ә аннары, шул ук бер миллионны сез аңа илле процент еллык белән кире кредитка бирәсез. Әти оештыру мәсьәләләрен үзем хәл итәрмен дип әйтергә кушты... Мин сездә утырып калачак кырык биш процент аерма белән кызыксынып караган идем дә, колакны борды... Сезнең ише генә түгел!

– Без риза, риза! – Юныс әфәнде шатлыгыннан сикереп китә язды. – Кредит алабыз, кредит бирәбез, әтиеңә тагын тактадан берәр нәрсә әтмәләп бирергә дә кирәкмиме? Кайткач әйт, ни кушса шуны үтәргә әзерләр, бурыч мәсьәләсен генә кабат күтәрмәсен дип әйттеләр диген!

Малайны алар бик хөрмәтләп, иелә-бөгелә озатып калдылар.

– Ну, өйрәтә малаен Ринат Хисамыч! – диде Әлбирт ул чыгып киткәч, сокланудан тел шартлатып. – Күр әле син аны, нинди кайнар эшләргә тыга, яшьли күнегә торсын дидер инде, мөгаен. Карале, минем башка бер бик шәп уй килде бит әле. Безнең дә үсеп килгән малайлар бар бит, әллә мәйтәм, урамда тырай типтереп йөрткәнче, шушында алып килеп, такта юну эшенә өйрәтә башлыйк микән, ә? Ничек уйлыйсың?

– Анысын инде син үзең чамала, – дип җаваплады Юныш әфәнде. – Ә мин хәзер, ни дисәң дә, чәчәк атып килүче, миллионнар белән эш итүче фирма директоры. Директорлар мәктәбенә җибәрәм малайны! Ә анда биреп җиткермәгән белемне мин аңа, Алла боерса, колагын борып үзем өйрәтермен...