Бер татар шагыйренең сүзләре (Тукай)

Бер татар шагыйренең сүзләре
АВТОР Габдулла Тукай

Бер татар шагыйренең сүзләре


Җырлап торам, торган җирем тар булса да,
Куркъмыйм, сөйгән халкым бу татар булса да;
Күкрәк биреп каршы торам, миңа милләт
Хәзерге көн мылтык-ук атар булса да.

Уңга, сулга аумыйм, һәнүз алга барам,
Юлда манигъ күрсәм, тибәм дә аударам;
Каләм кулда була торып, яшь шагыйрьгә,
Мәгълүмдер ки, курку берлән өркү харам.

Шикләнмибез дошманнарның көчендин без,
Бүгенге көн Гали, Рөстәмнәргә тиң без;
Шагыйрь гомре хәсрәт, кайгы күрсә күрер,—
Дулкынланмый тормый ич соң өлкән диңгез.

Яхшылыкка эреп китәм — балавыз мин,
Мактап сөйлим изге эшне — бал авыз мин;
Бер яманлык күрсәм, сүгәм, мактый алмыйм! —
Ул тугърыда бик явыз, ай-һай, явыз мин!

Яманлыклар тәмам мине котырталар,
Таяк берлә гүя корсакка төртәләр,—
«Нигә болай?» «Ярамый»,— дип сөйләндереп,
«Тфү, чортлар! ахмаклар!» — дип төкертәләр.

Әгәр атса нахак җиргә бер-бер рами
Мине, дидим: «Дуст, бу рәмьиң һич ярамый».
«Ялгыш аттың, иптәш, кире ал, дип, угың»,—
Дустлык итәм, кадалганына карамый.

Ачы булгач күңлем, шигърем ачы чыга,
Бәгъзән пешкән дип уйласам да — чи чыга;
Очырмакчы булсам былбыл күкрәгемнән,
Әллә ничек! — мыр-мыр итеп мәче чыга.

Мактаулыдыр аллы-гөлле нәрсә төсе,—
Тәмле нәрсә була күбрәк ачы-төче,—
Шулай итеп, ачы-төче язсам да мин,
Чыкса кирәк яхшы ниятемнең очы.

Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам,
Әкрен-әкрен югарыга үрләп барам;
Тау башына менеп кычкырмакчы булсам,
Биек җир бит, егълырмын дип шүрләп калам.

Максуд җитәр; бара торгач — юл кыскарыр;
Әллә кайда яткан хиссият кузгалыр;
Бөкре түгел, төзәлергә кабер көтмим,
Тәңрем фәйзы минем күңлемгә эз салыр.


?